поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
23.07.2011 Шоу-бизнес

Өйләре дә, күңелләре дә якты

Алмаз Хәмзинның кыскача җаваплары:

 

Җәй – кыш? Җәй оҗмахка тиң бит ул. Тик бик тиз уза.

Баллы – тозлы? Тозлый белсәң, тозы да, балның тәмен татый алсаң, баллысы да бик әйбәт.

Ак – кара? Тормышта гел агы гына булса да, ул тулы булмас иде. Икесе дә кирәк.

Елга – диңгез? Диңгезен каян аласың инде аның. Безгә диңгез шул Кама, Идел инде.

Йөрәк – акыл? Икесе дә миндә бар.

 

Алмаз Хәмзинның иҗатына сокланмаган, аны якын итмәгән татар тамашачысы юктыр ул. Алмаз Хәмзин диюгә, кешеләрнең күзләрендә очкын кабына, алар яшәреп киткәндәй булалар, елмаялар, сөенәләр. Бу махсус тагылган, ясалма соклану түгел, ә чынбарлык. Ул, чыннан да, халыкныкы. Аның янына барырга күптән ниятләп йөрсәм дә, һаман сузып килдем. Аннары кыюлыгымны туплап, шалтыраттым. Алмаз абыйның ачык тавышын ишеткәч тә елмаясым килде.

 

– Айсылу дисең алайса, син килгәндә коймак пешереп куяргамы?

 

– Ярар инде, Алмаз абый, үзегез белән сөйләшеп утырсак та, бик шәп булыр иде әле.

 

–            Кил, кил, өйдә көтәрбез сине.

 

Алмаз абый яшәгән йорт Казанның яңа йортлары төзелгән матур урында.

 

– Элегрәк тәрәзәдән Кремль утлары күренеп тора иде, хәзер йортлар төзеп куйдылар, – ди ул.

 

– Алмаз абый, Казанны яратасызмы?

 

– Казанны ничек инде яратмыйсың ди. Бу бит татарның мәркәзе. Еракларга барырга туры килсә дә, Казанны мактыйм. Әлбәттә, башта андагылар үзләре мактый башлый, шуннан мин дә кушылам. Россиянең башка шәһәрләрендә яшәүчеләр Казанны әкияткә тиңли.

 

Шулай сөйләшә-сөйләшә киң коридордан залга узабыз. Кунак бүлмәсе ачык крем төсендә. Телевизор артында сәхнә пәрдәсе корылып куйган кебек. Бөтен өй затлы һәм зәвык белән эшләнгән.

 

– Алмаз абый, сүзне иҗатыгыздан башлыйк әле? Сезне җырчы, композитор, сатирик язучы буларак беләбез, гармунда да оста уйныйсыз. Шулай да кайсы һөнәрегез күңелегезгә якынрак?

 

– Бу һөнәрләрем артист булып йөргән вакытта барлыкка килде. Сәхнәләрдә чыгышлар ясап йөри-йөри җыр да язарга туры килде, сатирик әсәрләрне үзем иҗат итеп тә укый идем. Хәзер бит күбрәк русчадан тәрҗемә итү юлын карыйлар, мәзәк сөйлиләр. Ә мин үзем яздым. Ике ел ярым элек «Казан утлары»на эшкә алып, язучы да ясап куйдылар. Аңа кадәр дә язган әйберләрем күп иде.

 

– Журналга эшкә килүегез ничек булды?

 

– Моны миңа Ходай насыйп иткәндер инде. Яшь вакытта эстрадада йөрү килешә. Менә вакыт узгач, яшь баргач, анда артык йөреп булмый. Сәхнә ул яшьлекне ярата. Ә язучы булырга өлгереп җиткәнмен дип уйлыйм.

 

– Шулай да сезнең сәхнәгә чыкканны халык көтеп тора.

 

– Әйе, сәхнәдән сатира сөйләү өчен тормыш тәҗрибәң дә, аң-белем, кешеләргә әйтер сүзең дә булырга тиеш. Сатира булсын өчен, язу сорала. Сәхнәдән чыгыш ясый белү сәләтем журналда эшләгәндә дә кирәк булып чыкты. Камил Кәримов белән бергәләп, абунә буенча йөрүче аерым төркем булдырдык. Соңгы вакытта язу эше күңелемә якынрак. Җырчылар концертлары өчен сценарий язып бирүемне сорыйлар.

 

– Сез көчле сатирик, юмор остасы. Бу сыйфат сездә бала-чагыгыздан ук бар идеме, әллә яши-яши тормыш тәҗрибәсе белән килдеме?

 

– Бар иде инде ул. Без туган авыл (Түбән Кама районы Ташлык авылы), без дип әйтәм: без – Разил Вәлиев, Рафаэль Сәхәбиев, Гамил Әсхәдулла, Зөлфәт Хәким бер төбәктән. Авылыбыз кешеләре дә шундыйрак безнең. Рәнҗетми торган, бик тә матур телле, ыспай гына кешеләр яши бездә. Шуңа күрә бу сыйфат тамырдан килә. Әмма безнең нәселдә беркайчан да җырчылар булмаган. Ә мин кечкенәдән гармун уйнаучыларга кызыга идем. Әти миңа немец гармуны алып бирде, тик аның белән капка төбендә генә уйнарга рөхсәт иде. Яшүсмер чак, гармунда уйнап утырам. Яныма Разил килде. Әйдә, Сабан туе тирәләрен дә уйнап меник инде, ди. Ул сорагач, әти дә рөхсәт итте. Көне буе гармунда уйнап, яшьләрне биетеп йөрдек. Кайтышлый Разилларга да кердек. Аның әнисе дә гармунда уйнавымны ярата иде. Мунча да яккан булган, безне шунда кертеп җибәрде. Без Разил белән ләүкәдә утырабыз, үзебез гармун уйнап җырлыйбыз, эссе салабыз. Бервакыт кулдагы гармуным эреде дә төште. Әти бер сүз әйтмәде. Нәрсә әйтсен инде безгә.

