поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
06.08.2011 Җәмгыять

Адашкан язмышлар

Тышта яуган елак яңгыр эчне пошыра, күңел нидер эзләнә, ашкына. Әмма һаман туктый белмәгән яңгыр бусагадан чыгармый. Аптыраганнан, телевизорны кабызып куйдым. НТВ каналында картлар йорты турында тапшыру бара икән. Студиядә берничә хатын-кыз. Шуларның берсе әнисен картлар йортына биргән.

Үзе дә инде алтмыштан узган хатын күзен дә йоммый бер бүлмәле фатирда бишәү яшәүләре, аңардан башка кияве, кызы, оныгы булуы турында сөйли. Туксан ике яшендәге әнисе генә сыймаган шунда. Янәсе, баласы якын, аны түләүле фатирга чыгара алмаган, ә әнисен картлар йортына тапшырырга намусы җиткән... Үзенә гомер биргән, җан җылысын кызганмаган, күпме авырлыклар күреп үстергән анасын артык күреп, хөкүмәткә тапшырган...

 

Картлар йортында яшәүче әнисен дә күрсәттеләр. Тормыш мәшәкатьләреннән бөрешкән кулларын күкрәгенә кушырып, тимер караватта ятим булып утыра ул. Кайчандыр кояштай балкыган күзләре сүнеп баручы учакны хәтерләтә: җил иссә дә кабынып китәргә тора кебек алар. Тик яныннан узып баручы башка картларны күрми ул, кызы килмиме дип ишеккә караганда гына, тормыш чаткысы чалынып китә аларда. Кызын, оныгын сагынып елаган күз яшьләрен йотып, кайчан ашарга бирерләр икән дип, көтеп утыра бичаракай. Йөзенче дистәне алмаштырган ананың күпме генә гомере калган? Бер елмы, әллә берничә сәгатьме?

 

Тормыш үчле зат бит ул, әнисен картлар йортына биргән кызына да шушы көн киләчәк әле. Ул көн менә, артында гына сагалап тора, борылып карасаң - өшеп китәрлек, шыксыз, өметсез ул. Менә кайчан аңа әнисе түккән яшьләр әйләнеп кайтачак, тик соң булыр шул инде. Аллаһы Тәгалә хөкеме бик авыр була бит кайчакта.

 

Студиядә икенче мисал, икенче гаилә дә утыра. Шундый ук тормыш шартларында яшәүче бу хатынның да бер бүлмәле фатиры, кызы, кияве, оныгы, әнисе дә шунда ук. Барысына да урын бар. “Инәкәйләребез бит безнең бер генә, башкача булмый да, тумый да. Миңа гомер биргән әниемне мин ничек итеп башка кешеләр кулына тапшырыйм ди? Җансыз кеше генә аны эшли ала. Балалар тормышларын башлыйлар гына әле: алар көчле, укымышлы, эшле, акча эшләп, башка чыгарга мөмкинлекләре дә бар. Ә мин әниемне соңгы сулышына кадәр караячакмын. Ул бит хәзер балалар кебек, газны кабызып калдыра, су кранын борырга оныта, теленә нәрсә килсә, шуны сөйли. Алай да без аны кыерсытмыйбыз, төрле җайланмалар уйлап чыгарып, күз алдыннан ычкындырмыйбыз үзен”, - ди.

 

Төрле кеше бар шул дөньяда. Заманасына сылтап, бер бүлмәле түгел, берничә катлы таш пулатларда яшәүчеләрнең әниләренә дә урын булмый кайчакта. Хәзерге байлар акча түләп, кеше яллап ата-аналарын тәрбиялиләр. Анысы яхшыдыр да, тик чит кешенең җан җылысы җитеп бетә микән картларга? Күзгә-күз карашып, бала чакларын искә төшереп кич утырулардан да яхшырак дәва бар микән үлем упкыны кырыенда торучы кешегә?

 

Хөкүмәтебезгә рәхмәтләребез чиксез, картларны да, әти-әнисез калган балаларны да карый ул. Тик менә Ходай ризалыгы, ата-ана бәхиллеге алып, бәхетле картлык кичерергә теләсәк, хәлсезләнгән туганнарыбызны тәрбияләп, балаларыбызга үрнәк бирергә тиеш без.

 

Гали авылы, Похвистнево районы.


Саимә МОРЗАХАНОВА
Бердәмлек
№ 32 | 06.08.2011
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»