поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.08.2008 Ир белән хатын

ИКЕ ХАТЫН РӘХӘТЕ

Халыкта "кырыктан соң шырыкка" дигән әйтем бар. Татарстанның бер районында яшәүче 50 яшьлек Сәлим абыйның ике хатын белән торуын ишеткәч, әлеге әйтемнең кайберәүләргә бик үк туры килмәвен аңладым.

С әлим абыйны яшь вакытында киң җилкәле, ярсу йөрәкле, тимер бөгәрдәй көчле егет буларак искә ала күршеләре. "Кич утырганда, 120 ле кадакларны бөкләп, безне шаккатыра иде. Шуңа да без, яшь-җилкенчәк кызлар, гашыйк булып, ничек тә аны үзебезгә каратырга тырыштык", – ди күршесендә генә яшәп ятучы яшьлек мәхәббәте.

 

Сәлим абый үзенчәлекле тормышының газета укучылары өчен кызыклы икәнен белеп яши. Сөйләргә теле "кычытып" торганы да сизелде. Әмма туган авылын, исем-фамилиясен үзгәртеп бирүне үтенде. "Авылдашлар белә инде ике хатыным барын, туганнарга әлегә хәтле хәбәр итәргә оялам. Бик йөрешмибез дә, шулай да белсәләр, ничек күзләренә күреним", – диде ул.

 

Вәгъдә – иман диләр, мәкаләмдә исемнәр үзгәртелеп бирелә. Нишлисең бит, апалы-сеңелле хатыннар белән торучылар бик сирәк. Аның җавапларын ничек әйтелгән – шулай язарга тырыштым.

 

"Минем ике хатын, җитмәсә апа-сеңел белән тору бөтенләй уемда да юк иде. Кечкенә генә агач өйдә Зәмирә белән үз көнебезне үзебез күреп ята идек. Мин җәй көне – төрле эштә, кышын фермерларга ялланып, ярыйсы гына акча эшләп ала идем. Шулай ике ел яшәгәч, хатынның сеңлесе, ягъни балдыз була инде, Казандагы эшендә кыскартуга эләкте һәм бүтән шөгыль, тору урыны булмагач, безгә кайтты. Мин инде каршы килмәдем. Әйдә, яшәсен, эш тапкач китәр әле дип кул гына селтәдем. Ә язмыш дигәнең әйтеп бетергесез хәйләкәр булып чыкты.

 

Ике-өч ай без аның белән "балдызым-ялгызым", "җизнәкәй" булып йөрдек. Өйне чиста тоттылар, ашарга пешкән, өс бөтен булды. Балдыз килеп, өч айлап торганнан соң, Зәмирәгә операция ясадылар. Ике ай хастаханәдә изалангач, тагын әллә нинди авырулар тактылар аңа. Менә шул вакытта башланды да инде безнең чуалулар.

 

Беркөнне мин, кәефләнәсем килеп, кибеттән шәраб алып кайттым. Гел кайгырып яшәп булмый бит инде. Зәмирә турында сөйләшә-сөйләшә, балдыз белән эчеп бетергәнбез. Күптәннән ир назы күрмәгән, җиңелчә башы әйләнгән балдызга шул җитә калганмы, миңа: "Җизнәкәй, инде күпме сездә торам, акча да түләгәнем юк..." – дип тәкъдим ясамасынмы! Укучылар гафу итә күрсен, әмма нечкә билле, озын толымлы, ягымлы хатын үзе тәкъдим ясап торганда, кайсы гына ир-ат каршы килер иде икән? Мин дә каршы тора алмадым. Нинди гөнаһ эшләгәнебезне икенче көнне, бер-беребезнең күзенә карарга оялып йөргәндә генә аңладык. Әмма икенче, өченче төннәрдә дә без бер-беребезгә якынаерга ашыктык. Тыелган җимеш тәмле була, дип юкка гына әйтмиләр икән шул. Кешедә 20 яшьтә – хисләр, 30 яшьтә – талант, 40 яшьтә акыл патшалык итә диләр. Ә минем нәкъ киресенчә килеп чыкты.

 

Зәмирә апаң, 4 ай хастаханәдә ятып, савыгып кайтты. Баштарак безнең араны сиздермәскә тырышып йөрдек балдызкай белән. Бер-ике атна узгач, әйтеп салдым мин бөтенесен. "Мин барысын да беләм инде, Сәлим. Син минем йөземә төкергәнсең. Икенче яктан, мин шат, син, чит хатыннарга күз салганчы, сеңелемнең күңелен күргән­сең. Бәлки безгә киләчәктә шулай яшәргәдер. Ике хатының булыр, ул барыбер эшкә кермәячәк. Мин чынлап әйтәм..." – дип мине чак һуштан яздырмады. Бу сөйлә­шү­ләр тагын ике-өч тапкыр кабатлангач, мин дә ризалыгымны белдердем. Менә шулай итеп, абзагыз ике хатын тота башлады.

 

Безнең арада көнләшү дигән нәрсә юк. Зәмирә теләк белдергәндә, балдызкаем ишегалдына чыгып, берәр шөгыль таба, яки киресенчә. Мунчаны да чиратлашып керәбез. Элек салкын мунчада 5-10 минут юынып, тизрәк өйгә кайту ягын карый идем, хәзер икешәр-өчәр сәгать кайнар мунча кермәсәм, күңелем булмый – өйрәтеп бетерделәр.

 

Башны ташка бәрсәң дә, ташны башка бәрсәң дә баш ярыла бит. Менә мин бәрелмәскә тырышам инде. Хәер, алай ук искитәрлек тавыш булганы да юк. Бервакытны гына Зәмирә, сеңелемә күбрәк игътибар күрсәтәсең, дип бераз шаулап алган иде. Аның каравы, хәзер алар ятакта көндәшләре барлыкны белеп тырышалар. Бәлки шуңа да минем гайрәтем яшь вакыттагычадыр. Һәр хатын-кыз үзен алыштыргысыз һәм теләсә кайсы бүтән хатын-кызны алыштырырга сәләтле дип саный бит. Алар арасында да шундый кечкенә генә көндәшлек хисе бар шикелле.

 

Уң як күршем Наил: "Афәрин, малай, булдырганның беләгеннән билгеле", – дип мактый, кайберләре "юньсезләр" дияргә дә күп сорамый. Заманасы шундый булгач, күпләрнең әллә ни исе дә китми. Апаларга гына белгертмәскә тырышам. Хәер, без капчыкта ятмый, барыбер кайчан да булса мәгълүм булачак. Иң мөһиме – без тату, дус булып яшибез. Балдызкаем бәби алып кайту турында да сөйләнә башлады. Әле бит аңа 40 яшь кенә".

 

Менә сиңа "40 яшь кенә"! Заманага сылтап кына апа-сеңелне хатын итү дөрес хәл түгел, әлбәттә. Әмма икенче яктан караганда, тату, дус гаилә булып торалар икән, нигә икесе белән дә яшәмәскә ди. Сәлим абый хатыннарын миңа күрсәтүне кирәк тапмады. "Язганны белмәсеннәр инде алар. Хәер, без бозык тормыш алып бармыйбыз, анысы, мин аларны уттан да, судан да, кеше сүзеннән дә саклыйм. Димәк, булдырам, дөньяның артына тибеп яшим", – диде ул саубуллашканда.


Нәфис САФИУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 176-177 | 22.08.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»