поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
25.08.2008 Шоу-бизнес

АЛМАЗ МИРГАЯЗОВ: “...ӨМЕТСЕЗ ЭШКӘ ТОТЫНМЫЙБЫЗ”

Арттыру да, мактау да түгел, ләкин Казанда “Татар радиосы” – иң популяры. Аны эш урынында, такси, машинада, хуҗабикәләр аш-су бүлмәсендә дә тыңлыйлар. Радио хезмәткәрләре сүзләре белән әйтсәң, ул – “фоновое” радио. Яшьләр дә үз итә аны. Алар кебек заманча технологияләр кулланып төрле чаралар, бәйрәм-концертлар оештыручылар юк диярлек. Рейтингы шактый зур радионың, шуңа да үз-үзен тәэмин итә ала. Иң беренчеләрдән булып алар интернет челтәрендә дә эшли башлап, төрле илләрдәге татарларны үзләренә җәлеп итте. Моңа кадәр төп конкурентлары “Яңа гасыр”дан аермалы буларак, “Татар радиосы” Казан кысалары белән чикләнде, хәзер исә алар эфир сигналларын Татарстанның башка шәһәр-районнарына да җиткерә башлады. Ләкин моңа карамастан, “Татар радиосы” эшчәнлегенә, аның алып баручыларына дәгъвалар, тәнкыйть сүзләре баштан ашкан. Радио директоры Алмаз Миргаязов безнең сорауларга җавап бирде.

– “Татар радиосы” үзен хөрмәт итүче компания буларак, төрле тикшеренүләр, сорашулар уздыра. Сезнең популярлыкны дәлилләгән чын саннар нинди?

 

– Маркетинг радио эшчәнлегендә төп урынны алып тора. Без моңа зур игътибар бирәбез. Маркетинг – ул рейтинг, реклама, аңардан кергән акча, товар әйләнеше тизлеге дигән сүз. Һәр ярты ел “Gallup media” компаниясе тарафыннан  тәкъдим ителгән рейтинг һәм тыңлаучыларның социаль киселеше буенча күрсәткечләрен карыйбыз. Тыңлаучыбыз ничә яшьтә, кем булып эшли, кереме нинди – болар барысы да тикшерелгән.

“Gallup media” сорау алуда милли факторны  исәпкә алмый. Сораштыруда катнашучы мең кешенең берсе генә татар булырга мөмкин. Шуңа да үз көчебез белән сораштыру уздырабыз. Безнең үз методикабыз бар. Аның нигезендә радио форматын тәгаенлибез, уртак бер аудитория ясыйбыз.

“Татар радиосы”н барысы да тыңлый. Рәсми чыганакларга караганда, 65 мең кеше көн саен радиоалгычларын безнең ешлыкка  көйли, атнасына  460 мең тирәсе булып чыга. Рейтинглар таблицасында Казанда эшләүче барлык радиостанцияләр исемлегендә унынчы урында торабыз, ә татар телле радиолар арасында беренчелек бездә. Аудитория төрле: яше дә, карты тыңлый. Бу татар телле радиолар базарының фәкыйрь булуына да, “Татар радиосы”ның үзгә якларына да бәйле.

 

– Һәр радионың үз аудиториясе булырга тиеш...

 

– Әйе, бер радио төрле катлам, төрле яшьтәге кешеләр өчен эшли алмый. Бу язылмаган канунга каршы килә. Мәсәлән, урысча автомобильчеләр өчен “Авторадио” бар. 40-50 яшьтәге кешеләргә “Ретро FM” тәгаенләнгән. 15-20 яшьлекләр өчен “Динамит FM”, “Рекорд” радиолары эшли. Урыс радиостанцияләренең үз потенциаль аудиториясе бар, аларның зәвыгына, теләкләренә туры китереп эфирны оештыралар, ошаган музыканы әйләндерәләр. Бу базардагы радиоларның күп булуы белән аңлатыла. Ә татар телле радиостанцияләр арасында аудиториягә бүленеш юк. Без барысын да колачлап алырга, һәр кешенең күңелен күрергә тырышабыз.

 

– “Тәртип FM”ны ачучы, “Европа плюс” радиосының хуҗасы Марат Ибляминов, Казанда бер-берсенең аудиториясен тартып алмыйча, үзаллы тагын сигез татар радиосы эшли ала, дигән фикер әйткән иде.

