• 15.06-31.08 "Kazan шоу" театральләштерелгән фольклор тамашасы. Туган авылым. 18:00
  • 20.07 Фестиваль «ARENALAND». "Казан арена" стадионы. 12:00
  • 02.08-18.08 Салават концерты. 31 сезон. Камал театры. 19:00
Туган көннәр
  • 20 Июль Радик Гайзатуллин
  • 20 Июль Наилә Нәҗипова
  • 20 Июль Алмаз Гыймадиев
  • 20 Июль Рөстәм Маликов
  • 21 Июль Вадим Хомицкий
  • 21 Июль Фирдәвес Әхтәмова (1939-2012)
  • 21 Июль Әлфия Ганиева
  • 22 Июль Сергей Давыдов
  • 22 Июль Тәлгать Галиуллин
  • 22 Июль Хәмид Мөштәри (1900-1981)
  • Казанда Яңа-Савин районында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир сатыла.Риэлтор түгел,хуҗасымын.тел.89172651334.
  • Казанда Мәскәү районының Декабристлар урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир сатыла.Тандем янында.Риэлтор түгел,үзем сатам.тел.89172651334.
  • Казанда Бр.Касымовлар урамы 22/7 йортында урнашкан тулай торакта 18 кв.м.лы бүлмә озак вакытка арендага бирелә. Барлык унайлыклар да бар. Бәясе аена барлык тулэулэрне кертеп 9000 сум. Тел: 89274406960
  • Тиз арада, Лаеш районының Бима авылында (казаннан 25 км) 2 катлы брустан эшләнгән өй сатыла. Кыйммәт түгел. Мунча, гараж, газ , су кетеретлгән, канализация. 6 сутый җир. парник. телефон 89172791083 Риэлтор түгел.
  • Павлюхина урамында бүлмә сатыла, Ипподром тукталышында. 89033052264
  • Сдается однокомнатная по ул. Бр.Касимовых. Собственник. 8-9196255266
  • Куплю комнату в квартире 89270344252
  • Казанда Бертуган Касыймовлар урамында бер бүлмәле фатир арендага бирелә. Барлык уңайлыклар да бар. Риелтор түгелмен. 8-9196255266
  • Бер булмэле фатир яки гостинка сатып алам. 89279619192 Лэйсэн
  • Бр.Касимовых урамы, 22/7 адресы буенча урнашкан тулай торакта 18 кв.м бүлмә сатыла. Уңайлы җир - мәктәп, балалар бакчасы, базар, поликлиника. Горки метро станциясенә җәяү 5-6 минут. Шәһәрнең теләсә кайсы җиренә алып бара торган транспорт тукталышы якында гына Өйдә капиталь ремонт үткәрелде. Йорт тирәсендә яңа асфальт түшәлгән, машина куяр өчен урыннар җитәрлек. Студентлар, яшь гаилә өчен яхшы вариант. 89520443409

 

 

 
Архив
 

               

01.07.2011 Дин

Рамил хәзрәт Юныс: "Үткәнгә кире кайту юк"

Кол Шәриф мәчете имамы Рамил хәзрәт Юнысның вәгазьләре күпме кешеләрнең кыйбласын дин юлына, мәчет тарафына юнәлдерде икән, аларның исәбен санап бетереп тә булмый торгандыр, мөгаен. Җыелган халыкның: "Эх, бүген җомга намазында Рамил хәзрәт булсын иде", – дигәннәрен еш ишетәм. Әйе, ул үзенең акыллы, тапкыр фикере, тирән белеме, төпле киңәше белән халыкка һәрвакыт якын. Аның белән теләсә нинди темага гәп куертып була.

Мин – Казан Кремле музее хезмәткәре

 

– Рамил хәзрәт, бүген дин тотучыларга ирек дибез. Әмма соңгы елларда дин әһелләрен Гарәбстанда укып кайтучыларга һәм үзебезнең мәд­рәсәләрдә белем алучыларга бүлгәләп карау башланды. Бу бүленеш ыгы-зыгы куптармасмы?

 

– Бөтен мөселманнарның башлыклары, зыялылар, галимнәребез мөфтияттә утыра. Бу сорауга алар төгәлрәк җавап бирерләр дип уйлыйм. Без – гади имамнар гына.

 

– Күптән түгел Түбән Камада чыккан "әт-Тахави" китабына уңай бәяләмә язганыгыз өчен Диния нәзарәтеннән сезнең адреска шелтә белдерделәр. Ваһһабчылар әдәбиятын пропагандалауда гаеп­ләделәр. Бу хакта үзегез ни диярсез?

