поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
15.07.2011 Юмор

Колак

("Печән базары" сатирик әсәрләр конкурсы)

1

 

Мартның 15 числосында Казан каласында гаҗәеп бер вакыйга булды. Оешма директоры Әсгать углы Форсат Исрафиловның колагы югалды.

 

Иртән уянса – колак юк. Берсе генә түгел – икесе дә. Бик каты кычыткач, аның яткан килеш кенә чәнчә бармагы белән колак эчен кашып ала торган гадәте бар иде. Тик бу юлы аны берни дә борчымады, колак эчләре дә кычыттырып интектермәде. Форсат шундук көзгегә ябышты. Колак шәрифләре биләп торган урын боз шугалыгы сыман ялтырап, җәйрәп ята, анда, бик теләсәң, рәхәтләнеп тимераякта шуарга була. Шуар өчен искиткеч җайлы урын – җил йөрерлек тә тишек калмаган. Иң аянычы: абзыйның колагына шалкан үскән, ул дөм саңгырау калган иде. Йокысыннан уянгач, ул һәркөн «Хәерле иртә» тапшыруын карый. Ул бүген дә телевизорын кушты: сурәтен күрде, әмма тавышын ишетмәде. Гаҗилә (хатыны дип уйлыйк!) гырлап йоклап ята. Аңа рәхәт, аның эшкә барасы юк. Ул лаеклы ялда. Ни эшләргә дә белмәгәч, ул балкон ишеген ачты. Йорт яныннан гына трасса үтә, машиналар да уянганнар: тыз-быз килеп, дөньяны яуларга өлгергәннәр. Урам шау-шуын ишетмәс өчен ул балконга пластик тәрәзәләр куйдыртты, астын юкә тактасы белән тышлатты. Ул ашыгып тәрәзәне ачты. Аның хәзер өзелеп машина гөрелтесен, гавам тавышын ишетәсе килде. Юк инде! Ул берни дә ишетмәде. Гаҗәп бит, әй! Тугыз катлы йортның бетон плитәсе ярыкларына кереп оялаган чыпчык чырылдавына хәтле ишеткән Форсат бүген чиркәүдә чаң каккан тавышны да сизмәде. «Вәт бит, әй!» – Форсатның аптыраганда әйтә торган сүзе иде бу. Һич уйламаганда нинди гаҗәеп, мөһим органнан – колагыннан колак какты бит ул. Ә нинди колак, нинди искиткеч колакка ия иде бит ул! Андый колак, иманым камил (моны автор үзе дә дәлилли ала!), беркемдә дә юк. Ул әрекмән яфрагы сыман артык дәү дә, көрәшчеләрнеке кебек кечкенә, ябышкак та түгел. Юк! Миллион тапкыр юк! Ул балта остасы ясаган кәрниз сыры кебек дугалы, яңа тормышка аяк баскан кияү һәм кәләш балдагы сыман бормалы, ул гомумән, сынлы сәнгать үрнәгенә тиң гүзәл әсәр иде. Кызарып пешкән, өзелеп төшәргә торган алма-чия диярсең! Хәләл җефете яшьрәк чакларда аның колак йомшагын үбәргә ярата иде. «Дәртләнеп китеп, хатын өзеп ташламаган микән!?» – дигән уй килде аның башына. Ләкин Гаҗиләсе белән инде ярты елдан артык якын мөнәсәбәттә булмаганы исенә төшкәч, Форсат бу гөнаһлы уеннан да кире кайтты.

 

Форсат көзге каршыннан китмәде. Ул чал чәчле чигәләре астында кабат үзенең газиз колакларын күрергә өметләнде. Ләкин ничек кенә караса да, аларны үз урыннарында күрмәде. Әйтерсең лә алар хуҗасына үпкәләп, каядыр чыгып качканнар. Ә чырай матур. Чырае чынлап та матур иде аның! Чәчләренә чал төшсә дә, күз төпләре ямьсезләнсә дә, ул әле һаман да күркәмлеген, үткенлеген югалтмаган. Күпләр, бик күпләр (хатын-кызлар, билгеле!) аңа яшертен генә гашыйк булып, төннәрен мендәр читләрен чылатмыйча калмаганнардыр, шәт. Көненә җиде тапкыр шалтыратып, бот күтәреп яткан хатыны да: «Матурымны сагындым әле!» – дип иренең эш урынына килеп чыга торган иде. Форсат матур гына елмаеп, аны тиз генә өйгә озатып җибәрә. Инде хәзер эшкә килү түгел, өйгә дә кертмәс! Колаксыз ир кемгә кирәк!? Әнә ул – рәхәткә чыккан: пеф-пеф килеп, тәмле төшләр күреп, йомшак посадка ясаган тимер очкыч сыман, киң агач караватта тыныч кына черем итеп ята. Ләкин каравыл кычкырып, холыксыз хатынын йокысыннан уятмады, файдасыннан бигрәк зыяны күбрәк булган «Ашыгыч ярдәм» машинасын да чакыртмады. Ул башына сөлге бөркәнеп, кәнәфигә сөялде. Кичәге көнен, узган гомерен искә төшерергә ниятләде...

 

Колаклар... Кая китеп олакты алар? Тик торганнан гына кая китеп олагырга мөмкин соң алар!?

 

2

 

«Сез – язучылар, ә без бит җитәкчеләр!» – дияр иде бер танышым. Форсат Әсгать улы Исрафилов та җитәкче кеше иде. Әллә кем түгел, билгеле, югары даирәдәге үк җитәкче түгел. Ул – тармак җитәкчесе иде. Аның нинди тармак икәнен, һәм кулланучыга нинди товар җитештергәнен укучыга сөйләп, аңлатып торуның кирәге юктыр, мөгаен. Чөнки безнең илдә бер генә тармак та табыш, файда китерми – фәкать акча суырып, дәүләт җилкәсен генә кимереп ята.

