поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
12.08.2011 Җәмгыять

Хәрәмне мәкрүһтан аерып, савап алыйк

Гакыйль Сәгыйровка истәлек ташы куярга Иске Җүрәй авылына баргач, минем янга олы яшьтәге бер абзый килеп, авыл уртасындагы клубтан ерак түгел, егерме-утыз метр чамасы ераклыкта, зур мәйдан уртасында басып торучы бәдрәфкә төртеп күрсәтте:

- Күрәсезме, нинди безобразие?! Бу мәйданда революциягә кадәр мәчет булган бит. Коммунистлар аның манарасын кисеп ташлаганнар, аннары үзен дә сүткәннәр. Ә хәзер бәдрәф китереп куйдылар. Дөрес, ул бер-ике метрга мәчет нигезеннән ераграк, шулай да, бәдрәфнең изге, безнең ата-бабалар гыйбадәт кылган мәчет янында торуы, ачык урында булуы дөрес түгел, дип уйлыйм.

 

Минем әңгәмәдәшем шул бәдрәф каршындагы матур зәңгәр өйдә яшәүче пенсионер Минәсгать ага Камалетдинов булып чыкты. Иртән торып, кояш чыгуга шатланып, иртәнге чык чисталыгына хозурланыр урынга, аның күзенә сөял булып, бәдрәф килеп төртелә. Җитмәсә, клуб янына җыелган яшьләрнең төне буе сыра эчеп, тәмәке тартып утырганда калдырып киткән чүп-чары да тормышка шатланырга мөмкинлек бирми.

 

Бәдрәфне куйганда ук Минәсгать ага Степная Шентала авыл җирлеге җитәкчесе Равил Миннебаевка ризасызлык белдергән булган, аннары бу мәсьәләне авыл җыенында да күтәргән. Халык та Камалетдинов сүзен хуплагач, җитәкче бәдрәфне күчерергә вәгъдә иткән. Тик нишләптер әлегә кадәр кулы гына җитеп бетмәгән ахыры.

 

Пенсионер күршедәге мәктәп язмышына да битараф түгел. Мәктәп ябылган, хуҗасы юк. Ә йортында балалар куллары белән үстерелгән алмагачлар, чияләр үсә. Шуларга кызыгып, йортка бала-чага керә һәм бөтенесен сындыра, вата... Бәлки бераздан тормыш үзгәреп куяр да мәктәп бинасы кирәк булып чыгар, дип борчыла ул. Ә мәктәпне таратсалар, яңа мәктәп салырга алынучы булмас.

 

- Халык тарафыннан авыл җирлеге башлыгы итеп сайланып куелдың икән, хуҗалыкны карап торырга, булганын таратмаска, җитешсезлекләрне бетергә кирәк, - дип тәмамлады сүзен Минәсгать ага Камалетдинов.

 

Мин эшне озакка сузмыйча, авыл җирлеге башлыгы Равил әфәнде Миннебаевка шушы сорауларны бирдем. Равил Әхмәт улы бәдрәфнең мәчет урыныннан 1 – 2 метр түгел, 5 – 6 метр ераклыкта булуы, бу эшнең картлар белән киңәшеп эшләнүе турында әйтте. “Әйе, киләчәктә без элеккеге мәчет урынында парк утыртырга хыялланабыз. Шул вакытта бәдрәфне дә читкәрәк, куаклар арасынарак күчерербез”, - диде.

 

Парк әле хыялда гына булгач, бу тормышка ашса да, агачларның кайчан үсеп җитәсен күз алдыма китердем дә, Минәсгать абыйга бу якты киләчәкне күрергә насыйп булмас инде дип куркып, Камышлы һәм Кләүле районнары мөхтәсибе Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәримгә мөрәҗәгать иттем.

 

- Габдулла хәзрәт, элек мәчет урнашкан урынга бәдрәф кую дөресме?

 

- Мәчет эче - изге урын. Ә җир – ул җир инде. Анда мәчет булмагач, аны сөрсәң дә, чәчсәң дә, нәрсә теләсәң шуны куйсаң да ярый, - дип җавап бирде ул.

 

Шулаен шулайдыр да, тик без, татар халкы, йортыбызда да андый урынны сарай артынарак яшерергә өйрәнгән бит. Исе дә, төсе дә күз алдында булмаска тиеш, дип саныйбыз. Авыл уртасында ачык урында торучы бәдрәф татар аңына сыеп бетмидер шул. Кыскасы, хәрәм булмаса да, мәкрүһ эштер бу. Ә бәдрәфне аулак урынгарак күчергән кешегә савап булыр, дип уйлыйм.

 

Кошки районы.


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ 33 | 13.08.2011
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»