поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
05.08.2011 Милләт

“Алга – гасыр тирәнлекләренә!”

Фаяз Хуҗинга 60 яшь

Фаяз Хуҗин республикабызда гына түгел, Рәсәйдә, чит илләрдә дә яхшы билгеле шәхес. Аны олы галим, археолог, тарихчы буларак беләләр. Юбилее уңаеннан аның белән әңгәмә корырга хәзерләнеп йөргәндә башыма бер фикер килде: Фаяз Хуҗин турында болай да аз язылмады инде, татар телевидениесе дә чит итми – гел күрсәтеп торалар үзен, китаплары, фәнни мәкаләләре һәм ачышлары аша күпләргә мәгълүм, ни өчен әле галимне башка яктан, мәсәлән, гади кеше (бәлки, артык гади дә түгелдер) буларак күрсәтмәскә? Гомумән, кем ул, нинди кеше ул Зәй районының Карман авылында туып-үскән Фаяз Хуҗин? Тарих төпкелләрендә казынучы археолог бүгенге көн һәм киләчәк турында ничек фикер йөртә?

 

– Тарих белән кызыксынуым 5нче сыйныфта укыганда ук башланды, моңа укытучым Мөнәздәһә апа Кәримова «гаепле». 1812 елгы Ватан сугышында җиңүебезнең 150 еллык юбилеена ул 7нче сыйныф укучылары белән тарих кичәсе үткәрде. Ни өчендер, төп чыгышны миңа, 5нче сыйныф баласына тапшырды. Ул биргән материалларны укып чыктым, ятладым. Чыгышым аңа ошады, матур сөйләдең, диде. Аннан соң тарих түгәрәгенә язылырга киңәш итте һәм миңа авылыбыз тарихын язарга кушты. Бу эшне дә, Әхмәтхуҗа бабамнан, авыл картларыннан сораштыра-сораштыра, яхшы гына башкарып чыктым кебек. Мөнәздәһә апа, күрәсез, беренче укытучым була.

 

Югары сыйныфларда укыганда тарих дәресләрен Фәхразый абый Ситдыйков алып барды. Ул үз фәненә бирелгән чын тарихчы иде. Киләчәктә тарих укытучысы буласы килүемне иң беренче итеп аңа әйткәч, бик сөенде, миңа өстәмә укырга дип берничә китабын биреп торды. Институтка укырга кергәч, хәтерлим, сөендерим әле дип башта сыйныф җитәкчем Фәгыйлә апа янына, аннан соң Фәхразый абыйга чаптым.

 

Әмма минем тарихчы булып китүемдә Ирек Таһир улы Уразаев хәлиткеч рольне уйнамады микән? Ул параллель сыйныфта укыта иде, сирәк булса да кайбер дәресләрен тыңларга туры килде. Гаҗәеп киң эрудицияле, бигрәк тә хәзерге заман тарихын тирән белүче, кыяфәте белән Маяковскийга охшаган чибәр, акыллы бер укытучы иде. Укучыларның кумиры инде менә. Ирек абыйның бөтендөнья колониаль системасы һәм аның таркалуына багышланган дәресен һаман да оныта алмыйм әле. Гомерем буе аңа охшарга тырышып яшәдем. Мине якын итте, институтта укыганда да, Казанга килсә, хәлләремне белешеп китә иде. Хәзер дә без аның белән дуслар.

 

 – Институтта уку чорыннан ук атаклы профессор Альфред Халиков остазыгыз, киңәшчегез булган...

