поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
03.08.2011 Җәмгыять

Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан

ГӨРЛӘП УЗДЫ САБАН ТУЙЛАРЫ

 

Халкыбызның иң төп бәйрәме –  Сабан туе бәйрәме елдан-ел, географик яктан киңәеп, дөньякүләм танылу ала бара. Быел ул, Татарстаннан тыш, Россиянең 55 төбәгендә һәм 23 чит илдә үткәрелде. Шуларның берничәсе турында кыскача мәгълүмат биреп узабыз.

 

* * *

 

25 июнь. Казан. Татарстан Сабан туеның төп мәйданы быел Идел буе районындагы каенлыкта узды. Бәйрәмдә Россия Президенты Д. Медведев та катнашты. Аның белән янәшә Татарстан Президенты Р. Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Ф.Мөхәммәтшин һәм башка бик күп рәсми кешеләр бар иде.

 

Башта алар Татарстан халыкларының традицион көнкүреше, мәдәнияте һәм кухнясын чагылдырган йортлар белән танышты, йортларның берсендә Россия җитәкчесе милли түбәтәйне киеп карады һәм чәкчәктән авыз итте. Тимерчелек йортында ул кулына чүкеч алды һәм чүкеп дага ясады. Аннары даганы һәм чүкеп ясалган Россия гербын аңа сувенир итеп тапшырдылар.

 

Россия Президенты Сабан туенда катнашучыларны бәйрәм белән котла­ды. «Сабан туе– борынгы бәйрәм, тик­шеренүчеләр фикеренә караганда, аның 1000 елдан артык тарихы бар. Шул ук вакытта Сабан туе һәрчак яшь бәйрәм. Сабан туе өлкәннәрне дә, яшьләрне дә үзенә җәлеп итә. Анда һәркем үзенең иң яхшы сыйфатларын күрсәтергә тырыша. Бүген һәркайсыгызның күңеле күтәрен­ке булуын телим. Са­бан туе биргән энер­гия запасы, тарихи рәвештә татар мәдәниятен, ә бүген инде тулаем зур иле­безнең мәдәниятен туендырган энергия сезгә ел дәвамында яшәргә ярдәм итсен»,– диде

 

Д. Медведев. Россия Президенты чыгышын татарча «рәхмәт» дип тәмамлады.

 

Быелгы Сабан туе, ныклы әзерлек белән оештырылганга күрә, күпмеңле тамашачылар күңелендә кабатланмас бәйрәм булып хәтердә калырлык булды.

 

* * *

 

2 июль. Екатеринбург. Россиянең төрле төбәкләрендә уздырыла торган федераль Сабантуйларның – бу унберенчесе. Бөтенроссия статусы алган бу бәйрәмдә Татарстан Президенты Р. Миңнеханов, Башкортстан Президенты Р. Хәмитов, Свердловск өлкәсе губернаторы А. Мишарин катнашты.

 

Екатеринбургта Сабантуй мәрәкәсе бер көн элек башланды. Свердловск өлкәсенең дәүләт академия театрында бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 125 еллыгына һәм федераль Сабантуйның ачылышы­на багышланган тантаналы кичә булды. Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт уен кораллары оркестры, Свердловск өлкәсе һәм Татарстанның җыр һәм бию ансамбльләре, танылган җырчылар сәхнә тотты. Габдулла Тукай шигыренә язылган җырлар яңгырады. Узган ел «Түгәрәк уен» халыкара татар фольклор фестивалендә катнашып, халкыбызның милли аһәңнәрен тыңлап «аһ» иткән Свердловск өлкәсе губернаторы бу юлы да соклану­ын яшермәде. «Өлкәдә барлы­гы 142 милләт вәкиле яши. Татарлар руслардан кала сан ягыннан икенче урында тора. Мин даими уздырылып килүче «Урал халыкла­ры көне» бәйрәмендә бик теләп катнашам. Татарлар эштә дә, үзләренең милли традицияләрен саклауда да һәр­вакыт беренчеләр рәтендә булдылар»,– диде ул.

