поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.06.2011 Җәмгыять

Cагындыра (ФОТО)

Бар да булды, булды, булды.

Көннәр җыелып, ел булды.

Нинди ялган, нинди куәт

Кайтаралыр булганны?

                                    А.Блок

 

ХIХ белән ХХ гасыр арасында Казан каласында гомер кичерүче 170 мең кеше унбер шәһәр бакчасының һәм ял итү урынының рәхәтен күреп яшәгән.

 

«Черек күл» бакчасы дигәне Казан халкының аеруча яраткан ял итү урыны булган. Бу бакча элек бу урында җәйрап яткан күл урынында урнашкан икән. Һәр кич саен хәрби музыкантлар оркестры уйнап торган бакчага керү бушлай булу да ял итәргә теләүчеләрне бу бакчага җәлеп итеп торган, күрәсең. Шушында ук Ожегов әфәнденең рестораны ел әйләнә эшләп торган. Бильярд салоны, уен кораллары оркестры, хор, минераль су һәм татлы куас сату павильоннары, Вяткина ханымның фотосалоны, ямьле фонтаннар... Кышын бакчаның түбәнге мәйданында шугалак катырыла, анда кич буе музыка астында рәхәтләнеп тимераяк шуарга мөмкин була. Чуен рәшәткә белән уратып алынган, электр яктысына күмелгән бу бакчаның төп капкасы Лобачевский урамы ягыннан.

 

Каршы якта хәзер «Ленин бакчасы» дип йөртелә торган «Николай бакчасы» урнашкан. Бу бакча урыны 1892 елга кадәр Тимерчелек дип йөртелгән. 1894 елда анда Шәһәрне сугару ширкәте шәһәр кешеләре өчен бик матур сыннар белән бизәлгән фонтан ясап куя.

 

Николай бакчасының төньягында, хәзер Опера театры урнашкан урында данлыклы Державин – Бакыр Бабай бакчасы була. Монда инде кичке биләмгә Казанның дәрәҗәле кешеләре чыга. Бакча 1872 елда атаклы якташыбыз Гавриил Державинга куелган һәйкәл тирәли утыртыла. Пыяла гөмбәзле, матур беседкалы, 1890 елда Казанда уздырылган Халыкара күргәзмәдән калган биек павильон озак вакыт бакчаның төп бизәге булып тора. Бакчада фонтан һәм татлы сулар, кымыз сату павильоннары да эшли. Бөтен мәйданы челтәрле агач рәшәткә белән уратып алынган бу бакчаның төп капкасы Театр мәйданы тарафыннан була.

 

Гаять гүзәл Панаев бакчасы да Казан кешеләренең бик яраткан ял урыны саналган.Ул бакчада ресторан, театр, павильоннар, фонтан эшләп торган. Бакчаны аның хуҗалары – статский советник Лиодор Александрович һәм Ахиллес Лиодорович Панаевлар хөрмәтенә Панаев бакчасы дип йөрткәннәр. Панаевлар нәселеннән байтак күренекле кешеләр – язучылар, шагыйрьләр, музыкантлар чыккан. Әйтик, А.Л. Панаев виртуоз скрипач, дирижер, композитор булган. Аның агасы – Л.А. Панаевның бертуганы Петербург шәһәренең Адмиралтействосы янындагы икенче бер Панаев бакчасын тоткан. Панаев бакчаларының икесе дә мәшһүр рус җырчысы Федор Шаляпинның яшьлек еллары белән бәйле булу да бик кызык. 1886 елда нәкъ менә Панаев бакчасының ачык сәхнәсендә ул беренче мәртәбә халык алдында җырлаган.

 

Биредә 1903 елның 2 августында Казанда беренче мәртәбә Драма артистлары ширкәте, В.М. Ясный җитәкчелегендә, Шаляпинның дусты Максим Горькийның «Кояш төшмәгән җирдә» әсәрен күрсәтә.

 

1909 елда «Йолдыз» газетасында Габдулла Тукайның «Татар театры» дигән мәкаләсе – Панаев театрында куелган «Хуҗа һәм приказчик» кәмитенә тәнкыйть мәкаләсе басылып чыга. Бу мәкалә татар милли сәнгатенең үсеш юлын билгели торган язма булып чыга.

 

Ике яруслы театр, шахмат клубы, беседкалар, кегельбан, эстрада сәхнәләре, төрле хезмәтләре белән Панаев бакчасы дөнья башкалаларының шундый ук бакчаларыннан бер ягы белән дә калышмый.

 

Кызганыч ки, Панаев бакчасы хәзер юк инде. Аның урынында «Динамо» стадионы урнашкан.

 

 

 

 

Панаев театры

 

  

Кабан күле һәм бертуган Крестовниклар заводы күренеше

 

 

Казан елгасы. Троцкий урманы

 

 

Державин бакчасы һәм һәйкәле

 

 

Кабан күле

 

 

Фотолар авторның шәхси архивыннан алынды.


Абдулла хаҗи ДУБИН, филокартист
Сәхнә
№ 6 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»