 

 – Без аның белән гел бергә булдык. Бер кабинетта эшләп утыра идек, җәен айлар буе экспедициядә йөрдек. Баласы кебек якын күрде мине. Һәрхәлдә, мин шулай сизә идем. Гадилеге белән алдырта иде ул. Беренче чиратта, әлбәттә, бөтен барлыгын, гомерен яраткан фәненә багышлаган олы галим иде. Вакчыл булмады, кешедән көнләшмәде, хезмәттәшләре арасында абруе гаять зур иде. Бик күп һәм нәтиҗәле эшләде. Арабыздан бик иртә китте шул, 65 яше генә тулган иде әле. Альфред Хәсән улының хезмәтләре хәзер дә безнең өчен юл күрсәткеч булып тора. Аның күп санлы шәкертләре рәтендә йөрү минем өчен бик зур дәрәҗә. Исеменә тап төшермәскә тырышам. Без, археологлар, аның истәлеген кадерләп саклыйбыз.

 

 – 1972 елда Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлаганнан соң Сез бит әле бераз туган якларыгызда – Кадер мәктәбендә укытып алгансыз. Ул чорлар хәтерегездә сакланамы?

 

 – Ничек инде сакланмасын, яшь чаклар – юләр чаклар, тормыш мәшәкатьләренең ни икәнен белмәгән иң күңелле вакытлар бит ул. Укытучылар коллективы дисеңме, укучыларымы – һәрберсен сагынам, оныта алмыйм. Кайберләре белән озак еллар хатлар алышып тордык. Мөмкинлек булганда кайтып та килгәлим, телефоннан да аралашып торабыз. Безнең мәктәптә Шәйхулла Шәяхмәт улы Шәяхмәтов, Мөнәздәһә Газиз кызы Гомәрова, Зөлфирә Шәйхетдин кызы Борһанова, Михаил Иванович Никитин кебек талантлы педагоглар эшләде. Концертлар, спектакльләр куеп йөрдек. «Шоңкар»да (Ә. Атнабаев әсәре) мин төп рольне башкарган идем хәтта. Ул якларга тагын бер кайтып килергә йөрим әле.

 

 – 1974 елдан башлап, Сез – Казанда. Әле аспирантура да үтмичә, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында фәнни хезмәткәр булып эшли башлагансыз. Хыялыгыз тормышка ашты, димәк?

 

 – Шулай булды шул. Күрәсең, Биләрдәге казу эшләре вакытында Альфред абый мине сынаган булгандыр, бу егеттән археолог чыгачак дип уйлагандыр. Әйе, хыялым тормышка ашты кебек. Әмма мәктәптән, балалар шау-шуыннан аерылу бик авыр булды миңа. Урамда иртән мәктәпкә ашыгучы кызыл галстуклы пионерларны күрсәм, күземнән яшьләр чыга иде. Күнектем тагын. Экспедициядә дә шул ук яшьләр – күбесенчә студентлар эшли. Янәшәмдә – фән дөньясында инде танылып өлгергән археологлар. Кабинетлар борынгы табылдыклар белән тулган – бөтенләй икенче дөньяга эләктем! Аллага шөкер, бүген дә шул дөньяда кайнашам һәм ул яктан үземне бик бәхетле саныйм.

 

 – Үзегегә бәя биреп карагыз әле: хезмәтләрегез татар халкының урта гасырлар чорына караган тарихына нинди яңалыклар өстәде?

 

 – Бу сорауга җавап бирү җиңел түгел. Менә уйлап карагыз: егерме ел мин, Альфред Хәсән улы җитәкләгән экспедициянең җитәкче урынбасары буларак, Биләрдә эшләдем, аннан соң ун ел «Казан кремле» археологик экспедициясенә җитәкчелек иттем. Калган вакытымда Суварда, Җүкәтауда, борынгы Чаллыда казу эшләре үткәрдем. Алабугадагы тикшеренүләр дә миннән башка гына булмады. Нәтиҗәсе фәнни мәкаләләр, китап-монографияләр, төрле конференцияләрдә, конгрессларда ясалган чыгышлар белән генә төгәлләнмәде: Биләр шәһәрлеге дәүләт карамагындагы музей-тыюлык итеп расланды, Казанның һәм Алабуганың 1000 еллык юбилейлары билгеләп үтелде, һәм иң әһәмиятлесе – халкыбыз тарихының әлеге кыйммәтле ядкәрләре бүгенге көндә халыкара туристлык үзәгенә әйләнеп баралар. Икенчерәк төрле әйтсәк, археология табыш китерә башлады. Фән ачышларсыз була алмый. Биләрдә мин, мәсәлән, борынгы кирмән диварларын тикшердем, болгар археологиясендә әлегә бердәнбер булган, унынчы гасырда корылган юрта эзләрен таптым, Казан кремлендә Кол Шәриф мәчете һәм Казан ханнары күмелгән төрбә (мавзолей) хәрабәләрен казыдым һ.б. Болары һәркемгә аңлашыла торгандыр дип уйлыйм.