 

Форсат Әсгать улының бер күркәм сыйфаты бар: ул тәртип ярата. Ишек төбендә генә дәү күзлекле сәркатип кыз утыра. Аңа барсын да теркәп барырга кушылган. Кем кайчан килгән һәм кайчан киткән!? Иртән эшкә килгән һәрбер хезмәткәр сәркатип бүлмәсендә яткан калын журналга кул куеп керә һәм кичен кул куеп кайтып китә. Куймасаң – акчаңны кисәләр. Хезмәт хакың, әйтик, 5 мең сум икән, ай ахырында шуның яртысын гына аласың. Форсат Әсгать улы да, мәйдан кырында секундомер белән басып торган хөкемдар сыман, минут саен сәгатенә карап тора. Шуңа күрә соңга калудан курыккан хезмәткәрләр, гаеткә җыелган мөэмин мөселманнар кебек, рәт-рәт басып, иртән эшкә җыелалар, ә эш сәгате беткәч, кыр казларыдай тезелешеп, өйләренә таралышалар. Бер караганда, моның бер һәҗәте дә юк иде. Оекбашны кая да бәйләргә була. Мондый тәртип эш өчен түгел, җитәкченең үзе өчен кирәк иде. Хезмәткәрләр, баш төртеп, өстәл янында урын алгач, борынгы озын коридор бер мәлгә тынып калгач, Форсат Әсгать улы, акрын гына атлап, бүлмәләрне тикшереп йөри. Гайбәт оясына колак салу дип атала бу. Мәче сыман салмак вә йомшак адымнар белән атлап йөрергә өйрәнгән хуҗаның аяк тавышын гына түгел, хәтта тын алганын да ишетмәссең. Шуңа күрә аңа «кәгазь башмак» дигән кушамат та такканнар иде. Аңа коридор башыннан бер мәртәбә әйләнеп узу да җитә: кемнең ни белән шөгыльләнгәне шундук ачыклана. Әгәр дә инде берәр кыек гамәл табылса, ягъни берәрсе вакытсыз чәй эчсә, йә оекбаш бәйләсә, яисә ләчтит сатып, башкаларның вакытын алса, һәм иң яманы – җитәкчелеккә тел тидерсә, андый кешегә шундук катгый чара күрелә. Эштән колак кагучылар да күп булды. Җитәкченең мондый яман гадәтен белеп алган хезмәткәрләр саклану чараларын күрделәр. Яңа гына эшкә урнашкан Салих атлы бер егетне сакка куйдылар. Кәгазь башмак күренүгә үк, ул челтәрле телефоннан арадашчыга хәбәр ясый. Тегесе шундук бу хәбәрне башкаларга җиткерә. Бүлмәдәгеләр шым булалар. Афәт тавыш-тынсыз гына үтеп китә, барсы да тантана итә. Ләкин бу бәхет тә озакка бармады. Кызлар яраткан буйдак егет, үзе дә сизмәстән, тозакка килеп эләкте. Ада исемле яврәй кызы харап итте аны. Искитәрлек чибәр дә түгел үзе: чырае нурсыз, борыны озын. Тик ниндидер сөйкемле сөяге бар, күрәсең. Ада үзе генә утыра. Хуҗа аны тикшерми. Салих гел шуның бүлмәсенә кереп югала торган иде. Форсат аларның өсләренә үк килеп керде. Каян белгән?! Кемдер тишкән, димәк. Биш минуттан яврәй кызы директор кабинетында күрсәтмәләр биреп утыра иде...

 

 – Нишләдегез сез анда? – дип сорады аңардан шеф.

 

 – Берни дә эшләмәдек...

 

 – Ничек инде!? Өстегезгә килеп кердем бит!

 

Яшереп торуның мәгънәсе юк иде. Эшсез калудан курыккан кыз барсын да Салихка аударды.

 

 – Ул үзе бәйләнде...

 

 – Ничек итеп?

 

 – Кыса...

 

 – Ничек?

 

 – Ну, ничек кысалар соң инде?!

 

Кызга оят иде. Аның хәтта колак артларына хәтле кызарды. Шундук шаһит та табылды. Шаһит дигәннәре дә, сөйләве буенча, корбан булып чыкты. Кабинетка Аданың иптәш кызы килеп керде. Анысы да шимбәләр токымыннан иде. Күрәсең, ул дустына теләктәшлек белдерергә теләгән.

 

 – Ул миңа да бәйләнде!

 

 – Ничек итеп?

 

 – Кыса...

 

Директорның үзенә дә кызык булып китте. Чөнки шаһидә дә шуннан ләззәт табып чишелә иде.

 

 – Ничек кыса соң ул!?

 

 – Акырта, прәме!!!

 

Бәхетсез егетне кудылар. Мескен хезмәткәрләр кабат үз иркендә калдылар. Форсат Әсгать улы шымчылык итү гадәтен ташламады. Ләкин бер көнне, гайбәт оясына кабат колак салып йөргәндә, каты җилдән ачылып киткән ишек яңагы аның чак кына борынын җимереп атмады. Бик күп кан акты. Җитәкче кешегә гайбәт-хәбәрләр тыңлап йөрү бигүк килешеп бетми иде, билгеле. «Бакма һич адәм хәтеренә, милләтнең дәрденә бак, бәддога, явыз догая һәр заман асма колак» – дигән шагыйрь. Хәер, ул аны үзе дә бик яхшы аңлый. Ләкин ул – чир, ә андый чирдән тиз генә арынам димә. Аның бөтен тормышы, карьерасы астыртын шымчылык итүгә, төрле интригалар коруга җайлашкан иде. Шулай да абзыйның акылы җитте: ул шымчылык гамәлен икенче бер кешегә йөкләде. Гомере буе «нәчәлстве» каршында койрык болгаган, һәм шул рәвешле пенсия яшенә хәтле бүлек мөдире булып утыра алган Барабанов атлы бер адәм иде ул. Тәбәнәк буйлы, йомры гәүдәле, чәчсез, чырайсыз абзый җитәкчесенең мондый яшертен тәкъдименә бик теләп риза булды. Риза булмыйча да ярамый, алда бит яшисе дә бар. Партия кая кушса, шунда йөгергән, данлыклы КГБ мәктәбен үткән Барабанов тиз арада оешмада үзенең эшчәнлеген җәелдереп җибәрде. Яшертен рәвештә, билгеле. Форсат Әсгать улы коридорда күренми башлагач, халык бер мәлгә тынычланып калды, һәм шул рәвешле сизгерлеген югалтты. Сүгеп кенә калмады халык директорны, чәйнәде! Тик боларның барсы да директорның үзенә барып ирешкәч, халык тәмам аптырашта калды. Каян белгән ул? Кем җиткергән аңа!? Аптыраш! Барабанов җиткерә дип уйламый да халык. Чөнки ул үзе дә гел директорны сүгә. Тегеләр дә, куанышып, шуңа кушылып китәләр. Беркатлылар! Барабановны директор кешеседер дип уйламый да шул алар.

