поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.07.2011 Җәмгыять

Кибетләргә керсәң...

Казаннан Максим Чегельницкий дигән кеше акча эшләүнең гаять үзенчәлекле юлын тапкан. Ул шәһәр кибетләреннән сыйфатсыз яки куллану срогы чыккан товарлар эзли. Тапса, кибет хуҗасы белән сатулашып, аңардан акча каера. Карулашса, судка бирә.

Әлбәттә, һәр кеше дә Максим Чегельницкий кебек әрсезлек күрсәтә белми, билгеле. Аларның күпчелеге, сатучы намуслыдыр, дип уйлый һәм бик нык ялгыша. Чөнки безнең кибет киштәләре бүген сыйфатсыз һәм куллану вакыты чыккан продуктлар белән шыгрым тулган. Мәсәлән, «Роспотребнадзор» мәгълүматларына караганда, бүген Россия биләмәсендә сатыла торган азык-төлек товарларының яртысы сыйфат һәм куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми. Ә «Ростеб» экспертлары исә, гомумән, бу сан 60-80 проценттан да артып китә дип белдерә. Алай гына да түгел, арада бозык товарны махсус сатып акча эшләүчеләр дә күп. Мәсәлән, алар куллану вакыты чыккан яисә бозыла башлаган азык-төлекне кибетләрдән тиенгә сатып алалар һәм аны төрле химикатлар һәм башка шуның ише ысуллар белән эшкәртеп, кабат халыкка, бу юлы инде сыйфатлы товар бәясеннән саталар.

 

Күптән түгел, «Илнең социаль куркынычсызлыгы: азык-төлек, дарулар һәм косметика» дигән конференция булып узган иде. Анда Бөтенроссия сыйфат оешмасы президенты Геннадий Воронин чәчләр үрә торырлык саннар китерде. Мәсәлән, Россиядә тикшерелгән 1200 компаниядән нибары 30ы гына ирекле рәвештә сертификация үткән. Сертификат алучылар 26-27 мең тирәсе, тик аларның бары тик 3 проценты гына чын сертификатка ия.

 

Европада товарларның 75-78 проценты мәҗбүр сертификация үтәргә тиеш. Бездә исә, киресенчә, бу сан нибары 23 кенә процент. Кыскасы, беркем бернәрсә өчен җавап бирми. Нәтиҗәдә азык-төлек җитештерүчеләр, сәүдәгәрләр рәхәтләнеп безне сыйфатсыз товар белән коендыра. Ә бит сыйфатсыз товар, гомумән, булмаска тиеш. Мәсәлән, Германиядә андый азык-төлек кибет киштәсенә эләгә икән, аның хуҗасына шунда ук 20 мең евро күләмендә штраф чәпиләр. Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә һәм Төркиядә җәза тагы да катырак.

 

Ни өчен соң бездә бүген мондый төр җинаять чәчәк ата? (Әйе, әйе, мин һич тә икеләнми моны җинаять дип атыйм. Чөнки сыйфатсыз ризыктан агуланып үлүчеләр саны буенча без дөньяда беренчеләр рәтендә). Сәбәпләрнең берсе – моннан ел ярым элек, дөресрәге, 2010 елның февраленнән Россиядә азык-төлекне, савыт-саба һәм даруларны мәҗбүри сертификацияләү гамәлдән чыгарылды. Янәсе, бу бизнеска комачау итә. Шул ук вакытта Европада, киресенчә, 2010 елның 1 гыйнварыннан азык-төлек товарларының сыйфатына таләпләрне тагын да көчәйтү буенча махсус директива кабул иттеләр. Сатуга чыгарылган азык-төлек кабына кеше кызыктыру өчен ниләр генә язмыйлар. Тик товарның чынлыкта нидән торганы гына күрсәтелми яки лупасыз укып булмый торган вак хәрефләр белән языла.

 

Тагын шунысы кызык, гамәлдәге закон буенча бездә ризык җитештерүчеләрне һәм сәүдәгәрләрне план нигезендә 3 елга бер тапкыр гына тикшерергә рөхсәт ителә. Җитмәсә аларны ике атна алдан кисәтеп кую мәҗбүри. Ә планнан тыш тикшерү, гомумән, суд рөхсәте белән генә үткәрелә. Әлбәттә, мондый шарт сәүдәгәрләр өчен хөррият. Алар хәзер безгә бозык товарларны һичкемнән курыкмый рәхәтләнеп саталар. Тотылган очракта да штраф күләме 20 меңнән дә күп түгел. Алар ул 20 меңне, кем әйтмешли, безнең кесәдән күз ачып йомганчы суырып чыгаралар.

 

Әлбәттә, җәмгыятьтәге бу күренешкә каршы ниндидер чаралар күрелә. Мәсәлән, Казанда саклану вакыты чыккан сөт, әзер салатлар, колбаса һәм кондитер әйберләрен сатудан алу буенча рейдлар узгалый. Дәүләт алкоголь инспекциясе мәгълүматларына караганда, быелның беренче кварталында гына да кибетләрдән бозык продукцияне 173 тапкыр алырга туры килгән. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 3 тапкырга күбрәк. Казанда 1 июньнән «Куллану вакыты чыккан товарларга – юк!» дигән акция башланды.

 

Сыйфатсыз товарга юлыккан очракта, шунда ук 277-94-99, 277-94-95 телефоннарына шалтыратыгыз. Халыкны алдап бозык товар сату зур шәһәрләрдә генә түгел, хәтта авыл кибетләрендә дә күзәтелә. Әйткәнебезчә, нәфесе азган бәндәләрне 20 яки 40 мең сумлык штраф белән генә куркытып булмый. Шуңа күрә хәзер Дәүләт Думасында карау өчен яңа закон проекты тәкъдим ителде. Әгәр депутатлар лоббистлар каршылыгын җиңеп, ул закон проектын хупласалар, куллану вакыты чыккан товар белән сату итүчеләр 700 мең сум штрафка тартылырга яки сәүдә ноктасы өч айга кадәр ябылырга мөмкин. Тик менә ул өч ай эчендә бозылырга өлгергән товарлар аннары кая китәчәк? Монысын инде сез мин әйтмәсәм дә яхшы аңлыйсыздыр, шәт!


Илгизәр ХӨСНУЛЛИН
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»