 

Чын мәгънәсендәге интернациональ бәйрәмнең программасы гаять бай булды. Зур мәйдан янында күргәзмә рәвешендә оештырылган милли йортлар тезелгән иде. «Татар өе»ндә кунакларны тальян моңы каршы алды. Биредә татарныкын гына түгел, башкорт, казах, мари, удмурт, рус, хәтта немецларның да милли йортларын күрергә мөмкин иде.

 

 

* * *

 

2 июль. Мәскәү. Быел бәйрәм яңа мәйданда үтте. Шуңа да карамастан, «Коломенское» дәүләт музей-тыюлыгында алма төшәрлек тә урын калмаган. Халык шау-гөр килеп күңел ачты. Татарстанның рәсми делегациясе составында Премьер-министр Илдар Халиков, Татарстанның (Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Ра­вил Әхмәтшин, Россия Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары Олег Морозов, Чаллы мэры Ва­сил Шәйхразиев бар иде. Чаллылылар Мәскәү хал­кына бүләк тә әзерләп барган. Бәйрәм мәйданында автошәһәрнең «Горзеленхоз» эшчеләре әзерләгән «татар авылы» эшләде. Аны бер атна эчендә салып бетергәннәр. Авылда хәтта бәрән, кәҗә, үрдәк, каз­лар да йөгереп йөри иде. Чәчәк бәйләмнәреннән исә «КамАЗ» йөк машинасы һәм Эйфель манарасы ясаганнар.

 

ТР Хөкүмәте рәисе Илдар Халиков мәйданга җыелучыларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын җиткерде. Ул быел Мөскәүнең мәдәни тормышында булган зур вакыйга– Габдулла Тукайга һәйкәл ачу чарасын да искә алды. Премьер-министр әлеге эштә катнашучыларның кайберләренә Рәхмәт хатлары тапшырды. Төп мәйданда кызу көрәш барса, җыр-бию яратучылар концерт мәй­данчыкларында күңел ачты.Сәхнәдә Татарстан һәм Башкортстан артистлары чыгыш ясады.

 

ТӨРКИЯДӘ ТУКАЙ БӘЙРӘМЕ

 

Инде хәбәр ителгәнчә, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә Татарстанның рәсми делегациясе Төркиядә булып кайтты. Кардәш илгә сәфәр кылучылар арасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, башка рәсми затлар һәм республикабызның мәдәният хезмәткәрләре бар иде.

 

Югары дәрәҗәдәге беренче очрашу Төркия дәүләте башлыгының Анкарадагы резиденциясендә булды. Анда ил Президенты Абдуллаһ Гөл Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм республикабыз делегациясе әгъзалары белән очраш­ты. Сөйләшү барышында республика арасындагы икътисади һәм мәдәни хезмәттәшлеккә кагылышлы күп кенә мәсьәләләр тик­шерелде.

 

Рәсми сәфәр кысаларында Татарстан Дәүләт Сове­ты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Анкарада Төркия Бөек Милли Җыены (парламенты) тышкы элемтәләр комис­сиясе рәисе Морат Мәрҗан, Төркия мәдәният һәм туристлык министрының беренче урынбасары вазыйфа­ларын башкаручы Ниһат Гөл, Анкара губернаторы урынбасары Хәйретдин Балдтыоглу белән очрашып сөйләште.

 

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәм­мәтшин һәм республикабыз делегациясе әгъзалары Анкара үзәгендәге «Аныткабер» мемориаль ком­плексында булды. Почетлы каравыл озатуында Фәрит Мөхәммәтшин Төркиянең күренекле дәүләт эшлеклесе Мостафа Кәмал Ататөрк җирләнгән урынга узды, аның төрбәсенә чәчәкләр салды.

