|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.07.2011 Фаҗига
Тинчурин театры артисты Фәһим Ситдыйков вафатК.Тинчурин театрында бүген 1 июль көнендә траур. 30 июнь көнне төнге сәгать 23.50дә каты авырудан соң театрыбызның күренекле, халкыбызның яраткан Татарстан Республикасының атказанган артисты Ситдыйков Фәһим Мөнәвәр улы арабыздан китеп барды. Ситдыйков Фәһим 1953 елның 10 октябрендә Башкортстанның Бакалы районы Нарат Елга авылында дөньяга килә. Театрда 1975 елдан башлап эшләде. Төп рольләре – Сәйяр – Ш.Хөсәенов «Әниемнең ак күлмәге», Надирша – И.Юзеев «Мәкәрҗәгә барган идек», Сәфәргали – К.Тинчурин «Хәйләсез дөнья файдасыз», Өмет – И.Юзеев «Гашыйклар тавы», Эдгар – Э.Яһудин «Мәхәббәткә мәдхия», Ахун – Н.Исәнбәт «Хуҗа Насретдин», Габдуллаҗан – К.Тинчурин «Американ» һ.б. Театр коллективы артистның туганнарының, якыннарының авыр кайгысын уртаклаша.
--- |
Иң күп укылган
|