|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.08.2011 Җәмгыять
Акылга сыймаслык “хокуклар”Кайвакыт матбугатта чыккан язмалар тирән уйга сала. Бу юлы “Ватаным Татарстан” битләрендә чыккан “Абортны тыячаклар?” (30 июль, 2011 ел) дигән язмага мантыйкый анализ ясарга булдым. Һич кенә авторга бәйләнәсе килгәннән түгел, язмадагы фикерләрнең хакыйкатькә туры килмәвен исбатларга теләгәннән генә компьютерым каршына утырдым. Без шактый чуар җәмгыятьтә яшибез, шуңа да берәүләрнең фикерен икенчеләр кире кагарга тырышуы һич тә гаҗәп түгел. Бер үк төрле мәсьәләгә фикерләр күп төрле булырга мөмкин, әмма килешик: хакыйкать бер генә. Һәм бу юлларны язганда, күпчелек мине яклар дип уйламыйм.
Югарыда телгә алынган язмада да сүз хатын-кызларның аборт ясатырга булган “хокук”лары һәм кайбер депутатларның ул “хокук”ны юкка чыгарырга җыенуы хакында бара. Тәшвиш белән артына сорау куелган “тыячаклар” сүзе шул хакта сөйли. Башта ук мәсьәләгә үз фикеремне белдереп куйыйм. Хак мөселман буларак, хаксызга җан кыю Аллаһы Тәгалә тарафыннан катгый тыелган, шуңа күрә дә аборт проблемасы иманлы гаиләләрдә юк дип саныйм. Мин рәхәтләнеп дүрт-биш бала үстереп ятучы, һәр бала дөньяга үз ризыгы белән килә дип санаган яшь мөселман гаиләләрен беләм. Иман китерү белән, аборт ясауның Аллаһ каршында котчыккыч гөнаһ икәнлеген аңлап, гинеколог булып эшләүдән баш тарткан ике табибны беләм. Күрәбез, проблема иман белән янәшә тора алмый, ул – имансызлар өчен хас күренеш. Язманы укый башлауга ук Валерий Драганов һәм Елена Мизулина атлы депутатлар эшләгән закон проектларының берсендә дә абортны тыю турында бер генә сүз дә юк икәнлеге аңлашыла. Биредә сүз ясалма рәвештә йөклелекне өзүне берникадәр катлауландыру, кыенлаштыру турында гына бара. әлеге тәкъдимнәр шул рәвешле кабул ителгән очракта да Россиядә рәсми рәвештә аборт ясаудан туктамаячаклар һәм җан кыючы хатын-кызлар саны да бик әллә ни кимер дип уйларга кирәкми. Тыю булганда закон катгый рәвештә гинекологик практикадан аборт ясауны гамәлдән чыгаруны, буйсынмаганнарны җәзага тартуны күздә тотарга тиеш иде. Ә чынлыкта бары тик аборт ясатыр алдыннан аңлатма яздыру, ирнең ризалыгы, балигъ булмаган зиначылар өчен әти-әнинең ризалыгы кебек рәсми процедуралар гына булачак икән. Без яшәгән җәмгыять өчен болар – барысы да пүчтәк проблемалар, бик сирәк очракларда гына кыенлык туарга мөмкин.
Баланы үтерер алдыннан хәтта әтинең ризалыгы да кирәк булмау, бу мәсьәләне хатын-кызның шулай үзе генә хәл итә алуы – сәламәт акыл мантыйгына сыймый торган бик вәхши күренеш ләбаса ул. Дөрес, язмада үтерү сүзе куштырнаклар эченә алынган, димәк, автор абортны җан кыюга санамый, аны бик гадәти бер күренеш дип исәпли. Мантыйк мондый булганда, бәхәс алып барырга урын да юк. Билгеле, үрә торган чәчләреңне сыпырып, тынычландыргыч дару эзләргә генә кала (гаиләдә гадәттә тавык суйганда да аз гына киңәшләшеп аласың). һәм инде ни өчен җәмгыятьтә яңа туган балаларын ваннага батырып үтерүче, мендәр белән томалаучы вәхши аналар санының кискен темплар белән үсә баруы үзеннән-үзе аңлашыла башлый. Автор карындагы баланы үтерүне яклаучы дәлил итеп “дөньяга инде аваз салган йөзләрчә миллион баланың хәерчелектә яшәвен” ала. Статистикага карасак, карында үтерелгән балалар саны туган балаларга караганда байтакка артык. Үтерелгән балалар 6-8 миллион икән, дөньяга аваз салганнарның барысы да хәерчелеккә тап булганда да йөзләрчә миллионнар артык күпертелгән сан булып чыга. Әгәр без җентекләп анализласак, хәерчелекнең сәбәбе бала туу белән аз гына да бәйләнмәгәнлеген дәлилли алыр идек. Баласын ваннага батырган ана да үз ерткычлыгын нәкъ менә шул хәерчелек белән акларга омтылачак. Мин үзем тумыштан ике кулсыз булган ананың ире тарафыннан кире кагылгач та ялгызы бала табып, аяклары белән аны биләп, ашарга пешереп, тегү тегеп дөньясын җайлавы, нарасыен аякка бастыруы турында “АиФ” атналыгыннан укып тетрәнгән идем. Тормышта моңа охшаган мисаллар күп. Шул ук вакытта бары тик матурлыгын яхшыртыр өчен генә балага узып (йөклелекнең беренче атналарында гормоннар активлашу сәбәпле тән тиресе яхшыра, чәч куера) аборт ясата һәм моны ел-ел ярым эчендә берничә тапкыр эшли торган хатыннар байтак икәнлеге дә билгеле.
