поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
09.07.2011 Җәмгыять

Бай йорты кемгә кирәк?

Әтнә районы, Олы Мәңгәр авылы гомер-гомердән үзенең чал тарихы, мәгърифәтчеләре, байлары белән тирә-юньдә дан тоткан. Шулай бервакыт, юл уңаеннан, фотохәбәрчебез Дмитрий Бунтуков белән әлеге авылны урап чыгарга уйладык. "Инде ничә еллар бай йорты ташландык хәлдә ята иде, бүген дә шулаймы икән?" – ди хезмәттәшем.

Белгәннәр үлеп беткән

 

Олы Мәңгәр авылындагы Вәлиулла бай Бакиров йортын ташландык хәлдә күрү бик тә авыр булды. Тарихи мирасның кадере юк та инде бездә. Хәер, Казанда бу эшнең очына чыга алмаганны, авылларга нинди сан булсын ди инде?!

 

Гадәттә, без тарихи-архитектура һәйкәлләренең тиешле дәрәҗәдә сакланмавын җитәкчелектән күрәбез. Әлбәттә, иң беренче чиратта, җитәкчеләр җаваплы. Әмма мине, барыннан да бигрәк, авыл халкының битарафлыгы гаҗәпләндерде.

 

Урамда узып баручы яшь­ләрдән әлеге йортның тарихы хакында ниндидер мәгълүмат алу бөтенләй урынсыз иде. "Өлкән буыннан сорагыз инде, без каян белик", – диде бер кыз. Вәлиулла бай йорты янындагы бер өйнең ишеген шакырга уйладык. Наил Латыйпов бу йортның тарихын яхшы белгән күршесенең вафат булуын әйтте. Хәтта байның исемен дә төгәл белми иде әле ул, Хәлим бай йортымы шунда, дип фаразларга тырышты. Җәй җитте исә күрше-тирә пошаманга төшә икән. "Теләсә кем керә, төне буе яшьләр йөри, янгын чыкмаса ярый инде", – ди Наил абый.

 

Бактың исә бай йорты бүген берәүгә дә кирәк түгел. Дөрес, авылга килгән һәрбер колхоз рәисе аны төзекләндерергә алынам, дип сүз бирә дә, вәгъдәләр һавадагы торнадай күктә эленеп кала икән. Китапханә, хәтта кунакханә төзергә хыялланучылары да булган. Вәлиулла бай йортын моннан егерме еллар элек үк төзекләндерергә кирәк дигән карарга килгәннәр, анысы да үтәлмәгән.

 

Олы Мәңгәрдәге бай йортының язмышын төгәлрәк белү өчен безне элеккеге тарих укытучысына да юллап карадылар. Ул да җаваплылыктан качты. Килене исә: "Без бу хакта белмибез, әйдәгез мин сезне Бәһрәмия Нуриевага алып барам, ул да укытучы булып эш­­ләде", – дип безне аның өенә алып китте. "Мин бу авыл кешесе түгел, килен булып төштем, Вәлиулла бай йортын белүчеләр үлеп бетте", – дип башлады сүзен Бәһрәмия апа. "Нишләп әлеге йортның тарихын алар исән вакытта кызыксынып калмадыгыз соң?" – дигән идем, "Ул вакытта уйлап җиткермәгәнбез шул", – дип җавап кайтарды. Шулай да Бәһрәмия апа белән тарихи сәхифәләрне искә төшереп, хәтер яңартып алдык.

 

– Вәлиулла бай гаиләсе белән Урта Азиядән кайткан, шәп йорт салган. Алар күп вакыт җәй көннәре кайтканнар, кышка исә кире китеп барганнар. Авыл халкына бик тә ярдәм иткәннәр. Үзенең зәкят өлешен мохтаҗларга сарыф иткән. Шуннан артык белмим дә инде , – ди Бәһрәмия апа.

 

Бакировның йорты янында таштан салынган склады да булган. Аның эчендә казаннар да бар иде, дип сөйли авыл кешесе. Хәзер инде берсе дә калмаган, кайсын кая ташып бетергәннәр. Вәлиулла байның казаннары булганмы, анысын төгәл генә әйтүче кеше юк. Чүлмәк белән алтын-көмеш табучылар да булган, имеш.

 

Вәлиулла бай йорты турында мәктәптәге укытучылар да белмәгәч, бөтенләй кул селтәдек. Аның тарихы, язмышы мөгаллимнәрне дә кызыксындырмагач, авыл халкының битарафлыгына аптырарлык та түгел инде.

 

Прокуратура ни сөйли?

 

Миллионер Вәлиулла бай Бакировның ике катлы агач йорты 1838 елда төзелгән (бу хакта тарихчы, язучы Марсель әхмәтҗанов өйрәнә). Тарихи чыганакларда өй төзегән архитекторның исем-фамилиясе билгеле түгел. Тәрәз яңаклары татар бизәк­ләре белән уелып ясалган. Октябрь революциясеннән соң Вәлиулла бай Төркия якларына китеп бара. Ә 1941 елга кадәр бу йорт мәктәп булып тора. Шул елның 23 июлендә бирегә немецлар тарафыннан оккупацияләнгән латыш балаларын китерәләр. Алар Вәлиулла бай йортында сугыш тәмамланганчы яши. Әлеге өйдә чукрак-телсез балалар мәктәбе ачалар. Соңрак ярдәмче мәктәп булып тора.

