поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.08.2008 Шоу-бизнес

САЛЛЫЛАНДЫҢ, САЛАВАТ!

Тә-әк: Чаллыга 1988 елда күчеп килгән, шул елны ук "стартка баскан" – сәхнәне яулый башлаган. 89да ул инде "Татарстан яшьләре" эстрада конкурсы лауреаты, шул ук елны – республика конкурсы лауреаты иде... Егерме ел үткән шул... Соңгы алты-җиде елда Салават чыраен күрмичә, ягъни аның концертларына йөрмичә генә яшәгән булсам да, быел барасы иттем. Администраторы Илсөяр ханым һәм сезонлы оештыручысы Инсаф якташыма рәхмәт: Камал театрының шыгрым тулы залында миңа бер урындык таптылар. Туйдырмаса да туйдырмый икән бу Салават халыкны! Быел тагын ниндирәк мөгез чыгарыр икән, дип кызыксынып киләдер тамашачы аңа һәр елны. Ә мөгезләрне чыгара белә инде ул!

 

Халык көләргә әзерләнеп, авызын көйләп килә, Салаватның шаяртуларын, лыбыр-лыбыр сөйләвен тыңлап кинәнергә ярата! Җырын тыңлап рәхәтләнүдән тыш диюем. Өстәвенә, сценарие да һәр елны үзгәреп тора. Гадәттә, театраль-музыкаль тамаша рәвешендә бара, үзенә күрә нәни генә булса да бер интригага корыла, шул гади генә сюжетлы спектакль уенына залны алып кереп китә. Андый уен-концертларның төп "интриганнары"н әле дә хәтерлибез – Булат Сәлаховны да, Алмаз Хәмзинны да, Шәмси Закир, Гамил Әсхәдулланы һәм башкаларын. Гадәти конферансье вазифасыннан китеп торып, алар тамашада үзләренә хас берәр роль башкаралар. Йә Салаватның авылдаш бабаен, йә гармунчы әхири-дустын, йә Шүрәлене, йә Былтырны дигәндәй. Быел исә Салават өчен каты көрәш бара: Фәрештә белән Шайтан – һәркайсы җырчыны үз ягына аударырга тырыша. Актан киенгәнен, кайсыдыр бер мультфильмдагы кебек, сабыйларча самимиен (башлыгының "антеннасы"на кадәр шуңа ишарә) Ядкарь Хәбибуллин, ә кап-карадан киенгән хулиган Шайтанны – Таһир .Гайнуллин уйный. Концертны күргәннәргә аларның ни кыланганын сөйләп тору – артык эш, ә күрмәгәннәре әле күрерләр. Бары тик, үзем тоемлаганча, бераз бәя биреп кенә үтим.

 

Ошамады түгел, ошады сюжет корылышы. Ният-максат  та аңлашылды: быелгы программасында Салават җитдирәк, тынычрак, саллырак җырчы ролен сайлаган. Инде үзенең унсигездә дә, егерме сигездә дә түгел, ә кырык сигездә икәнен искә төшереп алуы – тамашачыга үзен яңачарак образда тәкъдим итүе булды шикелле. Янәсе, мин сезгә кичәге малай-шалай Салават түгел, ә Тукай бүләге иясе Салават абзагыз!

 

Ләкин, ничек кенә олпат булып күренергә тырышмасын, шайтаны барыбер кытыклап, аздырып тора инде аны. Бу очракта сәхнәдәге Шайтанны күздә тотып әйтмим, ә Салаватның Ходай биргән үз образыннан, ярылса да, чыга алмаячагын тәкрарлыйм. Егерменче сезонның уңышы да, җитешсезлеге дә әнә шунда. Ничек алаймы? Хәзер, сүтеп биреп карыйм. Бая әйттем бит әле: халык көләргә әзерләнеп, авызын көйләп килә дип. Быел тамашачысының шул әзерлегенә, ягъни мәсәлән, рәхәт мәҗлес атмосферасы көтүенә җавап биреп җиткермәде Салават. Шайтан белән Фәрештә ничек кенә кызык уйнамасын, үзәктәге роль – Салават үзе салкынчарак, җитдирәк кылангач, залга энергетика җитмирәк калды. Әмма ләкин көлдерим дип кенә Чарли Чаплин булып булмый, моңландырыйм дип кенә Илһам Шакир була алмыйсың. Быелгы репертуарындагы җырларның яңалары, аларны җырчы бик уйчан, мәгънәле итеп тәкъдим итсә дә, ни көйләре, ни сүзләре белән вәгъдә ителгәннән кайтышрак килеп чыктылар. Бер-ике җырыннан гайре ("Болытлар", тагын берсе – Салават Низаметдинов көенә, исемен оныттым, бик ягымлы көйләр) – бүтәннәре бер колактан керде, икенчесеннән чыкты. Сәбәбе: көйләрдә яңалык юк, алар һәммәсе дә диярлек, Илһам абыйча әйтсәк, "эт юырткан" рухта сипләнгәннәр. Җыр сүзләренең дә күбесе поэзия булудан бик ерак тора. Мөгаен, бу хәл Салаватның үз янәшәсендәге бер-ике автор белән кирәгеннән күбрәк эш итүендәдер. Сыйфаттан бигрәк, сан кууга китермиме икән әлеге шаукым?

