поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
27.07.2011 Фаҗига

Менә-менә кайтырлар кебек...

Иделдә булган фаҗига беркемне дә битараф калдырмады. Ял итәргә озатып калган ­җирләреннән әти-әнисен, апа-абыйсын, туганнарын, дусларын, үзләре шул хәлдә катнашып, исән калган, тик гомерлеккә газиз сабыйларын югалтканнарга, сүз дә юк, бик авыр бүген. Аларга ни әйтеп тә юатырга белмисең.

Хәер, әйтсәң дә урынсыз бу­лыр. Йөрәк әрнүен, җан авазын сүзләр белән дә, матди байлык белән дә җиңеп булмый. Вакыт, дияр күпләр, вакыт кирәк. Тик ан­дый чакта бер минутың да сәгать­ләргә тиңдер шул. Бигрәк тә күз­ләреңә моңсу карашын төбәгән сабый балалар: "Кайда минем әни? Кайда минем әти?"– дип ми­нут саен сорап, үзәкне өзеп торса...

 

Әйдә, бераз ял итеп кайтык

 

Арчада яшәүче Эльмира һәм Альберт Әһлиевләр дә була ул теплоходта. Алар исән кала. Ә менә каенэнесе белән киленнәре, 4 яшьлек Алмазны калдырып, дөнья белән хушлаша.

 

"Җәй көне эшнең бетәсе юк. Менә шулай уйладык та хатыным Эльмира, аның энесе Айнур, киленебез Райлә белән Иделгә ял итәргә чыктык, – дип сөйли Альберт Әһлиев. – Каенэнем дә, җизни гел эш тә эш, әйдә, бераз ял итеп кайтыйк, дип чакыргач, теләп ризалаштык. Теплоходта күңелле ял иттек. Әллә инде яшьләр булгангамы, безгә бик ошады. Дискотекаларга чыктык. Фаҗига булырга 15 минутлап калган булгандыр, Айнурлар каютасына кереп, сөйләшеп утырдык. Безнең ашау-эчү аларда иде. Энем, монда ял иткәненә бик сөенеп, ярый әле барганбыз, дип әйтеп утырды. Кайткач, әби белән бабайга да юллама бүләк итәргә кирәк әле дип килештек. Берзаман табындагы әйберләр шуыша башлады. Фужерлар тәгәрәште. Игътибар да итмәдек, төшеп киткән әйберләрне кире алып, янә бәйрәмне дәвам иттердек. Шулай да күңелгә шик кереп, ишекне ачып карарга булдык. Шунда бер ир, барыгыз да коткару җилетлары киегез, дип кычкырып узды. Хатыным тиз генә Айнурларның җилетына үрелде. Мин аны туктаттым да, аларныкына тимә, әйдә үзебезнең бүлмәдәге жилетларны алыйк, дип каютабызга юнәлдек. Тиз генә киендек тә, каютадан чыктык. Берни аңламыйча, өске якка юнәлдек.

 

Коткару жилетлары бик начар сыйфатлы иде, дип уйлый Альберт. Аны хатынга кидерткәч тә башта үкендем, ди ул. "Үзе уңайсыз, уртасында баш сыярлык тишек. Шуны билдән киясе, бот арасыннан бәйләп куярга кирәк. Җитмәсә зур гына тимере дә асылынып тора. Көй­мә өчен бу жилет коткарадыр, бәлки, әмма теплоходта аның белән җайсызрак. Әгәр өске якка чыгып өлгермәсәң, пенопласттан эшләнгән жилет шундук түбәгә менгерә, ул чакта кисәк башны бәрергә мөм­кин",– ди ир.

 

Каютадан чыккач Әһлиевләр, менә егылам, менә егылам, дип ярымбөкрәеп торган бер егетне күреп ала. Бары тик шуннан соң гына башларына, батабыз ахры, дигән уй килә. Кемнеңдер: "Все на правый борт!" – дигән әмере дә ишетелеп китә. Эльмира белән Альберт өстәге палубага менеп өл­герә. Ир хатынын теплоходның өске ягына утырта да, үзе куллары таеп аска, суга төшеп китә. Кире йөзеп менә. Артына борылып карый. Ә анда котылам, дип йөгерүче кешеләр шуып-шуып төшеп китә, суга бата. Ул хатынына: "Палубадан суга сикер!" – дип кычкыра. Эльмира ике дә уйламыйча сикерә. Бер-ике секунд дигәндә теплоход төпкә китә. "Су өстендә бары тик ниндидер такталар гына йөзеп калды",– дип искә ала Эльмира.

