поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
29.08.2008 Мәдәният

“БӨРКЕТЛӘР” КИНОСЫН ТӨШЕРҮ МӘЙДАНЫННАН РЕПОРТАЖ

“Бөркетләр” дип аталган яңа татар фильмын төшерә башладылар дигәч, кинорежиссер Рамил Төхвәтуллин җитәкчелегендәге төркем янына ашыктык. Без барганда Елга порты ярындагы иске бер корабта егермеләгән кеше мәш килә иде. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Нариман Гарифуллин исә әлеге корабны бирмәс өчен җан тырмаша. Ахыр чиктә, бу вакыйгаларның артык куерып китүенә юл куймаган милиционерлар аны машинага утыртып алып киттеләр.

 

Фильмның төп геройларыннан берсе - Кәрим (аны Нариман Гарифуллин уйный) катнашкан кораб вакыйгасы “Бөркетләр”дә берничә секундны гына үз эченә алса да, аны төшерү вакыты ярты көнгә сузылган. Таләпчән режиссер Рамил Төхвәтуллин исә актерларга: “Сөйләгән сүзләрегез табигый, тамашачыны ышандырырлык булсын”, - дип минут саен тәкрарлап тора.

 

– Кино – сәнгатьнең иң әһәмиятле төре, – ди Рамил әфәнде. – Монда тамашачыга турыдан-туры мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бар. Биредәге актерларның барысы да - театр артистлары. Әгәр алар фильмда да сәхнәдәге кебек уйнаса, ул инде кино кебек кабул ителми. Шуңа күрә репетицияләр күбрәк ясарга туры килә. Спектакльдә уйнаганда шартлылык бар, ә фильмда барысы да тормышчан булырга тиеш. Актерлар артык артистланмасыннар гына инде.

 

Фильмда Камал, Тинчурин, рус һәм татар яшь тамашачылар театрлары артистларын күрергә мөмкин булачак. Төп геройларны, әлбәттә инде, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары уйный. Аларның танылган артистлар Равил Шәрәфи, Ренат Таҗетдин, Әзһәр Шакиров булулары да гаҗәп түгел. Режиссер үзе дә бит: “Мин аларның чын шәхесләр икәнен яхшы беләм һәм кешеләр буларак та бик нык хөрмәт итәм. Төп рольләрне алардан да остарак уйнарлык артистлар бармы икән тагын?” – ди.

 

Фильмның төп сюжеты да әнә шул өч бабайның эшләренә бәйле. Аларның яшьлекләрен сагынулары, уй-хыяллары да сюжетта чагылачак. Режиссер әйтүенчә, фильм көлкеле ситуцияләргә, комедиягә корылса да, тирән мәгънәгә ия. “Безнең төп максат – яшь буынга йокыга китәргә ирек бирмичә, аларның мәрткә киткәннәрен уятып, гореф-гадәтләребезгә кайтару”, – ди Рамил Төхвәтуллин.

 

“Бөркетләр”дә гел өлкән буын артистлары гына катнашканга, яшь тамашачыларга фильм кызыксыз булачак, диючеләр дә табылыр. Әмма фильмда төп геройларның берсен “Дилемма” фильмының герое Индира Төхвәтуллина да уйнаячак. “Бөркетләр”дә ул бөтенләй икенче ягы белән ачылачак. Индираның күңеле дә әтисенеке кебек гел сәхнәгә тартыла. Казан дәүләт университетының юридик факультетында укыса да, Мәскәүдәге ГИТИСта да белем алырга исәбе бар икән. Алма агачыннан ерак төшми шул.

 

Фильм татарча барачак, ә Елга портында төшерелгән сюжетта гел русча гына сөйләштеләр. “Рус милләтеннән булган милиционерны татарча сөйләштерә алмыйбыз бит инде. Монда сәхнә түгел, мәҗбүрилек юк, – ди режиссер. – Кино тормышчан, шул ук вакытта глобаль проблемаларны да колачларга тиеш”.

 

Сер түгел, татар фильмы юк, дип барыбыз да чаң сугарга ярата. Аны булдыру өчен бер-ике кешенең генә янып-көеп йөрүе җитми шул әле. Елына бер фильм төшерсәң генә дә, татар киносы бар дияргә җирлек булыр иде. Әлегә бездә моның өчен шартлар да тудырылмаган. Аның өчен тәҗрибәле операторлар да, монтаж белгечләре дә булырга тиеш. Кызганыч, режиссер бу эшче көчләрне Мәскәүдән чакыртырга мәҗбүр. Хәер, “Бөркетләр”нең премьерасы да Мәскәүдә узачак икән. Ә Казан тамашачысы исә аны 2009 елның көзендә генә беренче тапкыр карый алачак.

 

Дмитрий БУНТУКОВ фотосы.


Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 182-183 | 29.08.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»