 

– Бу хакта башка мәгълүмат чаралары да кызыксынды. Әмма әлеге вакыйгага комментарий бирәсем килми.

 

– Тагын бер шикаять булса, Рамил хәзрәт имамлык таныклыгыннан коры калырга мөмкин, диделәр...

 

– Андый таныклык бөтен­ләй юк. Мин бит Казан Кремле музее хез­мәткәре булып торам. Бары тик эш бирүче генә эштән куа ала.

 

– Соңгы вакытта авылларда дин тотучылар, өйдән-өйгә кереп, Коръәндә язылмаган ниндидер нотыклар укып йөри башлады. Гөл үстерергә ярамый, төзегән өегез өчен теге дөньяда җавап бирәсегез бар, дип хуҗабикәләрне куркыталар.

 

– Гөл, чәчәк, агач үстерү – матурлык, гүзәллек. Гөл үсте­рүгә каршы Коръәндә бер генә аять тә, хәдис тә юк. Ә өй мәсь­әләсенә килгәндә, пәйгамбәребез Мө­хәммәднең (с. г. с.) хәдис-шәрифе бар: "Адәм баласының дөньяви бәхете – хәерле хатын, хәерле күрше, киң йорт һәм төзек хәрәкәт­ләнү чарасы" (ул вакытта ат булгандыр инде, хәзер – машина). Зур йортта яшәү мөселманнарга тыелмаган. Әмма анда да чама булырга тиеш. Йортыңа киткән малың кирәгеннән артып, ди­неңә, көнкү­решеңә, тормышыңа зыян китерә икән, бу исраф булып санала. Димәк, харам. Ә чаманы һәр кеше үзе билгели: кереме белән дә, чыгымы белән дә. Йортның квадрат метры күпме булырга тиешлеге диндә язылмаган.

 

– Үлгән кешенең өчесен, җидесен үткәрергә ярамый дигән фикерләрне дин әһелләреннән күп тапкырлар ишет­кән булды. Шулар аркасында гаиләләрдә гауга чыккан очраклар да аз түгел. Аларга нокта куеп буламы?

 

– Мин инде бу хакта ничә еллар буе сөйлим. Бу мәсьәләгә кадәр башка проблемаларыбыз да җитәрлек бит бүген. Шуңа күрә без бу мәсьәләне күтәр­мәс­кә, артык куертмаска тырышабыз. Халыкның бу гадәтен (мин аны начар гадәт дип әйтмәс идем) тыеп яки аны күтәреп чыгу ягында да түгел. Бу хакта сөйләшеп, сугышып, вакыт үткәрүне мәгънәле гамәл дип тапмыйм. Татарлар туйларын аракы белән үткәрә, менә бу – начар гадәт. Авылда шушы ике гадәтнең кайсысы күркәм­рәк? Татар авылларында исереп, сугышып, хәмер белән туй үт­кәрүме, әллә Коръән ашын уздырумы? Мәсьәләгә менә шул яктан якын килергә кирәк.

 

Чишенү хәерлерәкме, киенүме?

 

– Мөселман хатын-кызы нинди булырга тиеш? Әби-бабайларның үзләренә генә хас гореф-гадәтләре, башка мил­ләтләрдән үзгә киемнәре булган. Бүген исә без күбрәк Га­рәбстан үрнәгендәге киемнәрне үз итә башладык. Безнең әбиләр кап-карадан киенеп йөрмәгән бит инде...

 

– Чишенү хәерлерәкме, киенүме? Бүген татар хатын-кызлары чишенеп бетте ләбаса. Киенү хәерлерәк, гыйффәтлерәк, матуррак. Чишендермисе иде татар хатыннарын! Гарәбстанга карап киенәбез, ә татар хатын-кызларының 90 проценты Европага карап чишенә. Га­рәпләргә карап киенгән нәфис затларыбыздан шүрлибез, аның итәк астында шартлаткыч юк­мы, дип куркабыз. Ә чишенгән хатыннарның итәк астында бернәрсә булмаганын күрәбез дә тынычланабыз. Татар киемнәренә килгәндә, бүген алар көн­дәшлекне үти алмый. Бәяләре артык югары килеп чыга. Әби­ләр-апалар яныма килеп: "Ник безнеңчә киенмиләр?" – дип сорагач: "Апа, сезнең башыгызда ник калфак түгел?"– дип сорау белән җавап бирәм. Бүген калфак кигән әби Казанда бер яки ике булырга мөмкин. Кайсыбыз хәзер калфак киеп, зәңгәр шәл бөркәнеп йөри? Юк. Төркиядән килгән киемнәрне кибетләрдән юнь бәягә генә сатып алырга мөмкин. Мөселман хатын-кызларының акчасы булмау сәбәп­ле, шуларны гына алып кияргә мәҗбүрләр. Мөселманнарның киеме хакында сүз кузгатабыз икән, Бауман урамына да чыгыйк әле, кибетләр өстендәге элмә такталарның ничә проценты татарча һәм күпмесе чит тел­дә язылган икән? Кая карый безнең Бөтендөнья Татар Конгрессы, кайда безнең депутатлар, җи­тәкчеләр? Бу хәл бөтен өлкә­ләрдә дә чагылыш таба. Хәтта таҗик, үзбәк, япон кухнялары бар, ә татар халык ашларының кайда икәнен дә белмибез. Шуңа күрә сәбәбен дин әһелләреннән генә эзләргә ярамый. Моңа бөтен халык җаваплы.

