• 29.07 "Мунчәли укулары", авыл бәйрәме. Чүпрәле районы. Башлана 10 сәг.
  • 29.07 "Сенофест" печән чабу фестивале. Зәй районы, ипподром. 11.00.
  • 29.07 Кукмара районы Нормабаш авылында IV төбәкара балыкчылар ярышы. Башлана 12 сәгатьтә.
  • 03.08 Салават концерты-29 сезон, Г.Камал театры. Башлана 19:00 сәг.
  • 14.09 Дәүләт Академия Кече театр гастрольләре, Г.Камал театры. Башлана 19:00 сәг.
Туган көннәр
  • 22 Июль Хәмид Мөштәри (1900-1981)
  • 22 Июль Сергей Давыдов
  • 22 Июль Тәлгать Галиуллин
  • 23 Июль Марат Фәйрушин
  • 23 Июль Мәхмүт Гәрәев
  • 24 Июль Айрат Ильясов
  • 24 Июль Чулпан Закирова
  • 25 Июль Гүзәл Хөсәенова
  • 27 Июль Илшат Әминов
  • 27 Июль Фәнил Галиев
  • Купим 2 комнатную квартиру в Приволжском или Советском районе.+7 919 685-63-78
  • Ищем девушку на подселение в зал, ул. Голубятникова, 3-3,5 тр. 9270412728
  • 2 булмәле фатир Әмирхан урамында тәртипле гаиләгә арендага бирелә. 89274398340 (собственник). Риелторларсыз!
  • Каен жилэге сатабыз 5 литр 2100 сум. Казан, Арча 89872697984.
  • Сдаю 2 комнатную квартиру в Центре Казани с мебелью. (собственник) 89276766077
  • Актаныш.Грузоперевозки Газель Будка тел.89179248290
  • Казанда массаж ясыйм. Сертификатым бар. Тел. 89274577420
  • Актаныш. Продаётся дом, площадь 60 кв метров. Дом 2012 года постройки, газ, удобства в доме. Новый забор, баня. Участок 14 соток, находится по улице Дзержинского. Цена 1200 тысяч рублей. Торг при осмотре. Звоните по телефону: 8 (960) 071-03-00, Лузия
  • Азнакай районында рулонлы печән сатыла. тел. 8 9178755074
  • Яшел узен районы Норлат авылында йорт сатыла. тел №89297251588.

http://ciklop1.ru/

 

 

 

 
Архив
 

               

30.06.2011 Милләт

Татарлар ни өчен кими бара?

Нәрсә соң ул милләт?

 

Шагыйребез Сибгат ага Хәким менә ни сөйләгән иде бервакыт.

 

– Без, бертөркем татар язучылары, 1966 елда булса кирәк, халык депутаты, атаклы химик-академик өлкән Арбузов янына кергән идек. Җитәкчебез Мирсәй Әмир: «Хөрмәтле Александр Ерминингельдович, татар милләте борынгы заманнардан бирле...» – дип башлаган иде, Арбузов: «Мин андый милләт барын белмим, – диде. – Французлар – милләт, инглизләр – милләт, немецлар – милләт, ну, урысларны да тарта-суза милләт дип әйтергә була әле. Ә татар дигән милләтне мин белмим, сез милләт түгел, сез – халык».

 

Минемчә, эш болайрак тора. Әгәр дә тыштан, хаким милләттән ярдәм алмыйча, мәктәпләр салып, эшче-крәстиян сыйныфын, үз буржуазиясен булдырып, үз промышленникларын үстереп, үз интеллигенциясе булып, аның матбугаты үз телендә булса, милли театрлары булып, үз халкына үз телендә аң-белем бирә ала икән, бу халык «милләт» дип аталырга тулысынча хаклы. Чөнки бу милләт үз язмышын үзе кора алырдай куәтле, гәрчә бу милләтнең дәүләтчелеге дә, армиясе дә, полициясе дә, мәхкәмәсе дә юк. Ләкин ул – милләт.

 

Татарлар Русия составындагы башка урыс булмаган халыклар арасында уникаль милләт иде.

