|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.06.2011 Җәмгыять
Кансызлык каян килә?Элегрәк ата-аналарның балаларына карата кырыслыгы турында сөйләсәләр, хәзер вәзгыять капма-каршы якка үзгәрде. Яшьләрнең каты бәгырьлегә әйләнүе бүген күпләрне борчый. Белгечләр балалар тарафыннан кылынган җинаятьләрнең артуын да искәртә. Британия психологлары белдерүенчә, яшьләрдәге кырыслык күренеше турыдан-туры ана кешенең бала тудырганнан соңгы депрессия озынлыгына бәйле. Шулай ук аның нинди мохиттә тәрбияләнүе дә йогынты ясый. Баланы гаиләсендә җәберлиләр икән, бу мыскыллаулар өчен үчне ул башкалардан алачак. Баштанрак ул кечкенә хайваннар белән кошларны җәберләсә, соңыннан чират аның яшьтәшләренә җитәргә мөмкин.
Соңгы вакытта балигъ булмаган яшьләрнең өлкәннәргә һөҗүм итүе турында да хәбәрләр ишетелә. Мисал өчен, Оренбург өлкәсендә ике мәктәп укучысы бер бабайны кыйнап үтерә. Егетләрнең берсе, әнисенә каршы начар сүз дәшкән өчен карт җавап бирергә тиеш иде, дип аклана. Свердловск өлкәсендә дә моңа охшаш вакыйга була. Анда яшьләр акчаның кайда ятканын ачыклау максатыннан авыр атлетика буенча дөнья һәм Европа чемпионын таяк белән кыйнап үтерә. Интернетны актара башласаң да ерткычлык тулы видеолар җитәрлек. Шунысы игътибарны җәлеп итә, мондый язмаларны ил буенча бик күп кеше карый бит. Димәк, халыкта мондый ерткычлыкка “ихтыяҗ” бар түгелме соң? Моңа охшаш хәлләр бездә дә булганы бар. Мисал өчен, былтыр Чаллыда бер кыз 13 яшьлек үсмерне типкәләп кыйнап үтерә. Бала үзенең яшьтәшләре белән куышлы уйный. Якында гына утыручы бер төркем кызларны бу уен нәфрәтләндерә. Арада берсе баланы җилтерәтеп гаражлар артына алып керә. Аны ул бар көченә кыйный, ахыр чиктә берничә тапкыр пычак белән дә кадый.
Татарстан ЭЭМның балигъ булмаганнар белән эшләү идарәсе җитәкчесе урынбасары Лариса Осипова фикеренчә, бар яшьләрне начар дияргә ярамый. Тарихны ачып карасаң, аяныч хәлләр һәрвакытта булган. Хәзер матбугат чараларының киң таралуы аркасында гына алар хакында мәгъүмат тиз арада барып ирешә. Осипова белдерүенчә, яшьләр өчен бүген бар нәрсә дә ачык, интернетта теләсә нинди темага видео табып була. Өстәвенә, күп кенә үсмерләр компьютерда атышлы уйный, телевизордан кеше үтерүнең берни тормавын күрсәтүче кинолар карый. Яшьләр бүген үзләрен кая куярга белмичә йөри.
Бу фикер белән полиция вәкиле, психолог Резидә Хамраева да килешә. Аның әйтүенчә, элегрәк пионер отрядлары аша үсмерләр җәмгыятьнең күз алдында иде, азмы-күпме аларга үз-үзен тоту кагыйдәләре дә өйрәтелде. Ә бүген мәктәпне тәмамлаган яшьләр үз көенә йөри, кая барып төртелергә дә белми. Үсмердәге агрессия аның балачагыннан һәм гаиләсеннән килә. Мисал өчен, балага игътибар, наз җитми, яки, киресенчә, артып китә. Ә шуның нәтиҗәсе булган агрессия исә җинаятькә әверелә. Психолог әйтүенчә, үсмер өлкәннәрдән үзендә төпле фикере булмау һәм шәхес буларак формалашмавы белән аерылып тора. Бүген яшьләрне уратып алган мәгълүмат кыры аннан “кеше” ясап маташа. Ә шул мәгълүматны беркем дә карамый һәм тикшерми.
Моның хакында яшьләр үзләре ни әйтер икән соң? Казан дәүләт энергетика университеты студенты Рамил Гыйльфанов фикеренчә, бүген яшьләрнең тормышы кызык түгел. Алар гел кызык эзләп йөри. Өстәвенә, үсмерләр телевизордан барысын да уңга-сулга ыргыта торган кәттә батырлар турында кинолар карый. Алар тормышта шуларга охшарга тырыша. Рамил әйтүенчә, сугышуларны видеога төшереп интернетка урнаштыручы яшьләрнең күбесе – бай гаиләдән. Аларның тормыш итәргә бөтен нәрсәләре дә бар, шуңа күрә ул үсмерләр нишләргә белмичә төрле начарлык эшләп йөри. Андыйлар тиктомалдан берәр бомжны үтерергә дә курыкмый. Әле ата-анасы да зур урында хезмәт итсә, яшь җинаятьче барыбер төрмәгә эләкмәячәк. Шуны белә торып, ничек инде алар “батырланмасыннар” ди?
Быел 11 сыйныфны тәмамлаган Алексейның исә яшьтәшләренең сугышканын телефонга төшереп, шуны башкаларга таратып йөргәне булган. Аның өчен бу кызыклы һәм дә мавыктыргыч шөгыль булып санала. Видеосының әллә ничә кешедә булуы үсмергә дан бирә. Алексей сүзләренчә, күптән түгел генә бер төркем мәктәп укучысының укытучыларын җәберләүләре сыман хәлләр бездә дә күзәтелә. Укытучыларны кыйнап ук ятмасалар да, сыйныфтагы кәттә малайлар аларны кыерсытудан чирканмый. Монда мөгаллимнең үз-үзен тотышы зур роль уйный. Әгәр ул артык юаш һәм тыныч булса, үсмерләрнең уенчыгына әйләнәчәк.
Киләчәк яшьләр кулында, дип әйтергә яратабыз яратуын, ә шул буынның язмышын кайгыртучы юк. Бәйдәге этне урамга чыгарып җибәргән сыман бүген үсмерләр. Ә моның аяныч хәлләргә китерәчәге һәркемгә мәгълүм.
Рәсим ХАҖИЕВ |
Иң күп укылган
|