 

– "Мәскәү мәчетенә йө­рүчеләрнең күбесен Азия һәм Кавказ халыклары вәкилләре тәшкил итә. Татарлар диннән ераграк", – дигән иде Равил хәзрәт Гайнетдин. Ә бездә хәлләр ничегрәк? Казан мә­четләренә йөрүчеләрнең ничә проценты татарлар?

 

– Мәскәүдә шундый тенденция, ә бездә алай ук түгел. Аллага шөкер, татар халкы мәчетләребезгә йөри. Мәскәүдә шундый вәзгыять, чөнки башкалага эшләргә килүчеләр бик күп. Татар егетләре дин турында бик уйламый. Ә үзбәк, таҗик, казах егет­ләре кечкенәдән гаиләдә дини тәрбия күреп үскән. Россия мәчетләренә Көньяк Кавказ якларыннан килгән мөселманнарыбызның йөрүе хак. Кызганыч, татарларның дингә мөнәсәбәте бераз сүлпәнрәк. Гәрчә Россия мәчет­ләрен төзүдә татарлар да катнаша.

 

– Православие мәдәнияте нигезләре мәктәпләрдә укытыла. Ә менә ислам дине турында балаларга белем бирерлек кадрлар җитәрлек түгел. Дини оешмаларга дин белгечләре, мөгаллимнәр әзерләү өчен дәүләттән акча бүлеп бирелмәгән. Казандагы Россия ислам университеты бу эшкә алына аламы?

 

– Университет югары белемле теология яки илаһият белгечләре әзерли. Мәскәүнең мә­гариф министрлыгы тарафыннан теология бүлегенең аккредитациясе бар. Шунда укыган студент дәүләт дипломын ала һәм теләсә кайсы өлкәдә эшләргә мөмкин. Россия ислам университетын тәмамлап чыккан егет-кызларның урыннары мәктәп­ләрдә дин дәресләре укытырга ярар дип ышанып калабыз. Ә Татарстанда ислам динен укыту 2012 елдан гына гамәлгә керә башлаячак бит әле.

 

– Әмма аңа әзерлекне бүгеннән үк башларга кирәк ләбаса...

 

– Безнең Мәгариф минис­трлыгында мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрнең белемен күтәрү институты эшләп килә. Алар тарафыннан да бу эш башкарыла. Аларга махсус дини курслар үткәрәләр. Шуңа күрә татар теле укытучыларын да бу институтта укытып чыгарачаклар.

 

Рамил хәзрәт лекцияләре

 

– Элек укытучылар: "Рамил хәзрәт лекцияләре"н мөкиббән китеп тыңлыйбыз", – диләр иде. Бүген бу курсларыгызны дәвам итәсезме?

 

– Укучыларның белемен күтәрү институтында шул ук курсларны алып барам. Лекция­ләрне беркайчан да туктатканым булмады.

 

– Кол Шәриф мәчетенә халык бик күп йөри. Намаз укырга гына түгел, өшкертергә, никах укытырга да килүчеләр бар. Сездән никах укыту өчен бик озын чират тезелгән. Ничек барысына да өлгерәсез? Ни өчен никах укытырга теләүчеләр нәкъ менә Кол Шәрифне сайлый?

