|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.06.2011 Җәмгыять
Беләзегең, йөзегең...Беркөнне автобус салонына килеп кергәч, каршымда басып торган урта яшьләрдәге кондуктор хатынны күреп, аптырашта калдым. Сәер иде ул: өстенә ярым үтә күренмәле кыска күлмәк кигән, муенына алтын, көмеш чылбырлар аскан, колагына да затлы зур алкалар таккан, һәр бармагы саен диярлек йөзек, балдак ялтырый. Кыскасы, чама хисе күпкә ташып киткән моның. Өстәвенә, биек үкчәле туфли кигән һәм шуның белән салон буйлап ава-түнә атлап, билет сатып интегә. Үзе чибәр генә, пассажирлар белән дә елмаеп, итәгатьле сөйләшә. Ләкин аңа караган саен күңелемдә сорау арты сорау туып җәфалады: кемнәргә ошарга тырышып шулкадәр киенгән-бизәнгән икән бу чибәркәй? Автобус мода күрсәтү урыны түгел, аңа бу килеш эшкә чыгарга кемнәр рөхсәт бирде икән? Һәм, ниһаять, эш сменасы тәмамлангач, ул өенә исән-имин кайтып җитә алырмы, ялтыравыкларына кызыгып, караклар һөҗүм итмәсме үзенә?
Алтын, көмеш, зөбәрҗәт кебек асылташлар элек-электән дөнья тоткасы булган, яшәүнең төп чыганагы -- акчаны алыштырган. Шул затлы ташлар өчен борынгы заманнардан бирле төрле мәмләкәтләр, ханнар, патшалар арасында канкойгыч сугыш-бәрелешләр тынып тормаган. Совет заманында халыкның әлеге ялтыравыкларга әлләни исе китмәде. Хәер, ачлык-ялангачлыкта, ятимлектә үскән, авыр сугыш газапларын кичергән әти-әниләребез буыны затлы ташлар турында хыяллана да алмаганнардыр. Әллә өлкәннәр тәрбиясе йогынтысы инде, безнең буын да, бөтен җиргә алтын-көмеш асып-тагып балкып йөрүне зур мәртәбәгә санамады.
Гаиләбез белән төрле мәҗлесләргә, тамашаларга еш йөрергә туры килә. Ни хикмәт, күп очракта атсыз уң бармагыма ярәшү балдагын кияргә онытам. Дөресен генә әйткәндә, бармакларга балдак, йөзек ише әйберләр киюне өнәп бетермим, җаным тараеп, сулышым кысылып калгандай сизәм. Моңа җавап итеп хәләл җефетем: “Синең шул булыр инде, искелек калдыгы”, -- дип, әллә чынлап, әллә уйнап әйтеп куя. Аңа җавап эзләп: ”Минме искелек калдыгы?!” -- дип үземә сорау бирәм дә, шул совет чорындагы кибетләр күз алдыма килеп баса. Төрле балык консервлары һәм паштетлар белән шыплап тутырылган киштәләр (өстәге хуҗалар, таныш-белеш, якын-әшнә өчен генә сатыла торган башка затлы товарлар “прилака астында” саклана) янында сине алтын тешләрен күрсәтеп, салкын елмаеп сатучылар каршылый. Автобуста мин күргән теге кондуктор ханымга ук җитә алмасалар да, алар да алтын көмеш, зөбәрҗәт тә “йөзеп” тә карыйлар иде инде! Ялтыравыкларының барысын да үзләренең хәләл акчаларына сатып алмауларын белсәк дә, бу хакта дәшмәүне кулайрак күрдек. Кул --кулны, ике кул битне юа дигәндәй, тыныч кына яшим дисәң, ул чакларда дәшмәвең алтынга тиң иде.
Совет заманында бармакларына ярәшү балдагыннан тыш, төрле кыйммәтле ташлардан торган “опечатка” дип йөртелүче йөзек кигән ир-атларга күпләр сагаеп карады. Алар җәмгыять өчен куркыныч кешеләрне хәтерләтеп, халык арасында “мафиоз”, “бандит”, “спекулянт” дигән кушаматлар алдылар. Чөнки завод-фабрикадамы, башка җирдәме, көн-төн эшләсәң дә, хезмәт хакыңа гына артык кыйммәтле әйберләр сатып алып булмый иде. Димәк, затлы йөзеклеләр заманына күрә төшемле урыннарны тапканнардыр инде.
Ә хәзерге ир-атларның кайберләре кайчандыр “печатка” киеп йөргән абзыйларны да уздырып җибәрә. Баштагы мәлдә бер колагына алка таккан, муенына калын чылбыр аскан, бармагына шул ук “печатка” кигән ир-атларга карап шикләнә-сәерсенә идем. Элеккеге союз таркалып, илдә йөз төрле фирка, төркем, секта барлыкка килгәч, шуларның тарафдарларыдыр болар дип уйлый идем. Баксаң, бу рәвешле йөрү модалы һәм моңа башкалар гаҗәпләнми дә икән. Тәнеңдә зиннәтле алтын-көмешне никадәр күп йөртсәң, башкалар янында дәрәҗәң дә үсә, сиңа карата ихтирам да арта, имеш. Кыргый капитализмга күчеп барганда, шул рәвешле капитал, муллык туплау билгесеме әллә бу? Ни генә димәсеннәр, очын-очка көчкә ялгап баручы, акчага мохтаҗ кайберәүләрнең, бурычка керә-керә алтын-көмеш җыюларын һич аңламыйм. Кыйммәтле ялтыравыклары белән бергә, кешенең акылы, зирәклеге арта барса икән ул...
Фәнис МӨХӘММӘТОВ |
Иң күп укылган
|