 

Биредә кунакларга Азатлык сугышы музеен да күрсәттеләр. Шушы ук көнне республикабыз делегациясе әгъзалары «Казан» татар җәмгыятендә үткәрелгән очрашуда да катнашты. Төркия башкаласы үзәгендә Габдулла Тукай бюстын ачу тантанасын ТЮРКСОЙ халыкара оешмасы ярдәме белән шәһәр мэриясе оештырган иде. Һәйкәл ачу мәрәсимендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Анкара мэры Мелих Гекчек, ТЮРКСОЙ генераль директоры Дүсен Касеинов, Төркия мәдәният һәм туристлык минис­трының беренче урынбасары вазифаларын башкаручы Ниһат Гөл, Россиянең Төркиядәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Владимир Ивановский, Татарстан делегациясе әгъзалары, башка рәсми затлар катнашты. Тантанада ясаган чыгышында Фәрит Мөхәммәтшин һәйкәлне куярга булыш­лык күрсәтүчеләрнең һәммәсенә дә республикабыз халкы исе­меннән ихлас рәхмәт белдерде. Габдулла Тукайның бронза скульптурасы авторы Асия Миңнуллина, архитекто­ры– Александр Лопаткин. Архитектура-төзелеш эшләре, бюстны кую, аның тирәсен тәртипкә китерү чыгымнарын исә тулаем Анкара мэриясе күтәргән.

 

Аннары Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган бәйрәм Татарстан сәнгать осталары концерты белән Анкара опера һәм балет театры бинасында дәвам итте.

 

Татарстан делегациясе Истанбул шәһәрендә Г.Тукай исемендәге паркны ачу тантанасында да катнашты. «Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган чараларның берсе шәһәребезнең гүзәл урынында үтүе белән мин чиксез горурланам»,– диде Истанбул мэры Кадир Топбаш.

 

Тантана ахырында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе һәм Истанбул мэры парк алдына таш куюда катнашты. Анда мондый мәгълүмат язылган: «Бу парк Истанбул мэриясе карары белән бөек татар шагыйре Габдулла Тукай исемен йөртә. Биредә шагыйрьгә һәйкәл куелачак».

 

Истанбул шәһәренең тарихи үзәгендә, Солтанәхмәт мәйданы янында Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга һәм Сабан туе бәйрәменә багышланган тантана­лы чаралар үткәрелде. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Истанбул мэры Кадир Топбаш, Россиянең Истанбулдагы генераль консулы Алексей Ерхов, ТЮРКСОЙ генераль директоры Дүсен Касеинов сәламләү сүзләрен ирештерде. Бәйрәмдә Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле, республикабыз сәнгать осталары чыгыш ясады.

 

ИЗГЕ БОЛГАР ҖЫЕНЫ

 

18 июньдә Болгарда Ислам дине рәсми рәвештә кабул ителгән көнгә багышланган бәйрәм чаралары узды. Бирегә Татарстанның төрле районнарыннан, Россия төбәк­ләреннән һәм чит илләрдән кунаклар җы­елды, тантанада сәясәтчеләр, дин әһелләре катнашты. Татарстан Президенты Рөс­тәм Миңнеханов җыелган халыкны сәлам­ләп, бәйрәм белән котлаганнан соң, Болгарны торгызу эшләрен башлап җибәрүче Минтимер Шәймиевкә олы рәхмәтен бел­дерде һәм Болгар тарихи музей-тыюлыгына ике микроавтобус бүләк итте.

 

Бәйрәм чаралары кысаларында сәхәбәләр җирләнгән урынга мемориаль истәлек билгесе куелды. Җыелган халык өчен вәгазьләр һәм Коръән укылды, мөнәҗәтләр, борынгы татар җырлары башкарылды. Шулай ук осталар шәһәрчегендә һөнәрчеләр эшләнмәләре һәм сувенирлар сату оештырылды, хәләл ризыклар, мөселманнар өчен кирәк-яраклар тәкъдим ителде.

