|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.07.2011 Җәмгыять
Әни берәү генә ул“Тудырган түгел, үстергән ана”, ди халык. Бу мәкальнең дөреслеген Камышлы районының Дәүләткол авылында яшәүче Кәзимә апа Галиуллина язмышы дәлилли. Яшьтән ата назыннан мәхрүм калган бала тормышны тирәнтен аңлый торган, әмма үзе дә катлаулы язмышлы була икән. Менә каһәр суккан сугыш Кәзимәне дә туган көнендә үк ятим итә, чөнки аның әтисе сугыш кырларында ятып кала. Ире Насыйхны сугышка озатканда көмәнле калган Камилә кызын көчле рухлы, әмма нечкә күңелле итеп үстерә. Балигъ булгач, Кәзимә язмышын Мәүлет исемле егет белән бәйли. Ләкин тормыш барып чыкмый, уллары Булат белән Ришат тугач, алар аерылышалар.
Кәзимә фермада сыер савучы булып эшли, карт әнкәсен карап, кадерләп соңгы юлга озата. Шулай әкрен генә яшәп ятканда, Кәзимәнең тормыш юлында Әхтәм исемле кеше очрый. Хатыны, аны һәм улы Рамилне ташлап, башка иргә ияреп, шәһәргә киткән икән. Ике ялгыз кушылып, өч малайны үстерергә керешәләр.
Тормыш ярларына кереп ага башлый. Әхтәм ачык күңелле, тәмле ашлар пешереп сыйлаучы, үзен хөрмәт итүче Кәзимәне бик ярата. Аның дүрт яшьлек улы Рамил дә яңа әнисенә ияләшә. Тик ирле, иркә хатын булып, назлы кочакта яшәргә язмаган икән Кәзимәгә. Көннәрдән беркөнне Әхтәм, икмәк урганда комбайны капланып, вафат була. Хәзер инде өч малайны кочаклап тол кала Кәзимә. Бигрәк тә Рамиле өчен йөрәге әрни ананың.
- Әнисез генә түгел, әтисез дә калдың бит, балам, - дип елаганда, Рамил йөгереп килеп кочаклап ала да:
- Нишләп минем әнием булмасын?! Син бит минем әнием! - дип әйтә.
Рамил әнкәсенә борчу-хәсрәтләр күрсәтми, әйбәт кенә егет булып үсә. Абыйлары бу вакытта югары белем алып, Себердә дәрәҗәле кешеләр булып, үз тормышлары белән яши башлыйлар. Урта мәктәпне тәмамлаган Рамилне, һөнәр училищесын тәмамлагач, олы абыйсы үз янына ала, эшкә урнаштыра, укырга керергә булыша. Рамил ике университет тәмамлап, дәрәҗәле һөнәр ала, өйләнеп җибәрә, үзе дә әти кеше була.
Ә Кәзимә апа үзенә пар таба. Аның Кыям абый белән яши башлавына да бик күп еллар үтеп киткән инде. Кыям абыйның хатыны вафат булгач, аның балаларына да әни була белә Кәзимә апа.
Аның сөйләгәннәрен тыңлап-тыңлап торам да:
- Шөкер, бар икән әле бу дөньяда йөрәгенә мәхәббәт, күңелленә бала назы сыйдырган аналар, - дип уйлап куям.
Үсеп җиткәч, Кыям абыйның балаларын да Кәзимә апаның олы улы Булат үз янына алып, Себердә урнаштырган. “Бүгенге көндә, Аллаһыга шөкер, хөрмәтле әби-бабай булып яшибез, балаларыбыз күчтәнәчләрен күтәреп безгә кайталар, безне дә үзләренә алып барып кунак итәләр”, - диләр алар шатланып.
- Рамилнең әнисе күренгәне юкмы соң?
- Әтисе үлгәч, улын күрергә килгән иде. Ләкин Рамилне эзләп таба алмадык. Ул кайдадыр, әнисен күрәсе килмичә, качып калган. Әле күптән түгел тагын хәбәр җибәргән. Улы белән очрашырга тели икән.
- Улым, тизрәк кайт, әниең табылды бит! Барып, хәлен белеп, гаиләң белән таныштыр, - дип шалтыраткан идем, Рамил:
- Җир йөзендә кешенең бер генә әнисе була. Син минем яраткан, газиз әнкәем, - дип җавап бирде.
- Әйтегезче, бу дөньяда кеше булып калу өчен нинди булырга кирәк?
- Без кеше бит, барыбыз да хата ясыйбыз. Ә шулай да, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ихлас күңелдән булышып, йөрәгеңдә булган мәхәббәтне, яратуны бүләк итеп яшәсәң, Ходай сиңа да бәхет бирә икән”, - дип җавап бирде бу изге хатын.
Нурсинә ХӘКИМОВА |
Иң күп укылган
|