|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.07.2011 Җәмгыять
Мәктәбеңә тагын бер кайт әле!Егерме биш ел тәҗрибә туплаган укытучы булуыма карамастан, мәктәп диюгә, эшли торган мәктәбем түгел, ә үзем кайчандыр белем алган мәктәп, укытучыларым, сыйныфташларым күз алдыма килә. Гомернең иң гүзәл чагы мәктәптә укыган елларга туры киләдер, мөгаен. Шулай булмаса, ул тикле тирән эз калдырмас, сагындырмас иде алар. Мәктәпкә беренче килүеңнән башлап, соңгы кыңгырауга чаклы хатирәләрне яңартсаң, һәрберсе берәм-берәм искә төшә. Әйтерсең утыз ел узмаган, барысы да әле кичә генә булган.
Унынчы сыйныфны утыз өч бала тәмамладык без. Ничекләр итеп укыттылар икән безне укытучылар?! Дәфтәр генә тикшерә башласаң да, күпме вакыт кирәк! Ә укытучыларыбыз һөнәри яктан бик көчлеләр иде. Һәрберсе зур мактауга лаек, кайсылары бүгенге көндә мәрхүмнәр инде.
Үзем язып утырам, ә уем мәктәбемдә, укытучыларыбыз янында. Күңелемдә исемнәрен яңартуга, барысы да күз алдына килеп баса. Чәчләре, өс киемнәре, хәтта кулларына хәтле истә, кадерле.
Үземне алар урынына куям да утыз өч бала утырган математика бүлмәсенең ишеген ачып, сыйныфка керәм. Өч рәткә тезелгән унҗиде парта. Менә парлап-парлап утырган сыйныфташларым. Рәт аралары буйлап йөрим, миңа аңлатып бетерә алмаслык рәхәт. Әйтерсең лә күңелнең иң нечкә кыллары тартылып хәрәкәткә килгән дә бөтен барлыгың белән үткәнгә кайткансың. Шушы кешеләр белән ун ел гомерең узган бит. Син – алар күз алдында, алар – синең күз алдыңда. Ун ел буена фән баскычларыннан югары атлаганбыз, аңыбызны, белемебезне үстергәнбез, шушы мохиттә тәрбияләнгәнбез. Хыялымда әкрен генә үз партам артына барып утырам. Галия апаның төз басып, такта янында картадан күрсәтә-күрсәтә, тарих дәресен аңлатуы искә төшә. Һәр сүзе үлчәнгән, һәрвакыт җитди булуы белән ул безне шундый булырга өйрәткән икән. Менә рус теле укытучысы Халидә апа дәрес бирә. Ул безне рус балаларына караганда да остарак итеп русча язарга, сөйләшергә өйрәтте. Әгәр шулай булмаса, без руслар белән аралаша алмаган булыр идек. Әнә Шаһинур абый керде. Һәр математика дәресе – ул үзе бер сәхнә әсәре. Шаһинур абый дәрескә керү белән, һәркайсыбызны күзәтеп, парталар арасында йөри. Аннары кисәк кенә беребез янында туктап кала да: «Син – такта янында өй эшен эшләп күрсәтәсең, син – теореманы исбатлыйсың, син – күңелдән исәплисең», – дип, дәреснең алып баручыларын билгеләп чыга. Ул сайлап алган укучылар, тирләп-пешеп үз эшләрен мөстәкыйль рәвештә башкарып чыккач кына, билге ала. Калганнар тын да алмый аларның эшен күзәтә, бәя бирә. Математикадан бишле алу – һәрберебезгә зур бәхет.
Озын-озын шигырьләрне яттан сөйләүче Гөлсем апа; «Белемсез кеше – көчсез кеше», – дип, икеле алучыларны әрләүче Саимә апа; һәр җирдә чисталык, тәртип таләп итүче Асия апа, кешедән җитезрәк, көчлерәк булырга өндәгән Рәүф абый; немецларны да көнләштерерлек төгәллеге булган директорыбыз Җәмил абый; автомобильнең һәр өлешен танып белергә өйрәткән Илгиз абый; хатын-кыз укытучының үрнәге булып истә калган беренче укытучыбыз Бриллиант апа һәм башка укытучыларыбыз берәм-берәм такта янына килеп басалар...
Никадәр зиһенле, акыллы, көчле һәм никадәр сөйкемле, мәхәббәтле була белергә кирәк булган бит аларга безне ышандыру, белемле, тәртипле итәр өчен! Күпме җан җылысы сарыф иткәндер алар утызар-кырыгар ел мәктәптә эшләү дәверендә. Шулай булмаса, аларның исемнәре гомерлеккә безнең күңелләрдә уелып калмас иде.
Бүген, укытучыга ышаныч югалган көннәрдә, мәгариф системасын таяк тыгып кырмыска оясын туздырган кебек бутаучыларга бер генә сүз әйтәсем килә: туган мәктәбегезгә минем кебек хыялыгызда кайтып килегез әле. Гаеп тага алырлык берәр укытучыгызны таба алырсызмы икән?! Юктыр, мөгаен. Күңеле, йөрәге белән мәктәпкә берекмәгән кеше бер көн дә эшли алмый ул мәктәптә. Үзгәрешләр кирәктер, әмма укытучыга чокыр казымаска иде. Тикшерүләр белән дә, артыкка киткән сынаулар белән дә, хезмәтенә саксыз, ышанмыйча карау белән дә рәнҗетмәскә иде аларны. Әнә күрәсезме, хатирәләремдә яңарткан сыйныф бүлмәсендә утыз өч бала алдында бүген дә имтихан тота әле ихтирам иткән, яраткан укытучыларым...
Гөлфия СОЛТАНОВА, Лаеш, Имәнкискә |
Иң күп укылган
|