поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
08.07.2011 Ир белән хатын

“Иргә ышанма икән”

“Күп тырышлыклар куеп, тормышыбызны юктан бар иттек. Инде шуның рәхәтен генә тоеп яшәргә иде дә... Булмады шул. Бөтен хыялларны җимерде. Җанга төкерде. Ирләр нишләп хыянәт итәләр икән?!” –дип, Алия зар елый. Аңа ни дип тә җавап бирә алмыйм. “Вакыт барысын да дәвалый, түзәргә кирәк”, – дигән булам. Уналты ел гомер итеп, Алия иренең бөтен начар гадәтләрен дә гафу итеп килгән. Хәер, бу хакта соңрак. Иң элек сүзне аларның мәхәббәте кыйссасыннан башлыйм (мәгълүм сәбәпләр аркасында исемнәр үзгәртелде).

...Алар икесе дә Казаннан ерактагы бер авылда туып үскәннәр, бер мәктәптә укыганнар. Матурлыгы, уңганлыгы, эчкерсезлеге һәм шаянлыгы белән бөтен кешене үзенә карата торган Алия, урта мәктәпне бик яхшы билгеләргә генә тәмамлап, медицина юлын сайлаган. Әти-әнисе укытучы булгангамы, Алия гаиләдә татулык, тәртип кенә күреп үскән. Җор телле, бер кеше янында да югалып калмый торган Фәрит аны үзенә гашыйк иткән. Алар бер-берсен яратып, уртак тормыш корып җибәргәннәр.

 

– Фәрит әтисез үскәнгәме, безнекеләр аны гел якын иттеләр. Кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә генә тордылар, – дип сөйләде Алия. – Авылдан Казанга күченеп килергә уйладык. Башта танышлар аша иремә яхшы гына эш урыны таптык. Яшәп торырга дип, аның эшеннән кысан гына бүлмә дә бирделәр. Кеше өстендә тору түгел инде, ни дисәң дә үзебезнеке дип, аңа шатланып туя алмадым. Шифоньер белән карават куйгач, йөрер урын да калмады. Шулай булса да, без бик бәхетле идек. Кызыбыз Галия тугач, тормышыбыз тагын да түгәрәкләнде. Бераз аякка баса башлагач, Казанга терәлеп торган бер район үзәгеннән җир алып, йорт салырга уйладык. Нинди акча керә – барысы да төзелешкә китә. Әти-әни, туганнарым биреп, китереп торалар. Шулай бергәләшеп тырыша торгач, коттеджыбыз төзелеп бетте. Җиһазлар алдык. Йокы бүлмәсен матур, уңайлы булсын дип бизәргә тырыштым. Кызыбыз Галиянең дә, зәвык белән заманча эшләнгән аерым бүлмәсен күргәч, сөенече эченә сыймады. Казандагы өч метрлы бүлмәдә яшәү түгел инде бу. Өй тирәсендә бер буш урын да калдырмыйча җиләк-җимеш, яшелчә утырттым. Шатлыктан арыганнар да сизелмәде. Үзебезгә буласы дип, көне-төне бакчада казындым.

 

Хәзер уйлыйм да, исем китә: мин иремнең бик күп начар якларын кичереп, күрмәскә тырышып яшәгәнмен икән. Әле өйләнешеп, сөеп-сөелеп яшәгән чак. Фәрит белән авылда торабыз. Ир эшли дә эшли. Өйгә алып кайткан акчасын күргән юк. Эчтән генә боларга әллә хезмәт хакы бирмәделәр микән дип уйлап йөрим. Минем әти акча алу белән әнигә кайтарып тоттыра иде. Аннары әни икесенең дә акчасын бергә кушып алып куя иде. Кайда ничек тотылганын дәфтәргә язып, ай азагында әтигә күрсәтә иде. Мин шуны күреп үскәч, шул гадәтне кумакчы булып, ирнең акчасын алмакчы идем – ни булды дип торам – сугып җибәрде. Шуннан бирле сораганым да булмады, кая куйганын да белмәдем. Кыйбласын югалтып, башка хатыннар янында чуалып йөргәннәрен дә кичердем. Кайсы ир-ат белән булмый инде ул андый “маҗаралар”, туктар әле дип уйладым. Шулай кирәктер инде дип, ун еллап түзеп яшәдем. Хыянәтенә, холык-фигыленә түзәрлегем калмагач, законлы аерылыштык. Ләкин бер түбә астында яшәүне дәвам иттек.

