поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
24.06.2011 Мәгариф

Апаста БДИ вакытында хәрәмләшүләр фаш ителде

– Апас урта мәктәбендә рус теле, математикадан бердәм дәүләт имтиханнары барган вакытта, мәктәп янындагы хәлләргә исем китте. Апамның кызы Алинә сынау бирәсе булгач, аны озатырга, каршы алырга мин бардым.

Дөресрәге, укучылар үзләре белән кесә телефоны, фотоаппарат алып керә икән, дигән сүзләрнең хаклыгына үз күзләрем белән күреп инаныр өчен кайттым. Андагы хәлләрне видеога төшердем. Ата-аналар җыелып, балалары фотоаппаратка, телефонга төшергән биремнәр белән флешканың мәктәп бинасыннан чыгарылуын көтәләр, җавапларны кире җибәрәләр. Тулы бер механизм бу. Мин үзем дә рус теле сынавына фотоаппарат керттердем, әмма башкаларның күбесенеке чыкты, ә минеке – юк. Бу гаделсезлек мине борчыды. Күчерсәләр, барысы да күчерсеннәр, йә моңа бөтенләй юл куймасыннар. Үз күзләрем белән 150 ләп флешка чыкканын санадым. Яхшы билгеләргә укыган, рус мохитендә тәрбияләнгән Алинә имтиханнан чыккач, чәчләрен йолкып елады. Башкаларга ярдәм иткәндә, аңа булышмауларына хәтере калган аның, – дип сөйләде безгә Казаннан Сәрия Закирова.

 

Әйбәт кенә күчерә алсын иде, диләр...

 

Сәриянең гаделлек тор­гызырга, әллә үч алырга теләвеме бу? Иң элек әнә шул сорауларга ачыклык кертергә булдым.

 

– Сез башкаларга ярдәм итәләр, ә апаның кызына – юк, дип үпкәләгәнгәме, әллә гаделлек торгызыр өчен безнең газетага мөрәҗәгать иттегезме?

 

– Алинә, башкаларның фотоаппаратлары бар, минеке юк, дип әйткәч, аңа да сатып алырга булдык. Әмма мин аңа, сиңа ярдәм итәр өчен түгел, ә бары БДИ бирү системасын өйрәнергә телим, дип фотоаппарат алдым. Берәүләрнең үз көче, икенчеләрнең укытучы белеме белән сынау бирүе дөресме соң инде?

 

– Әгәр Алинә флешкадан файдаланган булса...

 

– Сеңлем бик тырышып укы­ды, сынауларны беркемнең дә ярдәменнән файдаланмыйча яхшы биреп чыкты. Флешка мәктәптән чыккан очракта, аны кире кертергә юл куймаячак идем. Биремнәрне эшләрдәй, ягъни башкаларныкы кебек, машинада тезләренә ноутбук куеп, БДИ тестларын эшләүче укытучыларым юк иде. Мин һич кенә дә бүгенге имтихан бирү системасы белән килешә алмыйм, аны үзгәртергә кирәк. Югыйсә белемнәре җитенкерәмәгән укучылар тырышып укыганнарга караганда югары балл җыячаклар. Нәкъ менә шундый югары баллы абитуриентлар вузларга җи­ңел генә керәчәк, ә яхшы укыганнар нәүмиз булып читтә калачак.

 

Мәктәп системасында балаларны аермый торган, гадел укытучылар гына эшләргә тиеш, дигән фикер яклы ул. Безнең әти-әниләр имтиханга Ходайдан тел ачкычлары би­рүләрен сорады. Хәзергеләр исә, әйбәт кенә күчерә алсын иде, дип телиләр.

 

"Весь класс против тебя"

 

Укучының белемен гадел итеп бәяләү өчен кертелгән БДИ, гаделсезлекне, киресенчә, хуплый түгелме соң? Шпаргалка урынын мәгълүмати технологияләр алды. Имтиханга, качырып, кесә телефоны алып ке­рүләр дә бары шуның өчен. Имтиханнан котылганнан соң, яшьләр БДИны ни рәвешле бирүләрен үзләре үк сөйләп йөри. Бу очракта Алинә сынауларны үзе тапшырган, әмма кемнәрдер үз белемнәре белән имтихан бирмәгән булып чыга. Шуңа күрә ул мәктәпне, гаделлек юк икән, дигән уйлар белән тәмамларга мәҗбүр. Моннан тыш, иптәшләре дә Алинәнең кесә телефонына "Угрожаю", "Имей в виду, все уже против тебя" дигән смслар җибәрүгә дә шул БДИ гаепле түгелме соң? Әлбәттә, апасының видеокамера белән мәктәп тирәсендәге хәлләрне төшереп йөргәне өчен язылган смслар бу.

