поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
24.06.2011 Мәдәният

«Минем күңел диңгез кебек»

Ренат ХАРИС – Татарстанның халык шагыйре, Россия Федерациясе Дәүләт премиясе лауреаты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Быел май аенда ул үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Ренат абый белән Лилия апа яшәгән өйгә таба атлаганда башымда мең төрле уй бөтерелде. Шагыйрь кеше белән сөйләшеп утырырга фикер киңлегем җитәрме, бәлки тирәнрәк сораулар сайлыйсым калгандыр, дип икеләнеп бардым. Ә фатирларына үтүгә бар шөбһәләрем юкка чыкты, мизгел эчендә шигърият дөньясы дулкынына көйләндем.

 

Шәһәр үзәгендә урнашкан йорттагы фатирны шигърият патшалыгына тиңләп була. Ул, бердән, иркен; икенчедән, монда һәр нәрсәдән шигърилек бөркелә. Купшылык гадилек белән янәшә, затлылык киң күңеллелек белән бергә үрелгән. Киң һәм антик стильдәге биек колонналар белән бизәлгән коридордан Ренат абыйның эш бүлмәсенә үтәбез. Бу бүлмә һәр шагыйрь хыялында йөрткән эш бүлмәседер, мөгаен. Яшел төстәге диварга бөек шагыйребез Габдулла Тукайның портреты эленгән. Аны шагыйрьгә рәссам Хаҗиморат Казаков ясап бүләк иткән. Ике якта – идәннән түшәмгә чаклы китап киштәләре. Түрдә киң өстәл. Монда ак кәгазьгә шагыйрьнең күңел җылысы иңә.

 

– Ренат абый, шагыйрьлек сәләте кешегә тумыштан ук бирелергә тиеш, өйрәнеп кенә шигырь язу мөмкин түгелдер. Сезнеңчә, кем ул шагыйрь?

 

– Бу сорауга бик озак итеп тә сөйләп була, кыска гына итеп тә җавап бирергә мөмкин. Француз шагыйре Раймон Кеноның шушы сорауга кагылышлы кызыклы гына шигыре бар. Ул шигырь язу серләрен өйрәтә дә, йомгаклап, иң башта шагыйрь булып туарга кирәклеген әйтә. Моннан барысы да аңлашыла. Дөньяда шигырь язмаган кеше бик сирәк. Мәҗлесләрдә, туган көннәрдә утырганда да күпләрнең шигырь белән котларга тырышканын күрәсең. Әмма алар шигырь түгел, алар шигъри формада язылган язмалар гына. Шигырьчеләр бик күп бит алар, ә шагыйрьләр бик аз. Шагыйрь ул шигъри осталыкны шәхес булу осталыгы белән берләштергәч кенә туа. Хәзер китап киштәләрендә акча түләп чыгарылган китаплар күбәя башлады. Шигырьгә талым бетте. Бу газета-журнал, нәшрият редакцияләренең дә бер бәласенә әйләнде. Кешенең табигатеннән килә торган сере бар. Шуңа кайбер кешеләр балта остасы була, кайбер кешеләр математика белгече, кемнәрдер шагыйрь булып туа. Шагыйрь булырга тырышучыларга, артык газапланмасагыз иде, диясем килә. Алар сүз белән образлы итеп бер фикер дә әйтә алмыйлар бит, алар хәтта версификаторлар, ягъни шигырь ясаучылар да түгел. Икенчедән, шагыйрь ул чын интеллигент булырга тиеш. Интеллигент кеше һәрвакыт үз гамәленә үзе анализ ясый ала һәм шул анализлаудан нәтиҗә чыгара белә. Монда мин югары белемле дигән сүзне әйтмим. Авылда дүрт сыйныф белеме булган бер агай да әллә нинди профессорларны култык астына кыстырып куярга мөмкин. Иң мөһиме: үзең эшләгән гамәлләргә бәя бирә белү һәм аларны китереп чыгарган сәбәпне эзләү.

 

– Ренат абый, шигырь аркылы җәмгыять, кеше үзенә нәрсә ала?