 

Тормышны кабаттан башлап карарга уйлап, ирем ялваргач, тагын бергә булырга ризалыгымны бирдем. (Әмма ул кабат язылышырга тәкъдим ясамады). Ә язылышасы булган икән. Хәзер шуңа үкенеп туя алмыйм. “Барысын да кичерәм, башка бу хаталарыңны кабатлама!” – дигәч, көлеп кенә куйды. “Мин бит сине һәм кызымны яратам, сездән башка тормыш юк миңа”, – дип, антлар эчте. Тормышыбыз җайланып барганда иргә тагын әллә нәрсә булды. Бер сәбәпсез: “Алия, барыгыз әле, кыз белән Казанга кайтып торыгыз. Сиңа – эшкә, кызга укырга барып йөрергә уңайсыз алайса. Аннары бер-беребезне сагынып та торырбыз. Вакыты җиткәч, мин үзем сезне килеп алырмын”, – дип, безгә әйберләрне җыярга кушты. Башта ни әйтергә дә белмичә аптырашта калдым. Юк, ул кысан бүлмәгә кайтып торасыбыз килми безнең! Шулкадәр зур өебез була торып, анда китмибез! Бакча тулы яшелчә-җимеш, аларны эшкәртергә кирәк, помидорлар кызарып утыралар дип, калырга сәбәп эзлим.

 

Йөрергә бер дә читен түгел безгә дип аяк терәп каршы торсам да, үзенекен итте. Безнең әйберләрне машинага алып чыгып төяде. Кызымның сабый чакта уйнаган йомшак аюы калган икән, аны да алып чыгып безгә таба бәрде. Галия куркуыннан күзләрен тутырып карап утыра. Мин бер сүз дә әйтә алмыйм.

 

Хуш, ул теләгәнчә Казандагы бүлмәгә кайтып, кыз белән шунда яши башладык. Бер атна үтте. Әтиебездән хәбәр юк. Икенчесе китте. Шулай күпме гомер үткәндер. “Әтине сагындым, өйгә кайтасы килә!” – дип кыз елый. Мин дә хафага төштем. Галия белән сөйләштек тә, үзебез кайтырга булдык. Урамда кара көз. Карлы яңгыр тәрәзәне юа. Их, күңелдәге сагыш та шулай юылсын иде дип, эчтән генә елап кайтам. Ярты юлга җиткәч Фәриткә, өйгә аның янына кайтып баруыбыз хакында әйтеп, чылтыраттым. Ә ул телефоннан эт итеп мине сүгеп ташлады. Бу сәер хәлләрнең сәбәбен беләсем, аның белән очрашып, аңлашасым килде. Үз өебезгә кайтып кергәч, әллә ничек булып китте. Монда миннән башка тагын бер хуҗа хатын-кыз бардыр кебек тоелды. Өйдәге бер нәрсә дә мин калдырганча түгел. Суыткычта кул белән бөгеп ясалган пилмәннәр тезелеп тора... “Фәрит, утыр әле яныма! Әйдә, ачыктан-ачык сөйләшик. Синең әллә берәр кешең бармы? Әгәр яраткан кешем бар, ансыз яши алмыйм дисәң, мин аңлыйм. Миңа мәхәббәтең суынган икән, мәҗбүриләп яраттырып булмый. Әйт, дөресен”, – дип ялварам. “Минем билгесезлектә яшисем килми. Аңлашыйк”, – дим. “Юк, минем әлегә бер кешем дә юк!” – дип кабатлап торса да, аның безне бу йортта яшәтәсе килмәде...