 

Болгар җирендәге бу бәйрәм 1995 елдан бирле уздырыла. Халык аны Изге Болгар җыены дип атап йөртә. Ел саен бу чарага килүчеләр артканнан-арта. Мәсәлән, был­тыр бу көнне Болгарга 26 меңнән артык кеше җыелган булган. Тарихи һәм мәдәни ядкарьләрне торгызучы «Яңарыш» фонды рәисе Минтимер Шәймиев сүз­ләренә караганда, Изге Болгар җыенын алдагы елга тагын да дәрәҗәлерәк итеп оештыру күздә тотыла. Шулай ук киләсе елга биредә Болгар мәчете һәм мәдрәсә ачарга ниятлиләр.

 

«СӘЛӘТ» ЮГАРЫГА ҮРЛИ

 

Татарстанда сәләтле укучыларны үзенә җыйган бик шәп лагерь бар, ул– «Сәләт». Иҗтимагый башлангычтан юл алып, зур нәтиҗәләргә ирешкән, киң масштабта тарал­ган мондый лагерь дөньяда башка юк. Аның оеш­тыручысы Җәүдәт Сөләймановның башкарган эшләре ни дәрәҗәдә кирәкле булуы вакыт­лар узу белән тагын да ныграк аңлашылыр. «Сәләт»не лагерь гына дип атап булмый, ул– татар яшьләрен берләштерүче, милли рух сагында тор­ган көчле агым. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның да «Сәләт»кә игътибар күрсәтеп, Би­ләрдә узган быелгы фестивальгә килүе тикмәгә түгел.

 

Биләргә килгәч, Рөстәм Миңнеханов иң беренче итеп Изге чишмәгә барды, аннары укучылар яшәгән палатка шәһәрчеген карады. Шулай ук аңа Лаешта урнашкан «Йолдызлы» («Звездный») сәламәтлән­дерү лагерен, «Фәнсар» яшьләр академик шәһәр­чеге һәм «Иске Казан» укыту-сәламәтләндерү, тарихи-һөнәрчелек комплек­сының презентацияләрен дә күрсәттеләр. «Фән» чатырында Президентыбыз студентлар белән экология, энергия сакланышы, атом энергетикасы хакын­да сөйләште. «Киңәш» чатырында «Сәләт» хәрәкәте активистлары ТР Президентына үзләрен борчы­ган сорауларны турыдан-туры бирә алдылар. 2013 елгы Универсиада, берен­че Татарстан космонавты турында һәм «Сәләт» хәрәкәте бинасын яңартуга кагылышлы сораулар яңгырады.

 

«Сәләт» фестиваленең үзәк мәйданында катна­шучылар әзерләгән сәлам­ләү тантанасы күрсәтел­де. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов: «Мин сезне бу фестивальдә күрүемә чын күңелдән куанам. Республикабызда алдын­гы карашлы һәм сәләтле яшьләр барлыгын күрү сөендерә. Нәкъ менә шушындый яшьләр Татарстанны алга әйди»,– дип, «Сәләт»кә килгән укучы­ларны сәламләде һәм ике компьютер сыйныфы бүләк итте.

 

Быел «Сәлөт»кә рес­публиканың барлык рай­он һәм шәһәрләреннән 600дән артык укучы кил­гән. Ә 1998 елдан бирле «Сәләт» фестивалендә ун меңнән артык укучы, студент һәм аларның ата-аналары катнашкан.

 

МӨСЕЛМАН ЯШЬЛӘРЕ ҖЫЕНЫ

 

Татарстанда мөселман яшьләре фес­тивале башланды. Фестиваль, тради­циягә тугрылыклы калып, Кол Шәриф мәчетендә ачылды.

 

Быел фестиваль Казан янындагы Петровский бистәсендә урнашкан «Регина» кунакханәсендә дәвам итте. Ә берничә ел дәвамында әлеге чараны уздыру урыны итеп Болгар сай­ланган иде.