 

Минем фәнни концепцияләргә килгәндә исә, алары менә болай: Биләр – Болгар, ягъни X – XI гасырлардагы беренче башкала проблемалары, урта гасыр шәһәрләренең барлыкка килү вакытын аныклау методологиясе, элгәреге болгарларның утрак тормышка күчү процессы, татар халкының (һәм чуашларның) этногенезында Идел Болгарстаны һәм Алтын Урданың урыны һ.б.лар – хәзерге көнгә кадәр бик тә бәхәсле мәсьәләләр булып тора. Бу проблемаларның һәрберсенә минем үз карашым бар, әмма каршы якның фикерләре белән дә исәпләшмичә ярамый. Яңа табылган материаллар кайчак иске карашларны үзгәртеп тә куялар. Кыю фикерләр һәрвакыт тәнкыйтьләнә инде ул. Моннан куркырга ярамый. Кайсы галимнең концепциясе дөресрәк – бусын киләчәк күрсәтер. Тыйнаксызлык дип бәяләмәгез, минем үземә шулай тоела – хезмәтләремнең бер өлеше булса да киләчәктә барыбер үз урынын табачак.

 

 – Мәгълүм булганча, узган ел Болгарда һәм Зөя шәһәр-утравында «Яңарыш» программасы буенча реставрация һәм төзелеш эшләре башланып китте. Бу эшләрдә археологлар да катнаша, әлбәттә. Болгардагысы әле аңлашыла, Зөя утравында сакланып калган һәм Иван Грозный, православие дине белән бәйле борынгы архитектура корылмаларын торгызуга исә ризасызлык белдерүчеләр дә бар. Бу мәсьәләләргә сез ничек карыйсыз?

 

 – Бик уңай карыйм. Мине бигрәк тә Зөя шәһәр-утравында башланып киткән эшләр куандыра. Мәсьәләгә төрле яклап, колачлырак карарга кирәк. Биредә бит уникаль архитектура истәлекләре тупланган. Аларны күрәләтә җимерү – урысныкымы ул, татарныкымы – бу очракта әһәмиятле түгел, – җинаять. Төзүчеләр белән бергә биредә археологлар да эшли. Кызыклы гына ачышларыбыз бар. Мәсәлән, моңа кадәр Свияжскины урыслар төзи башлаган дип уйлыйлар иде. Безнең археологлар исә Казан ханлыгы чорына караган катламнар таптылар, бу тирәләрдә хәтта инде монголларга кадәр үк болгарлар яшәгән авыл урыннары булган. Бу ачышлар бит татар тарихына яңа төсмерләр өсти. Иң мөһиме – менә шул ачышларны дөрес, гадел тикшереп, анализлап, яңалыкларны халыкка җиткерү.