 

Беркөнне бу миңа: “Мин мәхәббәтемне таптым. Бүтән хатынга өйләнеп, үзем салган йортта яшим”, – дип аяктан екты. Төне буе Ходайга ялварып, ярдәм, сабырлык сорап елап чыктым.

 

...Без кабат Казандагы тулай торакка кайтып яши башладык. Танышлардан ишеттем: 20 яшьлек бер укытучы кызга өйләнгән. Фәрит кызының да барлыгын онытты. “Кызым, ничек хәлең?!” – дип чылтыратып, хәлен дә белгәне юк. Балакаем БДИ биреп йөри. Кайгыра. Әтисен сагынып, юксынып яши.

 

Хәзер безне тулай торактан да куалар (ул хосусыйлаштырылмаган, ягъни безнеке түгел). Дөньяның гаделсезлегенә шаккатам. Ул коттеджны салганда минем дә көчем күп керде бит. Хәзер шуларның барысына да кемдер хуҗа булсын инде. Зарлана дип уйлый күрмәгез. Бүтән хатын-кызларга да гыйбрәт булсын өчен сөйләдем. Беркатлы булып, иргә ышанырга кирәкми икән, – дип тәмамлады сүзләрен Алия.

 

Ана белән бала ике ут арасында. Бүген-иртәгә аларны иңе-буе өч метрлы бүлмәләреннән дә мәхрүм итәргә торалар. Чын дөреслекне ачыклауның бердәнбер юлы – судка мөрәҗәгать итү. Бергәләп салган бу йортта Галия кызы белән үзенең дә өлеше барлыгын раслый алса, әлбәттә, Фәрит аларга бу өлешләрен бүлеп бирергә тиеш була. Ләкин судны ышандырыр өчен әле өем-өем документ, кочак-кочак белешмә кәгазьләрен, кибеттән сатып алган кадак чегына кадәр тапшырырга кирәк. Өй салганда нәрсә алынган – шуларны исбатлаучы бар кәгазьне Фәрит үзе җыеп барган. Аның мәкерле планнары әллә кайчан корылган булган, күрәсең. Йортлары төзелеп бетеп, инде бергәләп яши башлагач та, хуҗа кеше нигәдер хатыны белән кызын бирегә пропискага да кертмәгән.

 

...Фәритне дә күреп сөйләшәсе килгән иде. Күңел кылларын бераз нечкәртә алмам микән дигән идем. Булмады – яшь хатыны белән диңгез буена ял итәргә киткән.

 

... Аларның бергәләп салган йортларына карап торам. Тыштан караганда анда бик бәхетле кешеләр торадыр кебек. Юк шул, тоела гына. Сукмагына хыянәт түшәлгән, ана белән баланың күз яшьләре түгелгән бу йортта Фәрит белән аның яшь хатыны тыныч күңел белән, мәхәббәткә күмелеп, ай-һай, яши алырлар микән?

 

Юрист Гөлнара Гайсина аңлатмасы:

 

– Әлеге гаилә коттеджны законлы рәвештә аерылышкач төзеп бетергән һәм ире аны үз исеменә генә рәсмиләштергән. Шулай булгач, ни кызганыч, бу йорт ир кешенең милке генә булып санала. Алия, әлеге гаиләне яхшы белгән шаһитлар табып (күршеләр, мәсәлән), бик тырышкан очракта, төзелешкә, җиһазлар сатып алуга керткән акчасының бер өлешен суд аша кайтара ала. Бала өлешенә килгәндә, әгәр әти кеше баласын рәсми рәвештә таный икән (аның бу минем бала түгел диюе дә ихтимал бит), суд, баланың яшәр урыны булмавын истә тотып, аңа әтисе йортында яшәү хокукы бирә ала. Ә әтисе белән андый-мондый хәл чыкса, әлбәттә, беренче варис булып шул бала кала.


Дания ШӘРИПОВА
Татарстан яшьләре
№ |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»