 

– Танылган авылдашларыгыз белән хәзерге мөнәсәбәтләрегез ничек?

 

– «Дустың бармы?» – дип сорасалар, классташым, авылдашым Разилны атый алам. Сирәгрәк күрешсәк тә, аның барлыгын сизеп тору, аның Алмаз туган дип эндәшүе ничектер рәхәтлек бирә. Гадәттә, бер төбәктән чыккан танылган кешеләр артык аралашмый, бер-берсенә капма-каршырак тора. Ә бездә андый әйбер юк.

 

– Артист булам, диюегезгә әти-әниегез ничек карады?

 

– Әйтәм бит, безнең нәселдә андый артист булган кешеләр юк. Әти партком секретаре иде. Көне-төне эштә. Минем артист буласым килә диюемә ул каршы килде. Әмма сәхнәләрдә чыгыш ясый башлагач, танылгач, ул минем белән горурлана башлады. Бервакыт М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында хөкүмәт дәрәҗәсендәге концерт булды. Монда Ренат Ибраһимовның кайтып, хәзерге Татарстан гимны «Туган ягым»ны җырлавын көтәләр. Ә ул кайтмады. Шуннан, аны Алмаз җырлый бит, диделәр. Әти Казанга килгән иде. Залда ул да утыра. Мин шунда чыгып Васильевский оркестрына кушылып җырладым. Әллә нинди шәхесләр алдында чыгыш ясаудан түгел, әти алдына чыгып җырлау җаваплылыгыннан дулкынландым. Концерт бетеп фойега чыккач, әти беренче тапкыр миңа: «Молодец, улым», – дип, кулымны кысты. Бу минем өчен иң зур бәя иде.

 

– Тормыш бик катлаулы. Анда төрле көтелмәгән хәлләр дә килеп чыга. Шул вакытта юмор хисе аларны җиңеп чыгарга булышамы?

 

– Булыша. Тормышымда стресс хәлләре дә бик күп булгандыр, шушы юмор-сатирага таянып, мин аларны җиңеләйткән. Кеше тормышында төрле хәлләр булырга мөмкин, аларга бирелеп китеп, сәламәтлеккә зыян килүе бар. Шуңа күрә дә мин үзем кешеләр алдында чыгыш ясарга репертуар әзерләгән вакытта кешеләрне тәрбияләү һәм сәламәтләндерү турында уйлыйм. Үземә дә, синең концертлардан соң яшәү дәрте арта, дип әйтәләр. Мин кешеләрне яратам, һәркемгә сәламәтлек теләп яшим. Ә язучы, артист өчен иң изгесе ул – тамашачы һәм укучы турында уйлау.

 

– Ә гаилә төшенчәсенә ничек аңлатма бирә аласыз?

 

– Хәзерге җәмгыятьтә кыйблалар буталган, ватан төшенчәсе дә аңлаешсыз. Мин, мәсәлән, Совет армиясендә хезмәт иттем, ватанны якладым. Ә хәзерге билгесезлек кеше шәхесенең бәясен төшерә. Ватан дип атап булырлык төшенчә кими. Менә аны гаилә алыштыра. Гаилә ул – барысы да. Без гаиләнең зур булуын теләдек. Тәнзилә апаң белән өч бала алып кайттык – Алия, Адель, Алсу.

 

Алия

 

Алмаз абый белән сөйләшеп утырган арада кызы Алия, өстәл көйләп, безне аш бүлмәсенә чакырды. Аш бүлмәсе затлы кызыл обой белән тышланган. Түрдә зур түгәрәк өстәл. Без аның артына утырдык.

 

Алияне тамашачы Алия Хәмзина дигән җырчы буларак белә. Алиянең үзенчәлекле иҗаты миңа кызык тоелганга, өстәл артында аның белән дә сөйләшеп алдым.

 

– Алия, җыр сәнгатендә үз юлыңны башлавың әтиеңнән күреп булдымы?

 

– Мин кечкенәдән табиб булам дип хыялландым. Әмма безгә кунакка артистлар килә иде, мин аларны, әтиемнең чыгышларын күреп үстем. Шуннан күңелем сәнгатькә тартыла башлады. Хәзер рәхәтләнеп иҗат итәм.

 

– Татар сәхнәсендә җырчыларның күп булуына ничек карыйсың?

 

– Булсыннар гына, дим. Бу барыбер ниндидер уңай процесс. Ә бер җырчы да булмаса, мин аны проблема дип исәпләр идем.

 

– Репертуарыңда күбрәк шаян җырлар, алар холкыңа якынракмы?

 

– Холкыма лирика якын. Әмма моңсу җырны чыгасың да җырлыйсың, башка әллә ни эшләргә кирәк түгел. Ә менә шаян җырны җырлар өчен образ тудырырга, тиешле мимика кулланырга кирәк. Бу очракта сәхнәдә тир түгеп эшлисең инде.

 

– Киләчәккә нинди иҗади планнар корасың?

 

– Минем әле зур максатым – Казанда концерт кую. Бүген без районнарда, авылларда чыгышлар ясыйбыз. Казанда берәүнекен дә кабатламаган, берәү дә күрмәгән концерт куясым килә.

 

Алмаз абыйлардан чыкканда көн кичкә авышкан иде. Ачык, киң күңелле кешеләр алар. Өйләре дә якты, күңелләре дә.


Айсылу ИМАМИЕВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»