|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.08.2011 Экология
Климат үзгәргәнгә океан гаеплеСоңгы елларда һаваларның үзгәрүе турында ишекалдында җыелып утыручы әбиләрдән башлап зур-зур сәясәтчеләргә кадәр күп итеп сөйләшәләр. Аталган сәбәпләре дә төрле-төрле: космоска очучы ракеталар һаваны тишкәләп бетергән, парник газлары, озон катламының юкаруы, Җир күчәренең күчүе, Җир орбитасы үзгәрүе, магнит полюсларының алышынуы, тагын әллә ниләр... Телевизор, газет-журналларда чәйнәлеп гади кеше башына кереп тулган бу теорияләргә галимнәр кызыксынып карасалар да, җитди фәнни игътибарларын шулай да билгеле тикшерү ысулларына юнәлтәләр.
Мәсәлән, табигый кире бәйләнеш механизмлары теориясе фәнни даирәдә зур кызыксыну уята, бу юнәлештә җитди тикшеренүләр алып барыла. Бу кире бәйләнеш механизмлары бер яктан климат үзгәрүен күрсәтсәләр, икенче яктан алар ук бу үзгәрешләрнең сәбәбе дә булып торалар.
Арктикада күзәтелгән җылыну океан өстендәге бозларның күпләп эрүенә китерә. Бу караңгы төстәге су мәйданын зурайта. Караңгы төс җылылыкны үзенә тарта, бу үз чиратында температураның тагын да күтәрелүенә китерә.
Коры җирдә җылыну мәңгелек туңлык булган өлкәләрдә бозланган метан һәм углекислоталы газның эрүенә китерә. Бу инде атмосферада әлеге газларның өлеше күбәюенә, “парник эффекты” барлыкка килүенә сәбәп.
Шулай итеп, җылыну үз-үзен тизләтә һәм Җир шары өслегендә дөнь океаны мәйданы зураюы исәбенә кискенләшә.
Әминә ГАБДУЛХӘКИМОВА |
Иң күп укылган
|