поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
08.07.2011 Мәдәният

“Алмаз – холдинг” – безгә ярдәмчел компания!

“Алмаз – холдинг” компаниясе ул, затлы металлдан ясалган хәзинәләр иҗат итүче, чын мәгънәсендә сәнгать әсәрләрен халыкка таратучы киң колачлы оешма.

Алтыннан, көмештән ясалган колак алкамы, йөзек – беләзекме, затлы ташлар белән бизәлгән муенса булсынмы, бүләк итеп тапшырасың икән, балаларыңның балаларына ядкәр, мирас булып күчә торган байлык та ул. Еллар үткән саен аның бәхәсе үсә генә бара. “Алмаз – холдинг” компаниясенең соңыннан төрле төбәкләрдә дә йөзләгән кибет – салоннары ачылгач, затлы бизәнү әйберләренә гашыйк кешеләргә, сайлап алырга җиңеллекләр туды. Безнең К.Тинчурин театрында ачылган кибет – күргәзмәдә йөзләгән бизәнү әйберләре белән спектакль булган көннәрдә тамашачыларыбыз таныша тора. Инде ошаганын таба икән, саллы гына ташламалар белән сатып та алырга мөмкин. Телисең икән, үзеңнең хыялыңда йөргән әсәреңне ясата аласың.

 

Бүген Россия җирлегендә ялган ташлар, металлар юнәтеп халык алданганда, “Алмаз – холдинг” компаниясенең генераль директоры, Татарстанның зәркәнчеләр берләшмәсенең рәисе – Фәрит Фәһим улы җитәкләгән берләшмә намус белән эш алып бара. Алар җитештергән товарлар Мәскәү, Казахстан, Белоруссия, Германия, Англия базарларына үтеп кереп, зур мактауларга лаек булды. 70кә якын номинациядә алынган 150 дән артык дипломнар, үзе генә дә шул турыда сөйли. Фәрит әфәнде һәм аның тирәсендәге җитәкче даирәләр үз алларына баштан ук: “намус белән сатып алучыларның мәнфәгатьләрен кайгыртып хезмәт итәргә” дигән канун – максат куйганнар. Шуңа күрә аларның бизнесында ике генә җиңүче бар: сатучы һәм сатып алучы. Эшеңнең чәчәк атуын телисең икән, намус, вөҗдан дигән күңел байлыкларын сакларга да сакларга кирәк. Шул чакта гына ике як та канәгать кала. “Алмаз – холдинг” компаниясе халкыбызның тарихына багышланган әсәрләр дә иҗат итә. Халык төрле җирләрдә ачылган кибет салоннарында, “Яхонт”, “Гранат” дип аталган төп сату залларында да якыннан таныша. Ел саен К.Тинчурин театры Себер юлы өстендәге шәһәрләргә гастрольгә чыга. Безнең реклама материалларында “Алмаз-холдинг”ның символы балкый. Чит җирдә яшәүче тамашачыларыбыз да алар җитештергән бизәнү әйберләре белән таныша бара, кызыксына, ә кызыксынган кеше тора – бара хыялын тормышка ашыра.

 

Татар халкы гомер бакый бизәнү әйберләре ясаган, шул ук вакытта үзе дә затлы әйберләрне киеп, тагып йөрергә яраткан. Егерменче гасырда барлыкка китерелгән мохтаҗлыкка “бүгенге көндә чик куелды”. “Алмаз – холдинг” ширкәте җиң сызганып эшли, иҗат итә. Алар безнең К.Тинчурин театрының ярдәмчел дуслары.


Рәдиф СӘГЪДИ
Тинчурин театры
№ |
Тинчурин театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»