 

– Шигырь – тормыш тәҗрибәсе уртаклашуның бер формасы. Әгәр кеше шигырь укып, үзенә бернәрсә дә ала алмый икән, димәк, ул шигырь укымаган. Тукай, Пушкин, Дәрдемәнд, Лермонтов шигырьләрен укып, без һәрчак нәрсәгә дә булса өйрәнәбез. Алар үзләре күптән үлгән булсалар да, безнең белән тәҗрибә уртаклашудан туктамыйлар.

 

– Шагыйрьләрнең дә төрлесе була. Кайбер шагыйрьләр үрнәк гаилә башлыгы да, зур җәмгыять эшлеклесе дә, ә кайберләре дөньядан ваз кичеп йөри, бар нәрсәгә битараф кебек...

 

– Дөньяда ничә шагыйрь бар – алар шулкадәр төргә бүленә. Ләкин күпме генә төргә бүленсә дә, берсе дә тормышка битараф түгел. Тормышны бөтен барлыгы белән кабул иткән кеше генә шагыйрь була ала. Әгәр бер төрдәрәк шагыйрьләр тыштан сәер күренә икән, димәк, аларга шулай уңайлы. Тик, әйтәм бит, битараф кеше шагыйрь була алмый.

 

– Бүген әдәбиятыбызга яшьләр килә. Аларга карашыгыз ничек?

 

(Шунда Ренат абый Харис уң як шүрлектән яшьләрнең шигырь китапларын алып килде.)

 

– Мин яшьләр иҗаты белән танышып барам. Ленар Шәех, Гөлназ Вәлиева, Рифат Сәлах, Лилия Гыйбадуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, Йолдыз Миңнуллина иҗатлары миңа яхшы таныш. Әдәбиятка килгән бу яңа авторлардан киләчәктә яхшы шагыйрьләр чыгар дип өметләнәм. Иң мөһиме: аларның күбесенә модага иярүне туктатырга кирәк. Беренчедән, «без – яхшы, алар – начар», дип иҗат итә хәзерге яшьләр. Без дигәне – мин, алар дигәне – коммунистлар, капиталистлар дип тә бүленә ала, татарлар һәм руслар дип тә бүленергә мөмкин. Хәзерге яшь авторларда мине аптыратканы шул: алар үзләрен, башкалар белән чагыштырганда, яхшырак дип белә. Икенче төрле мода – гади генә әйберләрне дә катлаулы метафораларга төреп, катлаулы итеп күрсәтергә тырышу. Ә чын шагыйрьлек бит ул дөньяның бик катлаулы якларын да гади итеп күрсәтә белү дигән сүз. Мин, яшьләр моңа килер, дип ышанам.

 

Ә, гомумән, хәзерге татар әдәбиятын мин күзелдерек кигән дип атар идем. Атлар олы юлга чыкканда аларга, алдын гына күрсен, курыкмасын өчен, күзелдерек кидерәләр бит. Менә бездә дә хәзер язучылар бары тик үз алларын гына күреп иҗат итә. Дөньяны, янәшәдәге башка халыклар яшәешен алар күрми. Болай булу әдәбиятның үсешен туктата.

 

– Ренат абый, Сез бер очрашуда мин көн саен шигырь язам дигән идегез. Илһамны каян аласыз?

 

– Минем өчен илһам юк. Мин аңа ышанмыйм. Илһам көтеп утырам диючеләргә аптырыйм. Иң мөһиме – шагыйрь үз эшендә профессионал булырга тиеш. Мин сәламәт икән, шагыйрь икән, миңа шигырь язу ләззәт кенә бирергә тиеш. Шуңа да иҗат газабы кичерәм диючеләрне дә аңламыйм. Кеше эшен яратып эшли икән, ул аңа бары тик ләззәт кенә китерәчәк. Әлбәттә, күңел энергиясе берәр борчуны хәл итәргә тотыла, вакыт юк икән, шигырь язу кыенлаша. Әмма чын шагыйрьнең үз якыннарына, милләтенә, җәмгыятькә, кешелеккә һәрвакыт әйтер сүзе була. Мәсәлән, минем күңел диңгез кебек. Аңа кармак ташлап энҗе-мәрҗәнме, балыкмы эләктергәндәй шигырьләрне эләктереп кенә алырга кирәк. Шуңа да кармак булырлык берәр фикер килүгә, мин шигырь язам.

