|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.07.2011 Җәмгыять
Президентка бәхет бүләк иттеКазан Сабан туенда Президент Дмитрий Медведев нинди бәйгедә катнашыр икән, дигән сорау күпләрне кызыксындырды. Дәүләт җитәкчесе исә ни өчендер без уйлаган ярышларның берсен дә сайламады. Аның каравы үзенә дага ясап, Мәскәүгә алып кайтып китте. Президентның тимерче белән бергән төшкән кадрларны күрмәгән кеше калмагандыр. Бу тимерче үзебезнең татар егете Алмаз Фатыйхов-Казаков булып чыкты. Без аны эзләп табып, Россия Президенты белән аралашудан алган тәэсирләрен белештек. – Алмаз, соңгы вакытта тәмам "йолдыз" булып балкыдың. Ил Президенты белән күрешү ничек килеп чыкты?
– Мин бит төрле күргәзмәләрдә, бәйрәмнәрдә катнашам. Минем кебек һөнәрчелек белән шөгыльләнүчеләр мондый чараларда еш була. Кулдан эшләнгән әйберләрне халыкка күрсәтәбез. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов та мондый урыннарга еш килә. Ул безнең эшчәнлек белән дә таныша иде. Россия Президенты киләсе булгач, миңа Лаеш районы исеменнән үзәк Сабан туенда катнашырга тәкъдим иттеләр. Баштарак каршы килеп караган идем, ләкин аларның сүзен аяк астына ташлыйсым килмәде.
– Президентның сезнең янга киләчәге билгеле иде, болай булгач.
– Яныңа килергә мөмкин, диделәр. Без әзер булып тордык. Дмитрий Медведев белән бергәләп бәхет китерүче дага эшләргә тиеш идек. Даганы ул килгәнче ясаган идем. Дмитрий Анатольевич "Кузнецу – счастья народного" сүзләрен язып бетерергә тиеш иде. Даганың өске ягына Казан символы булган Зилант рәсеме уеп эшләнде. Казан гербы кебегрәк килеп чыкты. Әлеге рәсемгә дага элеп куелды. Максатыбыз аңа республикада һөнәрчелекнең алга китүен күрсәтү иде. Ил җитәкчесе белән очрашу минем өчен пиар акция булды инде.
– Санаулы минутлар гына яныңда булган Президент белән нәрсәләр сөйләштегез?
– Президент безнең янга килгәндә ничектер арыган кебек күренде. Мин аралашучан кеше, уртак телне тиз табам. Сөйләшә башлагач, бик тиз ачылып китте. Ничектер нур бөркелгәндәй булды. Ике Президент белән дә куллар биреп күрештем. Нәрсә эшләргә кирәклеген әйтү белән, Дмитрий Анатольевич зур чүкечне кулына алды. Кечкенәләрен алса да була иде дә, тик ул зурысын сайлады. Мин өйрәткәнчә суккалады. Элеккегедән килгән гадәт буенча, кем даганы эшләп бетерә, шул кешегә тапшырыла, һәм ул аңа бәхет китерәчәк, дигән ышану бар. Үзе эшләп бетергән даганы теләкләр теләп бүләк иттем. Казанда эшләнгән даганы үзенең эш кабинетына элеп куясын әйтте.
– Алмаз, сине соңгы вакытта туйларга, юбилейларга чакыра башлаганнар. Тамада, музыкант, җырчылар янында тимерче нәрсәгә кирәк?
– Чыннан да өйдә торганым да юк. Кайларга гына чакырмыйлар. Килгән кунаклар каршысында мин бәхет дагасы чүкеп, юбилярга яки өйләнешүче парларга бүләк итәм. Борын-борынгыдан халыкта тимерче иң кирәкле кеше булган. Әгәр дә яшь парларның акчалары булмаса, тимерче янына барып, ярәшү балдагы эшләткәннәр. Тимерче аларга бәхет дагасы бүләк иткән. Аны өйнең түрендә кадерләп саклаганнар. Бу рус милләтендәгеләрдә шулай. Хәзер бу күренеш Казанда да модага кереп китте. Гаилә бәхетле, мул тормышта яшәсен, дигән теләк белән тимерче чакырталар. Туйга барганнан соң, яшь парларга алъяпкыч яптырып, бергәләп әлеге даганы ясыйбыз. Алар әлеге дагага үз исемнәрен яза. Мин аны яшь парларга бәхет сертификаты буларак бүләк итәм. Кәләшкә мәхәббәтләренең мәңге саклануын теләп, бүләккә тимердән чәчәк букеты эшлим.
– Тимерче эше элек-электән авыр хезмәт саналган. Авылларда аларның дәрәҗәсе бик зур булган. Шәһәр малаеның ничек бу һөнәргә кереп китүе генә бераз аптырата?
– Алай димә. Мин күңелем белән авылныкы. Эштән курыкмыйм. Бала чагымда Апас районы Сатмыш авылына кунакка кайта идем. Бабай мине терлек карарга, хуҗалыкта эшләргә, эштән курыкмаска өйрәтте. Хәзер романтикага кызыгып, минем янга бик күп кешеләр эшләргә килә. Тик авыр икәнен беләләр дә, тизрәк китү ягын карыйлар. Матурлык тудыру өчен физик көч кирәк. Бу чын ир-егетләр эше. Бүген Денис Силантьев белән эшлим. Ул телевидениедә эшләгән кеше, хәзер исә алачыкта минем белән бергә икенче төрле иҗат белән шөгыльләнә. Тимерче һөнәрен иҗади хезмәт дияр идем. Мин рәссам түгел, әмма күңелемдәгене тимергә төшерәм. Россиядә бик талантлы тимерчеләр бар. Аларны күрсәтергә, халыкка чыгарырга гына кирәк. Андый һөнәр барлыгын кеше белсен иде. Үткәннәрне искә төшереп, заманга яраклаштырып, бабалардан калган һөнәрләрне дәвам итәргә кирәк. Шуның өчен мин төрле чараларда катнашам да инде. Кеше син эшләгәнне карап торып та күңеленә рәхәтлек алырга мөмкин, балачагына кайтып килергә ихтимал.
– Синең фамилияң Фатыйхов. Әмма син үзеңә Казаков фамилиясен алгансың...
– Аның үз тарихы. Үткәннәрне искә төшерү өчен кирәк ул. Әни ягы Гыйбадуллиннар булган. Фронтка китәр алдыннан бабай күршесе белән комсомолга керергә барган. Аларның кушаматлары – Казах, күршеләрнеке Үрдәк булган. Бабайны Казаков, күршене Уткин дип язганнар. Соңлап кына бабай үз фамилиясенә кире кайткан. Ә балалары Казаков булып калган. Әлеге кушаматны тәхәллүс иттем. Аннан бит мин татарга да охшамаган. Олпат гәүдәле, колакта алка, тәндә татуировка. Яныма килеп вата-җимерә урысча сөйләшәләр. Чегәнгә дә охшаталар. Телегезне ватып-сындырып урысча сөйләшмәгез, татарча да беләм, дим. Шулай дигәч, рәхәтләнеп, ана телебездә сөйләшә башлыйлар. Татар булуыма бөтенесе аптырый. Төрекләр белән төрекчә сөйләшә алам. Качалов театры белән гастрольләргә барып, төрекчәдән тәрҗемәче булып та эшлим әле. Инглиз телен яхшы беләм дип әйтә алмыйм, анысын бераз гына сукалыйм.
Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА |
Иң күп укылган
|