|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.06.2011 Шоу-бизнес
Ике миллион долларлык "Тынычлык"Июньнең соңгы шимбәсендә Казанда рок-музыкантларның "Тынычлык яратылышы" фестивале уза. Татар җәмәгатьчелеге әлеге чараны Кол Шәриф мәчете каршында үткәрүгә каршы булса да, ул инде даимигә әйләнеп бетте, аның бюджеты да "кабара". Быел фестивальнең президенты Андрей Макаревич үтенече белән "Тынычлык яратылышы"на Россия бюджетыннан 1 миллион доллар акча бүлеп бирелгән. Тагын шул кадәр үк сумманы Татарстан хөкүмәте күтәрә.
Сүз зур сумма турында баргач, каршылыклы фикерләр дә туу ихтималын чамалаган Макаревич алдан ук акланып куйган: "Без бит бөтен дөнья алдында илнең дәрәҗәсен күтәрәбез. Россиянең культура дәрәҗәсен күтәрү исә төп максатыбыз булып тора." Бюджетның ел саен артуын алар хәзер кыйммәтле музыкантларны болай гына, дус итеп кенә чакырып булмавы, аларның да гонорар таләп итүе белән аңлата.
Музыкантлар дигәннән, быел классик рок тарафдары Джон Фогерти, "Gogol Bordello" дигән Америка эмигрантлар төркеме, Казаннан исә "Рок мәктәбе", "Baxtle" төркемнәре катнаша. Шунысы кызык: фестиваль кысаларында хәйрия концерты да уза. Кунаклар Казан урамнарына чыгып тамаша оештыра һәм авыру коллегалары өчен эшләпәгә акча җыя.
|
Иң күп укылган
|