|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.06.2011 Мәгариф
МескенләнмикМин – укытучы кызы. Бу һөнәрнең бөтен якларын кечкенәдән аңлап, яратып, укытучы булырга хыялланып үстем. Менә инде 27 ел математика укытам. Эшемне, укучыларымны яратам. 2 ел пенсия алам (25 ел эшләгәч, “за выслугу” дип пенсия бирәләр безгә). Хезмәт хакы өстенә шактый бит бу акча. Тагын кайсы һөнәр иясе ала әле аны?! “Укытучының хезмәте авыр, кәгазьне күп тутырабыз, акча аз түлиләр”, – дип зарланып язучы укытучылар болар турында нигә бер дә уйламыйлар икән? Безнең эш элек-электән авыр, әмма мактаулы һөнәр санала. Элек авыррак та иде әле. Чөнки укытучы агитатор да, программалар төзеп концерт оештыручы да, һәр бәйрәм саен клубта лекция сөйләүче дә иде. Ул укучыларын колхоз малларына яфрак җыярга да, чөгендер үстерергә дә, бәрәңге алырга да йөртте. Зарланмады. Шуңа хөрмәт итәләр иде укытучыны. Ә хәзер... кайберәүләр зарланып туймый.
Сезнең газетада да укытучыларның зарланып язган мәкаләләре гел басылып тора. Бертуктаусыз зарлануны кем яратсын инде. Алай авыр булгач, эшләмәгез, дип кычкырасы килә, билләһи! Күпләр пенсиягә чыккач та эшләп йөриләр. Түзмәслек авыр хезмәт булса, пенсия алган көннән китәр идегез. (Кадерле чакта китә белү үзе хөрмәткә лаек).
Дөрес, укыту авыр. Ә кемгә, кайсы һөнәр иясенә җиңел? Авылда безнең кебек зур хезмәт хакы алып эшләүче берәр һөнәр иясен атагыз әле? Мин югары белемле агроном хатыны, югары белемле икътисадчы сеңлесе. Шуңа башка һөнәрләр турында да яхшы беләм. Алар көнне төнгә ялгап колхозда эшләделәр. Ә хезмәт хаклары безнекеннән күпкә аз иде (аракы җитештерү, газ һәм нефть өлкәсендә эшләүчеләр генә алды һәм ала бит ул зур хезмәт хакын). Хәзер, колхозлар таралгач, ирем читкә йөреп эшли, апам бер хосусый эшмәкәрдә 5 меңгә эшләп йөри (көне буе эшләп, айга 5 мең ала). Укытучыларның зарланып язган язмаларын укыгач, алардан оялып куям.
Фәнеңне белсәң, мәктәптәге вак-төяк үзгәрешләр куркыныч түгел. 100 мең, 200 меңгә кызыгып ярышларда катнашырга, кәгазь боткасына чумарга берәүне дә мәҗбүр итмиләр. Бу балаларга белем бирүне дә киметә әле, чөнки игътибар башкага юнәлгән була бит. Үзеңнең мин-минлегеңне канәгатьләндерү өчен балаларга булган игътибарны киметү файдалы әйбер түгел дип саныйм мин үзем.
БДИ белән куркытып, укучыларга ВУЗ укытучысына репетиторлыкка йөрергә тәкъдим итәләр. Үз укучыларыннан акча алып имтиханга әзерләүчеләр дә бар. Бу гамәл бернинди киртәгә дә сыймый дип саныйм мин. Укучыны имтиханга әзерләү (БДИмы ул, гадәти имтиханмы) укытучының бурычы, эшенең бер өлеше бит инде ул.
Үзгәрешләр, яңалыклар бар өлкәдә дә җитәрлек. Бухгалтерлар күптән компьютерда эшлиләр, агрономнар, зоотехниклар, ветврачлар да яңа технологияләр, яңа төр техникалар белән эшлиләр. Шуңа күрә компьютерда эшләргә мәҗбүр итәләр дип зарлану урынсыз.
Укытучылыкка укыган яшьләр акча аз булганга мәктәпкә килмиләр, дигән сүз дә дөреслеккә бик үк туры килеп бетми. Ул яшьләрнең күбесе педагогик вузларда укытучы булып эшләргә хыялланып түгел, ә керергә җиңел булган өчен генә укыйлар бит. Югары белем алу модасы гаепле монда.
Бөтен һөнәр дә кирәк, барысы да мактаулы. Һәрберсенең үз авырлыгы бар. Зарланмыйча, эшләргә эшебез булганга шатланып эшлик әле. Югары белем алып та, эш булмау сәбәпле үз һөнәрләре буенча эшли алмаучы кешеләр дә бар. Мескенләнеп үзебезнең һөнәребезне кимсетмик, үзебезгә хөрмәтне бетермик инде, кадерле хезмәттәшләр!
Исемемне яза алмыйм, хезмәттәшләрем дөрес аңламас дип куркам. Балык Бистәсе районы.
|
Иң күп укылган
|