|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.08.2008 Авто
“МИНЕМ ТУЕНДЫРУЧЫМ – МОТОЦИKЛ!”
Башыңа төшсә, башмакчы да булырсың, дип белми әйтмәгән халык. Тормыш бар нәрсәгә дә өйрәтә. Шулай булмаса, Чирмешән районы Иске Кадый авылында яшәп ятучы Гашия апа Мәсләхова, кырык яшь тулып узгач, мотоцикл артына утырмас иде.
– Бу минем өченчесе инде! – дип каршы алды ул мине. – Монысын дүрт ел элек бәясе унбер мең сум чагында алып калган идем. Ә беренче мотоцикл алганда ук иске иде, икенчесен үзем туздырдым. Гомер-гомергә күпләп асраган малга капчык-капчык ризыкны сыртка салып ташып тәмам туйганлыктан, алга таба да болай яшәп булмый дип, Гашия апа мотоцикл алырга уйлый. Ул вакытта аңа – 43, ә соңлап кына тапкан Гөлнарасына ике яшь чамасы була. – Шул гомердән бирле мотоциклдан төшкәнем юк. Ул минем йөртүчем дә, туендыручым да. Кайчак көлеп, ирем дә, дип өстим, чөнки ул булмаса, әллә нәрсә майтара алмас идем, – дип сөйли мотоцикллы апа. Гашия апаның сыерын бетергәненә әз генә вакыт үткән. Баштарак, сатып алган сөт очсызгарак чыга, дип әйтсәләр дә, сыерсыз бер дә рәхәт түгел, ди. Гөлнара да алыйк инде, әни, үзем савармын, дип әйткәч, абзардагы тананы сыер итмәкчеләр икән. Аннан кала тагын ике үгез асрыйлар, кош-корт тоталар. Печәнлеккә гел мотоцикл белән барам, дип сөйли Гашия апа. Баштарак, икәүләшеп чабып кайталар, аннары әйләндерергә йөриләр икән. Эше беткән печәнне Гашия апа үзем генә барып алып кайтам, ди. Яшьрәк чакта мотоцикл шуның өчен генә кирәк булса, хәзер җәяүләп кибеткә дә барганым юк, дип сөйли ул. “Иж”га 76 нчы бензин сала икән, сәгатенә 60-70 чакрым тизлек белән йөрсә дә, әллә ни күп “ашамый”, ди. Әнисеннән күрмәкче, Гөлнара да кайчак руль артына утыра икән. Үз эшләре белән тегендә-монда әйләнгәләп кайтса да, Гашия апа яшьләргә мотоциклны ышанып тапшырмыйм әле, ди. 30 елдан артык руль артында булса да, Гашия апаның әле дә правасы юк икән. Һаман-һаман урманга гына чыкканлыктан, кирәксенми, ди. Зарланмыйм, бәйләнгәннәре юк, ди ул. Үткен телле Гашия апа заманында Казан театр училищесын тәмамлаган. Өздереп баян һәм гармунда уйный. Искиткеч матур җырлаганы өчен авылда, районда уза торган бер кичәдән дә калдырмыйлар икән аны. Укытучылары Наилә Гәрәева, Рифкать Бикчәнтәевне сагынып искә ала. “Гәүһәр апа Камалова – иң якын дустым булды. Аралашып, кунакка йөрешеп яшәдек”, – ди. Карьера баскычы буйлап менә генә башлаган яшь артистның әнисе каты авырып китү сәбәпле, Гашия апага сәхнәне авылның дуңгыз фермасына алыштырырга туры килә. 85 яшькә хәтле яшәгән ана кызының мотоциклда йөреп азык әзерләвенә каршы булмый. Ә әтисен ул бөтенләй белми. Кызчыгына ике атна чагында урманда адашып калып үлгән була. Гашия апага 67 яшь, туган көне – 1941 елның 1 гыйнвары. – Адәм рәтле кеше шул тиклем ачы салкында дөньяга киләме инде?! Җитмәсә, сугыш башланган ел бит, – ди Гашия апа. Шулай булса да, сәламәтлегеннән зарланмый. Үз гомерендә беркайчан да укол алганы булмаган, сирәк-мирәк кенә цитрамон, температура күтәрелсә, парацетамол кабып куя икән. Соңгы мотоциклының әле бер дә ватылганы юк, алганнан бирле бер тибүдә кабына икән. Алдагылары “көйсезләнсә” дә, беркайчан кешегә барып ялынганым булмады, сүтәм дә, төзәтеп куя идем, дип сөйли ул. Китап буенча түгел, бар нәрсә дә тәҗрибә белән килгән. Кайда нинди шөреп урнашканын йомык күз белән дә төртеп күрсәтә алам, ди мотоциклчы апа. Шунысы кызык, гомере буе мотоцикл йөртсә дә, машинага бер дә утырып караганы булмаган Гашия апаның. Кызыкмаган да. Әмма алай-болай туры килсә, син нәрсә инде, каушап калмаячакмын! – ди.
Алсу САБИРОВА |
Иң күп укылган
|