|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.07.2011 Җәмгыять
Әллә бозым, әллә чир...Рак… Бу яман чир әкренләп кешеләрне йота бара. Нәрсә бу? Моны һаман да шул экологиягә сылтаргамы? Кибет тулы агулы ризык китереп чыгарамы бу чирне? Илдә генә түгел, хәзер авылдашларымның да күбесен әлеге чир алып китә. Соңгы 3-4 айда җирләнгән авылдашларымны барлыйм (урыннары җәннәттә булсын). 5 кешенең берсе генә йөрәк авыруыннан үлгән, калганнарының чире бер – рак... Әти белән әни 30 ел бик тату гомер кичерделәр. 3 кыз үстереп, кеше итеп, үзләре өчен әле яңа гына яши башлаганнар иде. 53 яшенә җитеп, әтиемнең авырып ятканын хәтерләмим. Әтинең дусты Миннәхмәт абый да Мәрьям апа белән җир җимертеп яши иде. Үзләренең балалары булмагач, 10 ел элек тәрбиягә кыз бала алдылар. И-и, яратты да инде шул баланы Миннәхмәт абый. Кая барса да үзеннән калдырмый иде Диләрәне. Менә шушы өрлектәй ике ирне яман чир бер көндә дөньялыктан алып китте. Ике дус, хезмәттәш, кордаш... Икесенең дә чирләре декабрь аенда беленде. Әтинең тел рагы булса, дустының тамак төбендә иде. Бер үк химия терапиясе алып, операцияләрне бергә кичереп, икесе дә терелергә өметләрен өзмичә әкрен генә «сүнә» бардылар. Ничек болай булды, нигә нәкъ ике дуста шундый чир дип, без – ике гаилә бу яман чир белән күпме көрәшсәк тә, җиңә алмадык...
Әтигә Миннәхмәт абыйның үлеме турында иртәнге сәгать 6да җиткерделәр. Әни: «Үзеңә читен булыр, менеп йөрмә зиратка», – дисә дә: «Барам әле, үземә урын билгеләп кайтырмын», – дип шаяртып әйткән сүзләренең нәкъ шул төндә чынга ашасын әтием белдеме икән?! Әллә үлем исереклеге дигән нәрсә чыннан да бармы?
Иң гаҗәбе шул: күпме кан анализлары биреп, УЗИ-томографияләргә төшсәләр дә, аларның күрсәткечләре яхшы булды. Көчле дарулар да үзәккә төшкән авыртуларны баса алмады. Без ниндидер бозым эләгүенә шикләнмәдек. Шифаханә юлын таптап аргач, әтине өшкерүчеләргә дә йөртеп карадык. Бигрәк тә бер үк диагнозлы ике дусның берсе – көннең башында, икенчесе – көн азагында китүе безне генә түгел, авылдашларны да уйга салды. Ләкин тәкъдиреңә язылганны үзгәртеп буламыни? Бозыммы, әшәке чирме – хәзер инде кадерлеләребез безнең арада юк...
Тамак төбе авыртуга, теш сызлауга игътибар итмичә, үтәр әле, дибез. Ә бит әтиебезнең чире нәкъ шуннан килеп чыкты. Бар курыкканы – ак халатлы табиблар иде аның. Теше сызлый башлагач та, күпме табибка куды аны әни. Ахырда гына, сызлавына түзә алмагач, тешен алдырып кайтты ул. Шунда аның теле яраланып калган. Кечкенә яра, төзәлмичә, авырту колакка, башка киткәч, кабат ЛОРга күренде. Казанга җибәрелгән анализны дүрт күз белән көттек. Менә шул кәгазьне ачып укыганда ниләр уйладың икән син, әти?! Тик безгә дә, әниемә дә әти үзенең кәефсезлеген, күңел төшенкелеген күрсәтмәде. Операция ясап телен алдыргач та, күңел күтәренкелеге белән яшәде ул. Дөрес, шифаханә юлларында йөреп, үз-үзенә кул селтәгән чаклары булмады түгел, тик янында һәрвакыт яшәү көче бирүче әнием һәм без – өч кызы булдык. Бар эшләгәне безнең өчен иде аның. Үҗәтләнеп, яшим әле, дип, хәле булмаса да, хуҗалыктагы эшләрне башкарды ул.
Боларны ни өчен язам мин? Кемдер, дөньяның вак-төяк мәшәкатьләрен күтәрә алмыйча, җиңел уйлап, үз гомеренә үзе нокта куя. Ә кемдер, гаиләсе янәшәсендәге бәхетле мизгелләрне озайтыр өчен, үлемгә юл салган өметсез диагноз белән көрәшә... Бу гыйбрәт түгелмени?!.
Шушы куркыныч диагноз белән авырып та, үзләрендә яшәү көче тапкан кешеләребезгә бер ягымлы караш, җылы сүз җитә югыйсә. Ә безнең шәфкать туташларын иң күбесен бер мәктәптә укытканнармыни: «дежур» мәрмәр йөз, каш астыннан салкын караш, телне вата-вата русча сөйләшү. Ә бит бу авырулар кемнәрнеңдер кадерлеләре, аларның күз яшьләре төшмәс дип кем әйтә ала?! Шифаханәдән кайткан саен, әтидән яшереп, чарасызлыктан елаган әниемне күрү дә, әтинең үләр алдыннан чыккан ике тамчы күз яше дә мине шушындый уйларга этәрде...
Түбән Кама, Югары Чаллы
Мәрьям АБДУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|