 

Шул ук вакытта, әллә колак вә күңел ияләшкәнгәме, иске репертуарыннан алынган җырлар бик рәхәт тыңланды. Әйтик, Фирзәрнең "Хуш инде"се. Салават аны күптән түгел генә арабыздан киткән шагыйребезгә – Илдар Юзиевкә багышлады. Һәм бу багышлау бик тә матур, мәгънәле килеп чыкты. Җыр сүзләре күптән язылган һәм, әлбәттә инде, бу – мәхәббәт җыры. Ә менә концертта ул, Илдар Юзиевнең экрандагы сурәтләренә ярашып, шагыйрьнең үзе белән хушлашу кебек яңгыраш алды.

 

Янә бер җыр – "Кыр казлары". Әнвәр Бакировның бу җырын Салават шундый рәхәт итеп моңланып җырлады ки, гүя безне дә, үзен дә шушы җырның бик популяр чакларына – егерменче гасырның сиксәненче елларына алып кайтты. "Илһам"лы блогы да тәэсирле булды – моңайтты да, җилкендерде дә:

 

Аерым кайгы-кайгы түгел,

Илгә кайгы килмәсен!

 

Шәп әйтелгән бит! Бүгенге фаҗигале хәлләргә дә аваздаш бу халык җыры сүзләре. Осетияне күздә тотуым. Илгә кайгы килгәндә, баш өстендә сугыш болыты куерганда, шәхси хәсрәтләр онытылып тора, чыннан да. Әнә шундый киң мәгънәле сүзләрне, чын халык җырларын репертуарына күбрәк алса, үзе әйтмешли, даһи Илһамнан өйрәнсә, Салават юри-мырый гына түгел, ә чынлап торыр саллыланыр, рух  мәгънәсендә олыгаер, иншалла!

 

Янә Осетиядәге хәлләргә кагылып. Салават концертын 12 августта карап яхшы икәнмен: иртәгәсен, 13ен – Русия мәтам көне дип игълан итте. Цхинвалига һөҗүм вакытында һәлак булган якташыбызны да искә алып, Салават аның... гаиләсенә матди ярдәм күрсәтергә тора дип ишеттек. Ә 13ендәге концертын исә 19ына күчерде.

 

... Егерменче сезонда, мөгезләр, гомумән дә булмады диярлек. Быел Салават өр-яңа электр рояльләре белән, саксофоннар-мазарлар белән дә мактанмады, сәхнәгә тутый кошын да чыгарып куймады. Биючеләр дә катнашмады диярлек концертта. Программа-минимум, кыскасы. Ә менә бер номеры күңелле бүләк булды, минемчә: скрипкачы һәм бэк-вокалчы кыз – Гөлнара Шаһиәхмәтованың аерым чыгышы. Басып та, биюче егетләре кулында тирбәлеп тә скрипкасын сызды кыз, үзе күлмәк арты күлмәген сала барды. Һәм бу бер дә, кемдер әйткәнчә, стриптиз түгел, ә үзенә күрә цирк элементы булып кабул ителде. Матур чыгыш!

 

Инде Салаватның шәкертләре хакында бер кәлимә сүз. Июль ахырында, үзенең шәп студия-йортына журналистларны җыеп сөйләшкәндә, Салават мондыйрак җөмлә ыргыткан иде:

 

– Без татар эстрадасына Мәликә юлыннан китәргә ирек бирмәячәкбез! 

 

