|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.07.2011 Җәмгыять
Төрекле бәхетӘнә шулай диде, аерылышыр вакыт җиткәч, чираттагы юлдашым. Тукталышта «попутка» көткәндә Казаннан туган авылына иткә кайтучы ханым үзенең тормышы турында шактый сөйләргә өлгергән иде. – Биш ел бергә яшибез. «Гражданский брак» белән. Танышуыбызга узган көз җиде ел булды. Үз татарым булмаса да, мине рәхәттә яшәтә, эчми, тартмый, акчаны җитешле итеп биреп тора. «Татарстан – Төркия» уртак ширкәтенең төзелеш фирмасында эшли. Ике тапкыр Төркиягә алып барды үземне. Соңгысында малаемны да алдык. Россия белән Төркияне чагыштырганда җир белән күк арасы. Андагы матурлыкны, рәхәтлекне күрсәң, оҗмах белән бер инде менә. Бер караңгы чырай күрсәтүче булмады. Иремнең туганнарын да, балаларын да күрдек. Анда да гаиләсе булган, аерылышканнар.
– Ә нишләп никахыгызны рәсмиләштерергә ашыкмыйсыз?
– Ул бит чит ил кешесе, гражданлыгы юк. Безнең илдә тагын берничә ел яшәсә, алачак бугай. Хәер, минем өчен анысы мөһим түгел.
– Югалтудан курыкмыйсызмы? Килешүе бетеп, кире Төркиясенә кайтып китсә, нишләрсез?
– Берни эшләр хәлең юк. Аның каравы, яшәп, назланып, сөеп-сөелеп калам ич! Кешечә назлый, кайгырта белә. Яшьлектә татарга да чыгып караган булды. Анысыннан бөтенләй уңмадым. Башта әйбәт иде, аннары бозылды. Заводта бергә эшли идек. Казан егете булганлыктан, фатиры бар, дип кияүгә чыктым. Апасы килде дә котыртты, килде дә котыртты. Безне фатирда калдырасы килмәде. Түзәр әмәл калмагач, тулай торактан бер бүлмә алып, шунда күчтем. Бераздан ирем дә килде. Бергә булсак та, барыбер рәтләп яшәп китә алмадык. Эчте. Исерсә, кыйнады. Кыскасы, үземә дә, улыма да рәхәт тормыш күрсәтмәде. Инде мәрхүм булганына да тугыз ел.
– Фатир мәсьәләсе ничек хәл ителде соң?
– Дүрт баласы белән кияүдән кайткан шул апасы яши анда. Әле ир сымак нәрсә дә керткән бугай... Каенанам, мәрхүмә, сигез ел урын өстендә ятты. Аны юньләп тәрбия кылучы булмады. Аллага шөкер, икенче ирем яхшы булып чыкты. Сөенеп бетә алмыйм. Элеккеге тормышым искә төшсә, сискәнеп китәм.
– Буй җиткән егеткә тулай торакта үги әти белән яшәве җиңел түгелдер.
– Безнең бүлмә икәү, урталай тишеп ишек куйдык. Шул ике бүлмәне сатып, бераз акча өстәп фатир сатып алып булмасмы дибез. Хәзер тулай торак бүлмәсен үзеңнеке итеп тә, сатып та була бит. Инде сатып та алган булыр идек, төрегем тегендәге туганнарына да, гаиләсенә дә ярдәм итеп тора. Ярый, булыр әле. Иң мөһиме: исәнлек кирәк. Шунысына үкенәм: Казанга килүгә эшкә төзелешкә керәсе булган икән. Без, акчасы күп чыга дип, заводка эшкә урнаштык. Совет заманында төзелештә эшләүчеләр өч-дүрт ел эчендә фатир ала иде. «Общага»га күчкәч, төзелешкә киткән булсам да, уңа идем әле.
Әнисенә иткә кайтучы ханым белән машина көткән арада әнә шундый җанлы гына әңгәмә корып алдык. Яңа юлдашым үз авылына, мин үземнекенә юл алдым. «Кемгә чыгып бәхетле буласыңны белеп булмый», – диләрме әле? Әмма әлеге ханымны бәхетле яки бәхетсез дип тә әйтә алмыйм. Ул аны үзе генә тоя ала бит. Һәрхәлдә, ул үзенең бүгенге тормышыннан канәгать. Үз татарыннан кадер-хөрмәт, рәхәт күрмәсә дә, мөселман кардәшебез – төреккә чыгып рәхәт яши. Кем әйтмешли, һәркемнең үз бизмәне шул...
Фәнил НИГЪМӘТҖАНОВ, Теләче |
Иң күп укылган
|