 

– Өлгерәбез. Һәр никахның үз вакыты бар, алдан язылып куялар. Ә ни өчен Кол Шәрифне сайлауларын килүчеләрнең үзләреннән сорарга кирәктер. Телевидениедә дә, радиода да, газетада да: "Без сезгә никах укыйбыз", – дигән рекламабыз юк. Ә кеше артканнан-арта бара. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте инде бу. Мәчетнең матурлыгы да яшьләрне кызыксындыра, әл­бәттә. Имамнарыбыз никахта егерме минутлык вәгазь сөй­ләргә тиеш, дигән таләп тә куйдык. Бу мәчет бусагасын атлап керүне җиңе­ләйтү өчен дә оештырыла. Никахлар күп үтә, дип көн­лә­шүчеләр дә, тәнкыйтьләүчеләр дә бар. Һәр никахка егерме-егерме биш кеше килә. Аларның күбесе беренче мәртәбә мәчеткә керә, ә кайсысы тәүге тапкыр вәгазь тыңлый. Бу халыкны дингә һәм мәчеткә тартуның бер алымы булып тора.

 

– Соңгы биш ел эчендә никах укытучыларның саны күпмегә артты? Аларның исә­бен алганыгыз бармы?

 

– Әлбәттә, артты. Хәзер бер атнага 60-70 никах укыла. Мәчет ачылган елда биш-унлап кына иде. Бер көнгә, ким дигәндә, ун никах укыйбыз.

 

– Түбән Камада күп еллар имам булып тордыгыз. Анда яшәүчеләр һәрвакыт сезне сагынып искә ала. Кире кайтасыгыз килмиме, ул чакларыгызны сагы­насызмы?

 

– Сагынам. Әнә бит мәчетнең картинасы да эленеп тора (эш өстәле янындагы стенага күрсәтә. – А.Х.). Һәр вакытның үз вәзгыяте бар. Балачакны ничек кенә яратсак та, яшь чакка бүтән кайтып булмаган кебек, үткән заманга да кире кайту мөмкин түгел инде.

 

– Күп кенә ата-аналар кызларын һәм улларын чит илгә укырга җибәрүгә куркыбрак карый. Сез исә олы кызыгыз Айсылуны Төркиягә укырга җибәргәнсез. Ни өчен нәкъ менә Төркияне сайлады?

 

– Беренчедән, Айсылу Казанның төрек лицеен тәмамлады. Төрек телен бик тә яратып укыды. Минем Төркиядә дини белем алырга теләгем бар, башка җиргә укырга керәсем килми, дигәч, мин каршы килмәдем. Үзе имтихан тапшырып, укырга керде. Быел исә икенче курсны тәмамлады.

 

– Татарстан мөфтиен сайлаганда "халык бәйгесе"ндә Рамил хәзрәт Юнысов иң күп тавыш җыючы кандидат иде. Үзегезнең тугры дусларыгызга ни диярсез?

 

– Виртуаль сайлауда катнашкан кардәшләремә бик зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Алар үз күңелләрендә булган теләкләрен белдерделәр. Сайлау бит халык тарафыннан түгел, имамнар тарафыннан үткәрелә. Ә мине яраткан халыкка иң изге теләкләремне генә җиткерәсем килә.

Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 119-120 | 01.07.2011
Ватаным Татарстан печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

№39 (798580) / 14.03.2012 17:49:26

вэгазъгэ йорергэ телэгем бар!атнанын нинди конендэ хэм нинди вакытта башлана икэн?

№38 (777153) / 09.08.2011 01:22:52

кыскасы мондагы кайберэулэрнен чирлэре бик азган аларны инде дәвалап та бетереп булмас кебек. хотя кашулеклэренэ$ тама торган краннарны япсан! аларда гади моселман булып китэрлэр иншAллаh
инде башкаларны адашудан Аллам сакласын.

№37 (775057) / 08.07.2011 18:29:39

“Үзләренең ачулары килгән кешеләр өстеннән “Падишаһны сүкте”, дип донос итүчеләр кебек, үзләрен галимнәр җөмләсенннән санаган кешеләр дә, үз фикерләрендә булмаган кешеләрнең һәрберсен ваһһабилык белән гаеп итәрләр, һәм шуның аша халык каршында [аларның дәрәҗәсен] төшерә алырлар дип өметләнәләр».
Типографiя газеты «Вактъ», Оренбургъ, 1911 г

№36 (775032) / 08.07.2011 14:06:25

Хаҗия, коннэр бигрэк кыздыра бит!

№35 (775030) / 08.07.2011 13:47:28

Әссәләмү галәйкү, мөселман кардәшләр!
Җомга көннәре мөбәрәк булсын! Шәгъбән аенда Аллаһ Тәгаләгә күп-күп гыйбадәтләр кылырга насыйп булсын!

Уразалар тотып тәнебезне, җаныбызны чистартыйк!

Форумда катнашучы, үзләрен мөселман дип, әмма дә Аллаһ кушканнарны үтәмичә, тәкәбберләнүчеләр игътибарына!

