поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.08.2011 Җәмгыять

Хезмәт кенәгәсендә нәрсә язылган?

Ил Президенты Дмитрий Медведевның беренче эш урыны урам себерүче булган. Бу хакта ул Кремльдә узган дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасында әйткән. “Хезмәт кенәгәмдә беренче язма – урам себерүче, соңгысы – Президент, – дип сөйләгән Медведев. – Университетта укыганда урам тәртибе сагында торырга туры килде”. Ә сезнең хезмәт кенәгәсендә беренче язма нинди?

Харис МУСИН, Татарстан урман хуҗалыгы министры урынбасары:

 

– Минем беренче эш урыным – Теләче урманчылыгында бухгалтер. Беренче эш урынымның файдасы тиде. Гомер буе җыйнак булырга өйрәтте ул мине. Бухгалтер булып дүрт ай гына эшләсәм дә, бөтен әйберне исәптә тотарга өйрәндем. Урманда исап-хисап эше күп. Болар­ның нигезенә беренче эш урынымда төшендем.

 

Фәндәс САФИУЛЛИН, җәмәгать эшлеклесе:

 

– Пенсиягә чыкканчы хезмәт кенәгәм булмады. Аны хәрби кешеләргә бермиләр бит. 34 ел хезмәт итеп, армия­дән киткәч кенә кенәгә алдым. Кенәгәсез хезмәтем турында сүз барса, эш тәҗрибәм бишенче сыйныфны тәмамлагач башланды. Безгә 1 нче сентябрьгә 35 “трудодень” алып килергә куштылар. Бу – авыл балалары өчен мәҗ­бүри. Авылдаш малайлар бе­лән бергәләп беренче тапкыр ат җигеп тырмага чыктык. Печән җыя башлагач, ул эштә катнаштык. Аннары ындырга көлтә ташыдык. Аңа кадәр ял көннәрендә төнлә ат көтүенә чыга идек. Бәлки, беренче эшем шул булгандыр. Без, ма­лай-шалай, җыелып төнлә учак ягып, бәрәңге пешереп, колхоз атларын көтә идек. Икенче сыйныфта колхоз кырына башак җыярга алып чыкканнарын да хәтерлим. Хезмәт кенәгәсен 54 яшемдә алдым. Андагы беренче язма – Татарстан Югары Советы депутаты. Ә соңгы язма – Россия Дәүләт Думасы депутаты. Кенәгәм депутат белән башлана, депутат белән бетә.

 

Изольда САХАРОВА, “Мисс Татарстан” иҗтимагый оешмасы президенты:

 

– Мин Казан дәүләт техник университетта укыган вакытта кафедрада лаборант булып эшләдем. Хезмәт кенәгәмдәге иң беренче язмам да шуннан гыйбарәт. Укуны эш белән бергә алып бардым. Ә аннары модель булып эшләдем. Икенче югары белемне Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында алдым.

 

Рабит БАТУЛЛА, язучы:

 

– Хезмәт кенәгәмдәге иң бе­ренче язма – җидееллык мәктәптә укытучы. Мин Зәй тө­бә­генең Кадер авылы мәктә­бендә укытучы булып эшлә­дем.

 

Әлфинә ӘЗҺӘМОВА, җырчы:

 

– Хезмәт кенәгәмә иң беренче теркәүне КамАЗ заводында куйдылар. Оешмада оператор булып эшләдем. Мәктәпне тәмамлагач ук КамАЗга килдем. Ул вакытта оешма-предприятиеләрдә эшләүчеләргә тулай торакта бүлмә бирәләр иде бит. Мин дә торак өмет итеп заводка бардым. Әмма күпме генә эшләсәм дә, бүлмә бирмә­деләр. Заводтан киткәч кенә то­раклы булдым. Миңа беренче эш урынымның бернинди файдасы тимәде.



Ватаным Татарстан
№ 141 | 30.07.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»