 

1917 елдан соң татар милләтенә каршы хәтәр һөҗүмнәр башлана. Татарның милли кадрларын күпләп кулга алулар Солтан Галиевтән башланды. Татар мәктәпләре ябылды, мәчетләр җимерелде. Муллаларның, язучыларның һәм сәясәтчеләрнең барысы да диярлек Сталин корган системада юк ителде.

 

Мәдрәсә, ВУЗ бетергән, кимендә 4-5 тел белүче (татарча, төрекчә, фарсыча, гарәпчә, урысча, Европа теле) татар зыялылары 30 нчы елларда юк ителде. Иректә калган башка зыялыларның күбесе, 42 татар язучысы Икенче бөтендөнья сугышында һәлак булды.

 

Бүгенге татар зыялысы бер тел белә – татарча яки урысча гына. Алары да татар әдәби телен җүнләп белми, корама телдә сөйләшә, корама телдә яза.

 

Бүген, чыннан да, татарларны «милләт» дип әйтеп булмас иде, Арбузов хаклы, татарлар бүген тагын «халык» дәрәҗәсенә төшерелгән. Чөнки милләт үз алдындагы мәсьәләләрне үзе чишә, үз язмышына, үз матбугатына, үзе эшләп чыгарган байлыкка үзе хуҗа. Бүгенге бичара татарлар алфавит мәсьәләсен дә үзе хәл итә алмас дәрәҗәдә мескен.

 

Татарларның ни өчен «юкка чыга баруы»ның катмарлы сәбәпләре турында алга таба сүз куертмабыз. Ачыктан-ачык яки сиздермичә генә, астан алып барыла торган урыслаштыру сәясәте патша Русиясендә дә, Совет хакимиятендә дә булган һәм хәзер дә дәвам итә. Сүз ул турыда түгел.

 

Сүз татарларның үзләре турында булыр. Дөрес, урыс булмаган халыкларны ачыктан-ачык һәм яшертен урыслаштыру сәясәтенең нәтиҗәләре көн кебек ачык. Ләкин татарлар үзләре шушы кара сәясәткә каршы чыгамы соң?

 

Татар халкының таркалуын (Ана теленең юкка чыгуын, йолаларның бетүен) бары тик урысларга гына аударып калдыру, Мәскәүнең милли сәясәтенә генә сылтау, миңа калса, татар «милләтчесе» өчен бик тә ансат-җайлы нәрсә. Ата-анасы татар булып та Ана телен белмәгән, татар йолаларын аңламаганнар бик еш очрап тора. Андыйлар үзләренә күрә аклану да уйлап тапканнар: имеш, алар Татарстаннан еракта, чит җирләрдә – Магаданда, Якутиядә яшәгән, анда татар мәктәпләре булмаган, шуңа күрә, имеш, аларның балалары Ана телен белмичә үскән икән.

 

Австралиядә яшәүче француз гаиләсе үз өендә баласын французча, француз йолалары буенча тәрбияли. Урамда аларның балалары инглизчә сөйләшә, мәктәптә инглизчә укый, өйгә кайткач, француз мохите, француз ашлары, француз теле, француз җырлары һәм әкиятләре яңгырый. Һәр өй – үз милләтенең ватаны. Әрмән кешесе Япониядә яшәсә дә баласын әрмәнчә тәрбияли. Әнисе аңа әрмән җырларын җырлый, әтисе баласын әрмән биюләренә өйрәтә. Әрмәнстанга кайта калсалар, бала әрмәннәр арасында, шыксыз үрдәк бәпкәсе кебек, кимсенеп яшәмәс, үз булып яшәп китәр.

 

Финляндиядә яшәүче татарларның мәктәбе, институтлары юк, ләкин һәр татар баласы Ана телен бик яхшы белә, татар җырларын, биюләрен, әкиятләрен белә. Чөнки алар үз йортларында татар йолалары буенча тәрбия алалар. Ана теле өстенә, Финляндиядә яшәүче татарларның һәрберсе өч-дүрт тел белә.

 

Татар милләтен саклап калуның иң беренче баскычы ул – гаилә, Ана телен, йолаларын, җырларын белүче гаилә. Моңа мисаллар бик күп. Аяз Гыйләҗевнең өч улы да урыс мәктәпләрендә укып чыкты, ләкин алар гаиләдә Ана теле мохитендә үсте. Өчесе дә берничә тел белә. Аяз аганың бер улы татар тарихы белгече, галим булып китте. Башка бер улы танылган татар драматургы булды, өченчесе – малтабар. Нәкый Исәнбәт, Нурихан Фәттах һәм тагын бер-ике язучының гаиләсен уңай мисал итеп китерергә була.