 

Хәл итәсе мәсьәләләр дә бар. Безне иң борчыганы – реставрация-төзү эшләрен тизрәк төгәлләү сылтавы белән Зөя шәһәр-утравының да, Болгарның да кыйммәтле борынгы культура катламнарын җимертү. Төзүчеләр артыннан (дөресрәге, алдыннан) без өлгерә алмыйбыз, ашык-пошык эшләргә мәҗбүрбез. Теге яки бу корылманы кайда урнаштыру мәсьәләсен тикшергәндә дә, башка проектларны караганда да археологлар белән артык киңәшләшеп тормыйлар. Экспертлар комиссиясенә, мәсәлән, Болгар археологик экспедициясенең җитәкчесен кертергә дә кирәк тапмаганнар. Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгының гыйльми советы утырышы да үткәрелмәде. Түрәләрнең «сами с усами» позициясе безне бик нык гаҗәпләндерә.

 

 – Фаяз абый, әнә шундый берьяклы, бары тик матди якны гына күз уңында тотучыларга тарихи үткәнебезнең мөһимлеген төшендерү җәһәтеннән ныграк эшләргә кирәк түгел микән? Соңгы елларда сезнең шундый рухтагы язмаларыгызны еш кына газета-журнал битләреннән укыйбыз, чыгышларыгызны телевизор экраннарыннан, радиодан күрәбез, тыңлыйбыз...

 

 – Бу эшкә мин чыннан да бик җитди карыйм. Төптәнрәк уйласаң, популяр мәкаләләр язу галим кешенең эше түгел. Нишлисең, язучы юк. Фән яңалыкларын халыкка җиткереп барырга бик кирәк! Телевидениедән чыгыш ясардай галимнәребез дә бар – тел белмиләр. Максатымны бик изге дип саныйм – һәр татар үзенең тарихын, ерак бабаларының тормышын белергә һәм алар белән горурланырга тиеш. Кешедә үз тарихы белән горурлану хисе булмаса, халкының киләчәгенә өмет юк.

 

 – Мәктәп укучылары өчен дәреслекләр, студентлар өчен уку әсбаплары, методик кулланмалар язуны да шул ук фәнне популярлаштыру өлкәсенә кертеп карарга ярыйдыр?

 

 – Бик авыр һәм кирәкле эш бу. Укытучылар күрә – профессиям дәреслекләрнең эчтәлегендә дә чагыла. Рәсемнәрдә археологик табылдыкларны, борынгы архитектура корылмаларын, төрле реконструкцияләрне күбрәк бирәм. Текстның теле балалар өчен җиңел аңлаешлы булсын дип тырышам. Әлегә кадәр тәнкыйть сүзләре ишеткәнем булмады. Шунысы гына бик борчый: мәктәптә татар тарихын укытырга сәгатьләр юк хәзер. Бердәм дәүләт имтиханнарында Россия тарихы гына булгач, Татарстан тарихын укытып та тормыйлар. Бу бигрәк тә рус мәктәпләрендә шулай. Киләчәктә мондый хәл бетәр дип өметләнәм.

 

 – Фаяз абый, һич көтмәгәндә үзегезнең туган дип әйтерлек институтыгыздан китеп, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында эшли башлавыгыз гаҗәпләндерде...

 

 – Педагогика университеты да туган йортым кебек якын. Мин бит заманында шунда укыдым, дөрес, ул вакытта институт статусында иде әле ул. Монда элегрәк тә студентларга лекцияләр укый идем. Аннан соң, мин бит ни әйтсәң дә педагог, һәрвакыт укучылар, мәктәп укытучылары арасында кайнашам. Педуниверситетның тарих факультетында эшләүче укытучыларның да күбесен белә идем. Проблемалар килеп чыга, әлбәттә. Эш күбәйде, кафедра мөдире итеп сайлангач, бигрәк тә. Фәннән аерылмадым, Аллага шөкер. Тарих институтында да эшләвемне дәвам итәм.

 

 – Педагогика университетын, югары белем бирү системасын камилләштерү максатыннан чыгыптыр инде, Казан федераль университетына куштылар. Дәүләтнең бу адымын хуплыйсызмы?