 

Хатынын көймәгә утырткач та, Альберт су астына төшеп, Айнур белән Райләне эзләп китә. Батканнардыр, дигән уйны башына да китерми. Ара-тирә башка кешеләргә дә ярдәм итә. Кулы киселгән бер ирне хатыны янына утырта. "Бик каты туңдык. Бер егет белән кыз, яралы тагын бер егет һәм мин Идел уртасында, бер-беребезне кочаклап, җылынышып утырдык. Йөзләребез, тән­нәребез шул яралы егетнең канына буялды. Янәшәдән узган "Арбат" теплоходының туктамыйча киткәненә шаккаттык. Өстемдәге кызыл футболкамны салып болгадым, янәсе сигнал бирәм. Кемнеңдер палубага чыгып, кире кереп киткәне генә кү­ренде. Безне күргәннәрдер, дип уйлыйм. Шушы чакта бик авыр булды. Өстән яңгыр ява, нәрсә булганын да аңлый алмыйсың, ә алар узып китә", – ди Эльмира.

 

"Арабелла" теплоходында бәлагә тарыганнарга нык ярдәм итәләр. Кайнар чәй бирәләр, җылы одеялларга төрәләр. Эльмирага туристлар үз киемнәрен кидертә. Арчага да шул киемнән кайта хатын. Ул шулкадәр курыккан була, "Арабелла"га утыргач та коткару жилетын кулыннан бик озак ычкындырмый.

 

Казанга төшкәч тә, тиз генә китәргә ашыкмый әле алар. Чөнки 75 кеше коткарылган, 85е яр буенда дигән хәбәр таралган була. "Айнур белән Райләне яр буендадыр, дип уйлый ир белән хатын. Сәгать кичке 9 дан төнге 1 нче яртыга кадәр көтеп утыралар. Аптырагач, бер хокук сакчысы янына барып, яр буендагылар кайчан кайта, дип сорыйлар. Ул исә, белмим, андый мәгълүмат юк, дип кенә баш селки. Менә шунда соңгы өметләре сүнә аларның.

 

Айнур – бик тырыш, кулыннан килмәгән эше юк иде, дип искә ала туганнары. Мунчаны яңартам, дигән планнары да булган үзенең. Яшәгән йортларына евроремонт ясый, гомерлек булсын, дип тырыша. "Киленебез дә бик әйбәт кеше иде. Апай, апай дип кенә торды. Бер-берсен бик яраталар иде. Гел бергә, җитәкләшеп кенә йөри­ләр иде, бергә киттеләр дә",– ди Эльмира.

 

Айнур – Габделхәй абый белән Дания апаның бердәнбер малае. Ятим калган оныклары Алмаз инде моннан соң әнисе карынында тумыйча үлгән туганын да, әти-әнисен дә күрә алмаячак. Бу сабыйга хәзер әби-бабасы әти дә, әни дә булыр инде. Газиз улларын югалтканнан соң, 4 яшьлек Алмаз – өлкәннәрнең бар юанычы, шатлыгы, яшәргә көч бирүчесе.

 

Әһлиевләр 12, 15 яшьлек ике уллары, 4 яшьлек Гүзәлләре бәхетенә исән калгандыр. Алар фаҗигадән кайтып керү белән, балалар бер-бер артлы әти-әнисе кочагына ташлана.

 

Салют булмыймыни?

 

Теплоход фаҗигасендә бердәнбер кызы белән киявен югалткан тагын бер Арча кешесе – Маргарита Ефремова әле дә булган хәлләрне аңлый алмый. "Кызым бик уңган, булган, чибәр иде. Кулыннан килмәгән эше булмады. Быел үзе орлык ясап утырткан помидорлары сабагында кызарып утыра. Әле ул машина да йөртте. Рульдә исән-сау гына йөрсен дип, гел куркып, теләк теләп тора идем. Күп­тән түгел генә Сочига барып кайт­тык. Оныклар, кызым бе­лән. Бәла-казадан куркып, самолетка да утырмадык. Поезд белән барган идек", – дип сөйли бичара хатын.

 

Кызы белән киявенең өйләнешүенә быел 7 ел тулган булган. "Булгария"гә утырып, шул уңайдан әлеге сәяхәткә кит­кәннәр икән.

 

– Киявем бер дә ачулана белми, гел елмаеп кына тора иде. Алар бик тату, матур яшәде. Гомерләре шушындый чәчәк кебек вакытларында бетәр, дип кем уйлаган соң? – дип өзгәләнә Маргарита апа.

