|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.07.2011 Җәмгыять
Көнчелектән ни дәва?Коммунизм төзегәндә көнчелек кебек тискәре сыйфатларга урын булмаска тиеш, дип исәпләнгән, күрәсең — күрше күршесен саткан Сталин заманнарын сурәтләгәндә, моны я кешеләрнең идеология тәэсиренә бирелүе, я үз гаиләсен саклап калырга тырышуы, я ниндидер тәгаен бер вакыйга өчен үч алуы белән аңлатырга тырышканнар. Шул явыз әләкләрнең, ялаларның нигезендә гап-гади көнчелек тә ятарга мөмкин булуына исә күп очракта күз йомганнар. Көнчелек кеше күңелендә кечкенәдән, мәктәп елларында ук туа.
Шунысы кызык: яшь барган саен, көнләшер өчен сәбәпләр дә арта. Яшүсмер, мисал өчен, иптәшенең кием-салымыннан бигрәк, аның укуга яисә җыр-биюгә сәләтеннән, кызлар арасында дәрәҗәлерәк булуыннан көнләшергә мөмкин. Аерым коллективларда хезмәттәшенең уңышларын күпсенүчеләр, урынын һәм җаен табып, аны җитәкче алдында түбәнсетүчеләр, юк-бар өчен тәнкыйтьләп, үз-үзенә ышанычын киметүчеләр, һичшиксез, була. Хәтта берәүгә дә конкурентлык тудырмаган яшьләр дә көнчел коллективта саграк булырга тиеш. Олырак яшьтәге хатын-кызлар күңелендә, әйтик, яшьлек матурлыгы көнчелек уятырга мөмкин. Ә акыллы һәм прерспективалы егет «үз урындыгында утырмаган» ир-атларны куркыта... Инде сүз иҗади коллектив турында бара икән, хәтта җитәкчеңнең дә синең һөнәри осталыгыңны, сәләтеңне күрмәскә, танымаска тырышуы ихтимал...
Иҗади коллектив дигәннән... Көнчелек, нәкъ менә иҗат кешеләре арасында, көчлерәктер дә әле. Мөхәммәт Мәһдиев, мәсәлән, автобиографик әсәрләренең берсендә Казан дәүләт университетында укыткан елларын искә ала — Мөхәммәт аганы да өнәмәүчеләр була, үчегүчеләр була. Талантлыларның астарак калуына, фаҗигалерәк язмышка дучар булуына күп очракта һаман да шул көнчелек сәбәп.
Көнчелекнең тагын бер яман ягы — адәм баласына башкалардагы көнчел мөнәсәбәткә каршы гына түгел, үз күңелендәге, аны кытыклап торган яман хискә каршы да көрәшергә туры килә. Соңгысы исә аеруча кыендыр. Шулай булмаса, бу хис халык ихтирамын казан ган, югары аң-фикерле кешеләр арасында булмас иде.
Көнчелеккә каршы дәваны, мөгаен, диннән, Коръәннән эзләргә кирәктер. Пәйгамбәребез Мөхәммәт с.г.с. әйткән: «Көнчелек, ягъни башка кешедәге берәр нигъмәтнең (сәләтнең, дан-шөһрәтнең) юкка чыгуын теләү — яман сыйфат. Ут утын агачларын яндырып юкка чыгарган кебек, көнче кеше үзенең изге гамәлләрен юкка чыгара...»
Коръәндә тагын мондый сүзләр дә бар икән: «Без дөнья байлыкларын алар (кешеләр) арасында бүлдек. Берәүләрне башкалардан өстен иттек.» (Зухруф: 32.)
Димәк, кешеләр арасындагы тигезсезлек — Ходай тарафыннан җибәрелгән сынау ул. Һәм без моның белән, күрәсең, килешергә тиеш.
Ризида ГАСЫЙМОВА |
Иң күп укылган
|