 

 – Юк. Төрле яктан уйлап карадым – һич тә хуплый алмыйм. 135 еллык тарихы булган атаклы педагогика университетын юкка чыгару – ахмаклык. Мин моны үзебезнең милли белем бирү системасын таркатуда чираттагы адым дип саныйм. Мине бигрәк тә Казан дәүләт университетында кайчандыр академик Миркасыйм Госманов башлангычы белән ачылган һәм уңышлы гына эшләп килгән татар тарихы һәм филологиясе факультетының таркалуы борчый. Факультет деканы Искәндәр Гыйләҗевның протестын аңлыйм һәм хуплыйм.

 

 – Сезгә алмашка кемнәр килә, Фаяз абый? Остазларының эшен дәвам итәрдәйләре бармы араларында?

 

 – Шәкертләрем күп, Аллага шөкер. Дистәләгән, йөзләгән студентлар да минем шәкертләрем бит. Ә инде яшь галимнәр тәрбияләүгә килсәк, эш болайрак тора. Археологияне без «элитный» фән дибез. Безнең профессия кешеләре күп түгел. Тарих институтында минем унлап шәкертем бар. Шуларның бишесе – тарих фәннәре кандидатлары, икесе диссертацияләрен төгәлләп киләләр, калганнары яшь әле, аспирантурага узган ел гына керделәр. Минем өчен шунысы куанычлы, шәкертләрем хәзер үзләре инде әйдәп баручы археологлар. Айрат Ситдыйков – хәзер хәтта минем җитәкчем дә, Тарих институтының Археологик тикшеренүләр үзәге җитәкчесе, Казан Федераль университетының археология һәм этнология кафедрасы мөдире; Альберт Нигамаев – доцент, Алабуга дәүләт педагогика университетының филология факультеты деканы. Икесе дә докторлык диссертациясе язалар. Наил Нәбиуллин – минем Җүкәтаудагы тикшеренүләремне дәвам итүче археолог. Нурулла Гариф – язучы, аны барыгыз да беләсез инде, Казан ханлыгы тарихы буенча уңышлы гына эшләп килә. Әле узган ел гына диссертациясен яклаган Ренат Вәлиев – иң яраткан шәкертем (араларында иң яше, чөнки), бик булдыклы, перспективалы егет. Зөфәр Шакировтан күпне өмет итәм, искиткеч тырыш, бөтен эшкә шуны кушалар, әллә никадәр экспедицияләрдә эшләп алды инде. Күрәсез, барысы да татар егетләре, өйләнеп, матур гына гаилә корып җибәрделәр. Бер-берсе белән бик дуслар, туганнар кебек яшиләр. Кыскасы, бу өлкәдә горурланырлыгым бар.

 

 – Фаяз абый, шәкертләрегезнең тормыш коруларына да шулкадәр сөенәсез. Чын галимнәр ниндирәк тормыш алып бара икән – профессор, тарих фәннәре докторы Хуҗин гаиләсе белән дә таныштырыгыз инде?

 

 – Хатыным Гөлнур – Чистай кызы, озак еллар укытучы булып эшләде, башлангыч сыйныфларда укытты. Бик яраттылар үзен, коллективта да, укучылар һәм ата-аналар арасында да абруе зур булды. Хәзер пенсиядә инде. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укып йөри. Кызым Айшә Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университетын тәмамлады. Архитектор-дизайнер белгечлеге алып чыкты. Хәзер шул профессиясе буенча эшли. Кияүдә түгел әле. Матур гына яшәп ятабыз. Гаиләмнән уңдым, күз генә тимәсен. Археолог кеше өчен бу бик мөһим, ни өчен дигәндә, мин бит җәйләрне гел өйдән читтә, экспедицияләрдә үткәрәм, бакчада яшелчә үстереп ята алмыйм. Мине аңлыйлар. Үзем ярыйсы ук көйсез кеше: эшләп утырганда сүз катмасыннар, өстәлемдәге кәгазьләрне урыныннан күчереп куймасыннар, өй эшләре белән артык мәшәкатьләмәсеннәр... Галим кешенең акчасы да инде аның, кешегә әйтергә оялырсың, билләһи. Соңгы елларда гына бераз юньгә керә башладык. Авыр чаклар да күп булды – түздек. Менә шундый хатыным, аннан да әйбәтрәк кызым булмаса, белмим, бу кадәр дәрәҗәләргә ирешә алган булыр идем микән. Уңышларымның яртысы – аларныкы, һич арттырып әйтмим.

