|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.08.2011 Авыл
Умартачы да, тегүче дә, мичче дә...Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләрме әле? Күп еллар мәктәптә хезмәт укытучысы булып эшләп, хәзер лаеклы ялда булган Рәшит абый РАВИЛОВ турында да һич арттырусыз әйтергә була бу сүзләрне. Саный китсәң, аның һөнәрләренең очына да чыгып булмас төсле. Ирләр, мич чыгарырга ярдәм ит әле, дип килсә, хатын-кызлар, итәк-чалбар кыскартып, пәлтә якасын төзәтеп, җиңен кыскартып, халат, тышбияләй тегеп бирү кебек йомышлар белән килә аңарга, чәч алдырырга кирәк булганда да Рәшит абыйга баралар, агач эшләренә дә осталыгы бар авылдашыбызның... Нәрсәгә генә алынса да, аның җаен белеп, пөхтә итеп башкарып та куя. Хуҗалык эшләренә караган нинди генә сорау белән барсаң да, төпле киңәшен әйтеп, тәҗрибәсен уртаклашып озата. Атап киткән һөнәрләреннән тыш, ул куян үрчетә, умарта тота, күп итеп яшелчә үстерә. Соңгысына килгәндә, ул үстергән яшелчә һәм җиләк-җимешләр бер елны да мул уңыш бирми калмый.
– Рәшит абый, яшелчәләрегезнең күп итеп уңыш бирүенең сәбәбен нәрсәдә күрәсез?
– Минем орлыкларны беркайчан да сатып алганым юк. Аларны үзем әзерлим. Берничә төрле сортны утыртып карап, аларның уңышны ничек бирүен өйрәнәм. Киләсе елга инде аның мул уңыш биргәнен, ышанычлысын утыртам. Шул ук орлыкларны авылдашларыма да тәкъдим итәм. Чөнки инде син аның шушы җирлектә ныклап үсеп китәчәген беләсең. Киләчәктә дә гел шул сортны утыртырга тырышасың. Бәрәңгене үстерү буенча да шул тәҗрибәне кулланырга мөмкин. Бер үк сортны берничә төрле итеп тә үстереп караганым бар. Берсен баздан аласың да соңрак тишелә торган итәсең, ягъни үрдермичә утыртасың. Икенче өлешен, кояшта тотып, үргәнен көтеп чәчәсең. Өченче ысул – идән астыннан алган, тамырланган-үргән бәрәңгене утыртып карыйсың. Анысы бер атна эчендә тишелеп, июль ахырына өлгерә дә. Бу бәрәңгене иртәрәк ашый башлыйсың.
– Ашламалар да кулланасыздыр инде?
– Ашламаны кулланмаска тырышам. Районыбыз кара туфраклы, өске катламы калын, бай бездә, шуңа да яшелчәләргә ашлама сибү кирәк тә түгел дип уйлыйм. Терлек асраган кешенең тиресе булмый калмый бит, шушы органик ашлама җитеп тора. Ике-өч ел буена компост (төрле органик калдыкларны черетеп ясаган ашлама) күче ясала, чери, бакчага шуны кертәсең. Минераль ашламага караганда, органик калдыкларны кертү яхшырак. Кибетләрдә сатыла торган махсус ашламаларга да кызыкмыйм. Аларга акча әрәм иткәнем юк.
– Фитофторозга каршы ничек көрәшәсез?
– Ул географик зонасы белән була. Татарстанга шундый һава торышы керә икән, беркем дә аңардан качып котыла алмый. Җылылык җиде градуска калганда башлана фитофтороз авыруы. Үсемлек авырса, орлыкта да калырга мөмкин ул. Шуңа сәламәт орлыкны гына утыртырга кирәк. Аны, утыртыр алдыннан, марганцовка эремәсендә яки тозлы суда эшкәртәсең. Помидор сортларына килгәндә, аның иртә өлгерә торганнарын, әйтик, «Белый налив», «Загадка» сортларына өстенлек бирегез. Авыру башланганчы, алар уңыш бирергә өлгерә әле. Кыярны соңрак – җир җылынгач кына утыртам.
– Бакчагызда, нишләптер, кәбестә күренми?
– Быел яздан ук, җәй явымлы киләчәк, диделәр. Яңгыр күп яуганда, әкәм-төкәм булмый калмый. Кәбестәне күп итеп утыртсаң, әкәм-төкәмне чүпләп бетерә алмыйсың. Химик матдәләр кулланып кына котыласың. Ә аны сибеп, агу ашыйсы килми.
– Виноградларыгыз уңыш бирәме?
– Соңгы өч елда виноград утыртам. Виноградны үз авылыңда үстерүчеләрдән алып утыртырга кирәк, чөнки ул, әйткәнемчә, сыналган, безнең төбәккә җирләшкән сорт. Виноград үстерергә теләүчеләргә мин «Изабелла» сортын тәкъдим итәр идем. Ул уңышны әйбәт бирә.
Менә шулай көн туды исә, башта куяннары, аннары умарталары янында кайнашып, яшелчәләрен карап, авылдашларының теге яки бу гозерен үтәп, һәр көнен бәрәкәтле итеп үткәрергә тырыша Рәшит абый. Аның авылда яшәү турындагы фикерләре дә кызыклы: «Пенсия яки хезмәт хакыңны гына көтеп утырмыйча, авылда да үзеңә бер шөгыль табып, өстәмә керем алырга мөмкин. Хуҗалыгыңда күп итеп яшелчә үстереп, абзарыңда терлек асрап кына да үзеңне ел әйләнәсенә җитәрлек азык-төлек белән тәэмин итәсең, артып калганын исә сата аласың. Минемчә, авылда һәр йортта унлап баш умарта булырга тиеш. Аны үзе өчен генә тотып, кышны кибеттә фәлән сумга сатыла торган, төрле буягычлар кушкан баллы ризыкларсыз да чыга ала. Моңардан кала, ике генә баш булса да куян тотсын ул. Шулай эшләсә, үзен диетик ит белән тәэмин итәчәк. Сыер асрый алмаса, бер кәҗә тотсын. Көндәлеккә җитәрлек сөте була. Берәр һөнәр үзләштерергә мөмкин: тегүме, агач эшеме, мич чыгарумы, чәч кисүме, итек басумы, шәл бәйләүме – барысы да авыл җирендә берникадәр акча эшләргә мөмкинлек бирә торган һөнәрләр болар».
Кама Тамагы, Олы Кариле
Дилбәр ГАРИФ |
Иң күп укылган
|