|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.07.2011 Дин
Динебезнең тырнак, чәч-сакалларны тәртиптә тоту кагыйдәләреИслам — пакьлек динедер. Татар халкында элек-электән гигиена кагыйдәләрен үтәүгә игътибар зур булган. Бабаларыбыз арулыкны саклау бурычына - дини вазифа югарылыгындагы мөһим бер әйбер дип караганнар. Кызганыч ки, атеизм дәүләт тарафыннан тагылган елларда халкыбыз өчен күнегелгән гади көнкүреш гадәт-кагыйдәләр юкка чыкты дярлек. Ә бездә бит үзгә бер тәртип бар, тән чисталыгы ягыннан да башка халыклардан аерылабыз без. Гаҗәп ки, ләкин яшьләр арасында гади тәртипләрне белмәүчеләр күп икән. Шуның өчен кыска гына булса да кайбер мөһим кагыйдәләрне биредә бәян итәргә булдык. Пакьлек һәрбер мөэмингә фарыз, ягъни берсүзсез үтәлергә тиешле гамәлдер. Мөселман кеше бөтен яшәешен чиста тотуы — аның вазифасы булып тора. Шул сәбәптән, артык тырнакларны, төкләрне кисеп, тәртипләү кирәк. Бу турыда «Тухфатүль әбрар» китабында шулай язылган: «Тырнак болай алына: уң кулының имән бармактан башлап чәнчә бармаккача, аннары сул кулы чәнчә бармактан баш бармакка хәтле. Ахырдан уң кул баш бармагы тырнагы киселә. Аяк тырнаклары уң аякның кечкенә бармактан башлап сул аягының кечкенә бармакта тәмамлана».
«Шәрхи әврад»та шулай диелгән: «Тырнакны көндез дә төндә дә алырга була, чөнки хәерле эшне кичектереп булмый. Әгәр тырнак үскән булса, җомга көтергә кирәк түгел. Алынган тырнакны күмү яхшырактыр. Чәчне, тырнакны җөнүб вакытта алу мәкруһтыр. Кендек асты төкләрне тартып алу мәкруһтыр. Култык астындагын тартып алу яхшыдыр. Аны кыру да ярыйдыр».
«Хизанд»та әйтелә: «Кендек астын вә мыекларны, култык асты төкләрне һәр атна алу яхшыдыр. Аларны кырык көннән арттыру исә мәкруһ була».
Шушы аңлаешлы гади кагыйдәләрне тормышыбызда үтәсәк икән. Ул вакытта тәнебезнең чиста булуыннан рәхәт табып яшәрбез һәм савапка да ия булырбыз.
В.ЯКУПОВ |
Иң күп укылган
|