 

Форсат Әсгать улының эшләре уңайга тәгәрәде. Узган җомгада аңа бер изге хәбәр килеп иреште. Югарыдан шалтыраттылар. «Әзерлән, – диделәр аңа. – Тиздән сине югарыга, Совминга алачаклар!» Мондый сөенечле хәбәрдән соң, ул кош тоткандай очып йөрде. Хыял диңгезендә йөзде. Янәмәсе, өметсез оешмадан китәр, югарыга күтәрелер, иске, ватык «Волга»сыннан, сарымсак исе аңкып торган ахмак шоферыннан котылыр, зәңгәрсу томан төсендәге яңа «Лексус»та гына утырып йөрер, дөнья буйлап сәяхәт кылыр, затлы рестораннарда гына ашар, кыскасы, бар да шәп булыр! Булды, анасын корт чаккыры! Колаксыз кемгә кирәк ул хәзер!

 

3

 

Форсат телевизорны кушты. Беренче каналда «Хайваннар дөньясы» бара иде. Бер ана маймыл баласының колак артыннан бет чүпләп утыра. Шул бәхетле маймылдан көнләшеп үлә язды ул. Бетле булса да, колагы бар маймылның!

 

Болай тик ятып булмый, нәрсә дә булса кыларга кирәк. Ул телевизорны сүндереп, тавыш-тынсыз гына өй алдына чыкты. Утны кабызды. Эләдән алып, өстенә кара күн курткасын, башына мех бүреген киде. Бүрекнең колакчыннарын төшереп кигәч, «шугалак» күренмәс булды. Ишекне әкрен генә ябып, коридорга чыкты. Лифтка да утырмады. Баскычтан, тәпи-тәпи атлап, җәяү генә төште.

 

Урамда көз. Шыксыз кара көз. Кар да яумый, ичмаса! Әзрәк җанга рәхәт булып китәр иде. Автобуска утырмады, метрога төште. «Тукай» станциясеннән Бауман урамына чыкты. Җир асты юлында берәмләп сигарет сатып алды. Тартуны бер башлый, бер ташлый торган иде ул. Билләһи! Бүген тартмаган җиреңнән тартырсың!

 

Теләгән кешеңне очратасың килсә, Бауман урамына чык диләр. Һәм ни гаҗәп! Форсат ике адым җир атларга да өлгермәде, каршысына Риглан килеп чыкты. Чәчен төбенә хәтле кырган ир-егетнең йомры башы кояш сыман ялтырап тора. Риглан – ветеринар, безнеңчә әйтсәк, ат духтыры. Ходай аңа бәхетне өеп биргән, уңган үзе, булган. Нинди генә эшкә алынса да, аны уңышлы башкарып чыга. Ни белән генә мәшгуль булмады ул. Ерак Себердә, этләр җигеп, Чукотка начальнигы булып йөрде, биек Кавказ тауларында, кара чикмән киеп, сарык көтүе көтте, Казан вокзалында «нокта» ачып, Кытай люстралары сатты, үзәк моргта мәет ярды, һәм хәтта ике-өч сезон татар театрында да буталып алды. Труппа мөдире булып. Бер очтан «Драматург Укмаси иҗатында Алаша карт образы» дигән гаҗәеп киң масштаблы фәнни хезмәтен төгәлләп, театр дөньясында зур шау-шу куптарды. Шулай да ул үзенең сәнгать кешесе түгеллеген, ә коеп куйган ат духтыры икәнлеген яхшы аңлый иде. Форсат Әсгать улының нинди читен хәлдә калганын бик тиз аңлап алды ул. Гадәттә күкрәк киереп, вәкарь белән сөйләшергә яраткан директор бу юлы, мескенләнеп кенә бүрек колакчыннарын күтәрде. Колаклар урыннарында юк иде. Үз гомерендә күп нәрсә күрде Риглан, әмма дә ләкин мондый могҗизаны беренче генә күрүе иде. Гаҗәп бит, әй! Кешенең колаклары югалган! Әйе, гаҗәп! Сенсация бит бу!

 

Ул аны шундук үзенә алып китте. Аның клиникасы «Болгар номерлары»ның подвалында урнашкан иде. Бинасын иштеләр, ә подвалы калды. Дүрт аяклы дусларын эт һәм мәче сөючеләр шушы клиникага ташыйлар. Шунда дәвалыйлар, кирәксә шунда йоклаталар да – мәңгегә.

 

Риглан Форсатны үз бүлмәсенә алып кереп китте. Керүгә үк ул аны эт күкәе капшый торган махсус кәнәфигә утыртты. Ак халат алып киде. Абзый баш түбәсенә берегеп каткан бүреген салды. Духтыр аның чигәсен, муен асларын капшады. Ул духтырның кулларын яратмый: аңардан гел дару исе килә. Абзый чак кына космады...