 

– Моның белән килешмим, Казанда берничек тә сигез радиостанция эшли алмый, чөнки татар аудиториясе кечкенә. Марат әфәнде – урыс телле радиостанциянең генераль директоры, урыс телле радиоларның үсеш тенденциясен, яшәешен белүче кеше буларак кына мондый фикер йөртә ала. Ләкин чынлыкта алар барыбер бер үк тыңлаучы өчен эшләячәк. Бүген Казанда сигез радио эшли башлый икән, димәк, 500 мең татар яшәгән башкалада һәрберсенә 60 меңнән артык кеше генә килеп чыга. Әле бу бөтен татар да татар радиосын тыңлаган очракта. Шундый тар аудиториягә эшләү үз-үзен акламаячак, радио үзен  яшәтә алмаячак. Барыбер  сәламәт конкуренция шартларында берничәсенә ябылырга туры киләчәк.

 

– “Яңа гасыр” белән “Курай”га өстәп, хәзер берничә ай дәвамында “Тәртип FM”  эфирда эшли, интернетта “Алга! Radiosy” онлайн режимында җырлар яңгыратып тора. Сезгә конкуренция арта бара.

 

– “Алга! Radiosy” интернетта безгә конкурент була ала. Ләкин аларның да, безнең  дә интернет челтәрендәге эшчәнлек коммерциягә нигезләнмәгән. Ә “Тәртип FM” – социаль юнәлештәге проект. Ул бик тә кирәк. Бу радионы эшмәкәр Марат Ибляминов түгел, ә дәүләт ачарга тиеш иде. Әле ул тест режимында эшли, ешлыкны татар радиосына бирәләрме-юкмы, билгеле түгел, бу бик авыр процесс.

Марат әфәнде әлеге радионы “ретро” дип атый. Ләкин моның белән килешеп бетмим. Нәрсә соң ул ретро радио? Бүген урыс эстрадасында бәясе йөзешәр мең доллар булган җырчылар бар. Бездә андый бер генә җырчы да юк. Мәскәү 140 миллионлык аудитория өчен эшли, ә татар эстрадасында барлы-юклы 3-4 миллион халык. Безнең музыкаль материал да шуңа күрә пропорциональ рәвештә кечерәя. Урыс ретро радиолар өчен эфирда әйләндерерлек чит ил музыкасы да бар. Ә бездә татар ретро җырлары аз, чит ил музыкасын да радиода әллә ни куеп булмый. Әлбәттә, алар төрек, гарәп, фарсы җырларын да уйната, ләкин моны форматны бутау дип кабул итәм. “Тәртип FM” – яхшы ресурс, ләкин ул көндәлек “фоновое” радио була алмый. Аны атнасына бер-ике тапкыр тыңларга мөмкин. Бу радио тансык булганы өчен яратып кабул ителде. Киң җәмәгатьчелекнең  аны күтәреп алуын аңлыйм һәм хуплыйм. 

 

–  “Татар радиосы” хәзер Әлмәт, Чаллыда эфирга чыга башлады. Сез дә анда тест режимында эшлисез. Мәскәү тарафыннан ешлык бүлеп бирүгә ирешә алуыгызга ышанасызмы?

 

– Радионы законлы рәвештә гамәлгә керткәнче, байтак авыр һәм четерекле этаплар үтәргә кирәк. Башта ешлык эзлисең, аннары бу эш белән шөгыльләнүче хезмәтләрдән бу ешлыкта эшләгәндә “беркемгә дә комачауламыйсыз” дигән рөхсәт кәгазе килеп төшә. Кат-кат тикшерәләр, сыныйлар, үлчиләр, хәтта ни өчендер проект табышлымы-юкмы икәнен дә карыйлар. Бер ел чамасы вакыт узганнан соң, ешлыкны куллану буенча лицензия килергә тиеш.

Алла боерса, сентябрь ахыры-октябрь башында  Әлмәттә без тулы канлы режимда урындагы реклама, мәгълүмати тапшырулар белән эшли башлаячакбыз. Ә Чаллыга килгәндә, эш катлаулырак, без шулай ук конкурс үтәргә тиеш. Аны инде Мәскәү хәл итәчәк, чөнки Чаллы –  500 меңнән артык халык яшәгән шәһәр. Аны 13 кешедән торган комиссия хәл итә.

Без өметсез эшкә тотынмыйбыз, шуңа да максатка ирешербез дип ышанабыз. Моңа өстәп “Татар радиосы” шулай ук тест режимында Төмән өлкәсендә эшли башлады.