Шунда ук Салават быелдан татар җыр сәнгатендә яңа эпоха башланачагын да хәбәр итте). Мәликә – үзе аерым бер мәсьәлә, бәхәс өчен зур тема. Минем үземә, мәсәлән, бүгенге фәлән йөз "йолдыз"ның бер үк төрле тавышлары, көйсез-мәгънәсез җырлары арасында, Мәликәнең тавышы да, шәрыкчарак гүзәл образы да бик үзенчәлекле күренә. Салават хәтле Салават, үзе дә сизмәстән, Мәликәне, үз студенткасын, телгә алып, аңа реклама ясый икән, димәк, кызыйда нидер бар! Ә инде быелгы концертта катнашкан шәкертләренә килсәк, алар өчесе дә әйбәт кенә җырлыйлар. "Кенә" дидем. Шулай булырга тиеш тә инде – Салаватның үзеннән дә шәбрәк тавышлы, һичъюгы, шәбрәк "магнит"лы яшьләр катнаша алмый ич инде концертта! Әйтик, "август сезонына" Филүс Каһировның килеп җырлавын күз  алдына китерүе кыенрак. Хикмәт сәхнәдәге ирекле конкуренциядә генә дә түгел: шул ук Филүс белән Салават, мәсәлән, икесе ике "авырлык категориясе"ндәге җырчылар. Эстрадада Мәликә юнәлеше ниндирәктер, анысы фараз эше, ә менә татар җыры Филүсчәрәк китсә, мин моңа бик сөенер идем! Асылда, бу – Илһам абый юлын дәвам итү булачак. Бу юлны  попса белән чагыштыру урынлы да түгел хәтта. Әлегә бездә бөтенесе бергә буталган. Ләкин аерымлану билгеләре дә бар. Рәшит Ваһапов фестивале шуңа дәлил. Сәйдәшев фестивалеме, конкурсымы булдырылса, Хәйдәр Бигичев йә Зилә  конкурсы оештырылса, бер дә эчне төртеп тишмәс иде, югыйсә. Әнә, Салават та үз конкурсын оештырып ята әле, ялгыш ишетмәгән булсам. Бәлки яңа шәкертләр эзләведер? Кафедра тоткач, профессор исеме йөрткәч, юньле-рәтле студентлар җыю проблемасы да юк түгелдер. Үзе әйтте бит теге көнне, тавышсызлар үрчеде, дип.

 

Концертында җырлаган өч шәкерте дип авыз ачкан идем бит әле. Үзләрен атап сөйләргә  һаман да барып җитә алмыйм. Беренчесе, Башкортстан егете Илүс Гыйльманшинны анда-санда ишеткәләп торабыз. Илһам Шакиров исемендәге конкурста лауреатмы, дипломантмы да булды шикелле. Тавышы чәчрәп тора. Ә менә концертта башкарган җырлары, дөресен әйтим, ошамады. "Бәлки яшәрбез иллене, бәлки калгандыр бер ай ... белсә белер бер Ходай",  дип, кәккүк сыман, гомер санап маташуының бер мәгънәсен  дә тапмадым. Фикерсез-уйсыз, ә иң мөһиме – шигъриятсез сүзләр. Рамил Чураголовтан үрнәк алып, каләм тота белгән һәркем хәзер Алла, Ходай сүзләрен кушып, вәгазьле, ләкин поэзиядән ерак җыр сүзләре калыплый башлады. Зөлфәт Фәхретдиновның да беренче җыры бер дә әллә кем булмады. Шул исәптән, җырчы кыз Ландыш Хуҗиәхмәтова да беренче бүлектә колак тондыргыч җырлады. Сүзләре бер дә аңлашылмады. Һәркайсы колак тондыргыч музыка белән, синтезатор "барабаны" белән колакны дөмбәсләделәр. Ярый әле, икенче бүлектә Салават репертуарын "терелттеләр": кыз – "Урсал тау"ны җырлап, алкышлар алды (аңа Шайтан бик нык булышты), ә Зөлфәт, һич көтмәгәндә, "Әнкәйнең догалары"н яңартты. Әнә шунда Салаватның отышлы өстенлеге тагын бер кат күренде дә инде: яшьләргә хәерхаһлы хәлдә дә, тамашачы әлеге җырлардагы салават-ча-лыкны көтеп ала алмады. Шулай булмыйни: табигать дәрт-дәрманны, темпераментны һәр кешегә дә бердәй өләшмәгән ич!

 

Ниһаять, концерт ахырына таба теге интрига төене дә чишелде: өч-дүрт сәгать дәвамында Фәрештә күтәреп йөргән контрактка кул куела, Салават, биш елга ук булмаса, тагын бер елга сәхнәдән китмәскә дип кул куя. Бу ялыну-ялваруларның шулай бетәсен тамашачы алдан ук сизенә иде сизенүен. Алай да, Салават сәхнәдән китә икән, фәлән-төгән дигән коткыга анык җавап алгач, зал дәррәү кул чабып алды инде, сөенәдер! Сөенмичә-ни, фәрештә әйтмешли, татар халкы кемне тыңлар, Салават җырлаудан туктаса! Шуңа өстәп, янә болай диик: кем тагын халыкның күңелен ачар, аңар август мәҗлесе ясар, августта Казанга җыелучан кунакларын кая алып барыр? Хурласаң да, мактасаң да, татарга Салават кирәк шул – монысы бәхәссез! Ә иң-иң дөресе – Салават үзенә-үзе бик кирәк. Нәкъ менә сәхнә Салаваты булмаса, аны кем яратсын да, кем спонсорласын да, кем табынсын да, кем үз канаты астына алсын ди?! Фәрештәгә генә ышанып яшәсәң, бик ерак китеп булмый ул...


Зөләйха КЫДАШЕВА
Татарстан яшьләре
№ 23 | 21.08.2008
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»