поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
24.07.2011 Мәдәният

Сагыныр әле Мочали...

Мочали Сабан туе җәйнең йөзек кашы булып хәтердә калыр бугай. 16 июль көнне барлык өлкә татарларының игътибары Мәдәнә елгасы буендагы басуга, Сабан туе мәйданына юнәлгән иде.

Бәйрәм гадәти түгел, юбилейлы, авылның асыл егете, “Заречное” крестьян-фермер хуҗалыгының рәисе, танылган эшмәкәр Зөфәр Зайровка 55 яшь тулуга багышланган иде. Аны хөрмәт итеп Мочалига Казаннан зур бер төркем сәхнә осталары килгән. Шулар арасында танылган якташларыбыз, Татарстанның атказанган артисты, баянчы, төрле музыка коралларында уйнаучы Ринат Вәлиев, баянчы Таис Хөсәинов, атаклы Азат Тимершәех, Фирзәр Мортазин, Илназ Баһ һәм башкалар. Аларның тәкъдиме буенча көрәш мәйданының ике ягына сәхнәләр корылган иде. Шуларның берсендә бертуктаусыз мәдәният эшлеклеләре җырлады, биеде. Каршыдагы сәхнәдә хөрмәтле кунаклар: Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек ресурслары министры М.Фаттахов, район башлыгы В.Козлов, аның урынбасары П.Лиганов, авыл хуҗалыгы хезмәте ветераны В. Дудоров, өлкә хөкүмәте министры Д.Сватковский, атаклы теннисчы, дөнья чемпионы Марат Сафин һәм башкалар.

 

 Бәйрәмне ачу тантанасында район башлыгы Виктор Козлов катнашты. Зөфәр Зайровны тәбрикләп, аның туган җиренә, үз халкына тугрылыклы хезмәт итүенә басым ясады. Узган елның авыр җәендә, өлкә кырлары янып-көйгән чорда да ул рекордлы иген уңышы үстерде. Районның чын патриоты, бөтен эшне булдыра, без аның белән горурланабыз, диде.

 

 Авыл башлыгы Рафаил Айнуллин да авылдашларын сабан туе белән, ә Зөфәр Зайровны туган көне, юбилее белән тәбрикләде. Авылда Зөфәр кебек булдыклы, эшлекле кешеләр булганда аның абруе үсә, дәрәҗәсе күтәрелә шул.

 

 Татарстан хөкүмәтенең авыл хуҗалыгы министры Нижгар төбәгенең эшлекле кешеләре белән яхшы таныш. Зөфәр Зайровны ихтирам итеп күрше өлкәгә килгән. Бүген Зөфәр Ибраһим улы кебек кешеләр олы эш башкара, илне икмәк, ит, сөт белән туендыра. Алар ил тоткысы, диде ул горурланып.

 

 Ә Сабан туе үз көендә гөрләде. Күз колачына сыешмаган мәйдан көн уртасына автомашиналар, сәүдә нокталары, ял итү мәйданы, аттракционнар белән тулды: йөр, кара, сайлап ал, утырып ял ит!

 

 Ял итү дигәннән, мәйданда көн буе милли җыр, моң агылып торды. Бала-чага, яшьләр өчен бик күп уеннар, аттракционнар, ярышлар оештырылган иде. Гер, штанга күтәрү дә шул көрәш мәйданында, барлык халык каршында булды. Якташыбыз, атаклы теннис остасы, дөнья чемпионы Марат Сафин бар халык каршында юбилярны тәбрикләп авылда, гомумән Россиядә тагын да күбрәк Зөфәр кебек батыр егетләр үссен иде, дип яшь буынга спортта чыныгып, туган җирне сөеп, аңа хезмәт итеп яшәүләрен теләде.

 

 Шул арада тирә-якны гөрләтеп губернатор Валерий Шанцевның бүләге МТЗ-80 тракторы да мәйданга килеп тукталды. Шәп бүләк! Монысы инде, чын мәгънәдә, игенченең хезмәтенә югары бәя бирү була. Министр урынбасары Дмитрий Сватковский тракторның документларын тапшырып Зөфәр Зайровны җылы тәбрикләде. Ә юбиляр үз чиратында: “Быел авыл кырларында мул уңыш үсә, аны үз вакытында җыеп алу өчен бер комбайнымны Мочалиның “Родина” хуҗалыгына бүләк итәм”, - диде. Бу да бит авылдашлары турында кайгыртучанлык үрнәге!

 

 Сабан туеның тагын бер истәлекле мизгеле – мәйданга Россия мөфтиләр советы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдинның бер төркем дин әһелләре белән килүе. Үзенең чыгышында ул халкыбызның рухи хәзинәләрен саклап үстерүгә басым ясады, юбилярны җылы тәбрикләде, дин юлында намуслы хезмәт итүчеләргә бүләкләр тапшырды.

 

 Төштән соң да бәйрәмнең үзәге булып көрәш мәйданы кала бирде. Бер якта концерт барды, икенче якта бәләкәчләр көрәш башлады. Сабан туеның бер үзенчәлеге – ул яшьләр юнәлешле, аның уртасында балалар, яшүсмерләр, егетләр-кызлар иде. Көрәштә дә йөзгә якын балалар, яшүсмерләр катнашты. Татарстаннан килгән спорт осталары да бил алышты. Безнекеләр һәрчак өстә булды. Һәркем җиңүгә ирешә алмаса да, истәлекле бүләксез, якты хатирәләрсез калмады.Сабан туе батыры исемен һәм токымлы атны Ринат Сәбитов яулады. Икенче урында Айрат, өченчедә Марат Усмановлар.

 Мочали сабан туеның көне дә матур, үзе дә матур иде. Һәркем аны оештыручыларга, бәйрәмнең баш спонсоры Зөфәр Зайровка рәхмәтле булып, теләкләр теләп калды. Ә яшьләр мәйданнан таңда гына таралды.

 

 Сагыныр әле Мочали җәйнең бу матур көнен!

 

Фотода: сулдан уңга: П.Лиганов, М.Садеков, Д.Сватковский, М.Сафин, В.Козлов, З.Зайров.


Р.РИЗВАН
Туган як
№ 30 | 22.07.2011
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»