 

– Барлык язганнарыгызны томнарга җыйсаң, ничә том чыгар иде?

 

– Минем басылган җиде томым бар. Тагын аларга өстәп басылмаган бер биш-алты том җыеладыр.

 

– Иҗатка шулкадәр вакыт багышлагач, гаиләгезгә вакыт каламы соң?

 

– Гаиләм, Аллага шөкер, минем иң зур куанычым, таянычым. Гаилә ул – иң мөһим кайгыртучанлык чыганагы. Гаиләсен яратмаган кеше туган илемне, Ватанымны яратам дип шигырь яза икән, мин аңа ышанмыйм. Өен, гаиләсен яратмаган кеше ул, гомумән, ярата алмый. Гаилә җанлы булу тәрбиядән килә. Әгәр гаиләдә гармония булмаса, бала киләчәктә үзе корган гаиләне дә ярата алмаячак. Минемчә, кеше үзен яраттырырлык гаилә корырга тиеш. Гаиләнең киң төшенчә икәнлеген дә онытмаска кирәк. Ул әти-әни, балалар гына түгел, монда барлык туганнар да, әби-бабайларыбыз да керә.

 

– Сез күп вакытта Аккош күлендә урнашкан зур йортыгызда яшисез. Шәһәр фатиры ошап бетмиме?

 

– Аккош күлендә өйдән чыгып үләнгә, җиргә басасың, табигать кочагында яшисең. Ә фатир таштан гына тора. Таш ул үле, ә җир тере. Аерма бик зур.

 

 – Өй төшенчәсенә дә аңлатма бирегез әле. Сезнеңчә, ул нинди булырга тиеш?

 

– Өй ул – минем яшәү урыным. Өй ул – минем ватаным. Өй ул – минем эш мәйданым. Мин һәр өйдә дә, һичшиксез, китап булырга тиеш дип саныйм. Калган әйберләрне һәр кеше үз күңеленә ошатып сайлый ала. Өйне өй итә торган әйберләр хакында «Матур өй» дигән китабымда язып чыккан идем. Бу китапны балаларга атап язсам да, аны татар көнкүрешенең энциклопедиясе дип атыйлар. Кунагы күп, дуслары күп өй генә өй була, матур була дип бетә ул китап.

 

– Читкә киткәч, сагынып кайтасызмы?

 

– Сагынып кайтам, өемне бик яратам. Монда миңа кирәк бөтен әйбер бар. Күңелем кая тарта, өемдә шул әйберне таба алам. Музыка тыңлыйсым киләме, рәсем ясыйсым киләме, әллә шигырь язарга теләгем бармы, өйдә мин барысын да иркенләп эшли алам.

 

Шунда рәсем турында сүз чыккач, мин Ренат абыйдан үзе ясаган рәсемнәрен күрсәтүен сорыйм. Ул Лилия апаның яшь чагында кигән итәкләрен файдаланып үзе тышлаган зур дәфтәрләргә язылган шигырьләр һәм рәсемнәрен күрсәтә. Ренат абый Хариска рәссам сәләте нәселдән килә икән.

 

Ишек янындагы киштәдә 1906 елгы «Карчыга» журналының тупланмасын күреп шаккаттым. Бу журналны Ренат абыйның бабасы җыеп барган булган.

 

Шуннан без аларның кунак бүлмәсенә үтәбез. Монда Ренат Харисның авылдашы, фикердәше Бакый ага Урманченың картиналары урын алган. Бу оригинал картиналар бүлмәне бизәп кенә калмый, уйландыра да. Ә тәрәзә янындагы стенада Фәридә Хасьянова картинасы. Игътибар белән карагач, анда ясалганнарның барысы да Ренат Харис өендәге китаплар, җиһазлар булуын аңлыйсың. Бу картинаны Лилия апа Ренат абыйның 60 яшьлек юбилеена бүләк итеп ясаткан. Аш бүлмәсендә Лилия апа безне чәй эчерде. Аларның бер-берсен хөрмәт итеп яшәгәннәре күренеп тора.

 

Менә шулай шагыйрь гаиләсендә кунакта булып, фикер-уй туплап, шигърият дөньясын урап кайттым әле.


Айсылу ИМАМИЕВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»