 

"Всю одежду шманают... многих ануллировали... вообще ужасно, у нас же выше тройки ни за что не будет теперь блин", – дип хәбәр юллаган Гүзәл исемле кыз. Икенче смсында хәтта: "На выпускной можешь не приходить, если хочешь, чтобы с тобой было все хорошо. Весь класс против тебя", – дип янаган. Алинә җәмгыять белемен сайламагач, андагы хәлләр турында берни дә әйтә алмый. Ә менә математика, рус телләре сынауларында аудиториянең яртысы диярлек кү­че­рүен яшерми. "БДИ биремнәрен цифровикка төше­рәләр дә, флешканы укытучыга бирәләр. Җа­ваплар исә кә­газьдә керә, – дип күчерү технологияләрен сөйли Али­нә. – Күчерүчеләрнең үзләрен тыныч тотуы, аудиториядәге атмосфера безгә, үз белемнәре белән сыналучыларның кәефенә тәэсир итә. Балларым аз булыр, дип курыктым. Юкка борчылганмын, рус теленнән 65 балл җыйдым. Өч фән­нән дә имтихан нәтиҗәләре яхшы, техник вузга укырга керергә җыенам".

 

Шпаргалка белән тотканнар

 

Әгәр Казаннан икътисадый җи­наятьләр һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге хезмәт­кәрләре кайтып төшмәсә, Апас мәктәбендә җәмгыять белеме сынавына кесә телефоны, фотоаппарат белән кер­гәннәр ачыкланмыйча калыр иде. Шул ук вакытта мәктәп хезмәткәре Тачморат Мусаев (ат караучы булып эшли – С.С) кулындагы кә­газьләр, шпаргалка да шау-шу куптармас иде. Мәктәп ишегалдында ата-аналар тоттырган кәгазь аркасында бәлале була да инде ул. Өстәвенә бу кәгазь битләрендә аларның кемнәргә аталганы язылган булган. Менә шул вакытта эләктерәләр дә инде аны. Ә ул үзе нәрсә ди соң?

 

– Кәгазьләрне кем биргәнен хәтерләмим. Арыдым... Мине тынычлыкта калдырыгыз, – дип телефонын сүндереп куйды ул.

 

Ул шпаргалкада нәрсә булган соң? Апас мәгариф идарәсе башлыгы Алсу Хәйруллина сүзлә­ренә караганда, анда ниндидер бер терминга аңлатма бирелгән. Шулай итеп, әлеге шпаргалка кызның кулына барып җитмәсә дә, аның эше юкка чыгарылган. "Бу бер дә гадел түгел. Бер гөнаһсызга бала газаплана. Аңа имтиханны кабат тапшырырга туры киләчәк",– ди Алсу Хәйруллина. Телефон белән тотылган ике егет һәм шпаргалка барып иреш­мәгән кыз сынауларны БДИның "икенче дулкыны"нда бирергә тиеш. Алсу Хәйруллина Икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе вәкилләренең имтихан вакытында килеп керүен, костюмнарын салдыртып, сикертеп карауларын гаделсезлек дип саный. Телефон белән тотылган егет­ләр аннан файдаланганмы соң? "Ранис, кулында табылган телефон минеке түгел, дип елады. Ә менә Рамилнең телефоны костюм кесәсендә булган, ул аны кулланмавын әйтте",– ди Алсу Эдуардовна.

 

Мәктәп бикле иде

 

Флешкалар мәктәп эченә ничек кергән? Ничә флешка алынган? "Мәктәп бикле иде, анда берничек тә кереп булмый. Мин үзем ишегалдында йөрдем. Мәктәпкә керергә хокукым юк. 40 лап флешка табылган диләр. Кая соң ул, күрсәтегез", – ди мәгариф бүлеге башлыгы.