Кем дә кем сезгә Аллаһ сүзен җиткерергә тырыша икән, алар сез әйткән - //Айдар №23 (774763) / 03.07.2011 / 18:04
"чапан-чалма киеп кешеләрне диннән биздереп йөриләр"// дигән категориягә кермиләр.
Кактус та, Нурислам да - алар - гади мөселманнар, ә мөфтият кешеләре дә, мәчеттә эшләүчеләр дә түгел, иншә Аллаһ.
Мәчеттә эшләүчеләрнең күбесе бидгатькә ябышып ята.

Аллаһ Тәгалә искә төшер, файдасы тияр, ди. Аллаһның рәхмәте белән, алар да искә төшерәләр, туры юлны күрсәтәләр, татарларны адашудан чыгарасылары килә.

Бу дөнья үтә дә китә. Ахирәт мәңгелеек. Дөньялыкта ни чәчсәк, ахирәттә шуның уңышы булачак.

Шайтан вәсвәсәсенә бирелеп, киреләнмәгез. Аллаһ Тәгаләнең җәзасы бик тиз- кисәк кенә бик нык авыруын да бирергә мөмкин.

Әле соң түгел, Аллаһ юлына чакыручыларны ишетергә тырышыгыз!


Пәйгамбәребез салла Аллаһу галәйһи вә сәлләм шәгъбән аенда бик күп ураза тота торган булган:
«Кешеләр рәҗәб белән рамазан айлары арасындагы шәгъбән аен оныталар.Ә бит бу айда гамәлләр Аллаһ хозурына күтәрелә.Һәм мин гамәлләремнең Аллаһ хозурына ураза тоткан вакытымда күтәрелүен телим," - дип әйтеп калдырган.» (Ән-Насаи, шейх Альбани ышанычлы хәдис ди).

Гөнаһлардан чистарыныйк, Аллаһ кушканнарны үтәп, тыйганнардан тыелыйк.

"133. Раббыгызның ярлыкавына һәм җир, күкләр киңлегендә булган җәннәтләр тарафына
ашыгыгыз! Ул җәннәтләр шәригать хөкемнәрен бозудан сакланучы тәкъва мөэминнәргә хәзерләнде." (Гыймран гаиләсе)

№34 (774899) / 05.07.2011 22:14:12

Нинди генэ коментлар язсалар да Рамил хэзрэт гайбэтлэрдэн остен. Аны гади татар халкынын кубесе хормэт итэ. Кубрэк анын вэгазьлэре тынланыла хэм укыла.

№33 (774826) / 04.07.2011 21:05:16

"Эй, моселманнар!...эгэр бер дини мэсьэлэдэ бэхэслэшсэгез, ул мэсьэлэне Аллах китабы- Корьэнгэ кайтарыгыз. Корьэндэ ачык хокем табылмаса, эгэр Аллахыга хэм Ахирэт коненэ ышансагыз, Рэсул хокеменэ кайтарыгыз. Шулай хэр эшне Корьэн хэм соннэт улчэве белэн хэл итсэгез, сезнен очен хэерле хэм ахыр нэтижэсе куркэм булыр" (4.59).
"Жэннэткэ мэжбурлэу юк" китабыннан. Рэсим Хэбибуллин. Алып укысагыз бик эйбэт булыр иде жэмэгать.

№32 (774800) / 04.07.2011 13:05:38

Соры корт,язганнарың белән килешергә туры килә. Доказательствоны Кактус үзе китергән бит (Аллаһы Тәгаләнең вәгъдә иткән җәзасы сезгә кагылмас шәт, чөнки акылы зәгыйфь булганнардан сорау алынмаячак). Коммунистлар чорында да күпме алдынгшы фикерле кешеләр психбольницада черегән.

№31 (774793) / 04.07.2011 11:44:49

//Шуларның да алдыннан Кактус белән Нурислам бара!//
Моны акылы камил булган кеше әйтми инде.

№30 (774791) / 04.07.2011 11:41:24

// Айдар, мондагы "диниләргә" нидер язып мәшәкәтләнмә, аларның шәригать законнарыда, җәмгиять законыннан аерылмый: "закон дышло, куда повернул, туда вышло".//
Соры корт! Син алай бик борчылма инде. Тотасыңда үзеңә кагылмаса да борыныңны кыстырасың. Аллаһы Тәгаләнең вәгъдә иткән җәзасы сезгә кагылмас шәт, чөнки акылы зәгыйфь булганнардан сорау алынмаячак.

№29 (774784) / 04.07.2011 08:38:52

Алоэ - дәва гөле шул,
Вакытлы бирде киңәш.
Хәзер инде бу китапка
Аннотация өләш!