 

 – Фаяз абый, сез, әлбәттә, күбрәк борынгы тарихыбыз белән мәшгуль. Археологны бүгенге сәясәт кызыксындырамы? Татар халкының киләчәген ничегрәк күзаллыйсыз?

 

 – Сәясәткә һич тә кагылмас идем, ләкин ул үзе миңа кагыла, дип язган иде Әмирхан Еники бер мәкаләсендә. Әйе, сәясәттән качып булмый. Телевизорын да караштырам (күбрәк «Россия» программасын), газеталар да укыйм («Новая газета», «Аргументы и факты» ишеләрен, татар газеталары «тешсез», түрәләрне мактаудан уза алмыйлар), кайчак мәгълүматларны интернеттан да алам. Бүгенге вәзгыять мине бик тә хафаландыра, тынычлыгымны җуйдыра. 1991 елгы революциядән соң олигархлар хакимияте барлыкка килде, дәүләт халыктан бөтенләй йөз чөерде, киләчәккә өметебез кимегәннән-кими бара. Җәмгыятебездә әхлаксызлык хөкем сөрә: бөтен җирдә алдау, талау, урлашу, икейөзлелек. Өстәвенә эшсезлек, хәерчелек. Моны барыбыз да белеп-күреп торабыз. Аңлашыла ки, мондый илнең киләчәге юк. Фән, мәгърифәт, мәдәният кебек өлкәләрне өстенлекле рәвештә үстермәсәк, бетәчәкбез. Ә моңа ышаныч аз.

 

Беренче президентыбыз әйбәт иде, гел мактап тордык үзен – ул моңа, чыннан да, лаек иде. Бер кавым «суверен» дәүләттә дә яшәп алдык хәтта. Әмма без, Мәскәү белән артык көрәшеп тормыйча гына, күп авырлыклар белән яулап алынган суверенитетыбыздан үз теләгебез белән диярлек баш тарттык, колхозларыбызны таратып, җирләрен инвесторларга өләштек, авылларыбызны һәлакәт алдына китереп бастырдык. Без «сайлаган» депутатлар Конституциябезне җиңел генә үзгәртеп бетерделәр. Тукай торган тарихи кунакханәне җимереп ташлаганда да, Матбугат йортыннан журналистларны, язучыларны куып чыгарганда да, Иске Татар бистәсен хәрабәләргә әйләндереп ташлаганда да... телсез булдык. Бу галәмәтләр өчен президентыбызны вакытында тәнкыйтьли алмадык, курыктык. Халык бит хәзер күп нәрсәгә битараф, аның үз кайгысы кайгы.

 

Милләтебез өчен көрәштә яңа президенттан да артыгын өмет итеп булмастыр, ахрысы. Бездә халыкка кирәге булмаган зур спортка артык игътибар юнәлтелә. Дөрес, икътисад үсә диләр, әмма аннан безгә ни файда – халык моны сизми, тормыш хәлләре әлегә һаман начарлана гына бара.

 

Мине бигрәк тә мәгариф өлкәсендәге хәлләр борчый. Бүгенге реформалар дөньяда иң камил дип табылган белем бирү системасының нигезенә балта чаба. БДИ һәм компьютерлар белән артык мавыгу мәктәп балаларының аңын томалый, сәламәтлеген какшата, мөстәкыйль фикерләү сәләтен киметә. Хөкүмәт үзенә коллар әзерли. Болар – бик куркыныч нәрсәләр. Югары уку йортларына әзерлексез абитуриентлар килә, надан «белгечләр» тәрбияләп чыгарабыз, аларның бик азы гына үз профессиясе буенча эшкә урнаша.