 

«Да – а – а!» – Духтыр, ниндидер мөһим сүз әйтергә теләгәндәй, башын чайкап алды. Әйтмәде. Чөнки пациент барыбер ишетми иде. Ул инструментлар яткан өстәл тартмасыннан кечкенә генә бер әйбер тартып чыгарды. Бу колак аппараты иде. Мондый аппаратларны иртә саңгырауланган карт этләргә кигезәләр икән. Бер уйласаң, эткә ниемә инде ул? Эт ишетсә ни дә ишетмәсә ни!? Аның гайбәт тыңлыйсы юк. Шулай да. Әлеге аппаратны колак оясына тыгып куйгач, абзый бераз ишетә дә башлады кебек. Ләкин начар. Колак эче, начар радио сыман, шытыр-пытыр килеп, шаулап тора. Духтыр аппаратны, антенна сыман, тегендә-монда боргалап, тавышны рәтләде...

 

 – Ишетәм, и-ишетәм! – дип кычкырды абзый. Сөенече чиксез иде мескеннең.

 

 – Ишеткәч, сиңа колак ниемә инде?! – диде аңа Риглан.

 

 – Ничек инде!? – дип каршы төште Форсат. Аның теле ачылды. Ул үзен кабат кеше итеп сизде. Мескенлектән тәкәбберлеккә бер адым диләрме әле?! – Ничек шуңа телең бара!? Беләсең бит минем кем икәнемне! Мине хәтта вице-премьер белә. Тиздән мине югарыга алалар. Анда зур-зур киңәшмәләр, симпозиумнар булачак. Син нәрсә, миңа анда шушы сыбызгыңны сызгыртып утырырга, йә кеше күрмәсен дип, бүрек киеп йөрергә кушасыңмы!? Беләсең син... Салаватка кунакка йөрим мин... Айга бер... Нәби Дәүли миңа багышлап җыр язды. Ел саен шагыйрьнең каберенә барам. Шул җыр тиздән минем юбилеемда яңгыраячак, аңлыйсыңмы!?

 

 – Аңлыйм, – диде духтыр, абзыйны тынычландырырга теләп. – Тик шуны аңламыйм: кая китеп олакты соң синең колакларың?

 

 – Үзем дә аңламыйм. Иртән уянсам – колак юк. Причум... икесе дә... Берсе генә калса да ни була бит...

 

 – Карале, абзый! – дип кисәк кенә бүлде аны духтыр. – Әллә мәйтәм, протез ясыйкмы?

 

 – Нинди протез?

 

 – Колагыңа...

 

 – Нәрсәдән ясыйлар соң аны?

 

 – Балчыктан.

 

 – Син нәрсә, скульптор мәллә!?

 

 – Ә нәрсә!? – Риглан күкрәген киерде. Мактанырга аңа куш инде! – Сәйдәш һәйкәле...

 

 – Синең әсәрме?

 

 – Пачти...

 

 – Ну, егет, талант та бар икән үзеңдә. Хәер, атаң да бик сәләтле кеше иде синең. Алма алмагачыннан ерак төшми диләр. Дөрес икән!

 

 – Игъланнардан күргәнсеңдер, – диде Риглан, – татар театры, ниһаять, «Гамлет»ны куйды. Мин дә уйныйм анда...

 

 – Карадым мин аны. Тик сине күрмәдем. Кемне уйныйсың син анда? – дип кызыксынды Форсат.

 

 – Ә син уйла...

 

 – Шулай да?

 

 – Тень отца Гамлета.

 

 – Ба! Син идеңмени ул! Гафу ит, танымадым! Шәп! Шәп уйнадың, маладис! Нинди талантың булып...

 

Форсат каты итеп аның кулын кысты. Ялгышты, билгеле. Ригланны мактарга ярамый. Тәнкыйтькә дә, сүгүгә дә түзә ул, әмма дә ләкин мактауга түзә алмый иде. Холкы йөз сиксән градуска борыла да куя!

 

 – Дөрес, абзый, дөрес! – дип каударланды артист. – Күпме җәфаларга була ул мәчеләрне, этләрне! Полет җитми, абзый, полет! Минем хәзер айгыр егып, айгыр печәр вакытым җитте! Менә кая ул бөеклек, менә кая ул масштаб! Кая ул айгыр!? Бирегез миңа ул айгырны! Би-и-регез!!!

 

Әллә хисләре чуалды, әллә ниндидер яшертен өянәге кузгалды, Риглан пациентны, якасыннан тотып, йолкый башлады. Чак кына буып ташламады. (Мәче буарга өйрәнгән теге!) Абзый куркудан агарынып калды.

 

 – Карету! Дайте мне кар-рр-рету!!!

 

