|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.07.2011 Җәмгыять
Дустың кем?Бүген без кеше турында аның чынбарлыктагы килеш-килбәте буенча түгел, ә социаль челтәрләрдәге битләреннән, ә иң элек аватаркасыннан чыгып фикер йөртәбез. "Вәли Галиев? Кем соң әле ул? Ә-ә-ә! Авасында Симпсон мульфильмындагы Барт рәсеме төшкән егет!" Кемнең кем икәнен шулайрак күзаллыйбыз түгелме? Ә чынлыкта кешенең аватаркасындагы рәсеме аның характеры турында нәрсә сөйли соң?
1. Мультипликация. Чын фоторәсем урынына мультфильмнардагы кызык геройларныкын урнаштырган кешеләр тиз аралашучан, тормышны яратучан һәм телгә осталар. Алар белән бик күңелле һәм җиңел була.
2. Хәрәкәттә. Әйтик, ул сноу-борд белән таудан төшә, суга сикерә, футбол уйный! Димәк, синең алда тормыштан берьюлы бөтен нәрсәне дә алырга теләгән күпкырлы шәхес. Аның шөгыльләре бик күп һәм ул һәркайсында да алдынгы булырга ярата. Дөрес, ул бераз җилбәзәк һәм төскә-биткә әллә ни чибәр түгел.
3. Һөнәри югарылыкта төшерелгән сурәт. Ул – перфекционист, ягъни һәр җирдә һәр нәрсәне бик яхшы итеп эшләргә күнеккән кеше. Ул үзенә зур игътибар белән карый, мода турында бар нәрсәне дә белә. Гадәттә кызлар шундый була. Әгәр аның бу гадәтләре чамадан артмый икән, бик яхшы.
4. Күңел ачу. Бу кешенең уенда бары тик күңел ачу һәм дуслар белән очрашулар гына.
5. Сәяхәт вакытындагы фото. Ул чын романтик. Яңа әйберләр белән танышырга ярата һәм ирешелгәннәрдә туктап калырга ашыкмый.
6. Танылган актерларның рәсеме. Бу кеше үз-үзенә бик ышанмый, ахры. Башка кешенең рәсемен урнаштырып, ул шул күләгә артында качып калуны кулайрак күрә. Андыйлар белән бик сак булырга кирәк. Аның мәнфәгатьләре дә ясалма булырга мөмкин.
7. Фото юк. Бу кешене социаль челтәрләр әллә ни кызыксындырмый.
Дөрес, югарыда әйтелгәннәр дөреслеккә бик үк якын булмаска да мөмкин. Һәр нәрсәдә дә искәрмә була. "Маша и медведь" мультфильмындагы Маша рәсеме артында да кайчакта аралашырга яратучан, нык ихтыярлы һәм юмор хисенә бай шәп егет яшеренергә мөмкин!
Ә син дусларыңның аватаркаларына игътибар бирәсеңме? |
Иң күп укылган
|