поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
15.07.2011 Милләт

Татар эзләп – Америкага, яки Ни өчен эзлиләр соң татарны?

Күптән түгел бер төркем зыялылар – ТР Дәүләт Советының мәдәният, мәгариф, фән һәм милли эшләр комитеты рәисе Разил Вә­лиев, БТК башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, күренекле артистларыбыз Рөстәм Асаев, Ринат Вәлиев һәм Гөлшат Имамиева АКШта сабантуйда булып кайтты. Разил Вәлиев шул сәфәрдән алган тәэсирләре белән уртаклашты.

– Америкага беренче генә баруым түгел. Беренче сәфәрем нәкъ егерме ел элек, 1991 елда булган иде. Гадәттә мин АКШка андагы милләттәшләребезне күрү, аларның нинди уй-ниятләр белән яшәүләрен күрү өчен барам. Гомумән, кайсы гына илгә барсам да, иң әүвәл анда яшәүче татарларны эзлим. Моңарчы Көньяк Кореядан башка татар тапмаган илем булмады. Югый­сә заманында анда да татарлар яшәгән. Бәлкем хәзер дә берничәсе калгандыр. Вашингтонда Сәгыйть Сәлах дигән бик күренекле милләттәшебез белән очрашкан идем. Ул – татар дөньясында гына түгел, Америкада да бик күренекле шәхес. АКШ атом-төш коралы буенча комитет әгъзасы, атомчы физик ул. "Заманында Көньяк Кореяда, Сеул шәһәрендә 26 татар гаиләсе бар иде. Шушы утызлап гаиләнең татар мәктәбе эш­ләде. Кулдан җыеп булса да, атналык газета чыгара, барча милли бәйрәмнәребезне, йолаларыбызны үткәрә идек. Үз зиратыбыз, мәчет кебек кечкенә генә йортыбыз, муллабыз бар иде. Гомумән, мәхәллә булып, тулы канлы милли тормыш белән яшәргә тырыша идек", – дип сөйләгән иде ул. Өч ел элек Сеулга баргач, Сә­гыйть әфәнде биргән адрес буенча ул урынны эзләп карадым. Әмма ләкин анда хәзер зират та, мәктәп тә юк. Фәкать күккә ашкан йортлар гына кукраеп утыра.

 

Ни өчен эзлим соң татарны? Кан тартмаса – җан тарта, җан тартмаса – кан тарта, диләр. Бәл­кем икесе дә тартадыр. Чөнки бөтен тормышым, кылган гамәл­ләрем халкыбыз язмышына бәй­ле. Шуңа күрә татарны өй­рә­нүем – халкыбызны аңларга тырышу. Татар кешесе кем ул? Аме­рикада, Англиядә, Финляндиядә... нинди ул? Менә шуларны күргәч, татар кешесенең гомуми портреты күз алдына килеп баса. Без еш кына бердәм булыйк, бергә булыйк дип сөй­либез. Бу – бик әйбәт шигарь-өн­дәмә. Әмма алай дип әйтеп кенә бердәмләшеп булмый. Безгә аралашырга, бер-беребезнең уй-фикерләрен белешергә, мөмкин булган кадәр шушы уй-фикерләргә куәт өстәргә һәм үз бергәлегебезне, зур милләт икәнлегебезне тоеп, күңелебезгә сеңдерергә кирәк. Югыйсә Финляндиядә – 800, Америкада – берничә мең, Төркиядә ничәдер йөз мең кеше тупланмый икән, барыбер үзен зур милләт итеп сизә алмаячак.

 

Әле менә берничә көн элек кенә Екатеринбургтан сабантуйдан кайттык. "Телебез, йолаларыбыз бетә дип боегып калган идек. Әмма сабантуйга кырык мең татар җыелгач, Татарстан, Башкортстан республикалары, Свердловск өлкәсе җитәкчеләре килгәч, бөтен стадион, тирә-як урамнар гөрләп торгач, түбәбез күккә тиде, үзебезне зур халык итеп тойдык. Сабантуйга җыелган барча халык татар икәнлегенә горурланып китте", – дип сөйләделәр миңа анда. Менә шушы милли горурлык хисен уяту өчен, очрашып, күрешеп торырга, бер-беребезгә көч-куәт бирергә кирәк.