 

"Кайда безнең әти-әни?"– дип сораган балаларга: "Әти-әниегез утырган теплоход ватылган, алар шунда күккә фә­реш­тә булып очкан",– дип әйтә­ләр. Тик балага сүзләр белән ге­нә аңлатып буламыни соң? Өч яшьлек Даян әле һаман да кич җиткән саен әнисен сорап елый икән. 6 яшьлек Яна: "Әни безне үз янына кайчан алып китә инде, сагындым", – дип аптырата, ди.

 

– Бакчада оныкларымны бик тәртипле, диләр. Әниләре үлгән көнне, бакчага бармас өчен, Даян елады да елады. Шунда апасы: "Әбине тыңларга кирәк, энем",– дип аны юатып, алып китте. Елена белән Рамилне 12се көнне күмдек. Ә 14е Даянның туган көне иде. Күз яшьләрен күр­сәтмичә, иренне тешләп түзәргә туры килде, – ди хәс­рәтле ана, күз яшьләрен сөртеп.

 

Балалар әти-әни юклыгын сизмәсен өчен, аңа әниләре шикелле яраткан ризыкларын әзер­ләп, табын корырга туры килә. Еленаның дуслары килеп, уеннар уйнатып, туган көн уздыралар. Кич җиткәч, Яна, салют булмыймыни, дип сорый. "Әти-әни туган көндә безгә салют аттыра иде", – дип тә өстәп куя. Мар­гарита ханым тизрәк таныш-белешләренә шалтырата, салют алып кайтырга куша. Салют Казаннан төнге сәгать 11дә кайтып җитә.

 

– Балалар шулкадәр сөенде, ул көнне әти-әниләрен сорамадылар. Хәзер алар өчен дип яшисе инде,– ди Маргарита Александровна.

 

Әби кеше, балаларны үзем үстерермен инде, ди. Оныкларына опекун булырга җыена. Барлыйсы документларны барлаган инде ул. Балаларны якынрак бакчага күчерермен, дип планлаштыра.

 

– Август аенда 50 яшем тула. Түгәрәк датама баламның кырыгын үткәрермен, дип башыма да китермәдем, – ди Маргарита ханым. – Кызыма бу юбилеемны ничекләр генә уздырырмын, дип гел борчылуымны әйтә килдем. Ул исә, борчылма, әни, ремонт ясарбыз, барысы да әйбәт булыр, дип юата килде. Язмыштан узмышлар булсамы...

 

Аларны үлгән дип түгел, ә кайдадыр сәяхәттәдер, дип уйлап яшәсәм генә җиңелрәк булып китә, ди ул.

 

Дүртәү китеп икәү кайткан

 

 Теплоходта Биектау районы Дөбъяз авылы кешеләре була. Фаҗига алдыннан гына балаларны музыкаль залга җыйганнар. Кадыйровлар гаи­ләсе дә шунда күңел ача. "Ирем белән кызым чәй эчеп меник әле, дип каютага төшеп китте. Никтер озак торгач, эчем пошып мин дә яннарына төштем. Ирем шторм килә дип хәбәр бирде. Тиз генә улыбыз Аделне табып жилет кидерергә кушты. Мин музыкаль залга кире йөгердем. Без килгәч, ирем икенче катка менеп китте. Кулында кызым Алинә иде. Шуннан соң мин аларны күр­мәдем инде. Улым белән шуып су астына киткәнбез. Кулымда балам, үзем йөзеп маташтым. И, Ходаем шунда үләбез микән, дип уйладым үзем. Баламны өстерәп йөзүе авыр булды. Җит­мәсә, бер җайсыз, чыга алмый тор­ган җиргә эләктек. Моннан да уза алдык. Тик бер вакыт балам кулымнан ычкынды. "Арабелла" теплоходында баламны китереп бирделәр. Әле ирем бе­лән кызымны баткандыр дип уй­лап та карамадым",– дип сөйли Гөлнара. – Жилет кияргә өлгереп булмады, ул мәхшәр шулкадәр тиз булды. Иремнең мин кызымны югалттым, дип өзгә­ләнеп кычкырганын күп кеше ишеткән. Сабыебызны эзлә­гәндә баткан, ахры. Табиблар, кызымны бер тамчы су да йотмаган, башына нидер төш­кән, диләр. Август аенда өч кенә яше тула иде әле. Улыма 23 июль­дә 6 яшь була. Кызымны шундый көтеп алган идек. Бала хәсрәт­ләре бигрәк авыр икән. Алып кайтып күм­сәк тә, яраткан иремне, газиз баламны югалтканыма күңелем ышанмый",– ди ул.

 

Гөлнарага "Арабелла"га эләккәч Ижау шәһәреннән Юля белән Саша исемле ирле-хатынлылар ярдәм итә. Көн саен шалтыратып хәлемне сорыйлар, ди ул.


Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ 138 | 27.07.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»