 

Быел фестивальне ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы, татарларның федераль милли-мәдәни мохтарияте, ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Россия Ислам университеты, «Идел» яшьләр үзәге ТР Президенты каршындагы Дини берләшмәләр белән эшләү идарәсе ярдәмендә оештырды.

 

Фестиваль мөселман яшьләрен бер­ләштерү һәм җәмгыять эчендәге проблемаларны хәл итәр өчен, мөселман яшьләре арасында хезмәттәшлекне җайга салуны максат итеп куя.

 

Яшьләр җыенында Россия төбәкләреннән, Татарстан районнарыннан 150 делегат катнашты.

 

КҮҢЕЛЛЕ ХӘБӘР

 

Казан Россия буй­лап сәяхәт итү өчен иң яхшы туристлар шәһәре унлыгына кергән. Баштагы өчлеккә Мәскәү, Петербург һәм Сочи керсә, дүртенче урынны Екатеринбург били. Исем­лекне Краснодар, Кали­нинград, Новосибирск, Владивосток дәвам итә. Казан исә тугызынчы урында. Рейтингның азагында– Новгород.

 

БЕЗНЕКЕЛӘР АКШ ҖИРЕНДӘ

 

24-26 июнь көннәрендә Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе, Татарстанның Дәүләт Сове­ты депутаты Ринат Закиров, Татарстан Дәүләт Со­ветының мәдәният һәм фән, мәгариф, милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев һәм Татарстанның сәнгать осталары Рөстәм Асаев, Ринат Вәлиев һәм Гөлшат Имамиева Америка Кушма Штатларында булып кайтты. 24 июнь көнне Нью-Йоркта шул җирлектәге милләттәшләребез катна­шында конференция узды һәм анда Америка кон­тиненты татарлары ассамблеясе төзү турында килешенде.

 

МӘДӘНИ ДУСЛАРЫБЫЗ АРТА

 

23 июньдә Казан мэры Илсур Метшин Пермь өлкәсенең Хөкүмәт йортында Татарстанның «Мәдәни альянс» проектына керүе хакындагы килешүне имзалады. Былтыр Пермь һәм Санкт-Петербург хезмәт­тәшлегеннән башланып киткән әлеге чарага быел Казаннан башка, Тверь, Самара, То­льятти, Уфа, Екатеринбург, Түбән Новгород, Киров һәм Ульяновск шәһәрләре килеп кушылды. Киләчәктә килешү әгъзалары уртак мәдәни проектларны тормышка ашырыр, дип көтелә. Аларның иң мәртәбәлесе– Россиянең иң яхшы шагыйрьләре, музыкантлары, артистлары катнашындагысы 2013 елда «Мәдәни Универсиада» кысаларында Татарстан башкаласында узачак.

 

ШӘРӘФЛЕЛӘР РӘТЕ ИШӘЯ

 

Быел дүрт шәхескә «Казан шәһәренең Мактаулы гражданины» исе­ме бирелү турында карар кабул ителде. Аның бил­геләре һәм, шушы исем бирелү турындагы таныклык һәм акчалата бүләк 30 август –  Республика һәм Шәһәр көнендә тап­шырылачак.

 

Әлеге мәсьәлә Казан шәһәр Думасының VI сес­сиясендә каралды. Аның буенча тәкъдим чыгышы белән мэр Илсур Метшин чыкты.

 

Казан шәһәренең иң югары бүләкләренең бер­се булган мактаулы исемгә композитор Софья Гобәйдуллина, 131нче лицейның элеккеге директоры Иван Савельев, Россия Фәннәр академиясенең Казан физика-техника институты директоры Кев Салихов, «Татэлектромонтаж» ААҖ генераль дирек­торы Юрий Солуянов лаек дип табылды.