 

Американың төрле шәһәр­ләрендә милли җәмгыятьләребез бар. Минем Вашингтон, Нью-Йорк, Торонто, Монреаль шәһәр­ләрендәге татар җәмгыятьләрендә булганым бар. АКШ белән Канада бер дәүләт кебек инде, араларында чикләр дә юк диярлек. Әмма төрле штаттагы татарлар берләшсен өчен бер зур, уртак оешма булдырырга кирәк. Бу теләкне алар үзләре дә әйтеп килә. Без дә шундый теләк булганлыгын белдереп килдек. Моның өчен алар иң әүвәл уртак план-ниятләр корып, эшләрен тәңгәл­ләштерергә, бер-берсенең чарасына йөрергә, аралашып, хуплашып торырга тиеш. Алар моны үзләре дә аңлый, әмма оешып бетә алмый иде. Тагын бер нәрсә бар: АКШ хө­күмәте федераль дәрә­җәдәге җәмгыятьләргә грант бирә. Ким дигәндә – 100 мең, күп дигәндә 600 мең доллар акча ди­гән сүз бу. Безнең Вашингтон, Нью-Йорк, Сан-Франциско кебек шәһәрләрдә милли җәмгыять­ләребез булса да, әлегә федераль, илкүләм оешмаларыбыз юк. Ә штатларда исә андый программа каралмаган. Менә әзәри, төрек­ләрнең андый федераль оешмалары бар. Әй­тик, төрек җәм­гыяте ел саен шушы максатта АКШ хөкү­мәтеннән 600 мең доллар акча ала. Милләттәшләребез әлеге милли оешмаларга әгъза булып керә икән, взнос түләп тора, чөнки ул җәмгыятьләрнең ике-өч катлы үз бинасы бар. Ул биналарны тотарга, анда төрле чаралар, бәйрәмнәр уздырырга кирәк. Кеше хасталанса, үлеп китсә, мәшәкате артыннан йөрү зарур. Бу эшләрне финанс ярдәменнән тыш башкарып булмый. Америкада бай кешеләр аз булмаса да, һаман-һаман акча җыеп йөрү күңелле эш түгел. Ан­нан соң кеше баеган саен чыгымнары да арта бит. Әйткә­немчә, федераль оешма булса, аңа шушындый саллы ярдәм бирелә. Баруыбызның бер максаты шул федераль оешманы оештыру эшен тизләтү иде. Без бергә Нью-Йорк шәһәрендә зур җые­лыш үткәрдек. Төрле штатлардан татар җәмгыятьләре җитәкчеләре җыелды. Шунда әлеге фикеребезне кабат яңгыратып бәхәсләшеп тә алдык, берләшмә булдырырга дигән карарга килдек. Без аларга, киләсе елда Бө­тендөнья татар конгрессының чираттагы корылтае була, шул корылтайга хәтле бер зур татар берләшмәсе булдырып, шул илкүләм оешманың вәкилләре, делегатлары булып килсәгез иде, дигән шарт куйдык.

 

Аннан соң без Сан-Франциско шәһәре сабантуенда булдык. Ул – Нью-Йорктан шактый еракта, кыйтганың икенче бер читендәге шәһәр. Аралары – 5 мең чакрым. Шушылай җир читендә сабантуй үткәрүләре – шаккаткыч хәл! Анда шулхәтле матур милли киемнәрдән, үз өйләрендә өчпочмак, гөбәдия, чәкчәк, бавырсак пешереп кил­гәннәр. Балалары шул хәтле матур. Бәйрәмгә дусларын да чакырганнар. Әйтик, казахлар, башка милләт вәкилләре дә бар иде. Дөрес, анда ат чабышлары, милли көрәш юк инде. Әмма бик кызык, бик күңелле булды. Йөрәгемә сары май булып ятканы – анда хәмер сатылмады, кызмача йөрүчеләр күренмәде, тост­лар әйтешеп, бер-берсен буш сүзләр белән макташулар юк.

 

Тагын бер үзенчәлеккә игътибар иттем: анда да татарлар төрле катлау, төркемнәргә бүле­нә башлаган. Иске татарлар һәм яңа татарлар бар. Иске татарлар XIX гасыр азагында, ХХ гасыр башында, революциядән соң килгән, сугышта әсирлеккә эләк­кәннән соң кайтмый калган. Болары инде чын гореф-гадәтләребезне саклаган, телләре безнекенә караганда да чистарак: урыс сүзләре, башка тел сүз­ләре катнашмаган, саф татар әдәби теле. Бик диниләр. Әмма яңа килгән­нәр башка төрле. Аларны әллә ни кабул итеп бетермиләр. Аларның төп максаты – акча эшләү. Моны үзләре дә яшерми икән. Күбесе татарча да белми, дин хакында мәгълүматлары аз, гореф-гадәтләрне өс­тән-өстән генә белә, хәмергә бик хирыс, диләр. Шуңа күрә аларны якын китерәселәре килми. Әмма без, сез аларны бик читләштермәгез, аерып куймагыз инде; алар да – безнең милләт балалары, әкренләп үзегезгә якынайтыгыз, үзегездәге асыл сыйфатларны аларга да сеңдерә алмассызмы; әүвәл аерым-ае­рым чакырыгыз, бөтенесе дә сез әйткәнчә түгелдер; шушылай үз арагызга кертсәгез, милләтебез тагын да ныграк укмашыр; акча эшләргә килгәннәр икән, өсләре бөтәйгәч, ачның күзе – икмәктә, тукның күзе – хикмәттә, дигән­дәй, яшәү мәгънәсе, милләт турында уйлый башларлар, дип киңәш бирдек.