Автор берничә урында аборт ясатуны “хатын-кыз хокукы” буларак искә ала. Бу хокукны аңа кем бирә, ул каян килә? “Тварь я дрожащая или право имею?” Үтерер алдыннан кем үз алдына шундый сорау куя әле? Һәм үз-үзенең үтерергә хокукы барлыгын исбатлау өчен балта белән коралланып чыгып китә? Хатын-кызның абортка “хокукы” да – менә шундый уйлап чыгарылган хокук ул.
Ирләрнең язмача рөхсәтеннән башка аборт ясатмау турындагы статьяның “хатын-кыз хокукы”н чикләве турындагы абсурдны тикшереп карыйк. Ир кешенең баланы саклап калырга омтылуы бик табигый күренеш, чөнки ул – аның әтисе. Баланы инде бөтенләй әти ризалыгыннан башка үтерү “хокукы” – ул бит инде бөтенләй башка да сыймый торган кыргыйлык. Язма авторынча, “бу бит гүзәл затларны кайбер холыксыз ирләрнең колына һәм шантаж предметына әйләндерәчәк” икән. Россия җәмгыятендә мондый “шантаж”га барган ирләр күпмедер, анысы билгеле түгел, ә менә абортлар рөхсәт ителгән булу сәбәпле, хатыннарны йөклелекне өзәргә мәҗбүр иткән ирләр буа буарлык. Менә бу очракта чынлап та ирләр шантажга бара һәм хатыннарның бала табуга булган табигый хокукы ерткычларча бозыла да инде. Абортлар тыелган булса, үзен криминаль абортка барырга мәҗбүр иткән өчен хатын-кызга һич югында суд тарафыннан яклау эзләү мөмкинлеге калыр иде. Һәм гомумән карындагы балаларны үтерү тыелса, хатыннарны криминаль абортка этәрүдән ирләрнең бик күбесе сакланачак, бу алар өчен шактый куркыныч эш булачак.
Абортларны чикләү турындагы закон кабул ителә калса, Россиягә алга киткән илләр алдында оят булачак, дигән фикер белән дә килешмим. Тарихка карасак, Россия дөньяда беренче тапкыр буларак 1920 елда хатын-кыз теләге белән йөклелектән котылу турында закон кабул итә. Аңлашыла инде, большевиклар бит, ГУЛАГ оештырган кешеләр. Вәхшилеккә боларга кесәгә керәсе юк. Дөрес, кыска гына бер вакытка СССРда да абортлар тыелып ала. Ә менә теге “алга киткән илләр” Россиядән ярты гасырлап артка калып кына абортларны рөхсәт итә башлыйлар. Бу аларда материализм тантанасы белән янәшә бара. Франция белән Австриядә бу 1975 елда, Германиядә 1976 елда гына мөмкин була башлый. АКШта 1973 елда. Португалиядә 2007 елда. Ирландиядә, Польшада аборт әле дә тыелган. Бүген абортлар 194 илнең 55ендә генә рөхсәт ителгән. Венгриянең 2011 елда кабул ителгән Конституциясе дә абортларны тыйды. “Оятсыз” венгрлар хатыннарның “хокукы“н бозып яшәргә керешәчәкләр. Боларның Конституцияләре кеше тормышы яралган мизгелдән үк башлана (ассызык минеке) һәм гаилә бары тик ир белән хатын-кыз арасында гына була ала дип курыкмыйча игълан итте һәм венгрлар 2012 елның 1 гыйнварыннан шул Конституция нигезендә яшәргә җыеналар. Гомосексуалистларның “хокукы“н да бозды бит инде бу “оятсыз”лар.
“Хокук”лар мәсьәләсендә болай “алга китсәк”, озакламый күпне күргән Кремль диварлары буенда ачыктан-ачык зина кылынуның гадәти күренешкә әйләнүен көт тә тор.
Рәшит ФӘТРАХМАНОВ |
Иң күп укылган
|