 

– Төмән өлкәсендәге татарлар сезне тыңлый ала хәзер. Казанга якын булмаган төбәк. Югыйсә Төмәнгә караганда сезнең потенциаль тыңлаучыларыгыз күршедә генә татарлар күпләп яшәгән Ульян өлкәсе, Башкортостан, Чувашстан, Мари Иле төбәкләрендә!

 

– Радионы ачу-ачмау беренче чиратта төбәкнең җитәкчелегеннән тора. Әгәр төбәкләрдәге җитәкчелек хуплый икән, бер кыенлык та юк. “Татар радиосы” ачылганнан бирле берничә төбәктән андый тәкъдим булды. Әгәр дә җитәкчелек белән бергә бу эшне башкарып, конкурсны җиңеп чыгалар икән, без бишкуллап риза. Дөрес ясалган радио иң беренче чиратта коммерция чыганагы булырга тиеш. Алай түгел икән, эшләр “самотекка” китәчәк. Әгәр дә төбәктә татар мәдәниятен пропагандалауга һәм шул ук вакытта акча эшләргә теләгән кеше булса, радио ачу эшен башкарып чыгарга мөмкин. Кайбер җирдә андый актив кешеләр бар, без алар белән эшлибез. Төмәндә башкаларга караганда бу процесс тизләште, чөнки анда инициативалы кешеләр җиң сызганып эшкә кереште. Ул үрнәккә башкалар да иярер дип ышанам. Төмән өлкәсендә, димәк, татарларга, милли азчылыкка карата мөнәсәбәт, караш  яхшы.

 

– 7 ел дәвамында эфирда яңгыраган “Татар радиосы”ның эшчәнлеген нинди этапларга бүлеп карар идегез?

 

– Радио эволюциясенең кульминациясе – бишьеллыкны бәйрәм иткән туган көн. Биш ел узу белән без алга бара алабыз һәм артка тәгәрәргә мөмкинбез. Радионың бер яшен Камал каршындагы мәйданда концерт оештырып уздырдык. Ул вакытта 8-10 мең кеше җыелган иде. Ә бишьеллыкта радио үз бәйрәменә 30 мең халык туплады. Моның кадәр аудитория җыйган бер генә радиостанция дә юк. Урыслар мондый чаралар уздырмый да. Үткәрсә дә, Мәскәүдән ниндидер җырчыны чакырып, түләүле концерт оештыра.

Беренче елларда коллектив туплау булды, килгән кешеләрне эшкә өйрәтү белән узды. Аннары радионың үсеш еллары булды, актив рәвештә биеклеккә үрмәләү этабын кичердек. Аякка басу, төпләнү, киңәю булды. Ә бүген инде бераз тыныч халәт кичерәбез, чөнки беренчелек безнең кулда.

Радиога быел 7 ел тула. Аны зурлап үткәрмәскә булдык. Шуны гын әйтә алам: яңа сезонда радио үзгәрешләр кичерәчәк. Яңа исемнәр пәйда булачак. Ирләр тавышына кытлык сизелә. Шуңа да ди-джейлар арасында ирләрнең аз булу проблемасын хәл итәргә тырышачакбыз.

 

– Сез “Матбугат.Ру” форумында “Татар радиосы”нда сәяси аналитик тапшыру эшләр идек дигән фикер ычкындырган идегез.

 

– Бер елга якын без бу шактый авыр тема турында уйланабыз, эзләнәбез. Андый тапшыру-рубрика, һичшиксез, кирәк. Бүген татарда сәяси аналитика жанры юк диярлек. Йә ул радикаль була, йә милләтче, йә гомумән “псевдоаналитика”га әверелә. Капма-каршы якларны да тигезләп, ләкин үзенең кызыклы фикерен әйтә белүче шәхесләр юк.  Без әлегә эзләнүдә, әмма яңа сезонда бу эшне башкарып чыгарырга ниятлибез.

 

– “Татар радиосы” эфирында башлыча “Барс-Медиа” җырчылары гына яңгырый. Халык арасында бу уңайдан канәгатьсезлек белдерүчеләр дә юк түгел...

 

– Моны беренче чиратта журналистлар куерта һәм халыкка көчләп тагарга тырыша.

 

– Зыялылар тарафыннан да сүгелә радио.