 

Татар мәктәпләре булмаган җирдә Ана телен саклап калу ышанычы бары тик гаиләдә генә. Татар мохитле гаиләдә татар баласын тәрбия кылу ул бөекмилләтчелеккә, шовинизм юлына ныклы киртә булып торачак.

 

Татар милләтенең урыс телле «халыкча»га әверелеп бетәсенә күп тә калмагандыр, бәлки. Һәм, шулай итеп, Ана телебезгә мохтаҗлык та үзеннән-үзе бетәр. Бу сүзләрне обкомның элеккеге секретаре Табеев әйткән:

 

– Татар теле – тормышка яраксыз тел, ул бары тик дуңгыз караучылар теле. Ул тел кухняда гына кирәк.

 

Һәм ул хаклы иде. Дәүләт теле булмаган тел – тормышка яраксыз тел.

 

Соңгы елларда җәмәгать урыннарында, сәхнәдән, мөнбәрләрдән, экраннардан, яңа ачылган радиолардан авыз тутырып, дөрес итеп Ана телебездә сөйләгән кешеләрне ишеткәнем юк дияргә була. Гади халык вәкилләрендә генә түгел, зыялы саналырга тиешлеләр авызында да корама тел. Күп кенә дикторларның урыс теленнән турыдан-туры үтмәс балта белән юнган тәрҗемә сүзләре, урысча уйлап, татарча сөйләшергә азапланучыларның сүзләре колакны тишә, күңелне җәрәхәтли. Кайбер авазларны сакау әйтә торган сөйләүчеләр, сүзләрне бозык аһәң белән әйтүчеләр Ана телебездән биздерә, тыңлаучыларны ялгыш юлдан алып китә, алар башкаларны да шулай кыек сөйләргә өйрәтә. Матбугатка, радио-телевидениегә цензура кертергә кирәк, димим, ләкин кем дә булса тел сагында торырга, хата-ялгышларны төзәтергә тиештер бит инде! Башка илләрдә радио-телевидение һәм матбугатта Ана телен бозучыларга ясак салына. Менә бу тәрбия ичмасам! Әгәр дә хөкүмәт үзенең телен хөрмәт итә икән, халык та һәм хөкүмәтне, һәм Ана телен хөрмәт итәчәк. Ана телен хөрмәт итәргә мәҗбүр итү кирәк. Франциядә дә, Финляндиядә дә, Балтыйк буенда да, башка илләрдә дә эш шулай куелган.

 

Татарстандагы бөтенсоюз, бөтенрусия удар төзелешләре татар халкының таркалуына, урыслашуына бик нык ярдәм итте. Әлмәт, Зәй, Түбән Кама, Чаллы, Алабуга кебек урыс телле шәһәрләр татар авылларындагы яшь буынны «чәйнәп», бөекмилләт тегермәнендә тартып, «интернациональ казанда» кайнатып йота бара. Татар авыллары борынгыдан милли кадрлар әзерләү урыны булып килде. Татар авыллары бетсә, татар бетәчәк. Татарлар шәһәрдә Ана телен, ата-баба йолаларын саклый алмый. Шәһәрләшү татар өчен һәлакәт алып килә. Аның өчен шәһәрдә татар халкын саклап калырдай шартлар кирәк, татарча балалар бакчалары, мәктәпләр, институтлар, театрлар.

 

Татарстанда атом электр станциясе кору татар халкының башына соңгы тапкыр үлем оруы булачак. АЭСтагы кечкенә генә җитешсезлек, нурланышның саркып чыгуы исән торып калган саф татар кешеләрен буыннан буынга гарипләндерәчәк һәм татар халкы бетәргә мәхкум булачак.

 

Нефтьчеләр Татарстанда шәһәрләр корып ятканда татар язучылары, тиреләреннән чыгардай булып, нефтьне мактадылар. Шул нефтьнең татар халкы өчен фаҗига алып килүе турында белсәләр дә, һичкем эндәшмәде. Нефтькә мәдхия җырлаучы романнар, повестьлар авторларыннан алда «үлде».

