поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
21.07.2011 Аш-су

Кыяр тозлыйбыз!

Җәй уртасы җиттеме, бакчадагы яшелчәләрне кышка әзерләү процессы башлана. Кыяр тозлар өчен хәзер менә дигән вакыт. Тик кыярлар матур, тәмле булып пешсен өчен тырышырга кирәк.

Кыярның уңышы турында җәй буе борчылсак та, кайвакыт җимешләре кәкре һәм ачы булып җитешә. Яшелчәнең тәме иң беренче чиратта нинди шартларда үсүеннән тора. Әгәр кояш нурлары һәм су җитми яки инде киресенчә, кирәгеннән артык икән, орлык эчеләнә, үсү процессы да әкрен бара. Салкын су сибү дә тәмне начарлата.

 

Шулай да бу - кыяр эче булса, аны ташларга кирәк, дигән сүз түгел. Чөнки тозлаганда ачы тәм югала.

 

Тозлау өчен җыеп куелган кыярлар начар саклана икән, димәк сез аларны кирәкмәгән вакытта җыйгансыз яки полиэтилен пакетка салып суыткычта калдырмагансыз. Кышка әзерли торган кыярларны иртән иртүк җыярга кирәк дигән кагыйдәне онытырга ярамый.

 

Тозлаган вакытта кыярларны озынлыгы, өлгерүе, сорты буенча җентекләп аеру мәҗбүри. Аш тозыннан кала тагын укроп, сарымсак, кузаклы борыч, кызыл карлыган, чия, имән яфраклары кебек тәмләткечләр салырга кирәк. Тәмләткечләр хуш ис кенә биреп калмый, витамин белән дә баеталар.

 

Тозлы һәм маринадланган кыярларны аш, солянка, салат, соусларга өстәп, яки гарнир һәм аерым ашамлык итеп бирә аласыз. Аларны кайбер төрдәге балыкларны пешергәндә дә кулланырга мөмкин.

 

Түбәндә кыяр тозлауның бер төрен тәкъдим итәбез. Тозлар өчен сайланган савытның зурлыгы мөһим түгел. Аның төбенә тәмләткечләр салырга кирәк. Мәсәлән, кара борыч бөртекләре (3-5 литрга 5 данә), эстрагон, кара карлыган, дәфнә агачы, чия яфраклары. Тоз салганда ялгышырга ярамый: бер литр суга 1 аш калагы туры килә. Әзер тозлы суны кыярлар һәм тәмләткечләр булган савытка салырга кирәк. Тозлану 4-5 көн дәвам итә. Аннан тозлы кыярларны тәмләткечләреннән башка тозлы кайнар су белән  бергә стерильләштерелгән банкаларга тутырырга кирәк.

 

Банкаларны һава кермәслек итеп томалап, базда калдырабыз. Монда тозлы кыярлар үзләре консервлана, баштагы халәтен саклап кала ала. Бернинди дә тәмләткечләр кирәкми. Уңышыгыз бай булсын!


Ләйсән ЯКУПОВА
Интертат.ру
№ | 13.07.2011
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»