поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
19.07.2011 Җәмгыять

Милициянең 13 көне калды

Татарстан милициясе 1 августка кадәр полициягә әверелергә тиеш. Республиканың эчке эшләр министры Әсгат Сәфәров кул астындагыларга әнә шундый бурыч куйды. Әлегә хезмәткәрләрнең 61 проценты гына аттестация узган. Ә 139 кеше бу сынауны тапшыра алмаган. Киләсе ике атна эчендә исә 650 кеше эшсез калачак. Министрлык коллегиясенең Арчада узган утырышында әнә шундый саннарны җиткерделәр.

Утырышның төп мәсьәлә­ләренә күчкәнче генерал Сә­фәров хискә бирелеп алды. Үзе дә шушы якларда туып үскән министр “погонлы”ларга Арча ягының гүзәллеге һәм татар кунакчыллыгы турында сөйләде. Ә тегеләр болай да хискә бирелгән иде инде: чөнки бу – мондый составта узган соңгы утырыш булды. Арча мәдәният йортына по­ли­циядәге әфәнделәр дә, ми­лициядәге иптәшләр дә бергә җыелды. Тагын берничә көннән исә икенчеләре беренчеләр сафына кереп бетәргә тиеш. “Бу үзгәрешләрнең ни дәрәҗәдә дөрес булуын килә­чәк күрсәтер әле, – дип сөйлә­де Сәфәров. – Әмма әлеге хәлләр безнең эшчәнлеккә тискәре йогынты ясарга тиеш түгел”. Министр әйтүенчә, быелның беренче алты аендагы күрсәткечләр вәзгыять­нең начар якка үзгәрмәвен раслаган. Әйтик, шушы чорда республикада 27 мең 596 җинаять очрагы теркәлгән. Бу – узган елгыдан 2,5 меңгә күбрәк икән. 100 мең халыкка 730 җинаять туры килә. Монысы Идел буе төбәкләреннән дә, Россиядәге саннардан да азрак икән. Әйтик, Татарстанда авыр җинаятьләр узган елгыдан 19 процентка кимегән. Ә кеше сәламәтлегенә зыян салу очракларын фаш итү күрсәткече соңгы 20 елда иң югары дәрәҗәгә күтәрелгән. Халык “помилиция”гә 341 мең тапкыр мөрәҗәгать ит­кән. Сәфәров монысын органнарга ышаныч дип бәяләде.

 

650 кешене эштән алачаклар

 

Әмма Арчага җыелган журналистларны иң нык кызыксындырган мәсьәлә, әлбәттә, органнарда дәвам итү­че аттестация белән бәйле иде. Чөнки реформа турында инде икенче ел шаулыйлар, хезмәткәрләр үзләре исә әле­гә бернинди дә үзгәреш булмавын әйтә. Утырышта моның киресе хакында сөйләделәр. Министрлыкның хезмәткәрләр белән эшләү идарәсе җитәкчесе Эдуард Усманов әйтүенчә, органнардагы 19 мең 619 кешенең 11 мең 632се аттестация узган инде. Бу – барлык хезмәткәрләрнең 61,6 проценты дигән сүз. Нәти­җәдә 139ы бу сынауны тапшыра алмаган. Алар арасында ике җитәкче – башкаладагы “Дальний” һәм Спас районы эчке эшләр бүлеге башлыклары да бар. Тагын 184 ке­шегә кече­рәк вазыйфа тәкъ­дим итәчәкләр. Алар арасына тагын биш җитәкче эләккән. Ә 484 хезмәткәр белән бер генә еллык ки­лешү төзегәннәр. Полковник Усманов сүзләре­нә караганда, 1 августка ка­дәр республи­каның эчке эшләр органнары тагын 650 ке­шегә ки­миячәк. Эшсез калган хезмәткәрләрне яңа урынга урнаштыру белән исә махсус комиссия шөгыль­ләнә. 344 кеше үзенә эш тапкан инде. “Аларны үзләрен генә калдырырга ярамый”, – диделәр утырышта.

 

Чаллыда һәм тагын 10 районда аттестация төгәллә­неп килә инде. Ә менә Актаныш (6,8 процент), Мамадыш (9,2), Саба (11,7) кебек районнарда сынау эшенә әле яңа гына ке­решкәннәр. Сәфәров исә урын­дагы җитәкчеләрне кисә­теп куйды: “Әлеге аттестация сезгә кемнең кем икәнен ачыкларга, кирәкмә­гән кешеләрдән закон ниге­зендә котылу мөмкинлеге би­рә, – диде генерал. – Инде җитешә алмагансыз икән, монысы – сезнең проблема. 1 августтан соң хезмәткәрләр өчен шәхсән үзегез җавап би­рәчәксез”.

 

Тирәнрәк казырга кирәк

 

Сәфәров кына түгел, утырышта Татарстан прокуроры Кафил Әмиров та Югары Осландагы якташларын искә алды. Әмма тискәре очраклар турында сөйләгәндә. Ә аның кулында барысына да җитәрлек мәгълүмат тупланган. Берәүләр вакытында җинаять эше ачмаган, икен­челәре кулга алынган кешене кыйнаган, өченчеләре ки­рәкле мәгълү­матларны наркотик биреп ала икән. Кор­рупциягә каршы көрәш мәсь­әләсенә исә Әми­ров аерым тукталды. Икътисадый җинаять кылган өчен Татарстанда 553 кешене җаваплы­лыкка тартканнар. Бу – Россия төбәкләре арасында дүртенче күрсәткеч. Ә менә прокурор фике­ренчә, эчке эшләр органнары коррупциягә каршы тиешен­чә кө­рәшми. “Җентекләп тикшермичә, вак-төяк очраклар бе­лән мавыгасыз, – дип сөйләде ул. – Табибларга – чә­чәк, ЮХИДИ хезмәткәрлә­ренә өч сум бирүчеләрне эләктерү коррупциягә каршы көрәш түгел. Тирәнрәк казырга ки­рәк. Хисапларыгызны үзегез карагыз: ничек инде ришвәт бирүчеләр азрак икән, алучылар күбрәк булсын?” Прокурор эшмә­кәрләрне дә аптыратмаска кушты. “Еш кына компьютерлар һәм документларны алып китәләр дә озак вакыт кайтармыйлар, – дип сөйләде ул. – Бу исә оешмаларга үзләренең эшчәнлеген дә­вам итәргә комачаулый. Компьютер түгел, андагы мәгъ­лүматларны алыгыз. Кирәкле кәгазьләрнең дә кү­чермәсен генә алырга мөмкин бит. Ә болар, тоталар да, бө­тен кәгазьләрне йөк машинасына төяп алып китә­ләр. Әлбәттә, шик туа: әллә бу мәгъ­лүматларны читкә җибә­рәләр микән? Барыбер барысын да карап чыга алмыйлар бит. Менә шул кә­газьләрне берәм-берәм яңадан яздырып чыксаң, кабат алай эшләмәсләр иде”. Әми­ров һәм тикшерү идарәсе башлыгы Павел Николаев сөйләгәннәр буенча Сәфә­ров чаралар кү­реләсен әйт­те. Күрәсең, 1 августтан соң хезмәткәрләрнең үзгәрәсенә ул да өметлә­нәдер.


Илнар ХӨСНУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 132 | 19.07.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»