 

КамАЗ төзелә башлагач та, коточкыч зур төзелешне мактар өчен, барыбыз да Чаллыга ыргылдык. Саф татар авыллары янында зур кала төзелүнең татар йолалары өчен, татар теле өчен һәлакәт икәнен беребез дә әйтергә кыймадык. 1970 елда Язучылар берлеге җитәкчесе Ибрай Гази горурлык белән:

 

– КамАЗда 25 яңа мәктәп ачылды! – дип игълан итте.

 

– Шуларның ничәсе татар мәктәбе? – дип кычкырды тиктормас яшь язучы.

 

Шуннан соң мәхшәр башланды. Чөнки җитәкченең җавабы әзер түгел, 25 мәктәпнең 25е дә урыс мәктәбе иде. Яңа татар мәктәбе ачу түгел, Чаллыда Вахитов исемендәге бердәнбер татар мәктәбе дә ябылган иде. Шуннан соң сорау биреп утырган яшь язучыны, «милләтләрне чәкәштерүче», дип, төрлечә кыса, төртә башладылар.

 

Татар милләт булса, үзеннән ачыктан-ачык көлгән, кимсеткән көчләргә каршы тора алыр иде. Татар халык булса да ачыктан-ачык дискриминация сәясәтенә каршы тора алган булыр иде. Татар ул бүген халыкча гына.

 

Нәтиҗәләр буенча, казакълар белән үзбәкләр күптән инде алгарыш чорын кичерәләр. Кайчандыр казакъларга хәреф өйрәткән «мулдәкә»-татар, үзбәкләргә театр оештырган «устад»-татар үз укучыларыннан күпкә артта калды, мәсәлән, кино сәнгате буенча. Әлбәттә, татарларның культурасын авызлыклап, тоткарлап тору сәясәте дә булды. Ләкин сәбәпләрне татар халкының үз эченнән, татарның үз холкыннан эзләргә кирәктер. Борынгы бабаларыбызның батырлыклары, ханлыклары белән урынлы-урынсыз мактанышу, мәктәпләрнең ябылуы, чамасыз хәмер эчү, татар әһелләренең төрле җирләрдәге «чишмәләрен» корыту татар халкының түбән зәвыклы халыкча булуына һәм зиһен сайлыгына китерде. Татар эстрадасы булыр-булмас «әсәрләр» белән тулды. Чын сәнгатькә яшьләр бик тартылмый. Чөнки озын акчалар, яшел долларлар сәнгатьтән ерак тора. Буйлы, мәһабәт егетләр актерлыкка бармый. Шуңа күрә актерлыкка тәбәнәк буйлылар, чандырлар күбрәк килә. Элек кызлар ролен ир-егетләр уйнаган булса, озакламый ирләр ролен хатын-кызлар уйный башламасмы? Татарстан хөкүмәте, спортка, хоккей, футбол һәм машина ярышларына түккән кебек, сәнгатькә дә акча бирсә, Татарстанның сәнгате күптән башка милләтләр дәрәҗәсендә чәчәк аткан булыр иде инде.

 

Әдәбият белгечләре классиклар белән мәшгуль яки алар «бәйләмгә кергән» берничә язучының әсәрләре тирәсендә генә кайнаша. Шул «бәйләмгә кермәгән» шагыйрьләрнең әсәрләре игътибардан читтә кала килә.

 

Татар әдәбиятындагы аксакаллар токымы да инде китеп бетте. Аксакал дип әйтерлек өч-дүрт кеше калгандыр. Коммунистлар хакимияте вакытында татар язучыларының фикере саллы иде. Хәзер татар язучыларының фикерен сораган кеше юк. Тарихи кыйммәте булган, кайчандыр татарларның олы шәхесләре торган борынгы йортлар җимерелә, татар язучыларыннан берәү дә киңәш сорап тормый. Революциягә чаклы теттереп татарча спектакльләр уйналган «Эрмитаж» бакчасы юк инде, аның урынында алагаем зур йортлар калкып чыкты. Такташ, Сәйдәш яшәгән һәм вафат булган йортлар инде күптән сүтелде. Тукай торган, иҗат иткән атаклы «кырыгынчы бүлмә» дә җимерелде.