«Карета», ягъни такси абзыйны кабат Бауман чатына илтеп ташлады. Бүтән ул клиникага аяк басмаска сүз биреп, Форсат Әсгать улы, иренеп кенә, Болак ягына атлады. Яратмый иде ул Болакны. Сасы авызлы марҗа хатыны кебек ул, ниндидер тынчу ис бөркеп тора үзеннән. «Иң мөһиме – темпоритмны югалтмаска кирәк, темпоритм югалса театр да юк, тормыш та юк!» Кинәт кенә духтырның әнә шул сүзләре искә килеп төште. Машинага утырып йөрергә өйрәнгән директор, чалыш-полыш атлап, адымнарын тизләтте. Бераздан ул «Сәламәтлек комбинаты» каршына килеп чыкты. Бер мәртәбә кереп, мунча юынып чыккан иде ул монда. Бер сәер мужик тиктомалдан гына аның аркасын мунчала белән ышкый башлагач, бүтән монда аяк басканы булмады. Бауманны аркылыга узып, Профсоюзлар тыкрыгына күтәрелде. Анда чыгар өчен, «Мясной удар» каршыннан узарга кирәк. Нәкъ шулвакыт ресторан янына зәңгәрсу томан төсендәге «Лексус» автомобиле килеп туктады. Чиста һәм пөхтә киенгән шофер, машинадан төшеп, арткы ишекләрне ачты. Арткы яктан ике яшь егет атылып чыкты. Ул аларны башта игезәкләргә охшатты. Алар шул тиклем бер-берсенә охшаганнар ки – аерырлык та түгел иде. Икесе дә ялтырап торган күксел кәчтүм-чалбар кигән, икесе дә чәчләрен бер үк төрле итеп алдырткан. Аерма шунда гына, аның берсе зәңгәр, ә икенчесе кызыл төстәге галстук таккан. Икесе дә чибәр, икесе дә төз. Ба! Тукта! Әллә күзенә генә күренә инде! Болар бит аның колаклары, Форсат Әсгать улының газиз колаклары!!! Әнә берсенең (кызыл галстук кигәненең!) битендә кара миңе дә бар. Шундый ук миң Форсатның суң колагында бар иде. Хәтта миң очында ике-өч кара йоны да тырпаеп тора. Шул! Шулар бит болар! Нишлиләр алар монда? Ничек аякланганнар? Туктале! Болар абзыйның хыялын тормышка ашырып йөриләр түгелме соң! Әнә алар абзый хыялланган затлы чит ил машинасында җилдерәләр, кыйммәтле рестораннарда тукланалар. Юк, ул ялгышмый. Әнә алар, көлешә-көлешә, дәррәү килеп, «Мясной удар»га атылдылар. Швейцар, ашыга-ашыга, аларга ишек ачты. Форсат (олы йөрәкле ата!) «балалары» артыннан йөгерде. Ләкин өлгерә алмый калды, алар, күз ачып йомганчы, WIP-залга кереп югалдылар. Андый заллар гадәттә һәрбер ресторанда бар, һәм анда күп очракта дәрәҗәле кунаклар гына туклана. Хәер, Форсат Әсгать улы да төшеп калганнардан түгел, кечкенә булса да, үзенә күрә җитәкче кеше. Күрәсең, монда кемнең кем икәнлеген күзгә карап ук сизәләр, һәм аны да, берсүзсез, WIP-залга уздырып җибәрделәр. Абзый кергәндә тегеләр мул өстәл артында «Оливье» салаты ашап утыралар иде. Зәвык белән киенгән, тырнакларын якты лак белән ялтыраткан официант кыз бәллүр бокалларга газлы су салып тора, ә тегеләр, кызып, нәрсә турындадыр бик каты бәхәсләшәләр иде. Шуңа күрә алар абзыйның кергәнен сизми дә калдылар.

 

 – Сезгә оят түгелме!? – Левитанныкы сыман калын, көчле тавыш яңгырады. Тегеләр башта берни дә аңламадылар. Икесе дә: «Ә нәрсәсе оят соң аның?» – дигән акыллы кыяфәт ясап, капылт кына абзыйга төбәлделәр. Сүз ашау-эчү турында бара дип уйладылар, күрәсең.

 

 – Нишләп сез мине ташладыгыз? – диде Форсат, еларга җитешеп. – Сез бит минем балаларым!

 

Балалары ташлаган ата-ана гына шулай өзгәләнә ала. Тегеләр тагын берни дә аңламадылар. Абзый бүреген салып, колак урыннарына бармагы белән төртеп күрсәткәч кенә, егетләр нәрсәдер аңлагандай булдылар. Шуннан соң берсе (зәңгәр галстуклысы!) кәчтүм кесәсеннән йөз сумлык акча чыгарып, чирканчык чырай белән, шуны абзыйга сузды. Алар аны хәер сораучы сукбай дип уйладылар, ахры.

 

 – Сез нәрсә!? – дип чинады ул, «барчуклар» сузган акчаны кире этеп. Ачуы чигенә чыккан иде аның. – Сез мине кем дип беләсез!? Мин, беләсезме, кем!? Мине вице-премьер белә. Мине Совминга эшкә алырга торалар. Мин Салаватта кунакта булам... атна саен... Нәби Дәүли...

 

 – Параноя! Пароноя, диештеләр алар. Бу сүз ике авыздан берьюлы атылып чыкты. Алар аны дивана кеше дип аңладылар. Һәм шулай килеп тә чыкты. Кызыл галстуклысы кәрәзле телефоныннан шалтыратуы булды, залга ике әзмәвер егет атылып керде. Икесе дә штатный формадан. Форсат барын да аңлады. Ул чын-чынлап, күз яшьләре белән елады. Хәтта көтелмәгән кунакның чыгып китүен теләгән официант кызның да күзенә яшь бәреп чыкты, иреннәре дерелдәде. Бала бит әле, ул да авылда калган ата-анасын сагына торгандыр...

 

Егетләр Форсатны, ике яклап култыклап алып, залдан алып чыгып киттеләр. Юк, алар аны кыйнамадылар, суктырмадылар, башы белән җиргә дә атмадылар, бары тик, шудырып, баскычтан гына төшереп җибәрделәр. Авызларын кыегайтып елмайган әзмәверләр, көлешә-көлешә, аңа кул болгап калдылар, ишек төбендә басып торган швейцарның исә кашы да селкенмәде.

 

 – Күренәсе булма монда, па-па-ша!!!