№28 (774779) / 04.07.2011 06:08:46

Элек матбугатка кереп эллэ нинди кызык материаллар укып, шигырьлэр укып чыга идем. Кунелле була иде. Хэзер бер- берен комментироваить итергэ генэ торалар, чуть-что, сразу чэйнэп ташлыйлар, гуя челлэдэге шакаллар.
Менэ минем кулга Хэбибуллин Рэсимнен "Жэннэткэ мэжбурлэу юк" дигэн китабы элэкте. Очырасыа зинхар дип эйтэм, алмый калмагыз.Юк, бу реклама тугел, бэлкем шуны укып булса да, бэлки бераз ан белем алып, сатулашмассыз, хаман бер сузгэ килэ алмыйсыз.

№27 (774773) / 03.07.2011 21:51:42

Соры кырт,син үзеңне бик акыллыга саныйсың,әмма шулайлыгына икеләнү бар бит,бала чакта баш белән бәремәдеңме син?
Бичәң күрсәтсен әле
спецка.Зацикливаться итә башладың,өзмәс куймас бәйләнү,һ.б. шуңа ишәрәли....
Командировкага бармый торсаң бичәң ничек түзәр иде,мескен?

№26 (774770) / 03.07.2011 21:10:01

Айдар, 

№25 (774766) / 03.07.2011 19:03:07

Айдар, мондагы "диниләргә" нидер язып мәшәкәтләнмә, аларның шәригать законнарыда, җәмгиять законыннан аерылмый: "закон дышло, куда повернул, туда вышло".
Чынлыкта, аларның Аллаһыга инануларына да шигем бар, чөнки, инанган кеше үзе өчен инана, ә болар, үзләрен дини итеп күрсәтергә тырышалар, башкаларның нәкъ аларча булуын таләп итәләр, кыскасы: тулы килеш компартия идеологиясе...

№24 (774765) / 03.07.2011 18:55:57

Айдар җитәр,ир кешегә килешми катын-кыз шикелле чегәшләнеп утыруың.
малай-шалайга охшап куясың.

№23 (774763) / 03.07.2011 18:04:56

"чапан-чалма киеп кешеләрне диннән биздереп йөриләр" Шуларның да алдыннан Кактус белән Нурислам бара!

№22 (774761) / 03.07.2011 16:52:28

//Устав Коръәннең кай битендә язылган?//
Аллаһы Тәгалә әйтә: "Сез килешү төзегәнсез икән, килешүегезне бозмагыз!", дип. (Аять санын эзләп тормыйм, акылы камил кеше аңлар). Устав ул дәүләт органнары белән төзелгән килешү инде, шунсыз бер оешманы да теркәмиләр. Килешүне бозу ышанычсызлык билгесе. Ә Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: "Ышанычсызның - иманы юк, вәгъдәсен бозучының - дине юк". Һич югы шуны да аңларлык булмаганнарның башы юктыр инде.
Шул ывшанычсыз һәм вәгъдәсезләр бүген чапан-чалма киеп кешеләрне диннән биздереп йөриләр. Менә бу инде милләт өчен бик куркыныч нәрсә.
Рамил хәзрәтнең китапка аңлатма бирүе куркыныч түгел, ә Рамил хәзрәтнең шул ышанычсыз вә вәгъдәсезләрне күреп дәшми калуы куркыныч. Бу аның милләт бетүенә борчылмавын күрсәтә.

№21 (774757) / 03.07.2011 14:34:41

хош сказать,что не запрещено,то можно?
аңлаттылар бит инде бу турыда,аңлаганнаргә барып җитте бугай,син хаман шуны тартып чыгарасың. да мин инандым,3,7,40,елын укыту кирәк түгел,әииа мәҗелес җыеп,әрвәхларга дога уку,корән мәҗелесләрен үткәрүгә,кактус та,Нурислам да каршы түгелләр һәм каршы сүз әйтмәделәр.
шулай булгач,корән уку мәҗелесләре бидгать гамал түгел.
син ни белән риза түгел? корәндәге язылганнарны ялгыш дип, әйтәсең килмидер бит?

шул сизелә,кактус белән Нурисламга шәхси үчегез барлыгы. бу бит күркәм гамәл түгел.үзең бер дәлил дә китрә алмыйсың,голословно гаеплисең,шунысы алашылмый аларның гаепләре нәрсәдә,дөрес сөйләүләрендәме?

ну быррат,уйларлык мәнең булса, уйлап кара инде!!

№20 (774756) / 03.07.2011 14:08:08

айдар га, брат, син үзең бутама инде. Шул ук Кактус, Нурислам һәм башкалар, Коръәндә булмаганны эшләү шерек, битгат дип күпме яздылар? Устав Коръәннең кай битендә язылган?