 

Татарларның алгарышына дүртенче форсат ачылырмы, юкмы? Белмим! Татар байларының турыдан-туры матди ярдәме булса, спортка бирелгән акчаларның беразын гына булса да татар сәнгате мәнфәгатьләренә тотсалар, бәлки булыр. Кызганыч, безнең малтабарларыбыз үз кәефләре өчен генә мал туплый кебек. Аларның күбесе Ислам йолаларында, татар халкының борынгы гадәтләрендә тәрбия алмаган, ул йолалар турыдан-туры әйтә ки: маллы кеше үз кеременең кырыктан бер өлешен милләт файдасына, юксыллар мәнфәгатенә бирергә тиеш, ди.

БАТУЛЛА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

№6 (778886) / 01.09.2011 12:34:58

Роберт Миңнуллинның "Китап" тапшыруын карап утырам әле. Рабит Батулла кунакка килгән. "Тәхәүлисемне алмаштырам",- ди. Моннан соң "Рабит Бисмилла" дигән тәхәүлис астында йөриячәк икән.

№5 (774711) / 02.07.2011 13:01:50

вахытында әйтелгән дөрес сүз,мин татарстанда тумадымда, тормадымда, тик татар телен аллага шөкер, уземә кирәк дәрәҗәдә беләм, кемнедер, син, татар телен өйрәнмәгән өчен гаеплысың икән,димәк син авру кеше.Урыс сине татарча өйрәтсен диеп көтеп торасың икән көт, мәйлең.Димәк син татар төгел,Ленин
әйткәнчә,ким булсада, им булсын.
ихтирам белән,вәлит.

№4 (774657) / 01.07.2011 15:36:27

Татарны бетерүдә тырышулар төрле.
Әйтик әдәби журналларга карт-корының, шунда эшләүчеләрнең,күңелләрен күрүчеләрнең дә булуы ихтимал, чүп-чарын тутырып әдәбияты юк ителә. Дәреслекләргә чүп-чар тутырыла.Изге китаплардан әвеш-тәвеш китергән батыйл нәрсәне ел дәвамында бастырып, татар әдәбиятын үстерергә дигән печтеки гонорар фондын ялмап.Татар әдәбиятын төкәндерүне \"берлек\" координацияли. Иң затлы Мирас журналы \"аксакакаллар\" тырышлыгы белән юк ителде.Калганнарында сплош Минһаҗ маҗаралары!

№3 (774645) / 01.07.2011 00:38:19

Эш узгач ник авыз корытасын.. 1990 елда шаймиларга табак тотып йорганда уйларга кирак иде.. миллятка 1000 елга бер шанс бирелде.. шуны оста кулландыгыз бит: фатирларны алшытырып кына тордыгыз, баларыгызын чит иалларда укыттыгыз, миллят дип китаплар язып миллионнар саттыгыз... сонга калган куке кебек кыланмагыз: сез бела торып 1990 еллардан сон шайтаннар белан килешу тозеп татарны упкынга остерадегез..

№2 (774625) / 30.06.2011 21:11:09

Татар иле башы үз милләте телендә сөйләшми икән, вәзгыятьне уңай якка үзгәрүне көтмә инде син. Бүгенге татар илендә алып барылган сәясәт тулысы белән татарны бетерүгә юнәлтелгән. Моңа татар үзе гаепле, үзе куркак, милли аңы юк дәрәҗәсендә. Ул шул кысаларга куып кертелгән. Бүген зәңгәр экраннан "безгә Мәскәү ярдәм итә" дип, уйламыйчарак сөйләп утырсак, тагын да авыррак хәлгә төшәсебез алда әле.

№1 (774619) / 30.06.2011 17:51:51

"корама тел" дигәннән бер реклама языйм әле. http://tmf.org.ru/viewtopic.php?f=4&t=93 - монда хәзерге татар телендә урыс теленнән "калька"лар язырга тәкъдим итәм, http://tmf.org.ru/viewtopic.php?f=4&t=94 - монда татар теле белән урыс телендәге берсенә-берсе туры килгән нәрсәләрне чагыштырып язырга тәкъдим итәм, кайсы начаррак, кайсы яхшырак.

▲ Өскә

 

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Яңарыш
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
comments powered by HyperComments