 

4

 

Бер дә юкка кимсетелгән, рәнҗетелгән абзый иң элек кая барып бәреләргә дә белми йөрде. Аның эшкә дә барасы, өйгә кайтып хатынына да күренәсе килмәде. Хәер, аның бер таныш хатыны, ягъни җан җанашы бар иде. Чәчәк кебек матур үзе, бик тә ягымлы ханым. Юк, юк, сөяркәсе дип уйлый күрмәгез тагын. Форсат Әсгать улы андый бозык юлда йөрми. Ул аны алиһә урынына күрә иде. Бик сирәк кенә, күңел төшкәндә генә кеше күп йөрмәгән тын җирдә очрашып, серләшеп утыралар иде алар Шулай сөйләшә-сөйләшә алар әзрәк тормыш мәшәкәтьләрен, өйдәге хатыннарын, ирләрен онытып торалар иде. Очрашуга аның чәчәксез килгәне юк: ул аңа гел кызыл розалар бүләк итә. Чибәр ханымның кулыннан, йә бит очларыннан үбә. Күп очракта эш шуннан ары узмый. Ханым аңа бик тә рәхмәтле – туган көннәрендә бүләксез калдырганы юк. Быел Исрафилов аңа колак алкасы бүләк итте. Алтын. Чибәр ханым белән күрешеп алсаң ярар иде дә бит, тик мондый хәлеңдә аңа ничек күренәсең. Ат духтыры ясап җибәргән көйсез аппарат белән генә әллә ни ерак китеп булмый. Сөйләшү барып чыкмаячак. «Милициягә җәвит итәргә кирәк!» – дигән уй йөгерде аның башында. Ләкин аңлар микән соң аны милиция? Теләсә кем янына бара да алмыйсың, белгән кеше кирәк. Шул тирәдә эшләүче бер дусты бар иде аның, Маузер атлы. Кызык бит, әй! Үзе милиционер, үзе Маузер. Хезмәт иткән урыны да әллә ни ерак җирдә түгел, Черек күл янында гына. «Эшең чыкса, кил, тартынма!» – дигән иде ул аңа кайчандыр. «Сезгә эшең төшмәсен...» – дип шаярткан иде шулчакны Форсат. Юкка шаярткан икән!

 

Аны ишек буенда ук туктаттылар. «Маузер Саматович кирәк иде, үзендәме?» – дип сорагач, ниндидер анкета тутырттылар. Тутыра торгач аңлады, бу халык санын алу буенча кирәк икән. Исемлеккә үзен һәм хатынын гына түгел, бу минутларда «Мясной удар» да кәеф-сафа корып яткан качкын балаларының да исем-фамилияләрен кертте. Берсен Нәсим, икенчесе Рәсим дип язды. Кайчандыр татарлыгыннан качып йөргән абзый, милли графага, баш хәрефләр белән: «Татармын...» – дип тамга куйды. Шуннан соң ул өске, икенче катка күтәрелде. Майор Маузер кабинетында бер яшь сержантны сүгеп тора иде:

 

 – Кем инде мондый протокол яза!? – Исрафилов кергәч, ул аны бүлмәсеннән куып ук чыгарды. – Бар яңадан язып кер, надан!

 

 – Сәлам, – диде Форсат, дустына кул биреп. – Ни булды?

 

 – Мокыт! Натуральный мокыт! – дип изаланды Маузер, тиз генә тынычлана алмыйча.  – Авылдан килде. Туган тиешле. Алырга туры килде. Эш белән җибәргән идем...

 

 – Нинди?

 

 – Татар бистәсендә бер хатынның казларын урлаганнар...

 

 – Бистәдә каз үстерәләрмени? – дип сорады кунак.

 

 – Каз гына түгел, сыер да асрыйлар анда! – диде майор. – Җәмил күленә җибәргән казларын, и юк!!! Өч көн шунда ятты бу, тикшереп... Белмим нишләп яткандыр ул анда!?

 

 – Тапканмы соң казларны?

 

 – Каян тапсын! Менә протокол алып кайткан. Адәм страмы. Укыйммы?

 

 – Укы.

 

 – Оят, прусты... Тәк... Пыртакул...» Гуси пашли к реке, наверны, утанули...» Ха...ха...ха...ха...ха...

 

Майор рәхәтләнеп көлде. Форсат бик көлмәде. Үз хәле хәл иде аның. Маузер (мент бит!) абзыйның начар кәефен тиз сизеп алды, һәм шуңар күрә хәбәрдар булырга ашыкты.

 

 – Югалттым! – диде кунак.

 

 – Нәрсә югалттың?

 

 – Колакларымны югалттым.

 

 – Югалттың!? – Маузер артык шаккатмады. Әллә аңлап җиткермәде, әллә аңгыраеп калды!? Иң мөһиме: ул эшнең асылын аңламады. Колак түгел, кеше югалган дип уйлады. – Кая соң алар?

 

 – «Мясной удар»да ашап утыралар...

 

 – Тә – әк!  – Мент тиз генә телефонны җыйды. Икенче башта кемдер трубканы алды. – Ало! Давид! Мин бу! Маузер! – диде ул, тавышын калынайтып. – «Мясной удар» да ике клиент утыра...Тикшер әле шуларны! Нәрсә? Приметалары? – Ул кисәк кенә Форсатка карап алды һәм аңардан җавап көтте.

 

 – Бар! – диде абзый. – Берсе кызыл, икенчесе зәңгәр галстуктан. WIP – залда утыралар...

 

Маузер Форсатның сүзләрен Давидка ирештерде. Бер-ике минуттан тегесе кабат элемтәгә чыкты. Майор дәшмәде, тыңлап кына торды. Аннан телефонны өзде.

 

 – Сәер типлар, – диде Маузер, – база буенча юк алар, исем-фамилияләре дә беркайда теркәлмәгән. Аферюгалар...

 

 – Белмим инде, ни дип әйтергә дә...

 

 – Хәзер алар Ирек мәйданында.

 

 – Ирек мәйданында!?

 

 – Әйе. Халык җыйнап, митинг үткәреп яталар.

 

 – Нинди митинг?

 

 – 7 ноябрь иртәгә... Бәйрәм...

 

 – Инде нишләргә?

 

 – Нишләргә!? – дип авыр сулап куйды майор. – Шунда барырга кирәк. Эшем күп, кәнишне! Ләкин дуслык хакына...