 

ДӨНЬЯ БЕЛСЕН ӨЧЕН

 

Билгеле булганча, «Татар ПЕН– үзәге» ЮНЕСКО химаясендәге Халыкара язучылар ассоциациясе– «ПЕН-клуб»ның региональ оешмасы. «ПЕН-клуб» ел саен үткәрә торган халыкара конференция делегатларына тарату өчен инглиз телендә татар әдәбияты үрнәкләре тупланган китаплар бастырып чыгара. Шушы максаттан язучыларыбыз әсәрләреннән тупланган антология, әкиятләр һәм татар халык авыз иҗаты үрнәкләре җыентыклары, шулай ук берничә язучыбызның аерым китаплары инглиз телендә нәшер ителде. Алар «ПЕН-клуб»ның Мексикада, Шотландиядә, Германиядә, Финляндиядә, Македониядә, Норвегиядә, Словениядә һәм Австриядә үткәрелгән халыкара конференцияләрендә таратылды. Гадәттә һәр конференциягә 140лап илдән делегация килә, һәр илдән 4-6 делегат катнаша. Аларның барысы да Татарстан китаплары белән бик кызыксыналар һәм үз илләренә алып китәләр. Шулай итеп, ел саен татар әдәбияты үрнәкләре тупланган меңгә якын китап дөнья халыкларына таратыла.

 

Быелгы «Тукай елында «Татар ПЕН-үзәге» татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү буенча «Җыен» фонды белән бергәләп, бөек шагыйренең өч әкиятен («Шүрәле», «Кәҗә белән Сарык», «Печән базары, яхут яңа Кисекбаш») татар, рус, төрек һәм инглиз телләрендә бастырып чыгарды. Бу ике иҗтимагый оешма әлеге «Өч әкият» китабын Тукайның тууына 125 ел тулган олуг юбилейга багышлап нәшер итте. Китап төсле бизәлештә, яхшы кәгазьдә, югары сыйфатлы итеп басылган.

 

ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР БЕРЛЕГЕНДӘ

 

Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең чираттагы утырышы булды. Аны бер­лек рәисе Илфак Ибраһимов алып барды. Утырышта катнашучылар Мөштәри ура­мында урнашкан Язучылар йортында ремонт эшләренең барышы белән таныш­ты. Утырышта Гөлчәчәк Галиева («Газзәбану» китабы өчен, «Идел-Пресс» нәшрияты, 2010 ел); Әсгат Сәлах («Балыкчы малайлар», Татарстан китап нәшрияты, 2009, «Дорога берез», «Сүз» нәшрияты, 2010, «Последний вальс», Татарстан китап нәшрияты, 2011) һәм Әлмәт дәүләт нефть институ­ты каршындагы әдәби берләшмә– «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте һәм Татарстан Язучылар берлегенең Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләгенә– язучы Айгөл Әхмәтгалиева, татар язучыларының проза әсәрләрен тәрҗемә итеп төрек телендә китап чыгар­ган Фатих Котлы, шагыйрь, тәрҗемәче Наил Ишмөхәммәтов Саҗидә Сөләйма­нова исемендәге кызыксындыру преми­ясенә; югары уку йортларында белем алучы яшь язучылар Булат Ибраһимов, Айгөл Закирова, Илһам Шәрипов, Алсу Мингалимова, Ләйсән Фәтхетдинова Са­җидә Сөләйманова исемендәге стипендиягә тәкъдим ителде.

 

«Глядя на Вас...» («Идел-Пресс» нәшрияты, 2009) дигән китабы өчен шагыйрә Александра Кашина Гавриил Державин исемендәге Бөтенроссия премиясенә тәгаенләнде.

 

Утырышта катнашучылар юмор-сатира язучыларның иҗатын активлаштыру мак­сатында Актаныш муниципаль районы хакимияте һәм Татарстан Язучылар берле­генең Гамил Афзал исемендәге әдәби премиясен булдыру турында килеште.