 

Күптән түгел генә АКШка кү­чеп киткән мәгълүм шәхес­ләр­дән сабан туена улы белән бергә Мәсгудә Шәмсетдинова килгән иде. Ә инде Нью-Йорктагы җыелышта үзем белгән ике профессорны күрдем. Шулардан Рифат Таби – бигрәк тә мәшһүр кеше. Ул Нью-Йорктагы атаклы технология университеты профессоры. Бик зыялы кешеләр җыелган иде. Алар, илдә күренекле 18 татар профессоры барлыгын беләбез, дип әйтте. Бәл­кем, соңгы арада аларның саны арткандыр да. Чөнки соң­гы елларда күчеп китүчеләр кү­бәйде.

 

Мине тагын шаккатырганы шул булды: Татарстанда булган барча вакыйгаларны белеп, ишетеп торалар. Чөнки интернет бар. Бәлкем, ул бер-беребезне якынайтыр, диләр. Әмма бүген интернетка татар фикерен, милләтебезгә кагылышлы хәбәр-мәгълүматларны кертү җитешми, дип тә борчылалар. "Бер-беребезне макташып утыру – бәйрәмдә урынлы. Безгә көндә­лек тормыштан объектив мәгълү­мат кирәк", – дип әйттеләр.

 

АКШта өч көн ярым гына булсак та, тәэсирләребез бик бай булды. Аерым алганда, артистларыбызны, бигрәк тә алар башкаруында яңгыраган борынгы көй-җырларны яраттылар. Аларны кат-кат кузгатып, үзләре дә кушылып җырладылар. Ни га­җәп, бөтен җырларның сүзләрен беләләр. "Туган тел"не нәкъ бездәгечә басып җырлыйлар. Миңа бу җәмгыятьтә, сайлап алып җый­ган кебек, бөтенесенең дә затлы, зыялы, укымышлы булуы бик ошады. Гомумән, чит илләр­дә булып, төшеп калган, әтрәк-әләм татарны күргәнем юк әле (шунысы кызык: татар җәмгыятьләре җитәкчеләре, унлап кеше махсус машина номерлары булдырган, андый язуларны кыйбатрак бәягә сатып алырга була икән. Ул номерларга tatar дип язылган. Мәшһүр биючебез Ирек Мөхәммәтов милләт­тәш­ләребезне нәкъ менә шундый номерлы машиналар аша табып алган). "Әгәр яшьләр бераз гына төрле якка тайпыла башласа, син үзеңне генә түгел, без татарларны хурлыкка калдырасың, дип аларны шунда ук урыннарына утыртабыз", – ди алар. Кардәшләребез тарихны яхшы белә, чит илләрдәге мөһаҗир милләттәшләребезнең ничек яшәве белән даими кызыксынып тора. Аларда борынгы документларыбыз бик яхшы сакланган. Менә миңа Оркыя ханым дигән бер күренекле милләттәшебез бер букча борынгы китап биреп җибәрде. Анда Тукай үзе исән вакытта чыккан китаплар, Кытайда, Япониядә мәктәптә укыган дәреслекләр бар. Күп әйберне ташлап калдырырга туры кил­сә дә, алар бервакытта да китапларын ташлап калдырмаган. Хәтта ул елларда язылган көндәлекләр дә сакланган. Менә шуларны килеп өйрәнүче булсын иде, дип калды алар.

 

Мин 1991 елда Америкада булган чагымда ук Муса Җәлил белән бергә "Идел-Урал" легионында булган кешеләр белән танышкан идем. Хәзер аларның күбесе исән булмаса да, архивлары, көндәлекләре сакланган. "Зинһар, нинди документларыгыз бар, барысын җыеп, безгә алып килеп, Татарстан архивына яки Милли китапханәгә тапшырсагыз иде", – дип мөрә­җәгать иттем кардәшләребезгә. Бик теләп ризалаштылар. Гомумән, чит илләрдә яшәгән татарларда, бигрәк тә өлкән буында документлар шактый күп. Өч ел элек Япониядә булган вакытта Таминдар Мохит белән күрешкән идек. Ул – Гаяз Исхакый, Габдрәшит Ибраһимов белән аралашып калган кеше. Аңарда бик бай архив барлыгын беләм. Әмма ләкин мин барган чакта ул бик хаста, юл казасына очраган иде. Шуңа күрә ул мәчеткә барып миңа әлеге архивын күрсәтә алмады. Ул архивны да табарга, өйрә­нергә иде. Анда заманында Кытайда, Кореяда, Япониядә булган татар җәмгыятьләренең документлары бар. Өлкән буын исән чагында ул документларны өйрәнсәк, тарихыбыздагы шактый гына ак тапларны бетерә алыр идек.


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 129-130 | 15.07.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»