 

Ирек мәйданына бик тиз барып җиттеләр. Мәйдан ике төркемгә бүленгән иде. Бер якта коммунистлар, икенче якта демократлар булып чыкты. Коммунистларга теләктәшлек белдерүчеләр арасында әле дә элеккеге совет тормышын сагынып яшәүче олы яшьтәге әби-чәбиләр, карт абзыйлар, бүген тормыш арбасыннан төшеп калган үзсүзле зыялылар, әле һаман да комсомол хәрәкәтен яңартып җибәрергә хыялланган яшь җилкенчәкләр һәм әлегә тиклем Ленин – Сталин тәгълиматына тугры калып, матди һәм рухи мираска ия булырга өметләнгән функционерлар һәм фәйләсуфлар да күзгә чалына иде. Эзтабарлар митингның кызган чагына туры килделәр. Тимер коронкалы авызын көч-хәл белән ачкан сирәк чәчле бер агай пенсионерларның авыр тормышы турында озак, ялыктыргыч нотык сөйләде. Аны сөйләүдән туктатып, мөнбәрдән тартып төшерделәр. Мөнбәргә Форсат Әсгать улының колак шәрифләре – кызыл галстуклы адәми зат менеп басты. Ул лидер булса кирәк. Халык гөрләтеп кул чапты.

 

 – Җәмәгать! – дип чәрелдәде ул. – Бу хәлгә күпме түзәргә була!? Гади халык инде күптән очын очка җиткерә алмыйча яши. Ташламалар бетте! ЖКХ елдан-ел бәяләрне арттыра! Пенсионерлар бүгенге көндә өеннән дә чыга алмый, каядыр ерак юлга, сәяхәткә бару турында уйларга да юк! Владимир Ильич Ленин әйткән...

 

В.И.Ленинның нәрсә әйткәне Исрафилов өчен кызык түгел иде, һәм ул, ирексездән, икенче төркемгә кушылды. Анда исә коммунистларны сөймәгән, элеккеге совет режимына кайтырга теләмәгән (әле анда кайтырга торучы да юк!), яңа тормышка ярашып өлгергән демократия тарафдарлары җыйналган иде. Ә ораторы... Ораторы кызыл галстуклы коммунистның иптәше, ягъни төстәше иде. Хәзер инде ул аның оппоненты, яки идеологик дошманы булып чыга түгелме соң? Ничек болай соң әле бу? Берсе Зюганов, икенчесе «Бердәм Россия» яклы. Шуннан барып җитте моңа: Форсат Фаршат улының үзендә дә ике кеше яши иде. Берсе коммунист, икенчесе демократ. Үзгәртеп кору дигән афәт килеп чыкмаган булса, ул шулай коммунист булып калган да булыр иде. Шул гына бутады карталарны. Нәкъ Такташтагыча инде бу: «Элек чакта мин бер кеше идем, хәзер, малай, миндә ике «мин», берсе менә аның коммун яклы, икенчесе каршы, суккин сын!». Әле дә ярый кеше өч колаклы түгел. Өченчесе кем булыр иде икән? Ансы үз милләтен яраткан диндар кеше булырга да мөмкин. Абзый үзе биш тапкыр намаз укымаса да, мәчеткә кереп, сәдакалар биреп чыга торган иде. Корбан ашларыннан да калмады. Теләк белән түгел, билгеле, кирәк өчен. Хәрәм эчемлекләрдән, хәрәм ризыктан баш тарткан, «Хәләл...» – дип авыз суы корыткан яңа төр җитәкчеләр янында аның да ала карга буласы килми иде.

 

Ике якта буталган арада, майор каядыр китеп югалды. Форсат кая барып, кая китеп олагырга да белмәде. Кинәт кенә салкынча җил исеп куйды. Колак аппараты, эчпошыргыч тавышлар чыгарып, яшь бала кебек акырырга тотынды. Бозлы яңгыр сибәләде. Салкын үзәккә үтте. Форсат чатта такси тотты. Ул өенә кайтырга булды. Гаҗиләгә әйтергәме, юкмы? Ул шул турыда юлы буе уйлап кайтты. Бәхетенә күрә, хатыны өйдә юк иде. Базарга киткән. Ул аннан ярты көнсез кайтмаячак. Димәк, уйларга вакыт бар. Форсат, өске киемен дә салмыйча, кәнәфигә барып ауды, бармагы белән колак аппаратына чиртеп алды. Файдасыз. Аппаратның батареясе утырган иде. Юк, җәмәгать, болай яшәп булмый! Колаксыз – ул бетәчәк. Колагын Чечня сугышында югалтса бер хәл, тәккә югалтты бит, бер тиенсезгә исраф итте! Нишләп болай булды соң әле бу? Әллә аны сихерләгәннәр микән? Теге кафеда очрашып йөргән чибәр ханымның эше түгел микән бу? Тик аның аңа нинди үче бар соң? Әллә соңгы мәртәбә бүләк иткән колак алкасын ошатмадымы? Бу юлы бүләкнең арзанырагын алды шул, нигәдер акчасын кызганды. Юк, чибәр ханым андыйга бармас. Бәлкем, берәр ярамаган ризык капкандыр? Соңгы тапкыр эштә ул торт ашаган иде, күңеле бик укшыды. Әллә шул тортның зыяны тидеме? Бүлек мөдире Барабанов алып кергән иде аны. Ышан аңа, ул агуларга да мөмкин! Ул инде күптәннән Исрафилов урынына утырырга хыяллана. Кем белә, кем белә? Сораулар күп, ә җавап юк. Бер генә юл кала: мордар китү... Ә ничек китәргә? Аның андый тәҗрибәсе дә юк. Хәтәр уйлар чоңгылында бәргәләнгән хуҗа, авырлык белән, кәнәфидән күтәрелде. Кинәт аның колак аппараты эшләп китте, һәм ул ишектәге кыңгырау тавышын ишетте. Ачса, анда майор Маузер басып тора.

