|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.06.2011 Мәдәният
Тукай клубыБик күпләрнеке кебек, минем яшьлегем дә Тукай клубы белән аерылгысыз бәйләнгән. Язучылар өчен үзара аралашуның, укучылар белән очрашуның әһәмиятен күпләр беләдер. Әдәби мохит булмаса, әдәбият та сүнә, юкка чыга. Шуңа күрә язучыларның үз клубы булу бик табигый нәрсә. Үткән гасырның утызынчы елларында Матбугат йорты салынгач, аның бишенче катында зал нәкъ менә язучыларга клуб итеп тәгаенләнә. Һәм аны беренче көннәреннән үк Тукай клубы дип атый башлыйлар. Бу урында Тукай клубының элгәресе – Октябрь инкыйлабына кадәрге Шәрык клубын искә төшереп китү зыян булмас. Монда да әдәбият әһелләре, сәнгать эшлеклеләре җыелган, төрле кичәләр үткән, клуб татар мәдәниятенең үзәгенә әверелгән. Әлеге клуб та Тукай исеме белән бәйле, биредә ул әдәбият сөючеләр каршында шигырьләрен укыган, төрле бәхәсләрдә катнашкан, 1910 елның 15 апрелендә бөек шагыйребез үзенең “Халык әдәбияты” дип аталган лекциясен сөйләгән.
Истәлекләрдән билгеле – Баумандагы Матбугат йортын салганда даими өмәләр үткәрелгән һәм монда татар мәдәниятенең киләчәгенә ышанган студентлар да, гади эшчеләр дә бик теләп катнашкан. Мәрхүм язучыбыз Ибраһим Сәлахов язмаларыннан беләбез, йортта язучыларның Тукай исемендәге үз клублары да булачагын белү өмәчеләрне эшкә тагын да дәртләндереп торган.
Тукай клубының эшчәнлеге турында саллы бер китап язарга мөмкин. Ул – татар әдәбияты тарихының бер өлеше. Сугыш елларында язучыларны биредән туры сугышка озатканнар. Аларның шактые ут эченә китәр алдыннан биредә соңгы тапкыр сәхнәгә күтәрелгән, укучылары белән очрашкан. Мәскәүдән килгән урыс язучылары (алар арасында мөһаҗирлектәге чит ил әдипләре дә була) фатирга төшкәнче нәкъ менә Тукай клубында яшәп ала.
Минем яшьлегем дә Тукай клубы белән аерылгысыз бәйләнгән. Сиксәненче елларда, клубның директоры, танылган шагыйребез Әхмәт Рәшит булганда, монда атна саен “Әдәби җомга”лар, шигырь, музыка кичәләре үтә иде. Залга халык сыймый, ишеккә кешеләр тыгылган, үрелә-үрелә сәхнәгә карыйсың, ә анда – Нәкый Исәнбәт, Хәсән Туфан, Сибгат Хәкимнәр... Казанга килеп чыккан әдипләр белән очрашулар булып тора: Кайсын Кулиев, Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗми... Әдәби ел йомгаклары (ә алар ул елларда ике-өч көнгә сузыла иде), ачык партия җыелышлары (шул ук әдәби җыеннарның ул замандагы атамасы) бары тик биредә уза. Зур түрәләр сәхнә түренә килеп кунаклый. Язучылар аларны хуҗаларча каршы ала, гүя монда аларга Тукай портреты эленгән стеналар да теләктәш.
Язучылар берлеге Мөштәри урамындагы (ул чакта Комлев) йортка күчкәч, Тукай клубының эшчәнлеге монда дәвам итте. Биредә элекке бай пулатына өстәп салынган бинада клуб өчен махсус зал бар иде. Туксанынчы еллар башында иң истә калган вакыйга, мөгаен, Ельцин белән очрашу булгандыр. Бу хакта минем “Ельцин түбәтәе” дигән хикәям дә бар. Хәер, аннан башка да бу залда нинди генә очрашулар, нинди генә кичәләр булмады...
