|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.08.2011 Авыл
АвыллыкАна сөте белән кергән гомер буенча саклана, ахры. Мин моны авылга кайткан саен ныграк тоям. Инде шәһәрдә төпләнгәнгә дә дистә елдан артып китте, әмма кандагы авыллык үзенекен итәме, әллә гендагы ниндидер «ский»лар җиңәме – сала тормышының ыгы-зыгысы җанны кимерә башлый. Югыйсә шырпы тартмасыдай бертөрле күпкатлы йортларга да, кырмыска оясыннан да кайтыш машиналар белән тулы юлларга да, мәңге тынмас гүләүгә дә ияләшергә вакыттыр инде. Мин исә теге икенче елын рәттән бер үк класста утырып калган икеле капчыгы кебек – ияләшә алмыйм.
... Әбекәемә кайттым да пыр туздырып өй җыештырып йөрим. Палас – койма башына, мендәрләр өелеп торган шифер өстенә менеп кунаклады, шифоньер әйберләре берәм-берәм кер бавына үрмәләде, чиратта – тәрәз челтәрләрен салдыру, аннан – тәрәзләрне ялтыраганчы юу... Рәхәт! Үпкәләргә кереп тулган саф авыл һавасы, күрше Рәйханә апа казларының каңгылдашуы, мин юган тәрәзәнең аргы ягында, башка урын таба алмагандай, ишегалдының кыл уртасында борын төртеп чәчәк атып утырган җир җиләгенә кадәр кадерле. Кәлияле юллары да, мин юган тәрәзәләрне шабыр тузанга батырып колхоз эше белән чапкан
«КамАЗ»ларына кадәр үземнеке – якын! Авылга түгел, үз-үземә кайттым бит, әй!
Урамга чыксаң – урамда, күршегә керсәң, күршедә син үзеңдәге кебек! Гаеп эзләүче, тикшерүче, моныкы болай, минеке тегеләй, дип чагыштыручы юк. Кәлүшеңне эләктерәсең дә үз дөньяңда йөрисең. Колынын ияртеп «эшкә киткән» бахбайларына кадәр син монда үз-якын. Ихласлык, самимилек, керсезлек. Үз башлангычың булу, анда кайтып йөри алуың гына да нинди бәхет икән!
Менә нәрсә җитми ул мәңге туганлаша алмаган шәһәргә. Таштан салынган кала яшеллеккә күмелгән саладан нигезе белән үк аерылып тора икән. Без монда үзебез түгел: тамыры белән йолкып алынган гөл кебек, башка тәрәз төбенең ямен таба алмый интегәбез. Уңайлыкка да уңайлы анысы, җылылыкка да җылы – әмма тәме бар, җаны юк. Безгә шәһәрдә риясызлык, көләчлек, рухи югарылыкка омтылу җитми икән. Әле ярый сусауны басучы, канатлар бирүче туган авыл бар, дип уйлап куйдым. Кайтып йөрер нигез барда, без әле һәрчак канатлы.
Гөлнара ҖӘЛИЛОВА |
Иң күп укылган
|