 

Мәктәп директоры Илдус Зиннәтуллин да, үз кабинетымнан чыгарга тиеш түгелмен, дип имтихан бирү кагыйдәләрен сөйли. "Мин Апас урта мәктәбе­нә озатып йөрүче (сопровождающий) булып бардым. Әгәр кү­черсәләр, балаларның баллары югары булыр иде. Уртача күр­сәт­кеч исә 43 процентны күр­сәтә",– ди Борнаш мәктәбе директоры Ранис Әхмәтшин, әлеге сынауларның гадел үтүен белдереп. Ата-аналар да күр­мәгән, бел­мәгән... "Кызым имтиханга төннәр буе әзерләнде. Бернинди фотоаппарат та алып бармадык",– ди Гөлүсә Сабирова (бу – Алинәгә смс язган бер кызның әнисе). Хәйруллина исә бигрәк тә БДИда оештыручы вазыйфасын үтәгән укытучыларны кызгана. "Казанга чакыртып сорау алу өчен хәтерләре калган аларның, киләсе елда бөтенләй катнашмыйбыз, диделәр".

 

Ә менә ТР Эчке эшләр министрлыгының икътисадый җинаятьләр һәм коррупциягә каршы көрәш буенча 5нче номерлы оператив эзләүләр бүлеге урынбасары Ринат Акчурин белдергәнчә, Апас мәктәбендә БДИ үткәрү тәртибен бозу булган. "Укучылар имтихан биремнәрен фотоаппарат һәм кесә телефонына төшереп, аның флеш-картасын – укытучыга, укытучы аны – мәктәп хезмәткәренә, ә ул үз чиратында – ата-аналарга, ә алар исә яллаган укытучыларына тапшырган. Җаваплар мәк­тәпкә кәгазьгә язылып кертел­гән",– ди Ринат Касыймович.

 

 – 40 лап флешка табылган икән, алар кайда? Мәктәп ябык булган, диләр. Сезнең хезмәт­кәрләр анда ничек үткән?

 

– Тикшерү нәтиҗәсендә укучыларның яртысының диярлек күчерүе ачыкланды. Мәктәп хезмәткәре (Тачморат Мусаев турында сүз бара – С.С) ата-аналар кулыннан әзер җавапларны алуын яшерми. Флешкалар түгел, ә кәгазь вариантлар кулга төшерелде. Әгәр мәктәп ишеге ябык булса, ата-аналар белән арадашчылык булмас иде. Алыш-биреш ашханә аша башкарылган. Мәктәп эченә оператив хезмәткәрләр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре белән бергәләп кергән. Имтихан өзелмәгән. Укучылар телефон, фотоаппарат белән класстан чыкканда тотылган. Бу эш буенча тикшерү эшләре алып барыла,– ди ул.

 

БДИны ничек камилләштереп була?

 

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының БДИ үткәрү бүлеге җитәкчесе Лилия Әмирова: "Әгәр балалар тырышып укыса, аларның башында имтиханга телефон алып керү, күчерү уе бөтенләй булмас иде. Быел республика буенча 40 бала кесә телефоннары белән тотылды. Аларның эшләре юкка чыгарылып, сынауны "икенче дулкын"да, резерв көнендә тапшырдылар. Иң мөһиме – бала үз белеменә ышанырга тиеш. Менә шул вакытта БДИ тыныч һәм матур үтәчәк".

 

Педагогика фәннәре докторы Васил Гайфуллин: "Бердәм дәүләт имтиханнарын бирүне туктатып торырга кирәк. Чөнки без аңа әзер­ләнмичә килеп кердек. Ике елгамы, биш елгамы, әллә бөтенләй алып ташларгамы – монысын әйтеп булмый. БДИның минус якларын вузга укырга керүчеләрдә үк күрәбез һәм шаккатабыз. Педагог булырга теләгәч аның киенүе дә, сөйләшүе, белеме дә тәртиптә булырга тиеш бит инде. Әгәр имтиханны абитуриентны каршыга утыртып кабул итсәк, белем дәрәҗәсен чамалар идек тә... Әмма аларның БДИ документын нинди юл белән алганы билгесез бит".


Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 24.06.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»