№19 (774753) / 03.07.2011 13:19:32

соң игтибарлы бул. сүз бит уставны бозу турында. бутама инде кеше башын.
уставта акка кара белән язылган икән,бозарга кирәкми. кайда гарантия корәнне дә бозып шәрехләмәсләр дигән гарантия,болай башлагач.......

№18 (774751) / 03.07.2011 12:51:03

"Ә кворум булсын өчен һич югы 635 имам сайлауда катнашырга тиеш иделәр. Кворум булмаган рәвештә дә сайлаулар Уставны тупас рәвештә бозып "ачык тавыш" юлы белән сайлау уздырдылар"
Ууууф, күпме шерек, күпме битгат. Болар бесе дә Коръәндә дә, хәдсиләрдә дә юк бит. Бу инде, брат, сиңа 3-7-40 гы гына түгел.

№17 (774747) / 03.07.2011 11:03:22

//бүгенгесе имамнарның почти йөз проценты тарафыннан сайландылар. //
Туфта. Беренчедән Татарстанда 5000 нән артык имам бар. Шуларның 10% ын чакырдылар 534 имам. Татарстанда 1300 мәчет һәм мәхәллә бар. Һәр мәчеттән бер генә имам чакырылса да 1300 имам булырга тиеш. Ә кворум булсын өчен һич югы 635 имам сайлауда катнашырга тиеш иделәр. Кворум булмаган рәвештә дә сайлаулар Уставны тупас рәвештә бозып "ачык тавыш" юлы белән сайлау уздырдылар, имамнар янында район главалары һәм милицияләр күзәтеп тордылар. "Почти 100%" дип сафсата сатып утырасың үзеңә бер аңлаешлы НИКта куя белмәгән бәндә.

№16 (774737) / 02.07.2011 22:48:40

Укытучыларның белемен күтәрү институтында дип укыргадыр

№15 (774735) / 02.07.2011 21:40:39

Укучыларның белемен күтәрү институтында - бу нинди институт?? кемнәрнең белемен күтәрә дисез ???

№14 (774729) / 02.07.2011 17:10:57

Бүгенге һөҗүмчән наданлык һәм йөгәнсез корткычлык заманасын үткәреп җибәрү өчен, Рамил хәзрәткә һәм аның тарафдарларына әле күп көч сарыф итәргә һәм байтак киртәләр аша үтәргә туры килер шикелле. Тиз генә бирешмәсләр әле бу "хезмәткәрләр".

№13 (774724) / 02.07.2011 16:20:07

"кактуска".
КГБ(ФСБ) сотруднигы имам булып торса, анысы ничек була,кактуска?

№12 (774718) / 02.07.2011 15:13:52

//Мин – Казан Кремле музее хезмәткәре//
димәк, Юнысов - дәүләт учреждениедә эшли. Легитимност проблемасы хасил була: җомга гыйбадәте үткәрү өчен дөрес куелган имам шарт булып тора - шәригат таләбе бу... Шартлар тулмаса - өйлә укыла. Инде бездә мөфтиләр шәхси яктан нинди булуына карамастан - аларның канунлы булуы шик уятмый: һәм Госман И. һәм бүгенгесе имамнарның почти йөз проценты тарафыннан сайландылар. Ә менә шушы ситуация - кайчан имамны музей директоры билгели - яңа! андый куелы һичничек шәригаткә сыймый кебек?

№11 (774704) / 02.07.2011 11:54:19

При том, при всем, Юныснын вахабизмны мактавы эле ишеткэнем булмады, дэлилегез кая??

№10 (774702) / 02.07.2011 11:36:22

ваххабизмны мактап Риза Фэхретдин дэ язган, Муса Биги дэ язган. шуна курэ аларны Мэхмутлэр, Якуповлар хэзер кимсетеп китаплар язалар.
Э хэдис буенча имам була ин белемлесе, шуна курэ хэдис буенча яшэсэн казан мэчетлэреннэн шэхэдэтле имамнарны да куып бетереп була, бик азыннан башка.

№9 (774696) / 02.07.2011 07:56:05

Дорес,ул оста сойли ,лэкин анын вахабизмнын зыяны юк,дип эйткэн сузе дэ бар!

№8 (774692) / 02.07.2011 07:01:30

кол шәриф мәсҗете үзе музей икән,сиңа нинди имам булсын инде.музей хезмәткәре дип дөрес әйткән.
ты давай туфту не гоняй "кактуска".
кешегә яла ягу була,када күрдең син "тәхәрәтсез исерек" икәнен?
азмыни әле "указлы" коммунис муллаларның тәхәрәтсез йөргәннәре....
не мути воду!! музей хезмәткәре үз урнында,мөфтиегез үз урнында сиңа тагын нәрсә кирәк "акыллы баш"№8?