 

 – Ярты сәгать ишек төбеңдә басып торам! – дип зарланды майор. – Нишлисең син!?

 

 – Уз, әйдә!

 

 – Узып тормыйм, вакыт юк. Сиңа сөенечле хәбәр алып килдем...

 

 – Нинди?

 

 – Колакларыңны таптым.

 

 – Кит аннан!!! – Абзый сөенеченнән телсез калды.

 

 – Ничек таптың дип сорарга телисеңме!? – диде майор. – Шактый кызык хәлдә: аларны аэропортта тоттылар. Чит илгә чыкмакчы булганнар. Берсе Дубайга, икенчесе Дунайга.

 

 – Дубайга!? – Дубай – Форсатның хыялы. Шунда юллама сатып алыр өчен, ул яңа гына акча җыя башлаган иде.

 

 – Декларация тутырганда, икесен дә милиция хезмәткәрләре тоткарлаган. Банкка бурычлары булган. Яңа закон буенча, бурычлары булган гражданнарны чит илгә чыгармыйлар.

 

 – «Хоум – Кредит»камы!?

 

 – Каян беләсең?

 

Форсат дәшмәде. Аның шул банкка өч айлык бурычы бар иде. Түләргә акчасы да бар, ләкин банк эшчәнлегендә кайбер кимчелекләр тапкач, Исрафилов түләүне туктатып торган иде.

 

 – Ә кая соң алар? – дип сорады ул майордан. Сүзне озакка сузуның мәгънәсе юк иде.

 

 – Миндә! Бөтен Казанны аякка бастырды алар! Мин бит кеше дип торам аларны! – Маузер чалбар кесәсеннән бер пар колак тартып чыгарды: аның берсе сул, икенчесе уң булып чыкты. Хикмәт шунда, алар акча кәгазенә төрелгән иде. Форсат аның ни теләгәнен яхшы аңлады, һәм ул, ике дә уйламыйча, майорга өч мең сум чыгарып тоттырды. Майор, честь биргән булып, фатирдан чыгып югалды. Аста, подъезд төбендә ату тавышлары яңгырады: әллә Маузерга аттылар, әллә Маузер үзе кемгәдер атты!? Ләкин хуҗа өчен бу инцидент хәзерге вакытта мөһим нәрсә түгел: аның үз кайгысы кайгы иде. Әйе, сөенде ул, колаклары табылганга бик тә сөенде, ләкин ул сөенеч берничә минуттан үкенү хисе белән алышынды. Кире урынына куеп булырмы аларны? Әгәр дә ябышмасалар? Моның турында хәтта уйларга да куркыныч. Көзге кирәк, көзгесез кыек куелырга мөмкин. Ул газиз колакларын, учына яшереп, йокы бүлмәсенә керде. Тумбага киертелгән көзге янына килеп, шуларны урыннарына китерде. Аның куллары калтырады. Маңгаена тир бәреп чыкты. Башта ул берсен, аннан соң икенчесен куеп карады. Этеп тә, төртеп тә карады. Файдасыз: колак үз урынына утырмады. Кайнар сулышы белән җылытып, өреп тә карады. Булмады. Колак шәрифләре, шампан бөкесе сыман, бер-бер артлы һавага очып, идәнгә коелдылар. Форсат Әсгать улы ачудан көзгене бәреп ватты, шакшы аягы белән идәндә аунап яткан колакларны таптады. Шуннан соң нәрсә булганын, инде хәзер беркем дә белми. Моның турында әлегә беркая да язылмаган.

 

Форсат Әсгать улы Исрафилов, эштән кайткач, бер-ике сәгать черем итеп алырга ярата. «Время» тапшыруын карар алдыннан ул шулай итеп көч ала. Ул уянганда хатыны базардан кайткан, аш ягында пылау пешереп ята иде. «Гаҗиләм! Гаҗиләм!» – дип өзгәләнде ул төшендә. Хәләл җефете белән алар бер авылдан, яшьтән үк ата-аналары Форсаттан кыз баланың колагын тешләтеп куйдылар. Иртә өйләнештеләр. Бер балалары булды. Ир бала. Ансы да яшьли авырып үлде. Ире икенче бала табу турында сүз кузгаткач, Гаҗилә: «Юк, Форсат, мин бүтән бала тапмыйм, минем колагым авырта!» – дип җавап бирде. Шуннан соң ул бала турында башка сүз чыкмады.

 

Йокы бүлмәсенә аш чүмече күтәреп хатыны килеп керде. Форсат, газиз хатынын күргәч, үксеп елады. Хатыны: «Ни булды? Ник елыйсың!?» – дип сорагач, абзый: «Колакларым! Колакларымны югалттым!» – дип сөрән салды. Гаҗилә аңа карап-карап торды да, шаркылдап көлеп җибәрде. «Син нәрсә, төшләндең мәллә, колакларың урынында ич!»

 

Форсат Әсгать улы бар көченә кәнәфиеннән сикереп торды да, көзге каршына килеп басты. Чынлап та! Колаклар урынында иде! Әнә ич! Берсе уң, икенчесе суң якта! Менә кая ул бәхет, менә кая шатлык!

 

Иртәгесен эшкә барганда (аны шоферы килеп алды) тәнкыйтьче дустының, ягъни ат духтырының әйткән сүзе искә төште: «Дөрес яшәмисең, туган! Гел дә гел гайбәт кенә тыңлап йөрмә, рухи дөньяңны да бает син. Ләкин түбән сәнгать белән генә чикләнмә, классика тыңла, классиканы кара! Кла – а – ассика! Классика безнең кыйбла!»

 

Форсат Әсгать улы Исрафилов бүген кич театрга барып, берәр опера тыңлап кайтырга булды. Ләкин эш кабинетына килеп утыруга ук, изге ниятен онытты. Ул шундук шымчысын чакыртты. Коридорда колак исе таралды.

 

2011


АХИР
Казан утлары
№ 7 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»