 

ЛЕВ ГУМИЛЕВКА БАГЫШЛАНА

 

Санкт-Петербургта бөек галим, тарихчы-этнолог, тарих һәм география фәннәре докторы, шагыйрьләр Анна Ахматова белән Николай Гумилевның улы Лев Гумилевка багышланган «Лев Николаевич Гумилев» дип аталган китапны тәкъдим итү булды.

 

Әлеге чара Лев Гумилевның музей-фатирында оешты­рылды. «Татарлар Ватанга хезмәттә» дигән гомум баш астында нәшер ителгән әлеге китапның авторы– Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Шамил Әхмәтшин. Биредә автор галимнең үтә дә сикәлтәле тормыш юлын тасвирлый. Китапта Лев Гумилевның әнисе белән хат язышуына тулы бер бүлек багышланган. Басма фоторәсемнәр белән бизәлгән. Китапны тәкъдим итүдә Төркия Республика­сының Санкт-Петербургтагы генераль консулы Мехмет Чинар да катнашты.

 

РАДИО РАДИУСЫН КИҢӘЙТӘ

 

10 июльдән башлап «Яңа Гасыр» радиосын Татарстанның башкаладан иң еракта урнашкан төбәкләрендә дә тыңлап була.

 

«Татарстан– Яңа Гасыр» җөмһүриятебезне 100 процентка колачлау турында биргән вәгъдәсен үтәде,– диде телерадиокомпаниянең генераль директоры урынбасары Тәлгат Сабитов.– Кайбер районнар «Яна Гасыр» радиосы картасында ак тап иде, хәзер алар һәрвакыт безнең дулкында булачак».

 

«Яңа Гасыр»ның радиусы киңәю радиога татар телен пропагандаларга зур мөмкинлек ача. Бигрәк тә туган телен оныта башлаган яшьләргә янәшәләрендә татарча сөйләп, җырлап тор­ган радио булышчы булыр. Мәдәниятебез, тарихыбыз, динебез турындагы тапшырулар исә хәбәрдарлык мәйданын киңәйтер.

 

10 июльдән башлап, Татарстан тулысынча «Яна Гасыр» карамагында. Әлмәт– 92,9 РМ, Буа– 100,3 РМ, Чүпрәле– 91,0 РМ, Нурлат– 105,7 РМ, Чирмешән– 107,7 РМ.

 

ЧӘЧЕЛСӘК ТӘ, БЕЗ БЕРГӘ

 

Быел җәй Колыма төбәге тормышында ике мөһим вакыйга булды. 24-25 июнь көннәрендә бу якларга Татарстаннан делегация килде. Татарстан Президенты каршындагы дин эшләре идарәсе башлыгы Марат Гатин, Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты рәи­се урынбасары Ирек Шәрипов, танылган җырчы Рамил Миндияр бу көннәрне Магадан шәһәрендә төзеләчәк беренче мәчеткә нигез ташы салу тантана­сында һәм Сабан туе бәйрәмендә катнаштылар. Әлеге эшләрдә әйдәп йөрүчеләр– «Алтын ай» татар-баш­корт оешмасы активистлары. Оешманың рәисе– Ма­гадан шәһәр Думасы депутаты, эшмәкәр Рафаэль Фатыйхов. Аның сүзләренә караганда, милли оешманың 20 еллык тарихы бар, ул шәһәр үзәгендә аерым бинага ия булып, уңайлы шартларда эшләп килә.

 

* * *

 

Эстония татарлары Татарстанга килде. Алар Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты бинасында очрашуда булдылар. Сигез кешедән торган делегация составында Эстония татарларын берләштерүче «Ида-Вирумаа» иҗтимагый оешмасы вәкилләре иде. Бу оешманың идарә әгъзасы Светлана Мөхәммәтҗанова Эстониядә яшәүче татарларның тормышы хакында сөйләде һәм тарихи ватаннары булган Татарстанга килүдән алган тәэсирләре белән уртаклашты.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»