 

Күпме еллар халыкка хезмәт иткән тарихи йорт бүген берәүгә дә кирәк түгел. төзекләндерелмәгән агач өйнең берникадәр вакыттан соң череп, ишелүе дә мөмкин. Аның язмышы белән кызыксынып, Татарстан Прокуроры Кафил Әмировка мөрәҗәгать иткән идек. Алар безгә җавап хаты язып җибәрде.

 

Мәгълүм булганча, районнарда тарихи мирас объектларын республика һәм муниципаль берәмлекләргә бүлеп карау бар. 1991 елның 31 июлендә "В. Бакиров бай биләмәсе"н муниципаль җирлек карамагына тапшырганнар. Олы Мәңгәрдә шулай ук XIX гасырның беренче яртысында төзелгән "Түбән оч мәчете" дә бар, ул исә республиканыкы булып исәпләнә. 1993 елда яңа карар чыга һәм әлеге йорт республика карамагына күчерелә. Татарстан мәдәният минис­трлыгы каршындагы тарихи һәм мәдәни ядкарьләрне саклау һәм алардан файдалануга дәүләт контрольлеге идарәсе мәгълүматларына таянсаң, бу бина бүген төбәк (республика) балансында тора икән.

 

1988 елда Вәлиулла йортын реставрацияләү турында проект кабул ителә. 2007 елда Татарстан Республикасы "Мирас" мәдәни мирасны саклау программасы гамәлгә керә. Менә шушы программа кысаларында уникаль объектларны реставрацияләү башлана һәм әлеге исемлектә Вәлиулла йорты да бар. Әлеге тарихи бинаны төзекләндерү өчен республика бюджетыннан 5 миллион сум күләмендә финанслау каралган була. "Однако положения названной программы в части осуществления реставрационных работ "Дома купца Бакирова" реализованы не были, денежные средства на указанные цели не направлялись", – диелә Татарстан Прокуратурасы язган җавап хатында.

 

Бүген Вәлиулла бай йорты ярым­җимерек хәлдә, күп еллар караучысыз калган бинаның язмышы белән хәтта кызыксынучы да юк. Прокуратура тикшерүе күрсәт­кәнчә, мәдәни мирасны саклау, аны таныту буенча бернинди дә чара күрелмәгән. Шулай ук Әтнә муниципаль районы тарафыннан тарихи бинаны саклау турында комплекслы программа да эшләнмәгән.

 

Урындагылар фикере

 

Татарстан Прокуратурасы Әтнә муниципаль районы башлыгы фикерен дә җиткерә. Җитәкче тарихи мирасны бөтенләй югалтмас өчен Казанда киң таралган алымны кулланырга, ягъни йортның күчермәсен алып, шул стильдә яңадан төзүне тәкъдим итә. Шәхси кулларга тапшыруны кирәк дип саный. Шул ук вакытта районның реставрациягә көче җитми дигән фикерен дә җиткерә.

 

Бу мәсьәләгә тагын да ачыклык кертү өчен без Әтнә районы муниципаль башлыгы урынбасары Ләйлә Гәрәпованың фикерен дә сорарга булдык. "Аны төзекләндерү бернинди дә программага кертелмәгән, чөнки аңа акчабыз юк, – диде ул. – Хәзерге көндә районда нәкъ шул проектка нигезләнеп салынган Гатаулла бай йортын реставрациялибез. Ул районның "Туган якны өйрәнү" музее булыр дип уйлыйбыз".

 

Әлеге йортка бик күп акча сарыф иткәннәр. Шуңа күрә район бюджетында Вәлиулла бай йортын төзекләндерүгә бер тиен дә акча каралмаган. Әле планда да юк икән. Күрәсең, аның череп яки янып бетүен көтә торганнардыр.

 

Вәлиулла бай йорты кемгә кирәк, кем ала, дип аукционга куйсак кына инде. Хәер, аның хәзер алай алырга атлыгып торучылары да күренми. Казанда да бит, элеккеге халәтендәгечә төзетәчәкмен, дип тарихи биналарны сатып алган эшмәкәрләрнең кайберләре йортларын кире хөкүмәткә кайтарырга мәҗбүр булды. Ә Олы Мәңгәрдәге Вәлиулла Бакиров йорты кемгә кирәк? Республика һәм район җитәкчеләренә, хәтта авыл халкына да кирәк түгел ул. Урамда очраткан кешеләрнең: "Безнең ул йорттан башка да эшләр җитәрлек", – диюләренә нәрсә дип тә җавап кайтарырга белми аптыраган идек. Шулкадәр битарафка әйләнеп беттекмени соң без? Әллә өстәге җитәкчеләр кирәксенмәгәнгә, безгә нәрсәгә ул, дигән яшәү принцибына күчтекме икән?! Татар тарихында тирән эз калдырган "ак байлар" бармак белән генә санарлык булган бит. Без исә халыкка ярдәм кулы сузган шул "алтын бөртек­ләр"нең кадерен белмибез.

 

Д.Бунтуков фотосы.


Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 124-125 | 08.07.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»