 

Халкыбызның киләчәгеме? Милли мәсьәләләрдә бүгенге сәясәт дәвам итсә, татарлар руслар арасында бик тиз эреп юкка чыгачаклар. Хәлебез бик мөшкел. Татар моңы бетмәсә, әле Сабантуйлар үткәреп торганда, сәләтле яшьләребез булганда... халкыбыз югалмас дип үз-үзебезне тынычландырып торудан туктарга кирәк. Ачыгыз күзегезне, карагыз хакыйкатьнең йөзенә – телебез югала, татар мәктәпләре бетүгә йөз тота. Мәгариф министры, БДИны уңышлы тапшыру өчен фәннәрне мәктәптә, югары сыйныфларда русча укытырга кирәк, ди. Фаҗига түгелмени бу?! Ничек көрәшергә? Нәтиҗәсе булырмы? Шикләнәм. Шулай да татар зыялыларына, бәйсез мәгълүмат чараларына өмет итәм әле бераз.. Бәлки, яшьләр арасыннан яңа милли лидерыбыз да килеп чыгар? Безгә Фәндәс Сафиуллин кебек депутатлар кирәк...

 

 – Өметсезлеккә бирелмик әле, Фаяз абый! Әңгәмәбез ахырында, әйдәгез, сезнең киләчәк ниятләрегез турында сөйләшеп алыйк.

 

 – Беләсез инде, 2005 елга кадәр мин иң зур экспедицияләрдә эшләдем, археологик казу эшләренә җитәкчелек иттем. Казан кремленнән соң, табигый ки, яңадан Биләргә әйләнеп кайтырга теләдем. Тик казу эшләренә, совет чорындагы кебек, бюджеттан акча каралмаган, студентлар яши торган база җимерелеп юкка чыккан... Биләр бит ул тегенди-мондый гына объект түгел, Болгар иленең башкаласы! Әле никадәр юньләп тикшерелмәгән һәм бәхәсле мәсьәләләре бар аның! Болгардан кала икенче халыкара туристлык үзәге булырга тиеш анда! Шуны аңлап бетермиләр. Кыскасы, Биләрдә эшләр туктатылды. Бу каланы яңадан күтәрәсе иде. Шуны эшли алсам, калганына үкенмәс идем, шәт. М.Ш. Шәймиев җитәкләгән «Яңарыш» фондына өметем зур. Ишетүемчә, үзе дә Биләрне торгызырга тели икән.

 

Ниятләрем мулдан, әлбәттә. Яңа китаплар, фәнни мәкаләләр язу, төрле конференцияләрдә докладлар бедән катнашу, аспирантлар белән җитәкчелек итү... Казан кремле материалларын фәнни әйләнешкә кертеп бетерәсе бар. Карачай-Черкесиягә, Кырымга борынгы болгар истәлекләрен өйрәнергә чакыралар, Алтай якларына барып кайтырга, тарихыбызның тагын да борынгырак катламнарын ачарга хыялланам. Алга – гасыр тирәнлекләренә! Бераз сәеррәк яңгырый торган бу сүзләрне үземнең тормыш девизым дип саныйм.

 

 – Әңгәмәбезне менә шул оптимистик нотада тәмамлыйк та инде, Фаяз абый. Эчкерсез җавапларыгыз өчен рәхмәт сезгә. Эштән тәм табып яшәргә язсын, алдыгызда тагын да кызыклырак ачышлар көтеп торсын! «Казан утлары» журналы хезмәткәрләре һәм укучылары исеменнән олы юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйм!


Рөстәм ГАЛИУЛЛИН
Казан утлары
№ 8 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»