поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
09.08.2011 Милләт

Ясин сүрәсе

Ясин сүрәсен, гадәттә, адәм баласын мәңгелек юлга озатканда яки теге дөньяга киткәннәрне искә алганда укыйлар. Күптән түгел генә җаныма тигән өч вакыйга булды, өчесендә дә ясин сүрәсен искә төшердем.

1. Татарстан Дәүләт Советының сессиясендә Тукай районында оешкан бер авылга исем кушу мәсьәләсе каралды. 55 процент урыс, 45 процент татар яшәгән авылның исемен «Опушки» дип теркәделәр. Элегрәк тә бу мәсьәлә каралган иде, мин: «Яртысы диярлек татардан торган авылга нигә урысча гына исем кушыла?» – дип каршы чыккач, мәсьәләне ныклап өйрәнү өчен кичектергәннәр иде. Менә, күрәсең, ныклап өйрәнгәннәр. Авыл халкы (татары, урысы) бертавыштан авылга бары тик «Опушки» исеме бирергә карар кылган. Димәк, Татарстан картасында тагын бер урыс авылы пәйда булды. Тарихта ул шулай аталачак. Димәк, бу авылда татарлар яшәмәгән булып чыга, димәк, бу авыл урнашкан җирләр «исконно русские земли» булып өйрәнеләчәк. Димәк, 45 процент татар булмаган да, яшәмәгән дә. Һәм шулай икәнлеге дөрес тә булачак. Мин аны киләчәккә калдырмый бүген үк әйтәм: «Опушки»да, чыннан да, татар юк. Бер процент та татар юк. Әгәр булса, берәрсе торып: «Җәмәгать, нишлибез без? Монда бит без дә бар. Булгач, нигә авылыбыз татарча да исем йөртмәскә тиеш?» – дияр иде. Әйтүче булмаган, димәк, татар юк. Анда татар дип язылган 45 процентның берсе дә татар түгел. Үзен-үзе сызган татарны ничек татар дип атыйсың? Алар үзләренә-үзләре бертавыштан ясин чыкканнар.

 

2. Зур тырышлык белән Тәтеш шәһәрендә татар мәктәбенең яңа бинасы төзелеп бетте. Хакимият башлыгы Мөхәррәм Мансур улы сөенде, без сөендек, укытучылар куанды. Искиткеч бина. Эченә керсәң, чыгасы килми. Татар балалары татарча белем алсын дип тырышуның татлы җимеше. Сокланып карап йөрдем дә: «Бик яхшы бина. Ләкин кечерәк булган, 120 укучыга гына исәпләнгән», – дидем. Һәм шунда коточкыч хәбәр ишеттем. 120 укучыга дип төзелгән бинада 65 кенә бала укый икән. Бирмиләр татарлар балаларын татар мәктәбенә. Әйтеп торасың: татар мәктәбен тәмамлаган укучылар югары уку йортларына бөтенесе диярлек керәләр, өстәвенә, татар мәктәпләрендә тәртип күпкә яхшырак, дисең. Юк, татар ышанмый сүзләребезгә, алар ишетмиләр. Алар саңгырауланганнар, миңгерәүләнгәннәр. Тырышып-тырмашып татар булмаска азапланалар. Милләтпәрвәрләр татар мәктәпләре ябыла дип аһ оралар. Кемнәрнедер сүгәләр. Берәү дә гаепле түгел, бөтен гаеп үзебездә, татар булырга теләмәвебездә. Безгә, ахры, ясинны да урыс телендә укырлар. Чөнки мәчетләребезгә урыс теле үтеп керде, вәгазьләрне шактый мәчетләрдә урысча сөйлиләр.

 

3. Сырхауханәдә ятам. Яхшы дәвалыйлар. Ике кешелек палатада берүзем идем, яныма бер кешене керттеләр. Исәнләштем – җавап бирде. Танышырга теләп: «Вы русский или татарин?» – дип сорадым. «Татарин», – диде. «Алайса, татарча сөйләшәбез инде», – дидем. «Я предпочитаю говорить на русском», – диде бу, төксе итеп. «Ярый, предпочитаешь тек предпочитай, дип уйлыйм, предпочитающийлар син генә түгел, без дә урысча беләбез». Сүзсез генә ятабыз караватларыбызда. Шул вакыт минем кесә телефоным чылтырады. Аның чылтыравы – «татарча». Муса Җәлилнең «Җиләк җыйганда» дигән шигыренә язылган. «Җир җиләгем, кура җиләгем, сагынып көтәм сине, чибәрем» дигән сүзләр бар. Мин, телефон тавышы күршемне борчымасын дип, тиз генә тавыш сигналын туктатып, әкрен генә сөйләшә башладым. Минем кычкырыбрак сөйләшә торган гадәтем бар, күрәсең, әкрен тавыш белән сөйләшүем дә күршемнең күңеленә тигән. «На своем языке можете разговаривать в коридоре», – ди бу. Ни әйтергә дә белми, телсез калдым. Бүлек мөдире янына бардым: «Переведите, пожалуйста, в другую палату», – дидем. «В чем дело?» – ди. «Сосед у меня татарином оказался», – дидем. «Ну так что же?» – ди. Аңлатып тормадым, күчерегез, дидем. Врач минем рәнҗүле карашымнан ни булганын сизде микән, юк микән, әмма күчерде. Ул менә дигән урыс егете иде. Икенче палатада урыслар белән урысча сөйләшеп рәхәтләндем.

 

«Ясин сүрәсе» дидем дә диюен, ләкин мин әле барыбер өметемне өзмим. Бәлки бу адашканнар туры юлга чыгарлар. Болары чыкмаса, бәлки, оныклары акылга килер. Алар, бәлки, бабаларыннан, әбиләреннән акыллырак, иманлырак булырлар. Алла боерса, Алла боерса...


Туфан МИҢНУЛЛИН
Татарстан яшьләре
№ 13 | 30.07.2011
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»