№7 (774674) / 01.07.2011 21:16:01

КактусКА. Син әзерәк тегеләйрәкме соң? нинди җүләр сатасың?
нинди закон? кем язган аны,күрсәт!

RIM дөрес әйтәсең!!!

№5 (774671) / 01.07.2011 20:47:12

№4//.. ягъни аның артында намаз уку законсыз ич?\\
нинди закон буенча??? шәһәдәтнәмә дигән әйбер әби патша вакытыннан калган әйбер түгелме соң?
менә татар үз-үзен шәригаттән башка законнарга куып кертмәк була.

№4 (774670) / 01.07.2011 20:34:53

// Хәдис: "Дин эшләре үз әһелләренең кулларына тапшырылганда, дин өчен кайгырмагыз, әмма башкалар кулына дин эшләре тапшырылса, ул вакытта кайгырыгыз".//
Юнысов музей хезмәтчесе икән... нигә алайса ул имам булмаенча чалма киеп хулиганланып йөри икән?? шаһәдәтнамәсе юк икән үзендә... ягъни аның артында намаз уку законсыз ич? монда тәртип кирәк срочно! дин эшләренә нигә музейщиклар тыкшына? китерелгән хәдисне тупас бозу бит бу! берәр шаһәдәтнамәле имамны Кол Шәриф мәчетенә куйсыннар иде! Болай бит канунсыз музей белгече намазларда алга чыгуы ул намазларның кабул булмавына китерер... дин әһелен куйсыннар иде үзәк мәчеткә.

№3 (774667) / 01.07.2011 18:33:50


Хәдис: "Дин эшләре үз әһелләренең кулларына тапшырылганда, дин өчен кайгырмагыз, әмма башкалар кулына дин эшләре тапшырылса, ул вакытта кайгырыгыз".
Бөек галимебез Ризаэддин Фәхреддин хәзрәтләре бу хәдисне болай шәрехли: "Әдәби бәйсезлекләре үлмәгән вә динне яклаулары бөтенләй бетмәгән милләтләр үз ихтыярлары белән һичвакытта үзләрен дини вә гыйльми вазифалары өчен лаексыз, яраксыз адәмнәрне сайламаслар, гыйлем белән дин көрсиләренә пакъ вә җитди булмаган кешеләрне якын җибәрмәсләр. Бер милләтнең дини хезмәтләре яраксыз, сәләф мәсләкләреннән хәбәрсез, гыйффәтсез вә ышанычсыз адәмнәр кулларында булса, ул милләт зәгыйфь , параличка дучар вә кыйммәтсез һәм дә: "Әгәр бер каумнең юл күрсәтүчесе карга булса, ул аларны үләксә базына китерәчәк", - дигән шигыренә туры киләчәгенә шөбһә юк. Шуны күрүчеләр, һич шөбһә юк, еларга, яшь урынына кан түгәргә тиешле. Дини дәрәҗә тезгене үз мәртәбәсен үзе белми, эшнең әһәмиятен аңламый торган кеше кулында булу - шул милләтнең мәгънәви сурәттә үз-үзен үтерүе вә фазыйләт мәйданыннан чыгып китүе".
Әйе, сайлауга килгән имамнар канлы күз яшьләре белән елап, кул аяклары белән булдыксыз адәмне сайлауга каршы чыгарга тиеш иделәр. Әмма 24 имамнан башкаларга бу дөнья ахирәттән кадерлерәк булып чыкты һәм милләтнең бетүен раслап куйдылар.
Шулай ук Рамил хәзрәттә тынын да алмыйча, милләт бетүенә борчылуын белгертмәде, ә ул чаң сугарга тиеш иде. Динеңә, илеңә һәм гаиләңә һөҗүм булганда сабыр булу олы гонаһ. Монда Ислам диненә һөҗүмне булдыксыз имамнар аша тормышка ашырулары ачыктан-ачык күренеп тора юк исә.

№2 (774664) / 01.07.2011 17:32:17

Аңа калса мөфтинең үзенә дә шелтә белдерергә кирәк, аның территориясендә чыккан бит ул "крамолный" китап.

Ә инде ике аерым оешманы да аера алмаган мофтияткэ нинди ышаныч булсын?

№1 (774660) / 01.07.2011 16:56:11

Субханалла, Рәмил хәзрәт!!!!

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом