поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
29.08.2008 Милләт

ТАТАР ЯШЬЛӘРЕНӘ НИ КИРӘК?

27-30 августта Казанда Татар яшьләренең III Бөтендөнья форумы уза. Әлеге җыенның чараларыннан "Ватаным Татарстан"да Алсу Хәсәнова, Эльвира Шакирова һәм Илнар Хөснуллинның берьюлы өч материалы чыкты. Туй үпкәсез булмый диләр. Форумда да низаглар булмады түгел. Материалларның зурлыгыннан курыкмагыз, укып чыгыгыз, бик кызык.

 

 

 

 

 

ЕВРОПАЧАМЫ, ӘЛЛӘ ИНДЕ МИЛЛИМЕ?

 

Казан ел саен чит илләрдән килгән яшь милләтәшләребезне кабул итәргә өйрәнеп китте бугай. Шуңа күрә Бөтендөнья татар яшьләре җыенына килүче егет һәм кызларыбыз да башкалага үзләренең туган җиренә кайткан кебек сагынып килә. Берничә көн дәвамында яшьләрнең төрле темаларга тарсынмыйча бәхәс куертуы аеруча сөендерде. Татар милләте өчен кызыклы булган һәр проблемага битарафларны күрдем дип әйтмәс идем.

 

“Казан” милли–мәдәни үзәгендә үткән “Бүгенге массакүләм мәдәният һәм үзенчәлекне саклау проблемалары” дип аталган секциядә зал шыгрым тулы булмаса да, бәхәс шактый кызу иде. Чыгышларны да ниндидер рәсми докладлар укудан башламадылар. Альтернатив музыкага нигезләнгән концерттан соң туган фикерләр залдагы яшьләрне “утлы табага” бастырды, диярсең. Һәрберсе фикерен әйтергә ашыкты.

 

- Русча яки чит телдә рок тыңлаганчы, татарча яңгыраса, күпкә әйбәтрәк булыр иде. Татарча аралашырга ярдәм итәр иде ичмасам, - диде Дмитровградтан килгән Венера Нуруллина.

 

Әмма бу җавап белән килешмәгән Чистай яшьләре исә: “Рэп, рок белән генә татарлыгыбызны саклап кала алмыйбыз”, - дип фикерен җиткерделәр.

 

Хәер, бүгенге халык җырларында мыгырдау искелек калдыгы булып кала, татар милләте дөньяга танылу өчен Европага йөз тотарга, аннан үрнәк алырга тиеш. Күпләр фикеренчә, бары альтернатив музыка белән генә алга бара алабыз икән. Чаллыдан килгән Регина әйтүенчә: “Бары Европага юнәлдерелгән музыка белән генә яшьләрнең йөрәгенә үтеп кереп була”.

 

Татар мәдәниятен үстерүгә бүгенге эстраданы да үрнәк итеп куеп булмый. Чөнки Салаватны кабатлый торган клоннар белән ерак бара алмыйсың, ди яшьләр.

 

- Көнбатыш күптән инде җанлы музыкага күчеп бетте, ә татар артистлары һаман фонограммага җырлый. Без моны бөтенләй кабул итә алмыйбыз, - ди Финляндиядән килгән Хәмит Самархан.

 

 – Нигә әле без һаман көнбатыш мәдәниятен үрнәк итеп алабыз? - дип гаҗәпләнүен белдерә журналист Фирдүс Гыймалтдинов. – Нишләп Көнчыгышның үзенчәлекле музыкасына йөз белән борылмыйбыз?

 

Яшьләр фикерен тыңлап утырган шагыйрә Флера Тарханова түзмәде булса кирәк. “Әйтегез әле, альтернатив музыка белән миллилекне саклап калып буламы?” – дигән соравыннан соң залда беркадәр тынлык урнашты. – Бер “Иттифак” төркеменең җырлары ошады миңа. Ә калганнарының сүзләрен генә тыңлап карагыз әле сез? Кибеткә бәреп кердем, әллә кем белән очраштым...”

 

Танылган тарихчы, галим Дамир Исхаков та сүзсез калмады. “Көнбатыш музыкасы нигезендә үзебезне танытабыз дисәк, без аларның иярченнәренә генә әйләнәбез, - диде ул. – Яңа юлны табарга кирәк безгә”.

 

Һәрвакыт альтернатив музыканы хуплап килгән Рәфис Җәмдиханов та хәтта: “Хип–хоп белән артыграк мавыгып киттек, ахры”, – дип әйтеп куйды.

 

– Егерме ел эчендә Камал театрында ике спектакль күңелгә уелып калган, – ди Бөтендөнья Татар конгрессының бүлек мөдире Фәрит Уразаев. – Беренчесе Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр”е булса, икенчесе – Зөлфәт Хәкимнең “Телсез күке” әсәре. Бу ике спектакль дә халыкның эчке дөньясына туры килә. Зөлфәт әсәрендә: “Татар милләтен җыр саклап калды”, – дигән сүзләр бар. Беләсезме, татарны фәкать моң гына билгеләячәк. Моң ул – безнең персонаж.

 

Өч сәгатькә сузылган бәхәстә җыр турында гына сүз куертмадылар. Бүген камера театры кирәклеге хакында да искәртеп уздылар. Әмма Г. Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театрының режиссеры Ренат Әюпов кына: “Булганнарына да йөрүче юк әле монда. Ә менә яшьләр өчен спектакльләр язучы драматургларга кытлык кичерәбез анысы. Сезнең ярдәмегез бик кирәк безгә”, – дип куйды.

 

Кемдер яшьләрдән ярдәм сораса, бирегә килүчеләр үзләре үк татарстанлыларның ярдәменә мохтаҗ. Кировтан килгән Рөстәм исә җыенда бернинди дә яңалык булмавын әйтеп узды. Файдалы очрашулар, татарча сөйләшү дәресләре үткәрүләрен, ничек итеп милли чаралар уздырырга кирәклеге турында секцияләр күбрәк булуын тели ул. Бирегә килүчелүрнең нәрсә теләгәннәрен аңлавы гына авыррак. Ә миллилекне, татар җырын рокта, хип–хопта гына күрергә теләгәннәргә чараларны ничек үткәрергә кирәк икән? Аларга инде Европалашкан сабантуй үткәрү нигезләмәләрен төзергә кирәк булчактыр, мөгаен.

 

Алсу ХӘСӘНОВА.

 

***

 

ШӘП ТАТАРЛАР ҖИТЕШТЕРЕРГӘ КИРӘК

 

Форум башланыр алдыннан Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров: “Узган елларны җыен вакытында көннәр кояшлы булганга күрә, бөтен кунаклар да эштә катнашмыйча, Казансу буена кызынырга таралышып беттеләр, бу юлы алай булмаячак”, - дип кисәтеп куйган иде. Әмма оештыручыларны көннәрнең “елак” булуы да коткарып кала алмады. III Бөтендөнья форумын ачу танатанасында нотык сөйләүчеләрне тыңларга түземлеге калмаган яшьләр бер-бер артлы урамга чыгып китү ягын карады.

 

Кунакларны да аңлап була кебек: “Безгә сүз түгел, эш кирәк”, - ди алар. Татар яшьләре мәркәзебезнең башкаласында милләттәшләре белән аралашу, фикер алышу өчен җыелган бит. “Казанга килгәнгә инде икенче көн, тик мондагы яшьләр белән аралашкан юк әле”, - ди Казахстаннан килгән София. Аның белән иптәшләре дә килеште. “Моңарчы Татарстанда яшәүче милләттәшләребез турында әби-бабайлар гына сөйли иде, монда исә без әкияттәге кебек”, - ди Казахстан делегациясе.

 

Хәер, форумның бу көне әкиятне түгел, ә мәзәкне хәтерләтте. Яшьләр дәррәү торып утырышлар залыннан чыгып китә башлагач, оештыручылар “качкын”нарның артыннан чыгып, тегеләрнең исем-фамилияләрен үк язып йөри башлады. Делегатлар да кимен куймады: шунда ук эчләре йә башлары “авыртырга” тотынды.

 

Яшьләр “түгәрәк өстәл”ләр барышында гына җанланды. Нинди генә темага багышланган сөйләшү булмасын, һәркем бер генә сорауга җавап эзләде, ул да булса - татарны ничек саклап калырга? Татар яшьләре чит илләрдән килеп, татарстанлыларны уятырга мәҗбүр. Оренбургтан килгән кунакларның: “Шәп татарлар җитештерә башларга вакыт”, - дигән киңәшен дә бөтен зал алкышлап каршы алды. Фикер алышуларның берсе матбугат чараларына багышланган иде. Безнең газета, телевидение дөньяның төрле почмакларында булган яңалыкларны яктыртып барырга сәләтле. Интернетны исә әйтеп тә торган юк, “дөнья пәрәвезе”ннән баш тартып маташкан өлкән буын да бүген җәһәт кенә итеп компьютер төймәләренә басарга өйрәнде. Бөтендөнья татарларын берләштерүче мәгълүмат чарасы нинди булырга тиеш?

 

Шул сорауга җавап эзләгән арада, яшьләр арасында шактый аңлашылмаучанлыклар килеп чыкты. Баксаң, форумга җыелган татарның каймагы милли телдәге матбугат чараларын гомумән карамый, укымый икән. Дөнья буйлап татарча “сөйләүче” спутник каналыбыз бар, дип күпме горурланып йөргән булдык, ә аны карамыйлар да булып чыга икән. Хәер, монда яшьләрне генә гаепләп калдыру да дөрес булмас. Әнә бит ТР Президенты Аппаратының мәгълүмати-аналитик сектор мөдире Азат Әхтәриев: “Тәмле токмач ашарга мөмкин булганда, мин нигә “Доширак” ашарга тиеш? Башта сыйфатлы мәгълүмат чарасы оештырыгыз, аннары кешегә тәкъдим итәрсез”, - ди. Татар мәгълүмат чараларының сыйфаты халыкка тәкъдим итәрлек түгел, дип аңларга кирәктер аның бу сүзләрен. Юкса, татарда юньле журналистлар да юк, дип сөйләмәс иде. Түрә безнең газетага да үз бәясен бирде. “Ватаным Татарстан” хөкүмәт законнарын гына бастырырга ярый, чөнки карарлар газетада басылган көннән соң гына үз көченә керә”, - диде ул.

 

Яшьләр дә бертавыштан: “Безгә татар телевидениесе кызык түгел”, - дип акланды. Күңелләренә хуш килгәнен тәкъдим итүчеләр дә булды. Кама Тамагыннан килгән Алинә әллә чынлап, әллә юри: “Әйдәгез “Дом-2”ны тәрҗемә итик”, - диде. Әйе, моның ише ток-шоулар бик кызыктыр. Тик русларның милләтләрен саклап калу бурычы юк шул. Алар алдында бүтән максат тора - тагын да күбрәк кеше җәлеп итү. Чуарланып беткән басмалар, көне буе кычкырыш-талаш тәкъдим итүче тапшырулар шуның галәмәте. Шул кармакка эләгәбез дә. Яшьләр тәкъдим иткән тагын бер “милләт коралы” - интернет. Бакудан килгән Динараның: “Интернеттан файдалану мөмкинлегем юк”, - дигәнен ишетүче дә булмады. Баксаң, интернетта татарлар тормышы турында бөтен нәрсә дә бар икән бит, бернинди газета да, телевидение дә кирәкми. Ләкин дөнья пәрәвезеннән файдаланучыларның да көймәсе комга терәлде. Арада татар телендәге сайтларны белүче юк икән. Ә белмимнең беләге авыртмый...

 

Милли матбугат турында өч сәгать буе урыннан да тормыйча кызып китеп сөйләшеп бетергәннән соң, артта берәү: “Кажется, это было интересно”, - дип авыр сулап куйды. Очрашу нәтиҗәләре белән ризасыз калган башкала түрәсе исә ишектән чыгып киткәнче татар матбугат чараларын сүгүен дәвам итте: “Минем балаларым татарча телевидение дә карамый, газета да укымый, эшли белмисез”. Нишлисең, балык башыннан чери...

 

Эльвира ШАКИРОВА.

 

***

 

ГӨЛНАРА МЕДАЛЬСЕЗ КАЛА ЯЗГАН

 

Татар яшьләре форумының өченче көнендә яшьләр зур ачыш ясады: баксаң, алар бу чарада берни белән дә шөгыльләнми икән бит. “Вакытыбызны юкка уздырабыз, – диде аларның берсе. – Әле ярый кичләрен үзебез яшәгән кунакханәдә җыелып, фикер алышу мөмкинлеге бар. Шуңа күрә форум бюросына яңа исемнәр дә тәкъдим итәргә кирәк”. Иптәшләренең алкышы, сызгыруы белән кызган һәм үзләре сизмичә бер-берсен хурлауга күчкән яшьләрне Ринат Закиров кына тынычландырды. Ул ике исемлекне берләштерергә тәкъдим итте. Ә бюро рәисе итеп Руслан Айсинны сайланды.

 

Әнә шундый бәхәсләрдән арыган халык спортчылар белән очрашу вакытында милләтләре өчен кабат горурлану хисләре кичерде. “Ак барс” яшьләр үзәгенә боксчы Айрат Хамматов, ватерполчы Ирек Зиннуров, көрәшче Шамил Садриев, автоузышчы Фирдәвес Кәбиров, үзе дә бу форумда катнашучы армрестлинг остасы Рузалин Хәмидуллин, фехтование ветераны Наилә Гыйләҗева һәм әле берничек көн элек кенә Олимпия уеннарында алтын медаль яулаган җилдән җитез Гөлнара Сәмитова-Галкина узды. Оештыручыларның яшьләрне спортчылар белән очраштыруы юкка түгел. Билгеле булганча, биш елдан Казанда җәйге Универсиада уздырылачак. Шуңа күрә спорт республика үсешенең төп юнәлешләреннән берсенә әвереләчәк. “Кытайда барча халыкның Олимпиаданы мөмкин кадәр матуррак итеп уздырырга тырышуын күреп сокландым, – диде Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов. – Шуңа күрә Универсиада уздырганда сезнең дә ярдәмегез кирәк булачак”. Кыскасы, әлеге спорт чарасы Татарстан гына түгел, ә бөтен татарның бәйрәменә әверелергә тора.

 

Спортчылар нигездә урысча сөйләде. Хәер, моңа гаҗәпләнәсе дә юк. Читтән килгән яшь милләттәшләребез дә Пушкин теленнән ары узмады. Тик танылган шәхесләребез чыгыш ясаганда берьяктан аларның ана телендә аралаша алмавы кызганыч булса, икенче яктан чит илдән килгән һәм урысчаны бөтенләй белмәүче егет һәм кызларыбыз алдында оят булды. Сәмитова-Галкина һәм башкалар белән аралашу нәкъ менә ерактан килүчеләр өчен кирәк бит.

 

Ә яшьләрнең сораулары төрле булды. Әйтик, спортчыларга җиңү яулаганнан соң Татарстан байрагын күтәрергә комачау итмиләрме? Фирдәвес Кәбиров, киресенчә, һәрвакыт ике байрак белән йөрүләрен әйтте. Ә Гөлнара җиңүдән соң ике байрак күтәреп йөгергәне өчен аздан гына медальдән колак какмаган. Чөнки Олимпия уеннарында мондый нәрсә рөхсәт ителми. Нәтиҗәдә, зур җәнҗал да килеп чыккан икән. Ә Рузалин Хәмидуллин ураза вакытында Аллаһы Тәгаләдән ярдәм тоюын, Рамазан аенда тазаруын, шулай ук үзенең икенче исеме Абдулла икәне турында сөйләп гаҗәпләндерде. “КамАЗ-Мастер” вәкиленнән командага кемнәрнең эләгә алуы турында белештеләр. Баксаң, осталыгы булган һәр кешенең мондый мөмкинлеге бар икән. Яшьләр спортчыларның күпме премия алулары белән дә кызыксынды. Хәлил Шәйхетдинов бу санның әлегә сер булуын әйтте. Дөрес, ике көн элек Министрлар Кабинетында узган очрашуда Олимпия уеннарында медаль яулаган атлетларга каралган премия күләмен ике тапкырга артачагын әйттеләр. Мәгълүм булганча, Олимпиадага кадәр аларга алтын медаль өчен 50 мең доллар, көмешкә - 30 мең, бронзага 20 мең доллар күләмендә акча вәгъдә иткәннәр иде.

 

Беренче сораулар спортка бәйле булса, соңрак кунакларның милли кылларын тартып карадылар. Шамил Садриевка, мәсәлән, әти-әнисе татар кызына өйләнергә киңәш иткән икән. Тик ул тормышын йөрәге сайлаган туташ белән бәйләячәген әйтте. “Мин дә шулай дип йөрдем. Язмыш исә барыбер татар кызы белән кавыштырды”, – диде Ирек Зинуров. Айрат Хамматов та үз парын милләтшләр арасыннан табуына сөенүен яшермәде. Хатын-кызларга мондый сорау бирелмәсә дә, соңрак Гөлнара фамилиясенең Сәмитова-Галкина булып каласын әйтте. Ул гына да түгел, спортчы ире Антон белән татарча өйрәнергә җыена икән. Сүз уңаеннан, очрашуда яшьләр белән бар тик Рузалин Хәмидуллин гына татарча сөйләште. “Менә маладис, – дип мактады аны залдагылар. – Прикольно же, на татарском говорит!”.

 

Илнар ХӨСНУЛЛИН.

 

Г.ХАФИЗОВ фотосы, З.МАДЬЯРОВА коллажы.


---
Ватаным Татарстан
№ 182-183 | 29.08.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»