Мәгълүм булганча, быел Язучылар берлеге бинасында төзекләндерү-реставрация эшләре башланды, ә аның тирәсендәге йортлар, шул исәптән, Тукай клубы урнашкан бина да сүтелде. Алар урынына, төп бинаны төзекләндерү шарты белән, инвестор ике торак йорт салырга рөхсәт алды. Ә Тукай клубы төп бинаның икенче катында урнашасы иде. Моның өчен андагы бер стенаны сүтеп, аның урынына ике-өч колонна кую кирәк дип ниятләнде. Белүемчә, бу турыда башта ук Мәдәният министрлыгы, тарихи-мәдәни һәйкәлләрне саклау идарәсе һәм инвесторлар белән килешенде. Иң мөһиме, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та моңа үзенең фатихасын бирде. Фатиха белән бергә, аның күрсәтмәсе нигезендә, Тукай клубын булдыру өчен 62 млн сум күләмендә өстәмә акча бүленде.
Төп бина янындагы йортлар сүтелгәч һәм төп бинада төзекләндерү эшләре башлангач (димәк, артка юл калмагач!), проекттан Тукай клубының кинәт “төшеп калуын” белдек. Тарихи-мәдәни һәйкәлләрне саклау идарәсендә аңлатуларынча, тарихи йорт эчендә андый үзгәрешләр кертергә ярамый, янәсе. “Болгар” кунакханәсен җимерергә ризалык биргән әлеге идарә Язучылар йортында Тукай клубын булдырмауны тарихи йортларны сакларга теләве белән аңлата!
Тарихи-мәдәни һәйкәлләрне саклау идарәсенең артында Президент ихтыярын да санламаучы нинди көчләр тора икән? Минемчә, алар Тукай клубын булдырмау гына түгел, ә бөтенләй әлеге тарихи йортны язучыларга кайтарып бирмәскә җыена! Кайтарып биргән очракта да, язучылар, әдәбият сөючеләрне бергә сыйдыра алмаган бинаны авыз тутырып Язучылар йорты дип атап булырмы? Мәсәлән, әдипләрнең Мәскәүдәге Үзәк йортын (ЦДЛ) аның залларыннан башка күз алдына кем китерә ала?
Тукай клубы – “Болгар” кунакханәсе, Матбугат йорты кебек үк татар мәдәниятенең символы. Символлары бетерелгән, хәкарәтләнгән мәдәниятне буу, таркату һәм тәмам юкка чыгару өчен озак вакыт кирәкми.
Димәк, татар мәдәнияте (милләт!) кемнәр тарафыннандыр тарих сәхнәсеннән китәргә хөкем ителгән? Мин үзләрен татар шагыйре, татар язучылары дип санаган кешеләргә, милләт дип даими теш агарткан әһелләргә эндәшәм: әгәр дә китәргә язган икән, халык (һәм түрәләр дә) үз әдәбиятына, мәдәниятенә битараф икән, мескен булып түгел, ишекне каты ябып, аягүрә китик! Тарих алдында йөзебез ак булыр.
Шунысын да онытмыйк – үзләрен гаять тә кодрәтле санаучылар, татар мәдәниятенең язмышы белән уйнаучылар кемнәр алар? Тарихтан беләбез: үз мәдәниятләрен, үз дәүләтләрен корыткан бәндәләрне (XVI гасырдагы морзаларны гына искә төшерик!), кирәкләре беткәч, үзләрен дә тарих сәхнәсеннән куалар. Бернинди мал да, ләббәйкәлек тә коткарып калмый, дәригъ! Хәер, моны аңлар өчен дә бераз тарихны белергә, мәдәниятле булырга кирәк.
Мидхәт ШАКИРҖАНОВ фотосы
Ркаил ЗӘЙДУЛЛА |
Иң күп укылган
|