|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.08.2011 Сәясәт
Яңа “прихватизация” әзерләнәӘй рәхәт заманда яшибез, җәмәгать. Кибетендә дисеңме, базарындамы ни теләсәң, шул бар. Акчаң булса, аласың да ашыйсың. Юк икән, башкалар өчен сөенәсең. Беркөн үзем дә кибеттән сумка тутырып ашамлыклар: Египет бәрәңгесен, Кытай дөгесе, Краснодар серкәсе, Ульян суганы, Әстерхан карбызы һәм помидоры, Чуашстан колбасасы, Африка бананы, әфлисунын һәм башка тәм-томнарын алып кайттым да, шуларга карап, сөенечемнән күзгә яшьләр килде. Оныкларыма курчак, музыкаль уенчык та алдым әле. Кытайныкын. Шул ук көнне ирем чәчәкләр алып кайткан – Голландиянекен. Әй сөендем шуларны өстәлгә таратып салгач.
Әле бит өстә дә ни җитте генә түгел: Грециянең чәшке туны, Корея күлмәге, аякта Италия туфлие, муенда, бармакларда Төркия алтыны. Япония телевизорын карыйбыз, Чехия суыткычыннан файдаланабыз, Корея, Германия, кыскасы, теләсә кайсы чит илнең машинасында җилдерәбез, иске булса да, Американың “Боинг”ларында очабыз. Менә бит, мәйтәм, җәмгыятьне үзгәртеп коруның рәхәте, бөтен Җир шарындагы илләр безнең турыда кайгырта: ашата, киендерә, бар нәрсә белән тәэмин итә. Үзебезгә җитештереп торасы да юк.
Туксанынчы елларның җитәкчеләренә, бигрәк тә “прихватизация”нең башында торган Анатолий Чубайс белән Егор Гайдарга көн буе рәхмәт укыдым ул көнне. Аларның җиңел кулыннан завод-фабрикаларны таркатмасалар, шәхси кулларга юк кына бәягә сатмасалар, күрер идекме бүгенге чит ил товарларын. Ятар идек һаман да тыныч кына заводларда, колхозда эшләп, үзебездә үстерелгән бәрәңге, тавык боты, колбаса ашап, Иваново осталары тукыган тукымадан тегелгән кием киеп.
Хәер, киләчәктә тагын да шәбрәк буласы икән әле безнең тормыш. Россия Хөкүмәте яңа “прихватизация”, ягъни инде болай да санаулы гына калган компания, предприятиеләрнең дәүләт акцияләрен шәхси кулларга сатарга әзерли. 2017 елга кадәр дәүләтнеке булган бер генә компания, предприятие дә калмаска тиеш. Бу хакта ел башыннан ук сөйлиләр иде инде. Шушы көннәрдә беренче вице-премьер Игорь Шувалов Д.Медведевка 2012 елдан ук хосусыйлаштырыла башларга тиешле компанияләрнең исемлеген әзерләп биргән. Болар – “Русгидро” (Россия гидроэлектростанцияләре операторы), “Роснефть”, Шереметьево аэропорты, “Совкомфлот” (диңгезләрдә йөк ташу белән шөгыльләнүче компания), “Интер РАО ЕЭС” (энергетика компаниясе), “Аэрофлот”, “АЛРОСА” (алмаз җитештерүче дөньядагы иң зур компания), “Россельхозбанк”, “Росагролизинг” компанияләре, ВТБ банкы. Докладта шулай ук “Уралвагонзавод”ның (илдәге бронетехника җитештерүче иң эре предприятие), РЖД (Россия тимер юллары), “Транснефть”нең дә 75 процентка кадәр акцияләрен сату турындагы тәкъдим бар. Бу исемлек шактый озын, биредә иң эре компанияләр генә саналды.
Шулай итеп, берничә елдан Россиянең байлыгы тәмам шәхси кулларга күчеп бетәчәк. Көн кебек ачык, ул компания, предприятиеләрнең акцияләрен дә илнең беренче йөзлегенә кергән миллиардерлары сатып алып бетерәчәк. Чөнки гади халык кулында гына түгел, урта һәм кече эшмәкәрләрдә дә “җүләр” акчалар юк. Хәер, булса да, аларны анда кертмәячәкләр. Бүгенге тормышыбыз шуны көн саен раслап тора лабаса. Дөрес, янәсе, аукционнар теләсә кем өчен ачык булырга тиеш. Акцияләрне дә теләсә кем сатып ала ала, янәсе. Ләкин бу һәрвакыттагыча демократия уены гына.
Хәтердә, илдә үзгәртеп кору башлангач, иремнең яһүд милләтеннән булган бер танышы безнең ике бала белән кечкенә генә бер бүлмәле фатирда интеккәнебезне күреп, банктан кредит алып, кооператив фатирлы булырга үгетләгән иде. Янәсе, курыкмагыз, тиздән илдә зур үзгәрешләр булачак. Ә без курыктык, андый зур акча белән эш иткән кешеләрмени соң? (Хәер, кредит, ссуда белән бәйләнергә хәзер дә куркабыз.) Ул исә кредитка үзенә дүрт, улына дип ике бүлмәле фатир сатып алды. Бер ул гына түгел, акыллы башлар, хакимияткә якын кешеләр барысы да шулай эшләде. Кемдер йорт төзеде, кайсыдыр машина алды. Озак та үтмәде, аларның йөзләрчә меңнәре сумнарга әйләнде дә калды.
Аннары матур сүзләр сөйли-сөйли халыкка ил байлыгын акцияләр, ваучерлар рәвешендә өләшә башладылар. И-и сөенештек шул чак. Янәсе, әнә бит Чубайс бер-ике елдан бер ваучерга бер машина вәгъдә итә, дидек. Ә акыллы кешеләр шунда ук эре предприятиеләрнең акцияләрен сатып алып яисә порошокка, аракыга әйләндереп бетерде. Ә күпләр – укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, авыл халкы, хакимияттәгеләрнең тәмле теленә алданып, киләчәктә зур дивидендлар буласына ышанып, янә “Доверие”, “Образование”, “Хопер-инвест”, “Золотой колос” кебек инвестиция фондларының акцияләрен алды. Ә алар исә буш кәгазь генә булып чыкты, хәзер дә кайдадыр тузан җыеп яталар. Теге фонд җитәкчеләре башта депутатлыкка үрмәләде, аннары кайсы комитет, кайсы банк җитәкчеләре булып алдылар да, күп итеп акча туплагач, кайберләре Мәскәүгә, ә кайсылары хәтта чит илләргә үк чыгып качтылар.
Әле беркөн берсен телевизордан күрсәттеләр. Дөньяның иң бай коллекционерларыннан берсенә әйләнгән дә, шул байлыгын Татарстанда да күргәзмәдә күрсәтәчәк икән.
Хәер, нишлисең, һәркемнең үз язмышы. Боларны да теге миллиардерлардан көнләшүдән түгел, Аллаһы Тәгалә кайчан да булса барыбер барысын да тигезли ул, халыкның хәтерен яңартып аласы килүдән генә язам. Элемтәләре, акылы, мөмкинлеге, тәвәккәллеге булганнар яңа “прихватизация” вакытында йоклап калмасыннар, дим.
Люция ФАРШАТОВА |
Иң күп укылган
|