|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.07.2011 Бәйрәм
Гел күңел түребездәПашат Сабан туе быел да Пьяна буенда киң болында узды. Төштән соң болынны тутырып күпләп халык җыела башлады. Бәйрәм кыза барды. Аттракционнар, күңел ачу җайланмалары балаларны аеруча сөендерде. Сатучыларга, шашлык, пылау пешерүчеләргә - “яшел” урам.
Сабан туе туганнар, дуслар белән очрашу урыны. Алдынгы авыл хезмәткәрләрен тәбрикләү дә традициягә керде. Пашатлылар традицияне бозмадылар, үз хезмәткәрләрен грамоталар һәм бүләкләр белән билгеләделәр.
Халык мәйданга төрле яктан агылды да агылды, көндәлек эшләрен онытып дуслар дөньясына кереп чумды, күңелле ял итте. Сәхнәдә – Татарстан җырчылары Ландыш Бахави, һәвәскәрләр. Концертны Алмаз Хамзин мәзәкләр сөйләп көлдереп-көлдереп алып барды.
Бервакыт сабантуй мәйданына данлыклы теннисчы Марат Сафин белән өлкә министры Дмитрий Сватковский килеп керделәр. “Исәнмесез, бәйрәм белән!” – дип, чиста татар телендә көчле тавыш белән эндәште сәхнәдән якташыбыз. Ни булды әле халыкка?! Сәхнә янында алма төшәргә урын калмады. Алкышлар: “Безнең Марат!” Шул вакытта горурлык хисе аша ташты.
Марат Сафин һәм инвестицияләр министры Дмитрий Сватковский халык белән сәхнәдән аралашкач, барыбызга да уңышлар теләп китеп бардылар.
Бәйрәм дәвам итте. Футбол кырында Пашат, Шөбиле, К.Пожар, Суыксу, Семочки егетләре ярышты.
Сабантуйның тагын бер матур мизгеле – атлар чабышы. Шул җитез аргамаклар болынның һавасын өздереп, тузанны пыр туздырып иң җитез чабышчы исемен яуларга тырыштылар.
Әле төп вакыйга башланмаган, көрәшчеләр формаль процедураларны узалар. Көрәш өч категориядә оештырылган иде. Мәрә янына көрәш сөючеләр җыела башлады. Берсе-берсеннән матур кызлар керфек астыннан гына егетләрне күзлиләр. Әти-әниләр малайларына кәләш караштыралар. Ветеран көрәшчеләр элекке еллар батырларын искә алып мисаллар китерәләр. Келәмнәр җәеп утырган Суыксу, Сафаҗай, К.-Пожар абзыйлары “прогноз” куялар.
Башланды көрәш. 65 кг. кадәр авырлыкта беренче урынны Алимов Рәмис (Рбишча), икенче урынны Бәдретдинов Фәрит (Рбишча), өченчене Хөсәинов Илһам (Яндавишча) яуладылар.
85 кг. кадәр авырлыкта көрәшүчеләр иң күп иде. Барысы да тәҗрибәле, данлыклы. Семочки егете Исхаков Ильяс көндәшен ун секундта егып беренче урынны яулады. Икенче булган Мөхетдинов Фәнис тә рбишчалыларны куандырды. Тагын бер яндавишчалы – Бәдретдинов Илһам - өченче урында.
Абсолют авырлыкта Нуриманов Рамил, Сәбитов Ринат, Усманов Марат кебек батырлар көрәште. Семочкилы Исхаков Ильяс та бу категориядә көрәшергә теләк белдерде һәм осталыгы белән сафаҗайлыларның кәефен бераз бозды. Ярыш барышында Нуриманов Рамилга тиң юк иде кебек. Ләкин спортта иң көчле җиңә, баш бүләк – ат һәм сабантуй батыры исеме - Усманов Маратка. Икенче урында Нуриманов Рамил, өченчедә Сәбитов Ринат. Барысы да сафаҗайлылар.
Караңгы төшкәнне сизми дә калдык. Бәйрәм оештыручыларга рәхмәтләремне белдереп, халкыбыз белән горурланып мин дә өйгә кайттым. Яшьләр дискотекага җыела башлады.
Фотода: мәйдан батырлары.
Фәрит АЙМАЛЕТДИНОВ |
Иң күп укылган
|