поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
26.07.2011 Җәмгыять

Ял теләсә кемгә дә килешми...

Татарның бөек фикер иясе, мәгърифәтче Каюм Насыйриның: “Акыл хезмәте белән шөгыльләгән кеше, физик хезмәт ярдәмендә ял итәргә тиеш” дигән сүзләре бар. Чыннан да ул үзе шулай ял итүне кулай күргән. Язу-сызу эшләрен читкә куеп балта-көрәк тотып эшләп алган. Ә ХХI гасыр кешесе катлаулы психолигик кичерешләрдән ничек бушана һәм ни рәвешле яңа көч туплый икән?

Фәридә Ибраһим, “Юлдаш” газеты журналисты, шагыйрә:

 

- О, быелгы җәйне Аллаһының бер зур бүләге итеп кабул иттек. Идел култыгы буендагы бакчабыздан кайтып кергән юк. Җәйге ялымда кура җиләге җыеп, Идел дулкыннарында хозурланып уздырдык. Ялның бер өлешен Аллаһы боерса сентябрь аенда алачакмын. Төркиягә очарга ниятләп торабыз. Кызым шунда яшәргә китте. Быелгы көннәрнең матурлыгына, тулган айлы төннәрнең серлегенә ис-акыл китеп яшәп ятыш әле. Тулган айлы төннәрдә бигрәк тә күп язам мин. Әле күптән түгел генә Балтач якларында иҗади сәфәрдә булып кайттым. Егерме кешедән әнгәмә алдым(мактана, дип уйламагыз)! Кеше язмышлары, бигрәктә гыйбрәтле язмышларны тыңлагач:Аллага шөкер минеке болай түгел, бит әле, Аллаһы мондый сынаулардан саклый дип, мең шөкер кылам да, тагы дәртләнеп иҗат итәргә тотынам. Иң мөһиме сәламәтлек, күңел тынычлыгы кирәк адәм баласына. Күңел тынычлыгы булса, барлык сынауларны да җиңәргә була.

 

Раил Гатауллин “Белем. ru” порталы җитәкчесе:

 

-Җәйге айларда интернет кулланучылар саны 5-10 тапкырга кими. Бары тик җәйге ялларны оештыру буенча мәгълүмат бирүче сайтларда гына куланучылар артып куя. Шәхсән миңа килгәндә, ял итәргә вакыт юк әле. Эшләр шактый. Яңа проекларны тормышка ашырырга ниятләп торабыз. “Татнет йолдызлары” сайтында бәйге башладык. Ял турында сүз кузгатканда кеше төрлесен уйлый торгандыр... Мин үзем кеше елына бер мәртәбә генә ял итәргә  түгел, квартал саен чит илләргә чыгарга андагы тормыш, архитектура һәйкәлләре белән танышып торырга һәм әлбәттә инде туган ил табигате кочагында да көч-куәт алырга тиештер дип саныйм.

 

Вил Усманов,  автор һәм башкаручы, Татарстанның атказанган артисты:

 

- Сабан туйлары гөрләп узды. Быелгы милли бәйрәмдә җырчы буларак кына катнаштым, кулыма сөлге алмадым. Ял мәсьәләсенә килгәндә, бу яшьтән нинди ял, ди ул?! Төнлә йоклый алсам шул инде миңа ял. Яңа концерт сезонына әзерләнәбез. Алла кушса, сентябрь аенда яңа программа белән Татарстан, шулай ук Россия төбәкләрендә гомер кичерүче милләттәшләребез белән очрашырга ниятләп торам. Программада ретро җырлар һәм үзем иҗат иткән яңа әсәрләр урын алачак.

 

Зөлфия Вәлиева, Татарстанның атказанган артисты:

 

- Бик рәхәтләнеп Казаныбызда ял итеп ятабыз. Бакчага барып кыяр, помидор үстерергә дә өлгерәбез. Узган театраль сезон минем өчен бик истәлекле булды. Ниһаять 5 елга бер җитди, үзем теләгән рольне башкарырга насыйп булды.  Сәрвәр образларыннан соң җитлеккән Зәйнәп образын (Хәбир Ибраһимовның “Төн яна учакта”- автор)сәхнәдә гәүдәләндерү әйтеп бетергесез иҗади ләззәт бирде. Алда әле мине тагы да сөенечле вакыйга көтә...

 

Монысын газета укучыларына сер булсын әле (автор).



Интертат.ру
№ | 19.07.2011
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»