|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.07.2011 Җәмгыять
Аракыга тиң сыраСыраны төнлә сатуны тыярга җыеналар. Дәүләт Думасы депутатлары әнә шундый закон әзерләү белән мәшгуль. Документ кабул ителгән очракта, сыра һәм катылыгы 0,5 проценттан арткан башка эчемлекләр дә алкоголь продукция булып саналачак. Чәршәмбе көнне әлеге закон проектын икенче укылышта кабул иттеләр. Әйтергә кирәк, беренчесендә документ ул дәрәҗәдә кырыс түгел иде әле. Әйтик, 22 февраль көнне кабул ителгән кагыйдәләр буенча төнлә сату тыелган алкоголь продукциясе исемлегенә катылыгы 5 проценттан арткан сыра гына эләкте. Әмма ике укылыш арасында документта тагын 30лап үзгәреш пәйда булды. Хәзер бу чикне 0,5кә төшергәннәр. Закон проекты авторлары әйтүенчә, Казахстан белән Беларусьта да 0,5 процентлы эчемлекләр алкоголь продукция санала. Ә Россия бу илләр белән, билгеле булганча, Таможня берлегенә керә һәм кагыйдәләр дә тәңгәл булырга тиеш.
Алкоголь эчемлекләрне җәмәгать транспорты тукталышларында, базарларда, вокзал һәм аэропортларда, ягулык салу станцияләрендә, хәрби корылмаларда сату тыелачак. Дөрес, хәмерне бу урыннарда урнашкан туклану нокталарыннан алырга мөмкин булачак. Ә төбәкләргә чикләү вакытын үзләренчә үзгәртү мөмкинлеге бирелә. Документ кабул ителсә, үзгәрешләр 2013 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк. Депутатлар закон проекты кабул итеп ятканда, Россия Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча киңәшчесе Аркадий Дворкович халыкны тынычландырырга ашыкты. "Хөкүмәт 0,5 градустан катырак, әмма алкоголь рәтенә кермәгән эчемлекләр исемлеген төзиячәк", – дип язган ул үзенең "Твиттер"дагы сәхифәсендә.
Закон проектының гамәлгә керәсенә шикләнмәскә була. Чөнки әлеге документ Хөкүмәт тарафыннан әзерләнде. Ә андагыларга бу эшне Дмитрий Медведев кушкан иде. Закон проекты әзерләүчеләр фикеренчә, үзгәрешләр алкоголь продукция белән сәүдә итү эшчәнлеген күзәтүне көчәйтү, аның сыйфатын һәм бюджетка керәсе салым күләмен арттыруны максат итеп куйган. Шул ук вакытта түрәләр яңа тәртип хәмер кулланучылар санын да киметер дип өметләнә. Алайса, Россиядә ел саен аракы белән агуланып 23 мең кеше үлә. Ә күп эчү аркасында авырып җан бирүчеләр өч тапкыр күбрәк.
* * *
Закон эчкечелекне киметерме?
Василий Бадин, Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан шәһәре буенча күзәтү-инспекция бүлеге башлыгы:
– Мондый законны юктан гына кабул итмиләрдер инде. Әлбәттә, 1980 нче елларда кабул ителгән карарларның тиешле нәтиҗәсе булмады. Бу юлы ничек килеп чыгасын да чамалавы кыенрак. Әмма шунысын әйтә алам: сәүдә үзәкләренең күбесе соңгы вакытта кабул ителгән чикләүләрне үти. Хәзер исә безнең эшебез тагын да артачак. Әлбәттә, закон белән генә булмый. Халык сәламәт яшәү рәвешенә күбрәк игътибар бирергә тиеш. Моның өчен исә мөмкинлекләр булдырырга кирәк. Нигә әле, мәсәлән, оешма һәм предприятиеләргә хезмәткәрләре өчен спорт белән шөгыльләнү өчен махсус вакыт билгеләмәскә? Бу шартны үтәмәүчеләрне исә ул көнне эшкә килмәгән дип санарга мөмкин булыр иде. Ә җәза ысуллары белән генә нәтиҗәгә ирешеп булмый.
Габбас Төхвәтуллин, Республика наркология диспансерының баш табиб урынбасары:
– Сыра эчү куркыныч нәрсәгә әверелде. Кеше үзе дә аңламыйча, бәйлелеккә дучар була. Җитмәсә, әти-әниләр дә күп очракта сыраны куркынычка санамый. Ә галимнәр шуны раслады: ул аракыдан да куркынычрак һәм аны дәвалавы да авыррак. Без табиблар, наркологлар бу проектны яклыйбыз. Агу сатуның кайчан яхшылыкка китергәне бар?! Әлбәттә, закон белән генә булмый. Кеше үзе туктамаса, файдасы булмый.
Рамил Курамшин, Татарстанның халык артисты:
– Андый законнар элек тә булгалады. Ләкин гасырлар буе эчкән халыкны ничек туктатасың? Барысы да культурадан тора. Әнә җиңгәңнең бакчада берничә шешә аракысы бар. Ә мин эчмим. Чөнки кирәкми. Аракыны бөтенләй тотмыйм, димим. Әмма чамасын белергә кирәк. Әллә минем эчү мөмкинлеге юк иде дисезме?! Яшь чакта акча да бар, тәкъдим итүчеләр дә күп булды. Әмма сәрхушкә әверелмәдем. Хәзер дә барыбер. Миңа ни, ник шунда тәүлек буе сатмыйлар, бәясен төшермиләр. Кешенең үзендә акылы булса, бернинди закон да кирәкми. Анысы инде тәрбиядән тора. Әле хәтерлим, 50нче елларда авылларда эчкечеләрдән көләләр иде. Хәзер исә андый кешеләр гадәти нәрсәгә әверелде. Цивилизация дип әллә кая киттек. Бу төшенчәнең файдасыннан тыш, икенче ягы да бар.
Илназ Закиров, эшмәкәр:
– Сырага карата кырысрак җәзалар күрелү яхшы, әлбәттә. Чөнки хәзер аны су урынына эчәләр. Ә аның белән сәүдә итүчеләрне күзәтүе җиңелрәк булачак. Чөнки ялган сыра ясау бик кыйммәткә төшә. Ләкин яшьләр сырадан аракыга күчмәсме?
|
Иң күп укылган
|