 

– Килешәм. Әгәр дә коммерцияле, алга киткән башка радиоларны тыңласаң, алар да “топ 20”, “топ 40” хит җырлар режимында эшли. Ләкин моңа карамастан, берсенең дә “Ник болай ул?” дип митингка  чыкканы юк, канәгатьсезлек белдерми. “Барс-Медиа” – татар эстрадасы өлкәсендә монополист. Әйе, безнең эфирда яңгыраган 90 процент җыр шушы компаниянең милеге. Ул үзенең проектларын, продукциясен сатарга тиеш. Аны халыкка таныту өчен радио эфиры кулланыла. Мәскәүдә һәрбер рекордс компаниянең мәнфәгатьләрен кайгыртучы радиолар бар, шуңа да моңа аптырарга кирәкми.

 

– Бер үк җырчы, җырларны яңгыратып, халыкны биздерербез дип курыкмыйсызмы?

 

– Эш аңарда түгел. Безнең формат кызыклы һәм дөрес дип уйлыйм. Эфирда яңгыраган җырларның 60 проценты – хитлар. Мәсәлән, Габделфәт Сафин, Салаватның еллар дәвамында халык яратып тыңлаган җырлары бар. Болар уртача өч көнгә бер кабатлана. Хитка якын булган җырлар бар, аларны да читләп узмыйбыз. Ә менә 170 җырдан 30ы – кайнар ротация позициясендә булганнар. Алар көн саен эфирга куела. Менә шулар аркасында кеше бездә бер үк төрле җырлар, җырчылар гына яңгырый дип уйларга мөмкин, ләкин алар тулаем эфир вакытының бары тик 17 процент тирәсен генә тәшкил итә.

 

– “Татар радиосы”нда “Яңа җыр” рубрикасын тыңлаганда да биредә бары тик “Барс”та чыккан җырлар гына яңгырарга тиеш дигән фикер кала.

 

– Мондый фәрман юк. Ләкин  ел башыннан гамәлгә кергән авторлык хокуклары турындагы яңа закон буенча, без радиостанция килешү төземәгән килеш җырларны куя алмыйбыз. Әгәр дә җыр башка рекордс компаниядә чыккан икән, безнең аны әйләндерергә хокукыбыз юк. Ә инде җыр хит һәм үзара килешү бар икән, рәхим итегез, куячакбыз.

 

– Киң колач җәеп килгән “Музыкаль десант” концертына “Татар радиосы”ның әллә ни катнашы булмаса да, шушы компаниядә эшләүче буларак, әйтегез әле. Республика шәһәр-районнарының зур стадионнары буенча бушлай концерт куеп йөрү нәрсәгә кирәк сезгә?

 

– Без “Музыкаль десант”ның бары тик мәгълүмати партнеры гына. Нәрсә өчен кирәк? Бу – иң беренче чиратта пиар, җырчыларны халыкка таныту, татар милли мәдәниятен кабул итүче потенциаль аудиторияне тәрбияләү, уңай имидж булдыру. Музыка – яшьләр белән аралашуның иң кулай ысулы, шуңа күрә компания заманча татар җырлары аша яшьләрне татар теле һәм сәнгатенә тартырга тырыша. Шулай ук кайсы жирдә концертка ничә кеше барганын исәпкә алу мониторингын уздыру максатыннан да эшләнә бу. Белүемчә, һәр концертка килүчеләр саны шактый зур – 9-10 мең.

 

– “Барс-Медиа”ның үз газетасы, радиосы бар. Барсларның үз телевизион каналын булдыру теләге дә зур. Адымнар да ясалды бу юнәлештә. Ничегрәк тора шул өлкәдәге эшләр?

 

– Хәзерге вакытта компания “Татарстан-Яңа Гасыр” каналында “Кәеф ничек?”, “Юмор-шоу” кебек 5 музыкаль һәм юмористик тапшыру чыгара. Ә мөстәкыйль телевидениегә килгәндә, аны ачу процессы тиздән башка булачак. 2013 елдан соң телевидение, радиовещание  цифрлы форматка күчү сәбәпле, моңа ирешү җиңеләячәк. Вакыты килеп җиткәч, үзебезнең бу амбицияләребезне тормышка ашыра алачакбыз. Хәзер эшне тизләтү – кирәксез гамәл, телевидение яңа форматта эшли башлаячагын көтеп торырга булдык. 


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ 8 | 22.08.2008
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»